
Әй Аллаһның коллары! Мөэминнәр үзләренең Раббысына омтылган һәм Аңа гыйбәдәттә тырышкан Рамазан ае — Аллаһка (Ул пакь һәм югары) итагать итү һәм гыйбадәт кылу ае узды. Ләкин, Әй Аллаһның коллары, һәр мөселман белергә тиеш: Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гыйбадәт кылу, игелек кылуда бер-берсе белән ярышу, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ризалыгына ирешү Рамазан белән тәмамланмый. Аллаһка гыйбадәт кылу ниндидер айга яки ниндидер көннәргә бәйле түгел һәм алар белән генә чикләнми. Рамазан ае тәмамланса да, бу Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гыйбадәт кылу шулай ук тәмамланган дигәнне аңлатмый. Изге гамәлләр, әй Аллаһның коллары, бетми. Мөэмин кешедән, мөселман кешедән, Аллаһы Тәгаләнең илчеләре аны тынычландырганчыга кадәр, Аңа гыйбадәт кылуны дәвам иттерү таләп ителә. Шуңа күрә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтә:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللَّهَ حَقَّ تُقَاتِهِ وَلَا تَمُوتُنَّ إِلَّا وَأَنتُم مُّسْلِمُونَ
«Әй мөэминнәр, Аллаһтан чын курку белән куркыгыз һәм (Аллаһка (Ул пакь һәм югары)) итагәтьле булган хәлдә генә (мөселманнар булып) үлегез!».
Коръән, «Әли Гыймран» сүрәсе, 3:102
Ягъни үлем килгән чакта, син Аллаһка (Ул пакь һәм югары) буйсынган хәлеңдә (мүслим) булыр өчен үзеңнең Раббыңа хезмәт итүдә тырышлык куярга һәм ахырга кадәр, үлгәнче, изге гамәлләр кылырга ашыгырга тиешсең. Кайсыгыз да булса үзенең кайчан үләчәген беләме? Беркем белми. Димәк, син һәрвакыт әзер булырга, һәрвакыт Аллаһка (Ул пакь һәм югары) буйсынырга тиешсең, һәм, әгәр көтмәгәндә үлем килсә, бу мизгелдә син Аллаһка (Ул пакь һәм югары) буйсынган (мөслим хәлендә) буласың. Һәм шулай һәрвакыт, гомер буе. Әй Аллаһның коллары, шундый кешеләр бар, Аллаһ безне алардан кылмасын, алар, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) теләгәнчә, Рамазан аенда тырышып гыйбадәт кылдылар, ә Рамазан ае тәмамлангач, аларның гыйбадәт кылуда, изге гамәлләрдә ялкаулык күрсәтүләрен күрдек, гыйбадәт кылуның күп төрләрендә кимчелекләргә юл куя башладылар. Әйтерсең лә бу гамәлләр алардан Рамазан аенда гына таләп ителә.
Борынгы заманнарда безнең тәкъва элгәре бер кешедән (сәләф) Рамазан аенда гына гыйбадәт кылырга тырышучы кешеләр турында сораганнар. Ул: «بئس القوم لا يعرفون الله إلا في رمضان» — «Аллаһны Рамазан аенда гына белүче кешеләр нинди начар!», — дип әйтә. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безне «рамазанчылар» (рамаднийин) итмәсен, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кешеләре (раббанийин) — һәрвакыт Аңа гыйбадәт кылучылар итсен иде. Аллаһы Тәгалә — Рамазан аеның гына түгел, Шәүвәл, Зөлкагдә, Зөлхиҗҗәнең һәм елның барлык айларының Раббысы. Рамазан аенда тырышлык күрсәткән кебек, Аллаһы Тәгалә сине вафат иткәнчегә кадәр гомерең буе Аллаһтан куркуыңны сакла. Әгәр дә син үз динеңдә ныклык (истикама) сакласаң, ул чагында сине иң гүзәл җимешләр, алар турында син хәтта уйлый да алмаслык, иң гүзәл нәтиҗә көтә. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ныклы кешеләр турында болай ди:
إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلَائِكَةُ أَلَّا تَخَافُوا وَلَا تَحْزَنُوا وَأَبْشِرُوا بِالْجَنَّةِ الَّتِي كُنتُمْ تُوعَدُونَ * نَحْنُ أَوْلِيَاؤُكُمْ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَشْتَهِي أَنفُسُكُمْ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَدَّعُونَ * نُزُلًا مِّنْ غَفُورٍ رَّحِيمٍ
«Безнең Раббыбыз — Аллаһ» диючеләр исә (ягъни иман китерүчеләр) бу юлда (ахырга кадәр) нык тордылар. Алар үлгәч (бу коточкыч мизгелдә тынычлану сүзләре белән, бөтен җирдәге барлык нәрсәдән син аерылганда, моннан мәңгегә киткәндә), «Курыкмагыз, кайгырмагыз һәм сезгә вәгъдә ителгән Җәннәткә шатланыгыз. Без — дөньяда да, мәңгелек тормышта да сезнең ярдәмчеләрегез. Анда (Җәннәттә) күңелләрегез теләгән һәм сез сораган барлык нәрсәләр, гөнаһларны Ярлыкаучы, Рәхмәт Итүчедән (Аллаһтан) ризык буларак, бардыр» [дигән сүзләр белән] фәрештәләр иңәләр».
