Кәферләргә кызыгу, алардан гаҗәпләнү һәм соклану

Share

إنَّ الْحَمْدَ لِلهِ نَحْمَدُهُ وَنَسْتَعِينُهُ وَنَسْتَغْفِرُهُ، وَنَعُوذُ بِاللهِ مِنْ شُرُورِ أَنْفُسِنَا وَمِنْ سَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا، مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلاَ مُضِلَّ لَهُ، وَمَنْ يُضْلِلْ فَلاَ هَادِىَ لَهُ، وَأَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ، وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ ثما أَمَّا بَعْدُ عباد الله

Әй Аллаһның коллары, Аллаһы Тәгаләнең иң зур рәхмәте — (الإِيماَنُ әл-имән) иман икәнлеген белегез. Аллаһы Тәгаләнең безне бу дингә юнәлтүе — иң зур бүләк, ул — Аллаһның (Ул пакь һәм югары) рәхмәте һәм аны Үзенең колларыннан теләгән кешесенә бирә.

ذَلِكَ فَضْلُ اللَّهِ يُؤْتِيهِ مَن يَشَاءُ وَاللَّهُ ذُو الْفَضْلِ الْعَظِيمِ

«Хаклыкта, рәхим-шәфкать Аллаһ кулында. Ул аны теләгән кешесенә бирә. Аллаһ — бөек мәрхәмәт Иясе».

Коръән, «Җыелыш» сүрәсе, 62:4

Иман (иман) — Аллаһның (Ул пакь һәм югары) иң олугъ рәхмәте һәм иң зур, иң олугъ бүләге икән, димәк, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аны хөрмәтләгән, аңа иман биреп, аны Ислам диненә өйрәтеп, аны Аллаһы Тәгаләгә буйсынучы кешеләрдән ясаган. Кеше бу рәхмәтнең кадерен белергә тиеш. Аллаһның (Ул пакь һәм югары) мөэмин булу мөмкинчелеген бирү рәхмәтенең кадерен бик аз кеше аңлый. Бу рәхмәтнең кадерен белергә, бу рәхмәтне югалтуга, мәхрүм ителүгә китерергә мөмкин булган һәртөрле сәбәптән сакланырга кирәк. Бу исә кешедән, бигрәк тә безнең заманда, азмас өчен, диннән китмәс өчен, алданмас өчен, дин дошманнары мәкерләренә эләкмәс өчен чиксез уяулык таләп итә. Һәм, чынлыкта, биредә, әй Аллаһның коллары, бигрәк тә безнең заманда, безне сокландырырга, алданырга мәҗбүр итә торган, динсезләр белән күзләр сукыраюга, икътисады, цивилизациясе, техникасы, бизнесы, сәнәгате белән шаккатыруга китерә торган шулкадәр күп әйберләр, шулкадәр күп сәбәпләр булуы иң зур куркыныч. Һәм бу динсезләргә күз салгандагы гаҗәпләнү, соклану кайбер кешеләрне хәтта үз диннәреннән читкә китәргә мәҗбүр итте һәм аларның әхлагында бозыклыкка, Исламның әхлакый кагыйдәләреннән ваз кичүгә, динсезләргә охшарга тырышуга китерде. Һәм бу коточкыч, һәлакәткә илтүче авыру. Әгәр дә кеше вакытында аңына килмәсә, ул үлгәннәр рәтеннән булачак.

Әй мөэминнәр, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) китабында бик күп аятьләр искә алына, аларда дин әһелләренә кисәтү, Ислам кешеләренең йөрәкләрен уяту бар, алар дөнья нигъмәтләренең ачылуын күргәч, алданмасыннар һәм сихерләнмәсеннәр өчен. Алар бу ялтыравыкка, купшылыкка, тиз үтә торган бизәккә, җирдәге тормышның матурлыгына соклану һәм гаҗәпләнү карашы белән карыйлар, ә аннары болар барысы да аларның алдануына һәм вәсвәсәләнүенә китерә.

