Шәгъбән ае уразасының дәрәҗәләре. 15 нче Шәгъбәндәге бидгатьләр

Share
Шәгъбән ае уразасының дәрәҗәләре. 15 нче Шәгъбәндәге бидгатьләр

Әй Аллаһның мөэмин коллары! Хаклыкта Аллаһы Тәгаләнең кылган һәр эшендә бөек һәм чиксез чиксез хикмәт бар. Һәм дә Аллаһы Тәгалә үзенең хикмәте белән мәхлукларның берәрсен сайлый, аңа үзенчәлекле сыйфатлар һәм өстенлек бирә. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:

وَرَبُّكَ يَخْلُقُ مَا يَشَاءُ وَيَخْتَارُ

«Раббың теләгәнне вә ихтыяр иткән нәрсәне халык кылыр».

Коръән, «Хикәя» сүрәсе, 28:68.

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кешеләрне, вакытларны һәм урыннарны сайлый.

Аллаһ сайлап алынган мәхлукларының берсе — ул Шәгъбән ае, без сезнең белән хәзер шушы айда. Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) бу айның күп өлешен ураза тотып үткәрде. Ике Сәхихтә дә килә, Гайшә (Аллаһ аның белән разый булсын) әйтә:

فَمَا رَأَيْتُ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ اسْتَكْمَلَ صِيَامَ شَهْرٍ إِلاَّ رَمَضَانَ، وَمَا رَأَيْتُهُ أَكْثَرَ صِيَامًا مِنْهُ فِي شَعْبَانَ

«Мин Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) Рамазан аеннан башка бер айда да тулаем ураза тотуын күрмәдем. Шулай ук мин аның ниндидер айда Шәгъбән аендагы кебек күп ураза тотуын күрмәдем». Хәдисне әл-Бохари (1969) һәм Мөслим (1156) тапшырган.

Һәм дә дөрес хәдистә әйтелә, Үсәмә ибн Зәйд (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) сораган: «Әй Аллаһның Илчесе, ни өчен мин синең башка айларда Шәгъбән аенда кадәр күп ураза тотмаганыңны күрәм? Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) әйтте:

ذَلِكَ شَهْرٌ يَغْفُلُ النَّاسُ عَنْهُ بَيْنَ رَجَبٍ وَرَمَضَانَ، وَهُوَ شَهْرٌ تُرْفَعُ فِيهِ الْأَعْمَالُ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ؛ فَأُحِبُّ أَنْ يُرْفَعَ عَمَلِي وَأَنَا صَائِمٌ

«Бу Рәҗәб белән Рамазан айлары арасындагы айга карата күп кешеләр ваемсыз һәм аның турында оныталар. Ошбу айда кешеләрнең гамәлләре Галәмнәрнең Раббысы Аллаһка күтәрелә һәм мин кылган гамәлләрем Аллаһка (Ул пакь һәм югары) күтәрелгән вакытта уразада булуымны телим». Хәдисне ән-Нәсәи (2357), Әхмәт (21753) тапшыралар. «Сильсилә әс-Сәхихә» не кара (1898).

Бу хәдистә безнең кылган гамәлләребезнең Аллаһка (Ул пакь һәм югары) күтәрелүе турында әйтелә. Гамәлләр күтәрелә һәм Аллаһы Тәгалә хозурына тапшырыла.

Гамәлләрнең күтәрелүе көн саен, атна саен һәм ел саен була. Көндәлек гамәлләр иртәнге намаз (фәдҗер) вакытында һәм икенде намазы (гаср) вакытында була, фәрештәләр бер-берсен алыштыралар, һәм бу намазлар вакытында безне калдырып киткән фәрештәләр Аллаһка (Ул пакь һәм югары) күтәреләләр һәм Аңа безнең гамәлләребезне тапшыралар. Бу – көн саен күтәрелүче гамәлләр. Аллаһның Илчесе (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) хәбәр иткәнчә, бер атналык: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендәге гамәлләр күтәрелү дә бар. Шулай ук Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хозурына бер еллык гамәлләр күтәрелү бар, ул Шәгъбән аенда була, дип хәбәр бирә Аллаһның сайлап алынган Илчесе (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен). Ул: «Бу ай (Шәгъбән) Рәҗәб белән Рамазан айлары арасындагы айга карата күп кешеләр ваемсыз», — дип әйткән.

