Ни өчен кадаритлар шундый исем алганнар?

Share
Ни өчен Кәдаритлар шундый исем алганнар?

Кадар – ул тәкъдир кылыну (язмыш). Кадаритлар – тәкъдирне тулысынча яки аның берәр этабын кире кагучылар. 

◾Ни өчен соң аларны кадаритлар (кадария) дип атыйлар? 

Беренче аңлатма: чөнки аларның ялгышлыклары тәкъдир (кадара) сораулары белән бәйле. 

Икенче аңлатма: кадаритлар үзләре Әһле сүннә вәкилләренә: «Ни өчен сез безне кадария дип атыйсыз? Без бит кадарны кире кагабыз, ә сез аңа ышанасыз, ул сезнең ышануыгызда кадарны раслау. Сез ул кадаритлар, без түгел».  

Ибн Күтәйбә бу аларның шулай бутарга тырышулары, кешеләрне шул рәвешле уңайсыз хәлдә калдырырга теләүләре дип әйтә. Дөреслектә, хак мөэминнәр үзләренең гамәлләрен Аллаһка (Ул пакь һәм югары) тапшыралар, үзләренең гамәлләре Аллаһ (Ул пакь һәм югары) тарафыннан тәкъдир кылынган икәнлегенә, шул ук вакытта алар гамәлләренә мәҗбүр ителмәгәнлекләренә ышаналар. Ә кадаритлар «Аллаһ тәкъдир кылмый, без үзебез барысын да тәкъдир кылабыз» дип әйтеп, тәкъдирне үзләренә кайтарып калдыралар. Һәм дә берәр нәрсәгә дәгъва кылучы һәм берәр нәрсәне үзенә йөкләүче кеше, башка төрле ышанулары булган һәм үз-үзенә карата моны кире каккан кешегә караганда, бу исем белән аталырга лаеклырак. Әһле Сүннә үәл җәмәга тәкъдирне үзләренә кайтарып калдырмыйлар, аны Аллаһы Тәгаләгә тапшыралар, ә бу адашканнар аны үзләренә кайтаралар һәм шуңа күрә дә алар кадаритлар дип аталырга лаеклы. Имам Ән-Нәвәви шулай ук моны үзенең «Сәхих Мөслим»гә шәрхендә күрсәткән. 

◾Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кадаритлар – мәҗүсиләр, бу өммәтнең утка табынучылары, дуалистлар дип әйткән. 

Дуалистлар кемнәр алар? Бу ике башлангыч, ике алла барлыгына ышанучылар: яктылык алласы һәм караңгылык алласы, явызлык алласы һәм яхшылык алласы. Алар дөнья белән шул ике башлангыч идарә итә дип ышаналар: яктылык һәм караңгылык. Шуңа күрә алар нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр, чөнки бу 21 мартта, көннәр озыная башлагач, ягъни тәүлекнең якты өлеше арта, имеш бу явызлык өстеннән яктылыкның җиңүен символлаштыра.

◾Ни өчен кадаритлар бу җәмгыятьнең мәҗүсиләре дип аталганнар?

Беренчедән, алар Аллаһ белән беррәттән юктан бар кылучылар бар дип әйтәләр. Алар галәмдә Аллаһ ихтыярыннан тыш тагын ниндидер ихтыяр бар диләр, шуңа күрә юктан бар кылучы һәм идарә итүче бер генә түгел, ә алар күп дип белдерәләр. Мәҗүсиләр ике юктан бар кылучы бар дисәләр, кадаритлар алар тагын да күбрәк диләр.

Икенчедән, мәҗүсиләр: «Яхшылык Аллаһтан килә, ә начарлык Аллаһтан түгел», — дип әйтәләр. Кадаритлар да: «Әгәр кеше начар гамәлләр кыла икән, явызлыкны (шәрр) Аллаһ белән бәйләргә ярамый», – диләр һәм шунлыктан тәкъдирнең начарын кире кагалар.

☑️ Без начарлык, гамәлләр ягыннан караганда, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) түгел дибез: Аллаһның (Ул пакь һәм югары) барлык эшләгәннәре – тулысынча хәерлелек. Ләкин кылынган гамәлнең үзендә, юктан кылынган нәрсәләрнең үзләрендә кемгәдер ниндидер начарлык булырга мөмкин. Аллаһы Тәгаләнең шуны халык кылуы, шуны эшләве – бу, әлбәттә, хәерлелек һәм Аллаһның карары, нидер эшләве ягыннан начарлык Аңа берничек тә кагылмый. Әмма кылынганның үзендә, мәхлукъларның үзләрендә кемгәдер начарлык була алган нәрсә бар.

Мәсәлән, кеше авырып китә яки бизнесында зур югалту кичерә – бу аның өчен начарлык, ләкин болар барысы да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) тарафыннан тәкъдир кылынган, һәм дә Аллаһның аның өчен карар чыгарган нәрсәсе – бу яхшылык, Аллаһы Тәгаләнең барлык карарлары хәерле һәм хикмәтле. Бу кешенең үзе өчен ниндидер начарлык бар, ләкин Аллаһның хөкеме үзе аның өчен хәерле. 

Кадаритларда исә алай түгел, алар: «Ничек инде бу кешенең гамәлләре Аллаһ тарафыннан барлыкка китерелгән һәм начар гамәлләр дә Аллаһ тарафыннан барлыкка китерелгән булырга мөмкин?» диләр. Бу яктан да алар шулай ук мәҗүсиләргә охшаш.

📓Тәкъдиргә кагылышлы хәдисләрне бәян иткән иң тулы китапларның берсе – имам әл-Бәйхәкиның «Әл-Када уәл Кәдр» китабы.

📹 https://youtu.be/rZ6y1KWwNCg