Шәгъбән аендагы ураза

Share

Әй Аллаһның коллары! Сынаулар йортында булуыгызны онытмагыз. Бу дөнья – сез сыналыр өчен килгән, вакытлыча сыену урыны. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кылган гамәлләр буенча безнең кайсыларыбыз яхшырак булуын тикшерер өчен безне бу дөньяга урнаштырды. Һәм чын бәхетле кеше шул, кем үзенә бирелгән вакытны – ә ул күп түгел һәм тиз китеп бара – Аллаһка (Ул пакь һәм югары) якынайтучы гамәлләр белән тутыра һәм юктан бар кылучы Раббысының ачуын чыгаручы һәм нәфрәт уятучы нәрсәләрдән ерагая.

Белегез, Әй Аллаһның коллары, тәхкыйк безне Аллаһка (Ул пакь һәм югары) якынайтучы хәерле гамәлләрдән – ул ураза (сыям). Бу – Аллаһ (Ул пакь һәм югары) өчен иң яраткан гыйбадәт кылу төрләренең берсе. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) әйтте:

ما من حسنة عملها ابن ادم إلا كتب له عشر حسنات إلى سَبْعِمائةِ ضِعفٍ قال اللهُ تعالى: إِلَّا الصَّوْمَ؛ فإنَّه لِي، وأنا أجزي به

«Кеше кылган гамәлләрдән аның бер хәерле гамәленә ун игелек язылмас бер генә гамәл дә юк. Ә кайвакыт бер хәерле гамәл өчен җидейөзгә кадәр игелек языла. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә: «Ураза тотудан башка, чөнки дөреслектә ураза тоту – Минем өчен». Димәк, бу шундый ихлас гамәл: анда кешегә күрсәтеп эшләү була алмый. «Анысы Минем өчен. Һәм дә аның өчен Үзем бүләкләрмен», — дип әйтә Аллаһ (Ул пакь һәм югары). Хәдисне әл-Бохари (1761), Мөслим (1946) тапшыра.

Аллаһның нинди бүләк бирәчәген без белмибез. Бу исәпсез-хисапсыз бүләк булачак.

يَدَعُ شهوتَه وطعامَه من أجلِي،

«Минем колым Минем өчен үзенең дәртен канәгатьләндерүне һәм ризыгын калдыра».

الصوم جُنَّةٌ

«Ураза тоту, — ди Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын), — ул калкан (щит)». Хәдисне әл-Бохари (1894) һәм Мөслим (1151) тапшыра.

Ягъни кешене гөнаһлардан, димәк Җәһәннәмнән дә саклаучы нәрсә.

وللصائمِ فرْحتانِ : فرحةٌ عند فِطرِه، وفرحةٌ عند لقاءِ ربِّه، ولَخَلُوفُ فمِ الصائمِ، أطيبُ عند اللهِ من ريحِ المِسكِ

أخرجه ابن ماجه (1638) واللفظ له، وأخرجه البخاري (1904)، ومسلم (1151) باختلاف يسير

Ураза тотучының ике шатлыгы бар: беренчесе — ифтар вакытында, икенчесе – ул үзенең Раббысы белән Кыямәт көнендә очрашканда. Ә Ураза тотучының авызыннан чыккан яман ис мускус исеннән дә тәмлерәк.

Әй Аллаһның коллары, сез беләсезме, Җәннәттә махсус ишекләр бар, ул ишекләр ар-Раййан дип атала, вә ул ишекләргә ураза тотучылардан башка һичкем кермәячәк. Ягъни күп ураза тоткан кешеләрдән башка. Алар бу ишекләргә кергәч, ишекләр ябылачак һәм бүтән беркем дә бу ишекләр аша керә алмаячак.

Бу өстенлекләр Рамазан аендагы уразага гына кагыла дип уйламагыз. Алар мәҗбүри уразага гына түгел, өстәмә төрләренә дә кагыла. Абү Үмәмә сөйли:

قلتُ يا رسولَ اللَّهِ مرني بعملٍ قالَ عليكَ بالصَّومِ فإنَّهُ لا عدلَ لَه قلتُ يا رسولَ اللَّهِ مرني بعملٍ قالَ عليكَ بالصَّومِ فإنَّهُ لا عدلَ لَه

«Бервакыт мин Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) әйттем: “Миңа ниндидер бер гамәл әйт әле. Махсус нәрсә эшләргә телим. Мин нәрсә эшли алам?” Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) аңа әйтте: “Син ураза тотарга тиешсең, чөнки ураза тотуга тиң гамәл юк”. Әбү Үмәмә икенче тапкыр әйтте: “Миңа ниндидер бер гамәл әйт әле, әй Аллаһның Илчесе”. “Син ураза тотарга тиешсең, чөнки ураза тотуга тиң гамәл юк”, — дип әйткән аңа Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) икенче тапкыр. “Әй Аллаһның Илчесе, миңа ниндидер бер гамәл әйт әле”, — ди Әбү Үмәмә өченче мәртәбә.