Менә шул сәбәп аркасында бу ай игътибардан читтә кала: кешеләр Рәҗәб турында һәм Шәгъбәннан соң килүче Рамазан турында беләләр. Рәҗәб күпчелек кешеләргә Аллаһның тыелган һәм изге айларының берсе буларак билгеле һәм ул Кыямәт көненә кадәр изге һәм тыелган булып калачак, Аллаһ моны Үзенең Китабында билгеләгән. Хәтта Исламга кадәр үк, җәһилият чорында да, гарәпләр бу айга хөрмәт белән караганнар. Мөселманнар Рәҗәб аен хөрмәт итәргә бигрәк тә тиеш. Рамазан ае – Аллаһны зикер итү ае, гыйбадәт, ураза ае, Изге Коръән иңдерелгән ай. Ә бу ике билгеле ай арасында күпләр игътибар итмәгән Шәгъбән ае бар. Һәм дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) әйтте: «Ошбу айда кешеләрнең гамәлләре Галәмнәрнең Раббысы Аллаһка күтәрелә. Һәм мин кылган гамәлләрем Аллаһка (Ул пакь һәм югары) күтәрелгән вакытта уразада булуымны телим».

Ни өчен нәкъ менә уразада булуын?! Ни өчен Пәйгамбәребез (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) үзенең гамәлләрен Аллаһка тапшырылуны нәкъ менә шушы гыйбадәт белән бәйләгән? Чөнки иманлы кеше чынлап торып ураза тотканда, органнары гына түгел, йөрәге ураза тотканда, кешенең фикерләве ураза тотканда, аның уйлары ураза тотканда, кеше гөнаһлы эшләрнең барысыннан да ераклашканда, җаны аерым бер аеруча югары, чиста, затлы хәлдә була. Чынлап торып ураза тотканда җанның Аллаһ (Ул пакь һәм югары) белән аерым бер бәйләнештә була, чөнки кеше бу дөнья ләззәтләре, рәхәтлекләре этәрүче – тамырларыннан күчеп йөрүче шәһвәтләрдән баш тарта. Ул бу гамәлләрен Аллаһы Тәгаләгә якынлашырга теләп кыла. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) гамәлләре күккә ашканда уразада булуын теләгән. Карагыз, ул кешеләрнең иң яхшысы – кешелек горурланган иң камил, иң тулы һәм иң матур гамәлләргә ия кеше. Шуның белән беррәттән, гамәлләре камиль булуына карамастан, аларның барча галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһка тапшырылганда уразада булуын тели.

Ул вакытта безнең турыда нәрсә әйтеп була, әй Аллаһның коллары?! Безнең гамәлләребезне Пәйгамбәребезнеке (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) белән чагыштырсак, безнекеләр чиксез чүлдәге ком бөртеге кебек, су тамчысы кебек, яисә диңгез белән чагыштырсак, аннан да кечерәк. Без моны, ягъни гамәлләребез күккә ашканда уразада булуыбызны, ныграк теләргә тиеш түгелме?!