Коръән, «Аңлатылды» сүрәсе, 41:30-32
Бу татлы җимешләр, әй Аллаһның коллары, иман китергән һәм шундый итагатьтә ахыргача торган кеше өчен. Аллаһы Тәгаләдән Аның иң гүзәл Исемнәре һәм бөек Сыйфатлары аша безгә хәерле азак, яхшы үлем бирүен, шул мизгелдә без Аңа буйсынучылардан (мөслим) булуыбызны сорыйбыз.
Әй Аллаһның коллары! Рамазан аенда безгә билгеле булган иң мөһим гыйбадәт — ул ураза. Рамазан ае тәмамланды. Бу ураза гыйбадәте тәмамланды дигәнне аңлатамы? Юк, әй Аллаһның коллары, ураза бетмәде! Ураза мөэминнәр өчен Рамазаннан соң да дәвам итә. Мәҗбүри ураза (әс-саум ль-үәдҗиб, әс-саум ль-фәрд) тәмамланды. Барлык мөэминнәр өчен дә Рамазан аендагы уразадан башка мәҗбүри ураза юк. Ул Рамазанда гына. Ләкин, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, өстәмә уразалар (нәүәфил) кала! Ә бу өстәмә уразаларның иң мөһиме, әй Аллаһның коллары — Шәүвәл аеның алты көн уразасы. Һәм дә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) «Мөслим Сәхихе» (1164) ндә Әбү Әййүб әл-Әнсаридан (Аллаһ аннан разый булсын) китерелгән хәдистә моңа күрсәткән:
مَنْ صَامَ رَمَضَانَ ثُمَّ أتْبَعَهُ سِتّاً مِنْ شَوَّالٍ، كَانَ كَصِيَامِ الدَّهْرِ
«Кем Рамазан аенда ураза тотып, аннан соң Шәүвәлнең алты көне дәвамында (өстәп ураза тотса), бу гомер буе (бөтен вакыт дәвамында) ураза тотуга тиң булачак».
СүбехәнәЛлаһ! Шәүвәлнең бу алты көне — алардан күпме отыш, күпме файда! Алардан күпме табыш алабыз!
Беләсезме, беренче табыш нинди, әй Аллаһның коллары? Беренче файда: Шәүвәл аендагы бу алты көн ураза — Рамазан аенда безгә ураза тотырга рөхсәт иткән өчен Аллаһка (Ул пакь һәм югары) рәхмәт белдерү (шүкр). Аллаһы Тәгаләнең ниндидер рәхмәте һәм бүләге өчен рәхмәт белдерү нәрсәдән гыйбарәт соң? Сүз белән генәме? Юк! Рәхмәт синең Аллаһка (Ул пакь һәм югары) үзеңнең буйсынуыңны күрсәтүеңдә һәм Аның ризалыгы өчен ниндидер гамәлләр кылуыңда. Менә шулай, Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан аенда уразада булырга рөхсәт итте һәм шушы изге гамәлебез өчен рәхмәт йөзеннән Шәүвәль аенда алты көн ураза тотабыз. Димәк, моннан беренче файда шунда ки, шуның белән без Аллаһка (Ул пакь һәм югары), Аның ярдәме һәм һидәяте өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Шәүвәл аенда алты көн ураза тотуның икенче файдасы, әй Аллаһның коллары, Шәүвәл аенда ураза тоту — ул, намаздан соң без Сөннәт (рәүәтиб, нәүәфил) укыган кебек, мәҗбүридән (фард) соң килүче өстәмә гыйбадәт (нәфилә). Ни өчен? Чөнки фарызлардан соңгы өстәмә намазларның (рәүәтиб, нәүәфил) максаты, бурычы — фарызда булган җитешсезлекләрне төзәтү. Фарыз кылганда, ниндидер кимчелекләр яки уйларың булды, уйлар белән базарга яки кибеткә чыгып киттең. Шуннан соң Сөннәт укыганда, син җитешсезлекләрне төзәтәсең. Шулай ук Рамазан ае да: син бу айда ураза тоттың. Әйт: ураза тотканда кимчелекләрең, салкын карауларың, җитешсезлекләрең булмадымыни? Булды, әлбәттә. Менә шул алты көн сиңа мәҗбүри ураза вакытында булган җитешсезлекләрне төзәтергә, тулыландырырга ярдәм итә.