Әй мөэминнәр, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) китабында бу бөек мәсьәләне аңлатучы аятьләр бар. Һәм без барыбыз да бу аятьләр турында зур игътибар белән уйларга тиешбез, алар, Аллаһы Тәгалә рөхсәте белән, безгә алданмаска һәм вәсвәсәгә эләкмәскә ярдәм итсеннәр өчен. Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында болай ди: кәферләр, үзләренә бирелгән белемнәргә, күп фәннәрдән өстен булуларына карамастан, шундый хәлдә торалар ки, аларның бөтен белеме, бөтен фәннәре бу дөнья тормышының кысаларыннан, чигеннән чыкмыйлар. Вакытлыча килә торган һәм тиз китә торган бу белемнәр монда гына ярдәм итә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:

يَعْلَمُونَ ظَاهِرًا مِّنَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَهُمْ عَنِ الْآخِرَةِ هُمْ غَافِلُونَ

«Алар бу җирдәге тормышның тышкы ягын гына беләләр. Әмма мәңгелек тормышка карата алар гамьсез».

Коръән, «Рум» сүрәсе, 30:7

Алар аның турында уйламыйлар, аңа игътибар итмиләр. Бу бик начар һәм куркыныч хәл. Бу дөньяви тормышка карата аларның кайберләренең белемнәре чын тормыш булган мәңгелек тормыш (ахирәт) белән чагыштырганда күбрәк, ачыграк һәм төгәлрәк икәнен күрә аласың. Син аларның кайберләренең дөньяви тормышка карата белемнәре күбрәк булуын күрә аласың һәм бу белем мәңгелек тормышка караганда ачыграк һәм төгәлрәк, чөнки бу тормыш мәңгелек тормыш белән чагыштырганда – ул бер секунд, мизгел, ул берни түгел. Чын тормышка карата алар гамьсез, аны белмиләр һәм уйланмыйлар да.

Шуңа күрә Хәсән әл Басри болай дигән: «Аларның кайберләренә карасаң: шул дәрәҗәгә җитә ки, кайберләре тырнакларына тәңкә салалар һәм бу тәңкәнең авырлыгын төгәл әйтеп бирәләр — менә шундый осталык, ләкин ул гыйбадәт кыла белми, намаз да укый белми».

Һәм мондый мисаллар күп. Әгәр кешеләр динсезләргә карасалар, аларның нәфислеген, осталыкларын, һөнәри осталыгын, сәнәгатен күрсәләр, әйе, бу дөньяда алар күп белемнәрдә уңышка ирешкәннәр, әмма мәңгелек тормышта, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтмешли, هُمْ غَافِلُونَ «… алар гамьсез».

Алар гомумән мәңгелек дөньяга кагылышлы берни дә эшләмиләр һәм моның турында берни дә белмиләр. Раббылары хакында һәм Раббыларына гыйбадәт кылу өчен бар кылынганнары турында һичнәрсә белмиләр. Алар кая барганнарын, үзләре белән нәрсә буласын белмиләр, әзерләнмиләр, гыйбадәт кылмыйлар. Бөтен белемнәре бу дөньяда гына йомыла, белемнәре һәм карашлары бу дөньядан ары китми. Алар бернинди гамәл кылмыйлар һәм Аллаһка (Ул пакь һәм югары) якынаер өчен, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын, Аның Җәннәтен алыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген дә белмиләр.

Коръәндәге аятьләр бер-бер артлы безне цивилизация, алга китеш, сәнәгать, динсезләрнең байлыгы белән алданмаска, аларның дөньяви тормышының купшылыгына, вакытлыча файдалануга бирелгән нәрсәләргә күзләребезне юнәлтмәскә кисәтә. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткән:

لَا يَغُرَّنَّكَ تَقَلُّبُ الَّذِينَ كَفَرُوا فِي الْبِلَادِ

«Илләрдә динсезләрнең шау-шулы эшчәнлеге сине алдамасын (күзеңне буямасын)».