Шәгъбән аеның 15 саны белән бәйле бидгатьләр

Әй Аллаһның коллары! Алга таба бик мөһим сорау. Мөселман кешесе Мөхәммәд (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) кушканнарын, аның Сөннәте турында берәр нәрсә ишетсә, аның йөрәгендә боларга омтылыш барлыкка килә. Мөэмин мөселман шушы гамәлләрен Аллаһның (Ул пакь һәм югары) ризалыгын казану һәм Аның тарафыннан бүләкләнү максатыннан кылырга тели. Өстәмә гамәлләр турында сүз барганда да, мөселман кешесе аларны кылырга омтыла. Әйе, аның бу ниндидер сәбәпләр аркасында һәрвакыт килеп чыкмый. Әгәр дә килеп чыкмаса, аның өстендә гөнаһ юк, ләкин ул бу өстәмә гамәлләр өчен зур савапны югалта.

Әмма кайгы һәм бөтен бәла нәрсәдә?! Кешенең күңеле Сөннәттән читкә тайпылуда, йөрәге Сөннәтне яратмауда, Сөннәтне санга сукмауда һәм аның урынына Коръәндә дә, Сөннәттә дә, Пәйгамбәребезнең (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) сәхәбәләре гамәлләрендә дә бернинди дәлил булмаган, шәригатьтә нигезе булмаган ниндидер уйдырмаларга, дингә кертелгән ниндидер яңалыкларга (бидгатьләргә) ябышуында. Кем шундый хәлдә икән, уйлансын, чөнки аңа җитди куркыныч яный. Ул ышанычлы итеп тапшырылган Сөннәткә салкын карый, ә ниндидер яңалыкларга тотына һәм аларны үти.

Мондый яңалыкларның берсе – Шәгъбән аенда, ягъни Шәгъбән уртасындагы 15 нче төндә эшләнүче яңалыклар. Кайберәүләр бу төнне «бәрәәт кичәсе» дип атый. Кешеләр бер-берсен бу кичә белән котлыйлар, бер-берсенә открыткалар, интернетта котлаулар җибәрәләр һәм бу төндә, алар фикеренчә Аллаһка якынайтучы, төрле гыйбадәтләр башкаралар. Дөреслектә Аллаһның (Ул пакь һәм югары) чистадан-чиста Шәригатендә аларның бу эшләренә һичнинди дәлил юк.

Шәйх Ибн Бәз (Аллаһ аны ярлыкасын) – безнең чорның танылган, күренекле галиме, әйткән: «Кешеләр уйлап чыгарган яңалыклардан – Шәгъбән уртасындагы төнне билгеләп үтү, бу төнне махсус намазлар белән һәм аннан соң килүче көнне ураза тоту өчен аерып кую. Бәрәәт кичәсендәге махсус намазга кагылышлы бу хактагы барлык хәдисләр, күп галимнәр әйтүенчә, уйлап чыгарылган. Күпчелек галимнәр бертавыштан (идҗмәг) Шәгъбән уртасындагы төнне билгеләп үтү – ул бидгать диләр, чөнки бу күренеш мөселманнар арасында бары тик сәхәбәләр (Аллаһ аларны ярлыкасын) дәвере тәмамланганнан соң гына барлыкка килгән. Хаклыкны теләгән кешегә Аллаһның (Ул пакь һәм югары) сүзләрен зекер итү генә дә җитәдер»:

الْيَوْمَ أَكْمَلْتُ لَكُمْ دِينَكُمْ وَأَتْمَمْتُ عَلَيْكُمْ نِعْمَتِي وَرَضِيتُ لَكُمُ الْإِسْلَامَ دِينًا

«Бүген мин сезнең динегезне тулыландырып җиткердем һәм сезгә мәрхәмәтемне камилләштердем һәм сезнең өчен Ислам дине белән канәгать булдым».

(Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:3)

Тулды! Ислам — ул тулы! Анда инде бернәрсә дә өстәп булмый! Киметү дә, өстәү дә юк! Аңа кертелгән һәрнәрсә – яңалык (бидгать).

