Сират күпереннән узу. 1 өлеш

Share

Әй, Аллаһка иман китергән бәндәләр! Аллаһыдан куркыгыз! Чөнки Аллаһыдан курыккан кешене, Аллаһы Тәгалә барлык начарлыктан саклый һәм аның динен дә, дөньяви тормышын да яхшылыкка юнәлтә. Чөнки Аллаһыдан курку барысын да алмаштыра, әмма бернәрсә дә Аллаһыдан куркуны алмаштыра алмый. Ә Алладан курку – ул

عملٌ بطاعةِ اللهِ على نورٍ من الله رجاءَ ثوابِ اللهِ، وترْكٌ لمعصية اللهِ على نورٍ من الله خيفةَ عذابِ اللهِ.

Аллаһның әҗеренә өметләнеп, Аның гыйлеменә нигезләнеп, Аллаһы Тәгалә канәгать булган гамәлләр кылу. Әй Аллаһ коллары, Кыямәт көнендә кешелеккә зур коточкыч кичерүләр кичерергә туры киләчәк. Шуңа күрә, Аллаһка буйсынган һәр мөселман үзен бу көнгә әзерләргә тиеш. Ул үзенең җиһазларын әзерләргә тиеш, иман, гадел гамәлләр рәвешендә ризык тупларга тиеш. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

وَتَزَوَّدُوا فَإِنَّ خَيْرَ الزَّادِ التَّقْوَى وَاتَّقُونِ يَا أُولِي الْأَلْبَابِ

«Һәм әзерләнегез (припаслар әзерләгез), әмма иң яхшы припас булып Аллаһы Тәгаләдәндан куркучанлык тора. Миннән куркыгыз, әй акыл ияләре»!

(Коръән, «Сыер» сүрәсе 2:197).

Әй мөэминнәр, кеше үз гомере дәвамында аның ниндидер начар нәрсәдән котыла алуына, яки киресенчә, ниндидер яхшы әйбердә уңышка ирешә алуына шатлана. Ләкин белеп торыгыз һәм һәрвакыт исегездә тотыгыз, безнең өчен иң мөһим, төп һәм бөек максат — Җәһәннәм утыннан котылу. Аллаһы Тәгалә моның турында Коръәндә әйтә:

فَمَن زُحۡزِحَ عَنِ ٱلنَّارِ وَأُدۡخِلَ ٱلۡجَنَّةَ فَقَدۡ فَازَۗ وَمَا ٱلۡحَیَوٰةُ ٱلدُّنۡیَاۤ إِلَّا مَتَـٰعُ ٱلۡغُرُورِ

«Кем Җәһәннәм утыннан ерагаеп, Җәннәткә кертеләчәк, шул чын уңышка ирешәчәк. Ә дөнья тормышы – ул бары тик вакытлыча алдаучан файдалану гына».

(Коръән, «Гыймран» сүрәсе 3:185).

Әй, Аллаһ коллары! Бернинди котылуны да бу котылу белән чагыштырып булмый. Бу бәхет белән бернинди бәхетне дә чагыштырып булмый. Һәм Аллаһы Тәгалә шушы иң мөһим мизгелгә әзерләнү өчен, безнең йөрәкләребезгә иң яхшы тырышлык кертсен. Шулай ук белеп торыгыз һәм исегездә тотыгыз, бу бәхет алдыннан барлык кешеләргә бөек тетрәнү узарга туры киләчәк. Сүз белән аңлатып бетерә алмаслык куркыныч күренеш, Җәһәннәм утын һәрберебезгә күрергә туры киләчәк. Аллаһы Тәгалә моның турында Коръәндә йтте:

وَإِن مِّنكُمْ إِلَّا وَارِدُهَا ۚ كَانَ عَلَىٰ رَبِّكَ حَتْمًا مَّقْضِيًّ ثُمَّ نُنَجِّي الَّذِينَ اتَّقَوا وَّنَذَرُ الظَّالِمِينَ فِيهَا جِثِيًّا

«Сезнең һәрберегез аның янына килер — бу Раббыңның соңгы карары. Ә аннары без Аллаһыдан куркучыларны коткарырбыз. Ә яманнарны анда тезләндереп калдырырбыз».

(Коръән, «Мәрьям» сүрәсе 19:71-72).