مَتَاعٌ قَلِيلٌ ثُمَّ مَأْوَاهُمْ جَهَنَّمُ وَبِئْسَ الْمِهَادُ

«Бу вакытлыча файдалану гына, ә аннан аларның яшәү урыны Җәһәннәм уты булачак. Нинди ямьсез шушы кайту урыны!».

Коръән, «Гыймран» сүрәсе, 3:196-197

Карагыз, монда Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) динсезләрнең бу шау-шулы эшчәнлеге белән алданырга һәм сокланырга тыела. Бу Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мөрәҗәгать итү, әмма канунны билгеләү — бөтен җәмгыять, бөтен өммәт өчен.

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мөрәҗәгать итеп, аны барлык начарлыклардан да саклый һәм болай дип кисәтә:

لَا يَغُرَّنَّكَ تَقَلُّبُ الَّذِينَ كَفَرُوا فِي الْبِلَادِ

«Илләрдә динсезләрнең шау-шулы эшчәнлеге сине һичбер очракта да алдамасын».

Коръән, «Гыймран» сүрәсе, 3:196

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кисәткәч, ул чагында сезнең белән безнең хакта нәрсә әйтергә? Димәк, динсезләргә кызыгу мәсьәләсе, аларда булганнарга омтылулар, алар белән гаҗәпләнү һәм соклану — бик куркыныч һәм четрекле мәсьәлә.

Аллаһы Тәгалә икенче аятьтә әйтә:

فَلَا تُعْجِبْكَ أَمْوَالُهُمْ وَلَا أَوْلَادُهُمْ إِنَّمَا يُرِيدُ اللَّهُ لِيُعَذِّبَهُم بِهَا فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَتَزْهَقَ أَنفُسُهُمْ وَهُمْ كَافِرُونَ

«Аларның мал-мөлкәте һәм балалары сине гаҗәпләндермәсен һәм сокландырмасын. Аллаһ аларны бу дөньяда шуның белән җәзаларга тели, шул рәвешле алар, кәфер булган хәлләрендә, һәлак булсыннар (җаннары һәлак булсын) өчен».

Коръән, «Тәүбә» сүрәсе, 9:55

Шулай ук Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) һәм барыбызга да мөрәҗәгать итеп болай ди:

وَلَا تَمُدَّنَّ عَيْنَيْكَ إِلَى مَا مَتَّعْنَا بِهِ أَزْوَاجًا مِّنْهُمْ زَهْرَةَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا لِنَفْتِنَهُمْ فِيهِ وَرِزْقُ رَبِّكَ خَيْرٌ وَأَبْقَى

«Карашыңны (күзләреңне) Без аларга вакытлыча файдаланырга биргәннәргә юнәлтмә. Болар, аларны сынап карау өчен, бары тик җирдәге тормыш чәчәкләре генә. Раббыңның ризыгы хәерлерәк һәм мәңгерәк».

Коръән, «Та Һа» сүрәсе, 9:55

Карагыз, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу аятьтә безгә кыскача гына кисәтү бирсә дә, җирдәге тормышның нәрсә икәнен бик туры, төгәл билгеләмә бирә. زَهْرَةَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا «җирдәге тормыш чәчәкләре (купшылык, чәчәк ату)» дип әйтелгән. Бу кыска мисал безгә динсез кешенең тормышы нәрсәдән гыйбарәт икәнен тасвирлый. زَهْرَةَ — ул чәчәк һәм син матур чәчәкнең ничек гүзәл булуын, аның ничек сөйкемләндерүен, сокландыруын күрәсең, ләкин ул ничек тиз кибә һәм һәлак була. Бу — дөнья тереклеге үрнәге, әй Аллаһның коллары, һәм бу безгә алданмаска һәм кызыкмаска кисәтү.