Ә хәзер кешеләрнең, ватандашларның, тирә-юньдәгеләрнең хәлләренә карагыз. Аларның күбесе бу төндә нигезе булмаган төрле гамәлләр кыла. Коръәндә дә, Сөннәттә дә, сәхәбәләрдә моңа дәлилләр бармы?! Боларга бернинди дәлил дә юк! Һәм бу – зур бәхетсезлек! Бу – бик зур кайгы! Күпләр диндәге яңалык (бидгать), динне бозу – зур бәла, кайгы һәм бәхетсезлек икәнен аңламый. Ләкин бу чыннан да шулай.

Әй Аллаһның коллары, ошбу хөтбәдән соң бер нәрсәне истә калдыруыгызны телим, бу Шәгъбән уртасындагы төндә Аллаһка махсус гыйбадәт кылулар юк, вә ул төндә махсус намазлар да, вә аннан соң тотырга тиешле махсус уразалар да юк. Бу төн гыйбадәт кылу ягыннан башка төннәрдән бернәрсә белән дә аерылып тормый. Сез «Ни өчен?» дип сорарсыз. Чөнки Коръәндә дә, Сөннәттә дә, сәхәбәләр тәҗрибәсендә дә моңа дәлил юк. Гыйбадәт кылуда бу төнне Шәгъбәнның башка төннәреннән бернәрсә дә аермаска тиеш.

Әй Аллаһның коллары, бу төндә бер төркем яңалыкларны күрсәтеп китик. Минем үз колакларым белән ишеткәнем бар, бу хакта мәчетләрдәге кайбер укытучылар да сөйли. Имештер, Шәгъбән уртасындагы төн – нәкъ шул төн, ул вакытны язмышлар билгеләнә, кешеләрнең бер елга гомерләре яки кешеләрнең ризыгы языла һ. б. Алар түбәндәге аять турында сөйлиләр:

إِنَّا أَنزَلْنَاهُ فِي لَيْلَةٍ مُّبَارَكَةٍ إِنَّا كُنَّا مُنذِرِينَ

فِيهَا يُفْرَقُ كُلُّ أَمْرٍ حَكِيمٍ

«Без аны мөбарәк кичәдә иңдердек һәм үгет-нәсыйхәт бирәбез. Бу кичәдә һәрбер хикмәтле эшләр хөкем ителер».

Коръән, «Төтен» сүрәсе, 44:3-4.

Бу кешеләр ошбу аятьтә сүз Шәгъбән уртасындагы төн турында бара, бу кичәдәдә язмыш, ризык, кешенең бер еллык гомере языла, диләр. Бу зур ялгышу! Бу хакта Ибн Кәсир (Аллаһ аны ярлыкасын) үзенең тәфсирендә әйтә: «Ә монда Шәгъбән уртасындагы төн турында сүз бара дип әйтүчеләр бик нык адаштылар. Бу зур хата, чөнки Коръәни-Кәримдә Коръән иңдерелгән һәм кешеләрнең язмышлары бер елга билгеләнгән төн – ул Рамазан аенда була торган Кадер кичәсе (ләйләтуль – кадр) дип күрсәтелә».

Һәм дә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ

«Рамазан ае – Коръән иңдерелгән ай».

Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:185.

Әй Аллаһның коллары! Шәгъбән уртасындагы бу төннең яңалыкларына шулай ук кайбер кешеләрнең бу вакытта башка төннәрдә эшләмәгәнне эшләүләре, ягъни мәчетләргә җыелулары, бу төнне билгеләп үтүләре, озак итеп намаз укулары, төне буе уяу торулары, зикерләр кылулары һәм Аллаһка ялварып мөрәҗәгать итәләре (дугә) керә. Болар барысы да уйлап чыгарылган нәрсәләр! Бу төнне башкалардан аерып торучы махсус намаз юк, чөнки бу хакта ышанычлы хәбәрләр юк, димәк, болар кире кагыла. Болар барысы да юкка. Күз алдына китерегез, кеше тырышып эшли, юкка иза чигә. Сез: «Нигә юкка?» — дип сорарсыз. Чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) әйтте:

مَنْ عَمِلَ عَمَلًا لَيْسَ عَلَيْهِ أَمْرُنَا فَهُوَ رَدٌّ

«Кем дә кем безнең күрсәтмәләребез булмаган ниндидер гамәл кылса, бу кире кагылачак». Хәдисне Әл-Бохари (2697) һәм Мөслим (1718) тапшырдылар.