Зур бәхеткә, мөселман өчен Җәһәннәм янына килү, кәфергә карата булган күренешне аңлатмый. Чөнки кәфер Җәһәннәм уты янына ни өчен киләчәк? Бу утка мәңгегә ташлану өчен. Анда мәңгелек газап чигү һәм газаплану өчен. Ә инде мөселманнарга килгәндә, Җәһәннәм янына килү — күпердән узу дигәнне аңлата. Шул күпернең исеме – Сират. Бу күпер Кыямәт көнендә Җәһәннәм өстеннән сузылачак. Бу күренеш изге дини язмаларда язылган. Беркем дә котыла алмаячак, беркем дә уңышка ирешә алмаячак. Шул кайнап, янып, ярсып, үкереп торган күперне узмыйчак, беркем дә Җәннәткә керә алмаячак. Монардан беркем дә кача алмыйчак.

Имам Мөслим үзенең сахихында Җәбирдән (Аллаһы Тәгалә анардан канәгать булсын) хәдис китерә. Пәйгамбәребез (Аллаһ Тәгалә аңа фатихасын бирсен һәм сәлам бирсен) бер тапкыр әйткән:

لَا يَدْخُلُ النَّارَ أَحَدٌ مِمَّنْ بَايَعَ تَحْتَ الشَّجَرَةِ
لا يَدْخُلُ النَّارَ -إنْ شاءَ اللَّهُ- مِن أصْحابِ الشَّجَرَةِ أحَدٌ، الَّذِينَ بايَعُوا تَحْتَها

«Худәйбия агачы астында ант итүчеләрнең берсе дә Җәһәннәмгә кермиячәк».

Ләкин Пәйгамбәребезнең хатыны Хафса сорады: «Ә ничек соң Аллаһы Тәгаләнең сүзләре:

وَإِن مِّنكُمْ إِلَّا وَارِدُهَا

«Сезнең һәркайсыгыз аның (Җәһәннәм) янына киләчәк»?

Һәм Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгалә аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен) анардан сорады:

«Син Аллаһы Тәгаләнең ни әйткәнен ишетмәдеңмени»?

ثُمَّ نُنَجِّي الَّذِينَ اتَّقَوا وَّنَذَرُ الظَّالِمِينَ فِيهَا جِثِيًّا

«Ә аннары без Аллаһыдан куркучыларны коткарырбыз. Ә яманнарны анда тезләндереп калдырырбыз».

Әй Аллаһының колы! Сиңа чәчтән дә нечкә, лезвиядан да үткен булган Сират күпереннән үтәргә туры киләчәк. Бу коточкыч көнне, мөселманнарга бу күперне кичергә әмер ителер. Ләкин аларның бу күпер аша узуы бик төрле булыр.

Имам Әл-Бохари һәм Мөслим (301) хәдисне Абу Сәид Әл Худридан (Аллаһы Тәгалә анардан канәгать булсын) китерәләр. Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгалә аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен) әйтте:

ثُمَّ يُضْرَبُ الْجِسْرُ عَلَى جَهَنَّمَ

«Аннары Җәһәннәм уты өстеннән күпер салыначак».

Кешеләр: «Әй, Аллаһ илчесе, бу нинди күпер?»- дип сорадылар.

Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгалә аны Тәгалә фатихасын бирсен һәм сәламләсен) җавап кайтарды:

دَحْضٌ مَزِلَّةٌ، فِيهِ خَطَاطِيفُ وَكَلَالِيبُ وَحَسَكٌ تَكُونُ بِنَجْدٍ فِيهَا شُوَيْكَةٌ يُقَالُ لَهَا السَّعْدَانُ، فَيَمُرُّ الْمُؤْمِنُونَ كَطَرْفِ الْعَيْنِ، وَكَالْبَرْقِ، وَكَالرِّيحِ، وَكَالطَّيْرِ، وَكَأَجَاوِيدِ الْخَيْلِ وَالرِّكَابِ، فَنَاجٍ مُسَلَّمٌ، وَمَخْدُوشٌ مُرْسَلٌ، وَمَكْدُوسٌ فِي نَارِ جَهَنَّم

«Бу күпер — гаҗәп тайгак. Анда, калкулыкта булган кәкре чәнечкеле кармаклар булачак, алар Сәгдән дип атала. Һәм бу күперне мөселманнар, кемдер күз карашы тизлеге кебек, кемдер яшен, кемдер җил, кемдер кош, кемдер җитез чабыш аты, кемдер дөя сыман үтәчәк. Һәм алар арасында кармаклар белән яраланганнар, ләкин зыянсыз коткарылганнар булыр. Алар азат ителерләр. Әмма алар арсында тәмуг утына ташланучылар да булыр».