Аннары, әй Аллаһның коллары, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Үзенең Китабында безгә хәбәр итә: кәферләр, нинди чор турында сүз баруына кармастан, һәрвакыт бер үк ысулны кулланалар. Диндар кешеләр белән сөйләшкәндә, алар: «Әйдәгез безнең белән сезне чагыштырыйк, кем яхшырак — безнең төркемме, әллә сезнең төркемме?», — дип һәрчак чагыштырырга өндиләр. Нинди күрсәткеч буенча? Цивилизация, көч, байлык, үсеш, сәнәгать һәм башкалар. Алар көч, байлык, техника, цивилизация күбрәк ия булучыны туры юлда дип уйлыйлар. Шуңа күрә, иман китерүчеләр белән сөйләшкәндә, аларга хакыйкать китерелгәндә, алар болай диләр: «Әйдәгез, сезгә дә, безгә дә карагыз: җир йөзендәге урыннарыбыз буенча кайсыбыз яхшырак?».

Аллаһы Тәгалә әйтә:

وَإِذَا تُتْلَى عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ قَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لِلَّذِينَ آمَنُوا أَيُّ الْفَرِيقَيْنِ خَيْرٌ مَّقَامًا وَأَحْسَنُ نَدِيًّا

«Әгәр аларга Безнең аятьләребез укылса, кәферләр мөэминнәргә: «Ике төркемнең кайсысы югарырак дәрәҗәдә (без кәфеләрме, әллә сез мөэминнәрме)?,- дип әйтәләр».

Коръән, «Мәрьям» сүрәсе, 19:73

Ягъни тоткан урыннары, яшәү җирләре, җыеннары (хәзер вакытта киңәшмә оештыру институтлары, хакимият институтлары дип атала) буенча кем өстенрәк, цивилизация, сәнәгать, идарә һ. б. буенча кем яхшырак. Һәм Аллаһы Тәгалә аларны вәсвәсәләнүдән кисәтеп болай җавап бирә:

وَكَمْ أَهْلَكْنَا قَبْلَهُم مِّن قَرْنٍ هُمْ أَحْسَنُ أَثَاثًا وَرِئْيًا

«Алардан элек без байлык, кирәк-ярак, тышкы кыяфәт (тышкы формалары) белән яхшырак булган күпме буыннарны һәлак иттек!».

Коръән, «Мәрьям» сүрәсе, 19:74

Алар яхшырак иде, шуңа күрә вәсвәсәләнмә, әй Аллаһның колы, алданма — бу бары тик алдаучан, вакытлыча файдалану гына. Бу дөнья тереклегенең асылы — вәсвәсәләнүдән артык түгел, ә аннары бу байлыклар кешедән китә яки ул үзе вафат булып бу байлыклардан китеп бара.

Әй мөэминнәр, Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу мәсьәлә буенча бөек хәдис тапшырыла. Анда уйланучы кешегә вәсвәсәләнмәскә һәм алданмаска, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) рөхсәте белән, юл язылган. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйтә:

إِذَا رَأَيْتَ اللَّهَ يُعْطِي الْعَبْدَ مِنْ الدُّنْيَا عَلَى مَعَاصِيهِ مَا يُحِبُّ، فَإِنَّمَا هُوَ اسْتِدْرَاجٌ

«Әгәр син ниндидер кешегә, ниндидер колга, гөнаһларына карамастан, дөньяви байлыклардан теләгән нәрсәсе бирелгәнен күрәсең икән, бу кызыктырып алып керүдән (истидрәдҗ) башка нәрсә түгел».

Әхмәд, 17311

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кешене, соңыннан ул һәлак булсын өчен, гөнаһка тирәнгәрәк тарта. Ул гөнаһ кыла, ә аңа теләгән нәрсәсе бирелә – бу кызыктырып алып керү (әл-истидрәдҗ).

