Шәгъбән уртасындагы төннең дәрәҗәләре

Share
Шәгъбән уртасындагы төннең дәрәҗәләре

Әй Аллаһның коллары, беренче хөтбәдә без Шәгъбән уртасындагы төнне башка төннәрдән аерып торган махсус гыйбадәт юк дип әйткән идек. Гыйбадәт кылу йолалары мәсьәләсендә бу төннең башкалардан аермасы юк. Моны истә тотарга кирәк. Шәгъбән уртасындагы бу төннең ниндидер өстенлеге, ниндидер дәрәҗәсе бармы, әллә юкмы? Ислам галимнәре төрле фикерләр әйтә. Без сезнең белән Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) сәхәбәләре тарафыннан тапшырылган хәдискә таянабыз. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) әйтә:

يَطَّلِعُ اللهُ تَبَارَكَ وَتَعَالَى إِلَى خَلْقِهِ لَيْلَةَ النِّصْفِ مِنْ شَعْبَانَ، فَيَغْفِرُ لِجَمِيعِ خَلْقِهِ إِلَّا لِمُشْرِكٍ أَوْ مُشَاحِنٍ

Аллаһ Шәгъбән уртасындагы төндә үзенең мәхлукъларына карый һәм барысына да гөнаһларын гафу итә, мәгәр ширек кылучылардан һәм кем белән дә булса дошманлыкта булып, кайсыдыр кардәше белән низаглашкан кешеләрдән кала. Хәдисне ибн Мәдҗәһ (1390) китерә.

Бу хәдиснең бер риваяте Әбү Сәгләб Әл-Хушәнидән килә, анда әйтелгәнчә, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Шәгъбән уртасындагы төндә үзенең мәхлукъларына карый һәм мөэминнәрне ярлыкый һәм кәферләргә иман китергәнче кичектереп тора; һәм дә күңелләрендә нәфрәт булган мөэминнәрнең берәрсенә, алар бу нәфрәтләрен калдырганчы, игътибарга алмыйча, кичектереп тора.

Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) бу хәдисе безгә шуны күрсәтә: чыннан да Шәгъбән уртасындагы төннең үзенчәлеге, өстенлеге бар. Ул Бөек Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Үзенең рәхмәте илә гөнаһларын кичерү белән мәхлукларын бүләкли. Ләкин бер шарт бар: бу бүләк, ике төрле кешедән кала, җирдә яшәүчеләрнең барысына да бирелә:

  • башка берәр нәрсәгә табынып Аллаһка тиңдәш кылучылардан (мөшрикләрдән) кала;
  • нәфрәт итүчеләрләрдән (мүшәхиннәрдән), ягъни «шәхнә» гә ия булучылардан, мөэминнәрнең берәрсенә нәфрәт яки берәр кардәше белән дошманлык, көнчелек, ачу тотучылардан кала.

Аллаһ һәр кимчелектән пакь (СүбехәнәЛлаһ)! Карагыз, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) үзенең кардәше белән талашкан һәм кардәшенә нәфрәт итүчене мөшрик белән бер бәйләнештә искә ала! Нинди начар бәйләнеш, нинди начар хәл — мөшрикләр җәмгыятендә булу!

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу икесенә гафу итмим дип әйтә.

Беренчесе – ширек кылучы мөшрик. Бу нәрсәне аңлата? Бу ул Раббысына тиңдәшләр кыла, Аңа гыйбадәт кылуда кемнедер җәлеп итә дигәнне аңлата. Ул Аллаһтан башка берәүгә гыйбадәт кыла ширекнең бер төрен эшли.

Ширек, аның һәртөрле чагылышында да – иң куркыныч гөнаһ, әгәр кеше, җаны тамагына якынлашкан мизгелгә кадәр тәүбә итеп өлгермәсә һәм чын бер Аллаһка гына гыйбадәт кылучы (мүвәххид) булып китмәсә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан беркайчан да кичерелми.

Ә икенчесе – күңелендә ачу, көнчелек, нәфрәт, күрә алмау, иманлы кешеләрнең берәрсенә дошманлыгы булган кеше. СүбехәнәЛлаһ, бу — кардәшләре белән бәхәсләшеп, алар белән бәхәсне берничек тә хәл итмәүче һәркем өчен җәза. Бу җәза кешене Шәгъбән уртасында гына түгел, ә атна саен эзәрлекли, чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Җәннәт капкалары ачыла һәм Аллаһ, бер-берсенә дошман булганнардан кала, барысын да кичерә ди.