Шәүвәль аенда алты көн ураза тотудан тагын бер файда. Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хәдисендә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:
«Кем Рамазан ае уразасын тотып бетереп, аннан соң алты көн ураза тотса, бөтен вакытны (сыйәмү д-дахр) ураза тоткан кебек булыр».
Гомере буе ураза тоткан кебек. Ни өчен?
الحسنةُ بعشرِ أمثالِها
Чөнки Аллаһы Тәгалә бер изге гамәлең өчен унны бирә, ягъни синең бер изге гамәлеңне ким дигәндә ун итеп яза. Аллаһның рәхмәте! Әгәр син Рамазан ае буе ураза тотсаң, димәк, син ун ай ураза тоткансың. Ел буе булсын өчен ике ай гына җитми. Менә шулай, Шәүвәлның бу алты көне алтмыш кебек (алтыны унга тапкырлагач), бу ике ай кебек була. Димәк, син ел буе ураза тоттың. Әгәр дә син елдан-ел шулай эшлисең икән (башта Рамазан, аннары алты көн Шәүвәл), син гомер буе ураза тоткансың булып чыга. Менә шундый бүләк, Аллаһның рәхмәте!
Һәм, ниһаять, әй Аллаһның коллары. Мин сезгә игътибар итәргә кирәк булган тагын бер нәрсәне әйтәм. Шәүвәлнең бу алты көне, әгәр кеше аны үтәсә, ул күрсәтмә (дәлил) булып тора, бу Аллаһның синнән Рамазан аен кабул итүен күрсәтә. Ни өчен? Барыгыз да билгеле булсын (берәр төрле гыйбадәтең кабул ителгәнме-юкмы икәнлеген беләсең килсә, бу билгене бел): әгәр син гыйбадәт кылганнан соң яңа гыйбадәт кыласың икән, әгәр шушы изге гамәлдән соң син изге гамәл кыласың икән, бу — синнән кабул ителгәнлекнең билгесе. Әгәр Рамазан аенда ураза тотканнан соң син Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ризалыгы өчен алты көн ураза тотасың икән, бу — Аллаһның (Ул пакь һәм югары) Рамазан аенда тоткан уразаның кабул булуына бер билге. Әгәр дә кеше хәерле гамәлдән соң яхшырак булып киткән икән, димәк, Аллаһы Тәгалә бу гамәлне аңардан кабул иткән. Әгәр дә шулай ук калган яки начаррак булган икән, димәк, аңардан кабул ителмәгән. Әгәр син Рамазан аена кадәр ниндидер гөнаһлар кылган булсаң, динеңдә кимчелекләр булган икән, ә Рамазан аеннан соң төзәлгәнсең, бу кимчелекләрне бетергәнсең, тәүбә иткәнсең икән, шуны бел: Бу — Аллаһ синнән гыйбадәтеңне кабул иткән дигән сүз, шатлан һәм шуның өчен Аллаһка (Ул пакь һәм югары) шөкер ит.
Кемдер болай дип әйтер: «Ә Рамазан аена кадәр үк, мәшәАллаһ, бик зур гыйбадәт дәрәҗәсендә булган кешеләр белән ничек?». Рамазаннан соң алар тагын да яхшырак булырга тиеш. Бу — Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөбарәк айда алардан бу гыйбадәтне кабул итүенең билгесе.
Без Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) безнең барыбыздан да уразаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул кылуын сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә безгә барлык изге гамәлләрне кылырга ярдәм итсә иде, Ул безне бөтен яманлыктан, һәртөрле начар юлдан читләштерсә иде.
Яңа комментлар