Бу хәдисне Абу Сәид Әл Худри сөйләгәннән соң: «Бу күпернең чәчкә караганда да нечкәрәк булуы һәм кылыч очына караганда кискенрәк булуы миңа аңлашылды», — дип өстәде.

Карагыз әле, бу хәдистән нәрсә ачыклана? Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгалә аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен) әйтүенчә, Сират күпере аша узган кешеләр, котылу-котылмауларына карап, өч төркемгә бүленәчәк.

Беренче төркем: коткарылганнар. Алар белән гомумән берни дә булмаячак. Аллаһы Тәгалә безне шундыйлардан ясасын иде.

Ә икенче төркем: яраланучы кешеләр, кармаклар белән каезланганнар. Ләкин алар Җәһәннәм утына төшеп китүдән котылачаклар. Ягъни, алар Җәһәннәм утыннан котылачаклар, шул авырлыкларга төшенгәннән соң.

Һәм инде өченче төркем: Тәмуг утына бәреп төшерелгән кешеләр. Аллаһы Тәгалә барыбызны да сакласын иде!

Әй, мөэминнәр! Әлеге дини текстлар белән таныш булган һәр кеше, Сират күпере аша уза торган көн булганына һичшиксез ышанырга тиеш. Ләкин һәрберебезнең нәрсәдә шиге булырга тиеш? Мин котыла алырмынмы, котылучылар саныннан булырмынмы икәнлегенә ышану мәҗбүри. Бу — безнең бурычыбыз. Җәһәннәм өстеннән узу булганына шикләнмәскә, ләкин син коткарылганнар рәтендә калырсыңмы икән дип шикләнергә кирәк. Димәк, безнең барыбызга да бу вакытка әзерләнергә кирәк, моның өчен кирәк булган яхшы гамәлләр эшләргә кирәк. Безгә сезнең белән Аллаһтан күндәм рәвештә үтенеп, ялварып сорарга кирәк түгел мәллә? Ул, безне беренче төркемнәр санына, коткарылып калганнар исәбенә, уңышка ирешүчеләр исәбенә кертүне теләмибезме? Әгәр дә без Аллаһы Тәгаләгәдән бу хакта сорасак, Ул безне калдырмыячак. Чөнки Ул безнең өметебезне өзми, Үзенә ихлас күңелдән мөрәҗәгать итүчеләрне кире какмый. Әй иман китергән бәндәләр, Сират күперен һәрвакыт искә төшерү кешегә бик мөһим. Сират турында, аның аша үтү турында һәрвакыт истә тотарга кирәк. Чөнки, әгәр кеше Сират турында онытмаса, бу аның өчен изге гамәлләр кылуга, һәлакәтле гөнаһлардан ераклашуга көчле омтылыш булачак.

Ибн әл-Мөбарәк «Әз-Зуһд» китабында, Пәйгамбәребезнең бер сахабәсе, Габдуллаһ ибн Равах турында шундый хәбәр китерә. Беркөнне Габдуллаһ ибн Равах үз хатыны янында иде һәм кинәт елап җибәрде. Хатыны, аның елавын күреп, үзе дә елый башлады. Ул аңардан: «Ник елыйсың?» — дип сорады. «Мин синең елаганыңны күрдем, шул сәбәпле елап җибәрдем», — диде. Шунда ул: «Мин Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен искә төшердем», — диде.

وَإِن مِّنكُمْ إِلَّا وَارِدُهَا

«Сезнең һәрберегез аның янына киләчәк (Җәһәннәм уты янына)».

Һәм мин белмим, мин коткарылганнар санында булырмынмы, юкмы, белмим».

СөбханАллаһ! Карагыз әле, моның турында кем әйтә? Моны Пәйгамбәребезнең бөек, атаклы сәхабәсе әйтә. Ул атаклы сәхабә һәм тәкъва кеше булуына карамастан, үзенең котылуына ныклы ышаныч белән ышанмады. Ә синдә кайдан шундый тынычлык, шундый ныклы ышаныч?

