
Әй кешеләр, беркайчан да онытмагыз: сезнең килешмәүчән дошманыгыз — шәйтан бар, аның дошманлыгының куәте әйтеп бетергесез. Аллаһы Тәгалә безне кисәтә һәм болай әйтә:
إِنَّ الشَّيْطَانَ لَكُمْ عَدُوٌّ فَاتَّخِذُوهُ عَدُوًّا إِنَّمَا يَدْعُو حِزْبَهُ لِيَكُونُوا مِنْ أَصْحَابِ السَّعِيرِ
«Чынлыкта, Иблис — сезнең дошманыгыз, шуңа сез аңа карата дошманга булырга тиешле мөнәсәбәттә булыгыз. Ул үзенең төркемен Ялкын әһелләре булырга өнди».
Коръән, «Бар кылучы» (Фәтыйр) сүрәсе, 35:6
Шуңа күрә шәйтаннан саклану чараларын күрү сезнең тормышыгызның мөһим өлеше булып тора. Үзеңне, гаиләңне, нәселеңне саклау өчен, моны онытырга һәм санга сукмыйча йөрергә ярамый. Әгәр сез аны күрмисез икән, бу ул да сезне күрми дигән сүз түгел. Әгәр сез аны онытасыз икән, бу ул да сезнең турыда оныта дигәнне аңлатмый.
Шәйтаннан саклануның көчле ысуллары булып торган ун әйбер:
1. Аллаһы Тәгаләгә сыену (التَّعَوُّذُ بِالله). Ягъни кеше яклану өчен Аллаһка (Ул пакь һәм югары) сыена, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм һәм саклау сорый. Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) яклау сорарга кирәк булган иң куркыныч һәм зур явызлык — ул шәйтан. Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَإِمَّا يَنزَغَنَّكَ مِنَ الشَّيْطَانِ نَزْغٌ فَاسْتَعِذْ بِاللَّهِ إِنَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
«Әгәр шәйтан сиңа вәсвәсә кылса, Аллаһтан ярдәм сора, ул бит Ишетүче, Белүче».
Коръән, «Пәрдәләр» (әл-Әграф) сүрәсе, 7:200
2. Әл-Мүгәүүизәтән (المُعَوِّذَتَان) уку. Бу Коръәннең ике сүрәсе: «Таң» («әл-Фәләкъ»), анда таңның Раббысына сыену һәм «Кешеләр» («ән-Нәс»), анда кешеләрнең Раббысына сыену. Сахих хәдистә Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:
فَمَا تَعَوَّذَ مُتَعَوِّذٌ بِمِثْلِهِمَا
«Яклауны сораучы кеше, аларга охшаган башка нәрсә белән саклана алмый».
Әбү Дауд (1463)
Ягъни бу ике сүрәгә охшаган башка саклану чарасы юк. Кем дә кем сакланырга тели икән, ул аларга охшаш башка нәрсә белән саклана алмый, шуңа күрә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) һәр төн йокларга ятканда бу сүрәләрне укыган.
Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) төнлә йокларга яткач, ике учын бергә кушып, бераз төкереп, өреп, шул учларына «әл-Ихлас», «әл-Фәләкъ», «ән-Нәс» сүрәләрен укыганын, йөзеннән һәм тәнененең алгы өлешләреннән башлап, шул учлары белән бөтен тәнен сөрткәнен һәм моны өч тапкыр эшләгәнен тапшыра.
Һәм дә Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), әгәр кеше иртә-кич өчәр тапкыр, һәрдаим «әл-Ихлас», «әл-Фәләкъ» һәм «ән-Нәс» сүрәләрен укыса, андый кешенең һәртөрле явызлыктан сакланган булачагы тапшырыла.
3. Коръәннең иң бөек аятен — «аять әл-Курси» не уку. Йокларга ятканда бу аятьне укырга онытмагыз. Балаларыгызны моңа өйрәтегез, аларга бу хакта искә төшерегез, чөнки «аять әл-Курси» ярдәмендә саклану — ул шәйтанны куып чыгара, ерагайта торган бөек яклау.
Хәдистә әйтелгәнчә, әгәр кеше йокларга ятканда «аять әл-Курси» не укыса, төн буена аның янында Аллаһы Тәгаләдән сакчылар куелыр һәм иртәнгә кадәр аңа бер шәйтан да якын килмәс.
4. «әл-Бәкәра» сүрәсен тулысынча уку, чөнки «әл-Бәкәра» сүрәсенең шәйтанны өйләрдән куып чыгаруда гаҗәеп тәэсире бар.
Мөслим Сахихында Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйткәне хәбәр ителә:
لَا تَجْعَلُوا بُيُوتَكُمْ مَقَابِرَ، إِنَّ الشَّيْطَانَ يَنْفِرُ مِنَ الْبَيْتِ الَّذِي تُقْرَأُ فِيهِ سُورَةُ الْبَقَرَةِ
«Йортларыгызны зиратка әйләндермәгез (чөнки зиратларда Коръән укымыйлар). Чыннан да, шәйтан «әл-Бәкара» сүрәсе укыла торган өйдән кача».
