Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) истигъфары. 2 өлеш

Share

Әй Аллаһның коллары! Әйтегез әле, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) кешеләр арасыннан иң күп гафу үтенгән һәм истигъфар кылган кеше кем ул? Мин сезгә шуны әйтәм: бу — Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аның үткәндәге һәм киләчәктәге гөнаһларын кичергән кеше. Аннан да яхшырак кеше юк! Әлбәттә, сүз Аллаһның Илчесе Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) турында бара.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:

إنَّه لَيُغَانُ علَى قَلْبِي، وإنِّي لَأَسْتَغْفِرُ اللَّهَ في اليَومِ مِائَةَ مَرَّةٍ

«Хаклыкта, кайчакта йөрәгемнең томанлануы була һәм мин Аллаһтан көненә йөз тапкыр гафу үтенәм».

Мөслим (2702) һәм Әбү Дауд (1515)

«Йөрәгемнең томанлануы була» – ягъни Аллаһны (Ул пакь һәм югары) зекер итү зәгыйфьләнә. Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) йөрәгендә бераз гамьсезлек булса, күпмедер вакытка гына онытылып китеп, Аллаһны искә алу зәгыйфьләнсә, моны үзе өчен зур гөнаһ дип санаган һәм болай әйтә торган булган:

«Менә шулай йөрәгем томанлана һәм мин Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) көненә йөз тапкыр гафу үтенәм».

Хәдиснең башка риваятендә «көненә җитмеш тапкырдан артык …» диелгән.

Алай гына да түгел, әй Аллаһның коллары, Ибн Гомәрдән (Аллаһ алардан разый булсын) тапшырыла:

إِنْ كُنَّا لَنَعُدُّ لِرَسُولِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ فِي الْمَجْلِسِ الْوَاحِدِ مِائَةَ مَرَّةٍ:

«Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) белән утырганда, без аның йөз тапкыр болай әйткәнен исәпләдек:

رَبِّ اغْفِرْ لِي وَتُبْ عَلَيَّ إِنَّكَ أَنْتَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ

/Раббии гфир лии үә әтүбү галәййә иннәкә әнтә т-Тәүүәбү р-Рахим/

«Йә Раббым! Мине гафу ит һәм тәүбәмне кабул ит, хаклыкта, Син тәүбәне кабул итүче, Рәхимле».

Әбү Дауд (1516), әт-Тирмизи (3434), Ибн Мәдҗәһ (3814)

Бер җыелышта йөз тапкыр.

Алай гына да түгел, Әбү Һүрайра (Аллаһ аннан разый булсын):

ما رأَيْتُ أحَدًا أكثَرَ لِأنْ يقولَ : أَسْتَغْفِرُ اللهَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ مِنْ رَسُولِ اللهِ صلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّم

«Мин Аллаһның Илчесеннән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) артыграк әлеге сүзләрне берәүнең дә әйтүен күрмәдем:

أَسْتَغْفِرُ اللهَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ

/Әстәгфиру Ллаһә үә әтүүбү иләйһи/

«Аллаһтан гафу үтенәм һәм Аның каршында тәүбә итәм».

Ибн Хиббән (928)

Әбү Һүрайра кемнәр арасында яшәгән? Сахәбәләр арасында. Анда Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали, Ибн Мәсгүд бар иде. Күз алдыгызга китерегез: бу бөек тәкъва кешеләр Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) күпме гафу сораганнар! Гыйбәдәтләре нинди булган аларның! Ләкин барыбер аларның берсе дә Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кадәр тәүбә итмәгән, ә ул — барлык гөнаһлары кичерелгән кеше.

Аллаһ Илчесенең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тормышы тәүбә (истигъфар) белән тулган була. Ул һәрвакыт Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенгән: һәр халәттә, һәр җыелышта һәм һәртөрле шартларда. Аның бөтен гомере тәүбә (истигъфар) була һәм гомерен дә, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу сорап, тәүбә белән тәмамлый.

Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) тапшыра, Аллаһның Илчесенең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) ничек үлүе дөрес хәдистә әйтелгән, һәм ул болай әйтә:

سَمِعْتُ انَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ وَهُوَ مُسْتَنِدٌ إلَيَّ يَقُولُ:

«Мин Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) миңа сөялеп болай дип әйткәнен ишеттем (ягъни үләр алдыннан):

اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَارْحَمْنِي وَأَلْحِقْنِي بِالرَّفِيقِ الأَعْلَى

/Аллаһүммә гфир лии үә рхәмнии үә әлхикънии би р-рафиикъи льәглә/

«Йә Раббым! Кичер мине, вә кызган мине, вә мине югары җәмгыятькә (югары ширкәткә) куш».

әл-Бохари (5674) һәм әт-Тирмизи (3496)

Менә шулай аның тормышы Аллаһ (Ул пакь һәм югары) каршында гафу үтенү (истигъфар), тәүбә итү белән тулы булган. Үзенең һәр изге эшен тәүбә белән тәмамлаган кебек, бөтен мөбарәк тормышын Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) истигъфар белән тәмамлаган. Әй Аллаһның коллары, бу безгә истигъфарның нинди зур әһәмияткә ия булуын һәм аның безнең һәрберебезгә яшәү өчен никадәр кирәк булуын күрсәтә.

Әй Аллаһның коллары! Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) истигъфарны бик күп әйткән, шуңа күрә без дә истигъфарны күп әйтергә тиешбез. Һәрвакыт Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу үтенегез, бигрәк тә хәзер, бу айда, аны һәрвакыт әйтергә кирәк, бигрәк тә бу аеруча кирәк булган сәгатьләрдә һәм вакытларда, ә бу: таң алдыннан, сәхәр ашаганда, төннең соңгы өчтән бер өлешендә, намаздан соң, сәҗдәдә вакытта, сәҗдәләр арасында һәм башка бик күп урыннарда һәм вакытларда, истигъфарны аеруча әйтергә кирәк.