Әй, газиз дин кардәшләрем! Әлбәттә безгә Аллаһы Тәгаләгә ихлас күңелдән ялварырга, Анарга омтылып, тәүбәгә килергә кирәк. Әмма бу гына җитми. Аллаһы Тәгалә белән очрашу көнендә, коткарып калуга сәбәп булган изге гамәлләр эшләргә кирәк.

Әй Аллаһ коллары, белегез! Бу дөньяда матди булмаган күп кенә әйберләр Кыямәт көнендә матдә булачак. Сират – ул Җәһәннәм өстеннән сузылган күпер. Җәннәткә керер өчен аны узарга кирәк булачак. Бу Сират күпере Аллаһы Тәгаләнең оҗмахка ирешергә теләүчеләр өчен билгеләнгән «Туры юл»ның гәүдәләнеше. Аллаһы Тәгалә бу юлда, ягъни ислам динендә тайпылмый гына барырга кушкан. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай диде:

وَأَنَّ هَٰذَا صِرَاطِي مُسْتَقِيمًا فَاتَّبِعُوهُ ۖ وَلَا تَتَّبِعُوا السُّبُلَ فَتَفَرَّقَ بِكُمْ عَن سَبِيلِهِ ۚ ذَٰلِكُمْ وَصَّاكُم بِهِ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

Бу минем туры юлым, аның буенча гына барыгыз. Һәм Аның юлыннан сезне алып китә торган төрле юллар белән бармагыз. Ул — Аллаһы Тәгалә сезгә туры юлны васыять итте. Бәлки сез Аллаһыдан куркучылардан булырсыз.

(Коръән, «Терлек» сүрәсе 6:153).

Һәрбер намазыбызда, без Аллаһы Тәгаләдән:

اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ

«Безне туры юл белән алып бар», — диеп сорыйбыз.

(Коръән, «Фәтиха» сүрәсе 1:6).

Менә шулай, бу туры юл — бу дөньяда дин тотучылар өчен билгеләнгән. Ул — туры юл, Кыямәт көнендә Сират күпере булып пәйда булачак. Ул иман китерүчеләрне Җәһәннәм өстеннән Оҗмахка алып барачак.

Бу тормышта бик күп төрле начар, гөнаһлы хисләр бар. Алар гарәпчә «шәһәвәт» дип атала. Һәм бик күп төрле адашулар бар, болар гарәпчә «шөбһәт» дип атала. Һәм бу » шәһәвәт » белән » шөбһәт «, бу ике гөнаһлы хисләр һәрвакыт кешене тотып алуда, аны туры юлдан читләштерүдә янап торалар. «Сыраталь мустакым»нан, ягъни туры юлдан кешене адаштырырга телиләр. Менә бу барлык гөнәһлы хисләр һәм адашулар, Кыямәт көнендә менә шул иң зур кармаклар сыйфатында булачаклар. Сырат күперенең ян-якларында кармаклар булачак, алар үз буйлап баручы кешеләрне тотып алачаклар.

Әй, Аллаһның коллары! Кешенең бу дөньяда «Туры юлдан» ничек барганына карап, аның Кыямәт көнендә Сират күпере аша узуы булыр. Кем бу тормышта туры юлдан барысыннан да тизрәк барган икән — анда да барысыннан да тизрәк булачак. Ә кем инде бу тормышта ашыкмады – Сират күперендә дә акрын гына барачак. Кем бу тормышта читкә китте икән — анда да читкә китәчәк һәм тәмуг утына эләгүчеләр арасында калачак. Аллаһы Тәгалә безне сакласын монардан. Кемне бу дөньяда һәлакәтле хисләр һәм алданулар яулап ала икән, аннары аны туры юлдан тайпылдыра икән, Кыямәт көнендә, Сират күперендә, аларның кылган эшләре өчен, уңнан да, сулдан да, кармаклар аларны тотып, яраландырып, Җәһәннәм утына бәрәчәкләр. Ә кем монда чыдам булды икән, шул котылачак.

Мин Аллаһы Тәгаләдән безне сезнең белән котылучылардан, Җәһәннәмнән ерак булучылардан, Сират күперен тиз генә үтеп, Җәннәткә керүчеләрдән ясасын иде дип сорыйм.