Ә Шәгъбән уртасында ураза тотуга килгәндә исә, күп кешеләр ураза тоталар һәм бу көнне ураза тоту – Аллаһның махсус бүләгенә лаек була дип әйтәләр. Бу дөрес түгел! Моның өчен дәлил юк! Шәгъбән уртасын ураза өчен махсус аерып алу – бу да яңалык (бидгать). Әгәр кеше даими ураза тота икән һәм ул һәрвакыттагыча ураза тотса, мәсәлән, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә яки ай уртасында өч көн (тулы айның 13, 14, 15 нче көннәре), ягъни бу аның гадәти уразасы булса, бу очракта аңа гөнаһ язылмый, хәтта аның гадәти уразасы Шәгъбән уртасына туры килгән очракта да. Кеше нәкъ менә шушы көнне махсус билгеләп куйганда, Шәгъбән уртасындагы ураза аерылып тора дип санаганда гөнаһ булачак дип әйтәбез.

Кемдер хәдис бар дип әйтә, анда: «Шәгъбән төнендә дога кылыгыз, көндез Шәгъбәндә ураза тотыгыз» дип әйтелә. Шушы хәдис, имештер, Галидән (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырылган. Бу – уйлап чыгарылган хәдис. Шул уйдырма ялганнарын Пәйгамбәребезгә (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) кайтарып калдыралар. Ул мондый сүзләр әйтмәгән. Бу хәдис уйлап чыгарылган!

Тагын бер яңалык – кешеләр бу төндә махсус ризык әзерлиләр һәм аны тараталар, бу гамәл ниндидер махсус әҗергә ия була дип уйлыйлар. Монысы да уйдырма!

Әй Аллаһның коллары! Һәр мөселман, әгәр ул чын мөселман булса, Пәйгамбәребезнең (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) Сөннәтен үтәүне кайгыртырга тиеш. Аның Сөннәтенә омтылырга һәм барлык яңалыклардан йөз чөерергә тиеш. Барлык бидгатьләрне калдырыгыз, бу гамәлләрне ничек бизәп күрсәтсәләр дә, алар өчен зур әҗер-савап булачак дип әйтсәләр дә. Аларны калдырыгыз, чөнки алар Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителми. Шуңа күрә без һәр җомгада, һәр вәгазь вакытында Пәйгамбәребез (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) әйткәнне сөйлибез яки җиткерергә тырышабыз:

إِنَّ خَيْرَ الْحَدِيثِ كِتَابُ اللَّهِ وَخَيْرَ الْهَدْيِ هَدْيُ مُحَمَّدٍ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ وَشَرُّ الْأُمُورِ مُحْدَثَاتُهَا وَكُلُّ مُحْدَثَةٍ بِدْعَةٌ وَكُلُّ بِدْعَةٍ ضَلَالٌ وَكُلُّ ضَلَالَةٍ فِي النَّار

«Дөреслектә иң дөрес сүзләр – ул Аллаһның Китабы һәм дә иң хәерле юл – ул Мөхәммәд (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) юлы. Гамәлләрнең иң начары – диндәге яңалыклар, ә диндәге һәр яңалык – бидгать, ә һәр бидгать – ул ялгышлык, ә һәр ялгышлык Җәһәннәм утына алып бара.

Тәхкыйк Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) безләрне Пәйгамбәребезнең (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) Сөннәтенә юнәлтүен, үзебезне һәм балаларыбызны дингә кертелгән һәр яңалыктан, бидгать гамәлләрдән саклавын сорыйбыз. Хаклыкта Ул – догаларны кабул итүче.