Шуннан соң Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләрен укыды:

فَلَمَّا نَسُوا مَا ذُكِّرُوا بِهِ فَتَحْنَا عَلَيْهِمْ أَبْوَابَ كُلِّ شَيْءٍ حَتَّى إِذَا فَرِحُوا بِمَا أُوتُوا أَخَذْنَاهُم بَغْتَةً فَإِذَا هُم مُّبْلِسُونَ

«Ә алар [Аллаһның билгеләреннән] исләренә төшерелеп торган нәрсәләрне оныткач, без бөтен дөнья әйберләренең (дөнья байлыкларының) ишекләрен ачтык. Алар үзләренә бирелгәннәргә шатлангач, без аларны көтмәгәндә җәза белән эләктердек һәм алар өметсезлеккә бирелделәр».

Коръән, «Терлек» сүрәсе, 6:44

Шуңа күрә, әй Аллаһның коллары, әйдәгез, Раббыбыздан куркыйк, Аллаһы Тәгаләнең Китабы һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәте буенча эш итик һәм кәферләр белән алданудан һәм вәсвәсәләнүдән бик нык сакланыйк.

Кайбер кешеләрнең хәле бик аянычка әйләнде: аларның динсезләр белән сокланулары, гаҗәпләнүләре, аларга кызыгулары аркасында үз диннәренең кыйммәтләреннән, диннәрендәге үз-үзләрен тоту кагыйдәләреннән (әдәпләреннән) баш тарттылар. Динсезләргә, аларның байлыгына, цивилизациясенә караучы кешеләр соңыннан үз диннәреннән баш тарталар, азгынлык күрсәтәләр, Исламнан, аның кагыйдәләреннән читкә китәләр. Алар, имеш, динсезләр моңа үзләренең азгынлыклары, динсезлекләре аркасында ирешкәннәр дип уйлыйлар, шуңа күрә үзләре дә динсезлек күрсәтә башлыйлар. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безне бу бәладән, кәферләр белән сокланудан сакласын! Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безне үзе теләгән сүзләргә һәм эшләргә өйрәтсен иде!

Кызганычка каршы, еш кына ишетергә була, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сакласын, дин кардәшләребез бизнеска, икътисадка яки тагын нәрсәгәдер кагылышлы ниндидер сорау бирәләр һәм аларга: «Юк, ярамый! Аллаһы Тәгалә тыйган», — диләр. Кайбер кардәшләр, ачуланып: «Бу ярамый, теге ярамый, бернәрсә ярамый! Алайса ничек үсәргә? Ул чагында үз бизнесыңны ничек үстерергә? Безнең цивилизацияне ничек үстерергә?», — диләр.

Мөселман! Үлем татыячаксың! Юктан бар кылучы Раббыңа каршы баш күтәреп, син нәрсәне үстерергә, кая күтәрелергә телисең?! Аллаһка (Ул пакь һәм югары) буйсынмыйча, бу дөньяда күтәрелеп, Аллаһы Тәгалә каршында түбән тәгәрәү өчен, мәңгелек дөньяда түбән төшү өченме? Сезгә ни булды? Сез ничек хөкем итәсез, мөселманнар?! Сез нәрсә телисез: Аллаһы Тәгалә һәм Аның ризалыгын, Аның Җәннәтен, мәңгелек яшәү урынынмы яки бу дөнья тормышының чәчәкләренме? Мәңгелекне фани дөньяга алыштырмагыз, әй Аллаһның коллары!

Динсезләр белән алданудан сакланырга өндәү — бу бик мөһим кисәтү. Безгә сакланырга бер генә нәрсә ярдәм итә: ахырның нинди булачагын гел искә төшереп торырга кирәк — бу сиңа вәсвәсәләнмәскә һәм алданмаска ярдәм итәр. Уйлап кара, ахыр чиктә бу Аллаһның дошманнары, бу динсезләр нәрсәгә килер? Бу дөньяны ташлап, мәңгелек йортка күчкәч, алар белән нәрсә булыр? Бу сорау җентекләп аңлатылган һәм Коръәндә бәян ителгән. Кәферләрнең хакыйки хәлен безгә бик күп аятьләр бәян итә. Алар Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) йөзләрен чөереп, бөтен гомерләрен кәфер хәлендә, гафиллектә үткәрерләр һәм шул хәлдә Раббылары хозурына килерләр. Мәсәлән, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безгә болай дип сөйли:

وَلَا تَحْسَبَنَّ اللَّهَ غَافِلًا عَمَّا يَعْمَلُ الظَّالِمُونَ إِنَّمَا يُؤَخِّرُهُمْ لِيَوْمٍ تَشْخَصُ فِيهِ الْأَبْصَارُ

«Аллаһ явызларның кылган эшләренә игътибарсызлык күрсәтә дип уйлама. Ул аларга текәлеп карап торган Көнгә кадәр генә кичектерә».