Шулай ук Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйттә: «Бу ике кешегә кичектерегез, алар үзара татулашканчы көтегез». Шулай итеп, әй Аллаһның коллары, бу төндә без чыннан да бар дип әйтә ала торган бердәнбер гыйбадәт, әмма бу гыйбадәт шушы төндә генә түгел, ул һәрвакыт, һәр төндә, тормышыбызның һәр минутында. Ул үзеңнең йөрәгеңне һәм әгъзаларыңны ширектән пакьләндерүдән вә барча галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһка гына гыйбадәтең һәм динең белән юнәлүдән гыйбарәт. Ширектән чистару бик җиңел дип уйлама. Юктан бар кылучы Аллаһка ихластан гыйбадәт кылуга ирешү, барлык гамәлләреңне Аның ризалыгы өчен генә кылуы бик авыр. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безгә ярдәм бирсен! Бу төнгә, Шәгъбән уртасына, без түбәндәгечә әзерләнергә тиеш:

— йөрәкләребезне иң беренче чиратта ширектән чистартырга.

— күңелләребезне, уйларыбызны мөэминнәрнең берәрсенә карата дошманлыктан, нәфрәттән, кардәшләребезне күрәлмаудан чистартырга.

Әйдәгез, йөрәгебезне себереп чыгарыйк, сафландырыйк, һәртөрле көнчелектән, ачудан чистартыйк. Әллә чын мөселманга күңелендә мондый пычракны, юынтыкларны, нәфрәт, көнчелек, дошманлык, мөэминнәрнең берәрсе белән низаг рәвешендәге чүп-чарны йөртергә тиешлеме? Коръән белән гамәл кыл! Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ризалыгы өчен татулаш. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) болай ди:

لا يُؤمِنُ أحَدُكُمْ حَتَّى يُحِبَّ لأَخِيهِ مَا يُحِبُّ لِنَفْسِهِ

«Үзенә теләгәнне кардәшенә теләми торып, сезләрдән берегез дә тулы иманлы булмас». Хәдисне Әл-Бохари (13) һәм Мөслим (45) тапшыра.

Кара: әгәр кардәшеңне сөймәсәң, үзеңә теләгәнне кардәшеңә дә теләмәсәң, синең Аллаһ Тәгалә хозурындагы иманың Аллаһ (Ул пакь һәм югары) өчен зур урын алып тормаячак. Кардәшеңне нәфрәт итсәң – монысы турында әйтәсе дә юк.

СүбехәнәЛлаһ, менә бу пычрак матдә, дошманлык, нәфрәт һәм йөрәктәге көнчелек катнашмасы җанны ямьсезли, Аллаһ белән ант итәм. Әгәр дә безнең җаныбыз (нәфс) яшерелгән пәрдәне ачсак, бу тышча эчендә куркыныч әйберләр, коточкыч нәрсәләр, бик күп гаҗәпләнүләр күрербез. Ит, сөяк һәм тиредән ясалган бу тән тышчасы эчендә сез күп җаннарның төрле ерткычларга хас булган җирәнгеч сыйфатларын күрер идегез. Кемгәдер һөҗүм итүче ерткыч кебек җанны күрәчәксең. Син этнеке кебекне очрата аласың, яки дуңгызныкы, яки тычканныкы, яки, нинди хайван сыйфатына ия булуына карап, башка хайванныкына охшашны. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безне йөрәгебездәге бозыклыктан пакь кылсын!

Шуңа күрә, әй Аллаһның коллары, бу төндәге бөек гыйбадәт — ул Аллаһка (Ул пакь һәм югары), тышкы күренешендә булсынмы, эчкеме, һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылудан чистарыну; шулай ук кешегә күрсәтеп эшләүдән, Аллаһтан башкадан өмет итүдән, акчага, малга табынудан, дөнья артыннан куудан арыну. Ул төнгә чаклы сафланып өлгер һәм йөрәгеңне кайсыдыр мөэмингә нәфрәттән чистарт. Дин болай гына килмәде бит. Ул сезнең белән безне үзгәртергә килде. Әгәр дә вакыт узу белән дин сине эчтән үзгәртми икән, димәк, син аннан бернинди файда алмадың, чөнки бу – диннең максаты. Шуңа күрә кеше үзе бозганны төзәтергә, ул өзгән элемтәләрне җайга салырга тиеш, һәм ул Аллаһтан куркырга, димәк, Аллаһка (Ул пакь һәм югары) һәм Аллаһның колларына карата бик сак булырга тиеш. Аллаһтан куркып гөнаһлардан саклану (тәкъвалык) шулдыр.

Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) сәхабәсе Үбәй ибнү Кәгъб (Аллаһ аннан разый булсын), Гомәр аңардан тәкъвалыкның нәрсә икәнен сорагач, Аллаһтан куркуның нәкъ шундый билгеләмәсен биргән. Гомәр ибн әл-Хәттаб – ул Мәрхәмәтле Аллаһ тарафыннан белем һәм зирәклек белән бүләкләгән кеше, тәкъва хәлиф, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа фатихасы һәм сәламе булсын) көрәштәше. Ул, үзенең югары дәрәҗәсенә карамастан, үзеннән азрак белемле кешегә үзе белмәгән нәрсә турында сорау бирергә оялмый.

رُوِي عن أُبيِّ بن كعبٍ قولتُه لعُمرَ بن الخطَّاب حينما سألَه عن التَّقْوى: «أمَا سَلكتَ طريقًا ذا شوك؟ قال: بلى، قال: فما صَنعتَ؟ قال: شمَّرتُ واجتهدتُ، قال: فذلك التَّقوى».

Ул болай ди: «Әй Үбәй, тәкъвалык (Аллаһтан курку) нәрсә ул?» Үбәй моңа җавап итеп: «Әй мөэминнәрнең әмире, сиңа чәнечкеле юлдан барырга туры килгәне бармы?» «Әлбәттә», – дип әйтә Гомәр. «Ә син бу вакытта нәрсә эшләдең?», – дип сорый Үбәй. «Мин киемемнең аскы өлешен күтәрдем һәм сак кына басып бардым», — дип җавап бирә Гомәр. «Бу тәкъвалык була да инде», — ди аңа Үбәй (Аллаһ аннан разый булсын).

Карагыз, Үбәй Гомәргә уйланма әйберне физик мисал аша аңлата. Ул мөэминнәр әмиренең чәнечкеле юл буйлап барырга туры килгәне бармы дип сорый. Һәм, әлбәттә, Гомәрнең хәтерендә күпсанлы мизгелләр пәйда була. Чәнечкеле юлның нәрсә икәнен ул бик яхшы белә, чөнки ул әтисе әл-Хәттаб өчен сарыклар көткән, ул бик мәрхәмәтсез, тупас кеше булган, Гомәрне мыскыл иткән, үзе искә төшергәнчә, аны ачлык белән тилмерткән. Һәм аны ул вакытта Гомәр дип түгел, ә Гумәйр дип атаганнар, ягъни кечерәйткеч исем белән. Чәнечкеле юлның нәрсә икәнен ничек аңа белмәскә, чөнки ул Аллаһ (Ул пакь һәм югары) юлында күпме үзәнлекләрне, күпме тауларны, күпме чүлләрне йөреп узган; чөнки төннәрен йөреп, аның җитәкчелегендәге кешеләр нинди хәлдә яшәгәннәрен белү өчен, нинди авырлыклары барлыгын ачыклау нияте белән Мәдинәне карап торган. Әлбәттә, ул белә иде.

Гомәр ибн әл-Хаттаб – ул гомумән Аллаһтан куркучы, Аллаһның (Ул пакъ һәм югары) хокукларын һәм Аллаһ колларының хокукларын саклаучы үрнәге. Бервакыт, минбәрдә басып, ул бик матур хәтбә сөйләгән һәм аның авызыннан су агып торган кебек сүз аккан, чөнки ул – хакыйкатьне ялганнан аерып торучы Фәрукъ бит. Әмма кинәт кенә Гомәр хөтбә темасыннан читкә китә, вәгазь багышланган теманы калдыра һәм үз-үзенә мөрәҗәгать итә башлый:

يا ابن الخطاب كنت وضيعا فرفعك الله

«Әй Хәттаб угълы, син мыскыл ителгән идең, ә Аллаһ сине югары күтәрде, син түбәнсетелгән идең, ә Аллаһ сине югары күтәрде, сине Гүмәйр дип атый иделәр, ә хәзер сине Гомәр дип атыйлар, һәм син шундый идең, һәм шундый идең, хәтта мөэминнәрнең әмире булганчы!». Моны әйтеп, ул хөтбәнең темасына әйләнеп кайтты. Вәгазь тәмамлангач, кешеләр аңардан: «Әй, мөэминнәрнең әмире, бу нинди сүзләр булды?» — дип сораганнар. Гомәр ибн әл-Хәттаб аларга болай дип аңлата: «Мин хөтбә сөйләгәндә, кинәт минем җаныма, хөтбә шундый матур, җиңел агып торганга, үз-үземнән канәгатьлек хисе үтеп керде һәм мин җанымны тәрбияләргә, аңа сабак күрсәтергә, үземнең нәфесемә тәрбия бирергә һәм үземнең нәфесемне аның өчен билгеләнгән кысаларга куярга карар иттем, шул рәвешле, җан чынлыкта үзенең урынын белсен өчен».