Мөслим (780)
Моны күпләр белә, ләкин күпләр эшлиме икән?
5. «әл-Бәкәра» сүрәсенең соңгы ике аятен уку: «آمَنَ الرَّسُولُ بِمَا أُنزِلَ إِلَيْهِ», сүрә ахырына кадәр.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйткән:
مَنْ قَرَأَ الآيَتَيْنِ مِنْ آخِرِ سُورَةِ البَقَرَةِ فِي لَيْلَةٍ كَفَتَاهُ
«Кем дә кем төнгә каршы «әл-Бәкәра» сүрәсенең соңгы ике аятен укыса, һәртөрле явызлыктан (шәйтаннан һәм аның явызлыгыннан, мөшриклектән) җитәрлек дәрәҗәдә сакланган булыр».
әл-Бохари (5009) һәм Мөслим (807)
6. Шушы сүзләр:
لَا إلَهَ إلَّا اللَّهُ وَحْدَهُ لَا شَرِيكَ لَهُ، لَهُ الْمُلْكُ، وَلَهُ الْحَمْدُ، وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
/Лә иләһә иллә Ллаһу үәхдәһү лә шәрикә Ләһү, ляһү-ль-мүлкү үә-Ләхү-ль-хәмдү үә һүүә галә күлли шәййиң кадыйр/
«Тиңдәше булмаган бердәнбер Аллаһтан башка иләһ юк. Бөтен хакимлек Аныкы, Аңа барча мактаулар һәм Ул һәрнәрсәгә Кодрәтле».
Бу — Тәүхидне үз эченә алган һәм явызлыктан саклануга зур йогынты ясый торган сүзләр.
Ике сахихта да хәдис китерелә, анда Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:
لاَ إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ، وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ، لَهُ المُلْكُ وَلَهُ الحَمْدُ، وَهُوَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ، فِي يَوْمٍ مِائَةَ مَرَّةٍ، كَانَتْ لَهُ عَدْلَ عَشْرِ رِقَابٍ، وَكُتِبَتْ لَهُ مِائَةُ حَسَنَةٍ، وَمُحِيَتْ عَنْهُ مِائَةُ سَيِّئَةٍ، وَكَانَتْ لَهُ حِرْزًا مِنَ الشَّيْطَانِ يَوْمَهُ ذَلِكَ حَتَّى يُمْسِيَ
«Кем дә кем /ләә иләһә иллә Ллаһу үәхдәһү ләә шәрикә ләһ, ләһүл мүлкү үә ләһү-л-хәмд үә һүә галә күлли шәй иң кадыйр/ сүзләрен йөз тапкыр әйтсә, бу ун колны азат итүгә тиң булачак, аңа йөз әҗер язылачак һәм аның йөз гөнаһы сөртеләчәк. Шул көнне кич җиткәнче бу аның өчен шәйтаннан саклану чарасы булачак».
әл-Бохари (3293) һәм Мөслим (2691)
7. Кеше төнлә уянганда билгеле бер доганы уку. Бик еш була тоган хәл: шәйтан һөҗүм итә, кешене йокысында куркыта һәм кеше куркуыннан уяна.
Әт-Тирмизидә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мондый сүзләре китерелә:
إِذَا فَزِعَ أَحَدُكُمْ فِي النَّوْمِ فَلْيَقُلْ: أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ اللَّهِ التَّامَّاتِ مِنْ غَضَبِهِ وَعِقَابِهِ وَشَرِّ عِبَادِهِ، وَمِنْ هَمَزَاتِ الشَّيَاطِينِ وَأَنْ يَحْضُرُونِ، فَإِنَّهَا لَنْ تَضُرَّهُ
«Әгәр дә сезнең берәрегез йокысында куркып калса, бу сүзләрне әйтсен:
/Әгүзү бикәлимәти Лләһи т-тәммәти мин гадабиһи үә гыйкабиһи үә шәрри гыйбәдиһи үә мин һәмәзәти ш-шәйәтыни үә ән яхдурууни, фәиннәһә лән тәдурраһү/
«Аллаһның камил сүзләренең Аның ачуыннан һәм җәзасыннан, колларының явызлыгыннан, шәйтаннарның вәсвәсәләреннән һәм аларның минем янга килүләреннән саклавына сыенам», шул чакта шәйтанның вәсвәсәләре аңа зыян китермәячәк».
Әбү Дауд (3893), әт-Тирмизи (3528), Әхмәт (6696)
8. Гади, әмма шул ук вакытта бөек чара — «Бисмилләһ» сүзләре. Бу сүзләрне күбрәк әйтергә онытмагыз: өйгә кергәндә, ашарга утырганда һәм башка очракларда, чөнки ул сүзләр — шәйтаннан көчле саклану чарасы.