مُهْطِعِينَ مُقْنِعِي رُءُوسِهِمْ لَا يَرْتَدُّ إِلَيْهِمْ طَرْفُهُمْ وَأَفْئِدَتُهُمْ هَوَاءٌ

«Алар ашыгып, башларын артка ташлап, исерек карашлар белән чыгачаклар һәм аларның йөрәкләре куркудан, котлары алынган хәлдә бушап калачак».

Коръән, «Ибраһим» сүрәсе, 14:42-43

Аллаһу Әкбәр! Кыямәт көнендә кәферләрнең хәле әнә шундый булыр ки, алар каберләреннән ашыгып, ыгы-зыгылы хәлдә кубарлар, куркудан күңелләре бушап калыр, күзләре артка тәгәрәгән, исерек карашлы, башларын күтәргән, буйсынучан, хурлыкка төшкән хәлдә, түбәнчелектә булырлар. Алар үзләренең нәтиҗәләренә, мәңгелек Җәһәннәмгә, газаплы җәзага барыр өчен чыгачаклар, Аллаһ безне сакласын. Уйлан!

وَلَا تَحْسَبَنَّ اللَّهَ غَافِلًا عَمَّا يَعْمَلُ الظَّالِمُونَ

«Аллаһ явызларның кылган эшләренә игътибарсызлык күрсәтә дип уйлама. Ул аларга текәлеп карап торган Көнгә кадәр генә кичектерә».

Коръән, «Ибраһим» сүрәсе, 14:42

Кайбер кешеләр ни өчен алданалар? Алар кәферләргә карыйлар һәм барлык нәрсә бирелгәнен күрәләр, әмма шул ук вакытта алар гөнаһ кылалар, теләгәннәрен эшлиләр һәм Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аларга җәза бирми. Алар бик яхшы яшиләр һәм сиксән яки туксан яшькә кадәр җитәләр — аларның барысы да яхшы. Шулай кеше алдана башлый. Димәк, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) моны күздән ычкындыра, моңа игътибар бирми дип уйлый. Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Бу явызларның кылган эшләренә Аллаһ игътибарсыз кала дип һич тә санама».

Күп вакыт үтсен, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кичектереп торыр, әмма Аллаһ (Ул пакь һәм югары) онытмый һәм игътибарсыз калдырмый, әгәр җәза белән тотып алса, бу рәнҗеткеч җәза булачак. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сакласын безне!

Әйдәгез, әй Аллаһның коллары, бергәләп өйрәник, Аллаһы тәгаләнең аятьләре турында, бу зирәк Зикер, Раббыбызның Сүзе, Аллаһ Илчесенең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хәдисләре турында уйланыйк.

إِنَّ هَذَا الْقُرْآنَ يَهْدِي لِلَّتِي هِيَ أَقْوَمُ وَيُبَشِّرُ الْمُؤْمِنِينَ الَّذِينَ يَعْمَلُونَ الصَّالِحَاتِ أَنَّ لَهُمْ أَجْرًا كَبِيرًا

وَأَنَّ الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِالْآخِرَةِ أَعْتَدْنَا لَهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا

«Дөреслектә, бу Коръән иң туры юлга күндерә һәм изге гамәлләр кылган мөэминнәргә олугъ әҗерләр булачагын хәбәр итә. Ә Мәңгелек тормышка ышанмаучылар өчен без газаплы җәзалар әзерләдек».

Коръән, «Төнге күчерү» сүрәсе, 17:9-1