عليكَ بالصَّومِ؛ فإنَّه لا مِثْلَ له

“Син ураза тотарга тиешсең, чөнки уразага охшаш башка гамәл юк.” Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) ниндидер кол Аллаһ юлында бер көн ураза тотса да, Аллаһ аның йөзен Җәһәннәм утыннан җитмеш елга ерагайтыр». Карагыз, ураза (сыям), бу гыйбадәт нинди урын алып тора. Хәдисне ән-Нәсәи (2220) тапшыра.

Белегез, әй Аллаһның коллары, без хәзер сезнең белән шундый вакыт аралыгында: күп ураза тотарга кирәк булган чорда яшибез, чөнки хәзер Шәгъбән ае.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) бу айда ураза тотарга тырышкан. Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) – Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) җәмәгате әйткән: «Мин Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) Рамазан аеннан башка бер айда да тулаем ураза тотуын күрмәдем. Шулай ук мин аның ниндидер айда Шәгъбән аендагы кебек күп ураза тотуын күрмәдем». Бу хәдисне әл-Бохари (1969) һәм Мөслим (1156) тапшырган.

Әнәс (Аллаһ аннан разый булсын) ди:

عن أنس بْنَ مَالِكٍ: وَكَانَ أَحَبُّ الصَّوْمِ إِلَيْهِ فِي شَعْبَانَ

«Аның өчен (Пәйгамбәребезгә, Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) иң тотарга яраткан ураза – Шәгъбән аендагы ураза булган».

Һәм әйтте Гәйшә (Аллаһ аннан разый булсын):

كان يَصومُ شَعبانَ إلَّا قَليلًا

«Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын), берничә көненнән кала, Шәгъбәндә тулысынча ураза тотты».

Бу хәдисләр Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) Шәгъбән буе уразада булган, ягъни, берничә көнен генә калдырып, ул ае буе диярлек ураза тоткан икәнен аңлата. Ә безгә сезнең белән, я Аллаһның коллары, Аллаһның Илчесендә яхшы үрнәк. вә туры юл бардыр Мухәммәд Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсындә. Шуңа күрә, мөмкинчелегебез булса, без бу айны ураза тоту өчен, үз җаныбыз (нәфес) белән көрәшү өчен кулланырга ашыгырга тиеш. Беренчедән, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) бүләгенә һәм ризалыгын алырга омтылып. Икенчедән, кешеләрнең иң яхшысы — Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) үрнәгенә ияреп.

Галимнәр ни өчен нәкъ бу айда Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) шулкадәр күп ураза тоткан дигән сорауны күп тикшергәннәр. Алар төрле сәбәпләрне атыйлар, ләкин дөрес һәм төп сәбәп — хәдистә әйтелгәннәр. Үсәмә ибн Зәйд (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) сораган:

يا رسولَ اللَّهِ! لم ارك تَصومُ شَهْرًا منَ الشُّهورِ ما تصومُ من شعبانَ؟! قالَ: ذلِكَ شَهْرٌ يَغفُلُ النَّاسُ عنهُ بينَ رجبٍ ورمضانَ، وَهوَ شَهْرٌ تُرفَعُ فيهِ الأعمالُ إلى ربِّ العالمينَ، فأحبُّ أن يُرفَعَ عمَلي وأَنا صائمٌ

«Әй Аллаһның Илчесе, ни өчен мин синең башка айларда Шәгъбән аенда кадәр күп ураза тотмаганыңны күрәм? Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) әйтте: «Бу Рәҗәб белән Рамазан айлары арасындагы айга карата күп кешеләр ваемсыз һәм аның турында оныталар. Ошбу айда кешеләрнең гамәлләре Галәмнәрнең Раббысы Аллаһка күтәрелә. Һәм мин кылган гамәлләрем Аллаһка (Ул пакь һәм югары) күтәрелгән вакытта уразада булуымны телим». Бу хәдисне ән-Нәсәи (2357) тапшырган.

Әй Аллаһның коллары, мин сезнең игътибарыгызны ике нәрсәгә юнәлдерергә телим.

Беренче. Әгәр дә кемнеңдер үткән Рамазаннан бурычы бар икән, ашыгырга кирәк. Һәм бу бурычны, ягъни сезнең үткән Рамазанда ураза тотмаган көннәрегезне, киләсе Рамазан аена кадәр капларга кирәк, чөнки мөселманнарга тотарга һәм калдырган булса, тотып бетерергә тиеш булган уразаны җитди сәбәпсез кичектерү – бу тыелган (хәрам). Минем бу турыда ир-атларның да, бигрәк тә хатын-кызларның да исләренә төшерәсем килә, чөнки хатын-кыз искә төшерүгә мохтаҗ: ул еш кына ире, гаиләсе турында кайгырту белән мәшгуль була. Ул үткән Рамазанның калган көннәрен капларга тиешлеген онытырга мөмкин. Әгәр кешенең бу уразаны кичектереп торуның җитди сәбәбе булмаса, бу мәҗбүри.