Пәйгамбәребезебез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) рөкугъта һәм сәҗдәдә Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу сораган, сәҗдәләр арасында Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу сораган, намаз башында, «әл-Фатыйха» сүрәсен укыр алдыннан, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу үтенгән. югары) гафу (дога әл-истифтахның кайбер төрләре билгеле, анда гафу үтенү бар) намаз ахырында сәлам биргәнче, намаздан соң да гафу үтенгән, инде сәлам биргәч, намазны тәслим белән тәмамлагач, берьюлы өч тапкыр бу сүзләрне әйткән: «Әстәгъфиру Ллаһ! Әстәгъфиру Ллаһ! Әстәгъфиру Ллаһ!» («Аллаһтан гафу үтенәм! Аллаһтан гафу үтенәм! Аллаһтан гафу үтенәм!»)

لَّقَدْ كَانَ لَكُمْ فِي رَسُولِ اللَّهِ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ

«Хаклыкта Аллаһның Илчесендә сезгә яхшы үрнәк».

Коръән, «Гаскәрләр» сүрәсе, 33:21

اللَّهُمَّ اغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا كُلَّهَا: دِقَّهَا وَجِلَّهَا، أَوَّلَهَا وَآخِرَهَا، عَلاَنِيَتَهَا وَسِرَّهَا

/Аллаһүммә гъфир ләнәә зүнүбәнәә күлләһәә: диккаһәә үә дҗилләһәә, аүүәләһәә үә әхираһәә, галәнийәтәһәә үә сирраһәә/

«Йә Раббым! Безнең бөтен гөнаһларыбызны: зурын да, кечесен дә, беренчесен дә, соңгысын да, ачыктан-ачык һәм яшерен гөнаһларыбызны да кичер».

Бер кеше өчен:

اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي ذَنْبِي كُلَّهُ دِقَّهُ وَجِلَّهُ وَأَوَّلَهُ وَآخِرَهُ وَعَلاَنِيَتَهُ وَسِرَّهُ ‏

/Аллаһүммә гъфир лии зәнбии күлләһү: диккаһү үә дҗилләһү, аүүәләһү үә әхираһү, галәнийәтәһү үә сирраһү/

«Йә Раббым! Зур һәм кечкенә, беренчесе дә, соңгысы да, ачыктан-ачык һәм яшерен гөнаһларымны кичер мине».

Мөслим (483)

اللَّهُمَّ اغْفِرْ لَنَا مَا قَدَّمْنَا وَمَا أَخَّرْنَا، وَمَا أَسْرَرْنَا وَمَا أَعْلَنَّا، وَمَا أَنْتَ أَعْلَمُ بِهِ مِنَّا، أَنْتَ الـمُقَدِّمُ وَأَنْتَ الـمُؤَخِّرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ

/Аллаһүммә гфир ләнәә мәә каддәмнәә үә мәә әххарнәә, үә мәә әсрарнәә үә мәә әгләннәә, үә мәә әнтә әгләмү биһи миннәә, әнтә ль-Мүкаддим, үә әнтә ль-Мүәххыйр, лә иләһә иллә әнт/

«Йә Раббым! Элек кылган гөнаһларыбызны да, соңрак кылган гөнаһларыбызны да, ачыктан-ачык кылган гамәлләребезне дә, яшерен кылган гамәлләребезне дә кичер. Һәм Син безгә караганда яхшырак белгән нәрсәләрне дә. Син Үзең Алга сөрүче һәм Үзең ахырга калдыручы, синнән башка хак иләһ юк».

Бер кеше өчен:

اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِـي مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ، وَمَا أَسْرَرْتُ وَمَا أَعْلَنْتُ، وَمَا أَنْتَ أَعْلَمُ بِهِ مِنِّـي، أَنْتَ الـمُقَدِّمُ وَأَنْتَ الـمُؤَخِّرُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ

/Аллаһүммә гфир лии мәә каддәмтү үә мәә әххарт, үә мәә әсрартү үә мәә әгләнтү, үә мәә әнтә агләмү биһи минии, әнтә ль-мүкаддимү, үә әнтә ль-Мүәххыйр, лә иләһә иллә әнт/

«Йә Раббым! Элек кылган гөнаһларымны, соңрак кылган гөнаһларымны, ачыктан-ачык кылган гамәлләремне һәм яшерен кылган гамәлләремне Кичер мине. Син миннән яхшырак белгән нәрсәләр дә. Син тәкъдим итүче дә, читкә этәрүче дә, Синнән башка хак иләһ да юк».

Мөслим (771)

اللَّهُمَّ اغْفِرْ لنا جِدَّنا وَهَزْلَنا، وَخَطَأَنا وَعَمْدنا

/Аллаһүммә гфир ләнәә җиддәнәә үә һәзләнәә, үә хата-нәә үә үәгәмдәнәә/

«Йә Раббым! Без җитди эшләгәнне яки күңел ачып эшләгәнне һәм без ялгыш эшләгәнне яки аңлы рәвештә эшләгәнне гафу ит».

Бер кеше өчен:

اللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي جِدِّي وَهَزْلِي، وَخَطَئِي وَعَمْدِي

/Аллаһүммә гфир лии җиддии үә һәзлии, үә хатаъии үә үәгәмдии/

«Йә Раббым! Мин җитди эшләгәнне яки күңел ачып эшләгәнне һәм мин ялгышлык белән эшләгәнне яки аңлы рәвештә эшләгәнне гафу ит».

әл-Бохари (6035), Мөслим (2719) һәм Әхмәд (19753)

Беренче өлеше бу сылтама буенча