Карагыз, бу тәкъвалык остазы тәкъвалык турында күбрәк белергә омтыла. Моны аңлатыр өчен Үбәй аннан чәнечкеле юлдан барганы бармы дип сорый. Уңай җавап алгач, ул бу очракта нәрсә эшләвен дә әйтеп бирә. Ә Гомәр аңа кыска, шул ук вакытта төгәл җавап бирә: «Мин киемемнең аскы өлешен күтәрәм һәм сак кына басып барам». Мөэминнәрнең әмире булган Гомәрне (Аллаһ аннан разый булсын) күз алдыгызга китерегез: ул киемен ничек күтәрә, аның балтырлары ничек ачыла, сак кына акрын адымнар ясый, аяк бармаклары очына баса, аякларын җиргә зур саклык белән генә куя. Әгәр дә ул бераз гына чәнчү сизсә, шунда ук аягын күтәрә. «Бу тәкъвалык була да инде, әй, мөэминнәрнең әмире».

Әй Аллаһның коллары, тормыш юлы шундый. Ул басарга ярамаган чәнечкеләр, кадагычлар белән тулы, аларны урап узарга һәм моның өчен бар көчне куярга кирәк. Ошбу чәнечкеләр – Аллаһның (Ул пакь һәм югары) вә аның бәндәләренең хокуклары, аларны алырга ярамый. Әгәр дә син бу чәнечкеләрне урап узу өчен мөмкин булганның барысын да эшләмәсәң, кешеләрнең хокукларын бозмау өчен, кешеләрне рәнҗетмәс өчен, һәр хокук иясенә аның хокукын бирер өчен тырышмасаң, әгәр дә син үз хокукларыңны кешегә бирмәсәң һәм алар алдында үз бурычларыңны үтәмәсәң, менә шул чакта син кешеләр белән каршылыкларга, бәхәсләргә, нәфрәтләргә, дошманлыкка дучар булачаксың, кешеләргә карата ачу, көнчелек, гаделсезлек, җәберләү, һөҗүм итү – болар барасы да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) нык яратмаган нәрсәләр.

Тормыш юлы – катлаулы, киеренке юл. Ләкин аны үтергә кирәк, бераз түзәргә кирәк. Җаныңны ныклы итеп кулыңа ал да, Аллаһы Тәгалә юлыннан туры адашмыйча һәм тайпылмыйча, бар. Теләкләреңә, дәртләреңә, омтылышларыңа йөрәгеңне яуларга, аннан йөрәгеңне иманлы кешенең йөрәге булырга тиеш булмаган урынга ташлауга юл куйма. Аллаһ юлында яшәү җиңел түгел. Син азрак сабыр ит, әй Аллаһның колы, тиздән син ял итәчәксең, бу хезмәтләрдән котылачаксың, чөнки үлем киләчәк. Әгәр син чын иман китерүчеләрдән, тәкъвалардан булган булсаң, бу үлем сиңа хәерледер вә сине гәзаблардан, сынаулардан коткаручыдыр. Җирдәге хезмәтләрдән син Мәрхәмәтле Раббыңның якты бакчаларында ял итәчәксең. Анда тынычлык, анда тынлык, анда бәхет һәм шатлык.

Шәгъбән уртасындагы бу кичәнең өстенлеге шунда ки: бу кичәдә ширек кылмаучы барлык кешеләрнең гөнаһлары ярлыкана. Кешедә тәүхид күбрәк булган саен, ул күбрәк кичерү ала. Ул дошманлыктан, низаглардан, бәхәсләрдән һәм нәфрәттән котылган кешеләргә бирелә.

Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) безләрне ширекнең һәр төреннән чистартуын сорыйбыз вә шулай ук дошманлык, нәфрәт һәм көнчелектән пакьләндерүен һәм безнең хәлебезне төзәтүен үтенәбез.