Хәдистә әйтелгәнчә, кеше өенә кереп: «Бисмилләһ», — ди, аннары, ашарга утыргач, «Бисмилләһ», дип әйтә. Ә шәйтаннар бер-берсенә: «Бу йортта сезгә ризык та, төн кунарга урын да юк», — диләр. Әгәр дә кеше өйгә «Бисмилләһ»сез кереп, «Бисмилләһ»сез ашый башласа, ул чагында шәйтаннар монда төн кунарга да урын, ашарга ризык та табалар.
Чишенергә җыенганда, «Бисмилләһ» дип әйт. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) безне моңа өйрәтте һәм болай әйтте:
سَتْرُ مَا بَيْنَ أَعْيُنِ الْجِنِّ وَعَوْرَاتِ بَنِي آدَمَ إِذَا دَخَلَ أَحَدُهُمُ الْخَلَاءَ أَنْ يَقُولَ بِسْمِ اللهِ
«Җеннәрнең (шәйтаннарның) күзләре (күрүләре) һәм кешеләрнең оятсыз урыннары (гәүрәтләре) арасындагы киртә булып «Бисмилләһ» тора. Кайсыгыз да булса хаҗәтханәгә кергәндә: «Бисмилләһ», — дип әйтсен».
әт-Тирмизи (606) һәм Ибн Мәҗә (297). «Сәхих Әл-Җәмиг» (3611) не кар.
«Бисмилләһ» дип әйтә һәм шәйтаннар инде кешенең гүәрәтләрен күрә алмыйлар. Бу киртә, саклану.
9. Кеше дүрт артыклыктан сакланырга тиеш:
— артык карашлар (фудуль ән-нәзр);
— артык сөйләшүләр (фудуль әл-каләм);
— артык аралашу (фудуль әл-мүхаләфә);
— артык ашау (фудуль әт-тәгам).
Шушы дүрт әйбер — шәйтан өчен киң керү юлы булып тора, шуның аша шәйтан кешегә үтеп керә, шуңа күрә бу дүрт артыклыктан сакланып, алардан ерак булырга кирәк.
10. Аллаһы Тәгаләне күп зекер итегез. Аллаһы Тәгаләне күп искә алучыларга шәйтан хакимлек итми һәм ул аларга зыян китерә алмый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә кисәтә һәм болай дип әйтә:
وَمَن يَعْشُ عَن ذِكْرِ الرَّحْمَنِ نُقَيِّضْ لَهُ شَيْطَانًا فَهُوَ لَهُ قَرِينٌ
«Мәрхәмәтле Затны искә алудан җирәнгән яки аңа сукыр булган кешеләргә без Иблисне кушарбыз, һәм ул аның юлдашы булыр».
Коръән, «Зиннәтләнү» сүрәсе (әз-Зөһрүф), 43:36
Хәдистә әйтелгәнчә, Яхъя ибнү Зәкәрия (аңа һәм аның атасына сәлам булсын), үз халкына үгет-нәсыйхәт биргәндә, аларга Аллаһны искә алу кирәклеген искәрткән һәм болай әйткән:
وآمُركم أن تَذكُروا اللهَ؛ فإنَّ مَثلَ ذلك كمَثلِ رجلٍ خرَج العدوُّ في أثَرِه سِراعًا حتَّى إذا أتى على حِصنٍ حَصينٍ، فأحرَز نفسَه منهم، كذلك العبدُ لا يُحرِزُ نفسَه مِن الشَّيطانِ إلَّا بذِكْرِ اللهِ
«Мин сезгә Аллаһны зекер итәргә боерам. Үзе артыннан куа килгән дошманнан кача торган, аннан көчле ныгытмага барып җитеп, шушы ныгытмага кереп яшеренгән кеше кебек. Менә шулай кол да үзен шәйтаннан Аллаһ зекер итү аша гына саклана ала».
«Мин сезгә Аллаһны зекер итәргә боерам. Дөреслектә Аллаһны зекер итүче кеше аның эзләреннән баручы (ягъни аның артыннан талау яки үтерү максаты белән баручы) дошман кебек. Аннары бу кеше куркынычсыз сыену урыны таба һәм шунда яшеренә. Һәм дә, хаклыкта, үзенең Раббысын зекер итүче кол, шәйтан хәйләләреннән үзенең дошманыннан иминленкә булган кешегә караганда да ныграк сакланган булыр».
Без бу ун нәрсәгә игътибар итәргә, балаларыбызны өйрәтергә, үзебезне, гаиләләребезне һәм нәселебезне куылган шәйтаннан саклап калу өчен аларны тәрбияләргә тиешбез.
Без бөек тәхетнең Раббысы Аллаһтан (Ул пакь һәм югары), Аның күркәм исемнәре һәм югары сыйфатлары аша безне, нәселебезне, гаиләбезне, барлык мөселманнарны шайтаннан һәм аның вәсвәсәләреннән, сихерчелектән, тәкәбберлектән һәм мөшриклектән (ширектән) саклавын сорыйбыз. Хаклыкта, Аллаһ — доганы Ишетүче.
Яңа комментлар