Мин сезнең игътибарыгызны җәлеп итәргә теләгән икенче әйбер шул, әй Аллаһның коллары. Хәдис бар, аның дөреслеге турында галимнәр арасында фикер каршылыклары булуы билгеле. Хәдистә әйтелә:

إذا انتصف شعبان فلا تصوموا

«Шәгъбән уртасы җиткәч, ураза тотмагыз». Бу хәдисне Әбү Дауд (2337), әт-Тирмизи (738), Ибне Мәдҗәһ (1651) тапшырган.

Галимнәр, әгәр кеше Шәгъбәнның беренче яртысында ураза тотмаган булса, Шәгъбәнның икенче яртысында аңа ураза тоту мәкруһ дип аңлата. Әгәр кеше мәҗбүри ураза көннәрен Шәгъбәнның икенче яртысында тутырса (каза кылса) яки айның беренче яртысында уразада булса, уразаның күпмесендер тотса, ул чакта Шәгъбәнның икенче яртысында ураза тотса да бернинди проблема булмый.

Ниһаять, Шәгъбән уртасының, Шәгъбән уртасы төненең, ягъни Шәгъбәнның 15 нче төненең дәрәҗәсе турында сөйләүче хәдисләр бар.

إِنَّ اللَّهَ لَيَطَّلِعُ فِى لَيْلَةِ النِّصْفِ مِنْ شَعْبَانَ فَيَغْفِرُ لِجَمِيعِ خَلْقِهِ إِلاَّ لِمُشْرِكٍ أَوْ مُشَاحِنٍ

Хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу төндә Шәгъбән уртасында барлык кешеләргә карый һәм барлык колларын кичерә, күп аллага табынучыдан (ширек кылучыдан), Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка бер әйбергә гыйбадәт кылучыдан (мөшриктән), шулай ук үзенең кардәше белән низагы булганнан һәм аның белән кардәше ниндидер дөньяви мәсьәләләр аркасында мөнәсәбәтләре өзелгән кешедән (мүшәхинә) кала . Хәдиснең икенче риваятендә әйтелгәнчә, имансыздан кала, ул Ислам динен кабул иткәнчегә кадәр, һәм дә үз кардәшенә карата нәфрәт хисе булган кешедән кала, ул бу нәфрәтне калдырганчыга кадәр, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) барысын да кичерә. Бу хәдисне Ибн Мәҗәһ (1390) һәм тагын берничә мүхәддис тапшыра.

Әйе, бу төннең өстенлеге турында хәдисләр бар, ләкин бу шушы төндә ниндидер махсус гыйбадәт кылу бар дигәнне, ниндидер намазлар укырга, ниндидер махсус төнге намаз (кыям) кылырга яки бу төннән соң икенче көнне ураза тотарга кирәклекне аңлатмый. Мондый бернәрсә дә юк. Бу төнне — Шәгъбән уртасын билгеләп үтү, мәчетләрдә бергә җыелу, нинди дә булса тантана, күмәкләшеп гыйбадәт кылуны оештыру кебек әйберләр аеруча юк. Пәйгамбәребез дә (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын), аның сәхабәләре дә моны эшләмәделәр. Хәдисләрдә әйтелгәне – Аллаһ (Ул пакь һәм югары) колларына карый һәм барысын да гафу итә, мәгәр Аңа арадашчы алучыдан (ширек кылучыдан), һәм дә кардәшләре белән низагълашканнан кала. Кем белән дә булса бәхәсләшкән булсагыз, дуслашыгыз, әмма ниндидер махсус гыйбадәтләр кылу яки ураза тоту — яңалык (бидгать).

Һәм соңгысы. Еш кына мөселманнарны мондый догага өйрәтәләр:

اللَّهمَّ بارِك لنا في رَجبٍ وشعبانَ وبلِّغنا رمضانَ

«Әй Аллаһ, безгә Рәҗәбтә һәм Шәгъбәндә бәрәкәт бир һәм Рамазанга кадәр яшәргә рөхсәт ит».

Бу дога, хәдистә килсә дә, бу хәдис – зәгыйфь, бу дога – ышанычсыз, шуңа күрә мондый дога белән Аллаһка мөрәҗәгать итү дөрес булмый.

إِنَّ أَصْدَقَ الْحَدِيثِ كِتَابُ اللَّهِ، وَأَحْسَنَ الْهَدْيِ هَدْيُ مُحَمَّدٍ، وَشَرُّ الْأُمُورِ مُحْدَثَاتُهَا، وَكُلُّ مُحْدَثَةٍ بِدْعَةٌ، وَكُلُّ بِدْعَةٍ ضَلَالَةٌ، وَكُلُّ ضَلَالَةٍ فِي النَّارِ

Соңра белегез, әй Аллаһның коллары, ошбу Коръән – Аллаһтан иңдерелгән хак китаптыр. Иң яхшы юл – Мөхәммәд юлы. Эшләрнең иң начары – диндәге яңалык. Һәр яңалык — ул бидгать, ә һәр бидгать Җәһәннәм утына алып бара.

Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) безнең гөнаһларыбызны кичерүне һәм ата-аналарыбызны, барча мөселманнарны һәм барча мөслимәләрне ярлыкауны сорыйбыз.