Намазның дөрес булу шартлары

Share

إِنَّ الْحَمْد للهِ، نَحْمَدُهُ وَنَسْتَعِينُهُ وَنَسْتَغْفِرُهُ، وَنَعُوذُ بِاللهِ مِنْ شُرُورِ أَنْفُسِنَا وَمِنْ سَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا، مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلا مُضِلَّ لَهُ، وَمْنْ يَضْلُلُ فَلَا هَادِيَ لَهُ، وَأَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلَّا اللهُ، وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدَاً عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ

وبَعْدُ

عباد الله

معشر المؤمنين

Алты шарт, аларсыз намаз дөрес булмаячак.

Әй Аллаһның мөэмин коллары! Аллаһның (Ул пакь һәм югары) барлык кануннары Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) вәхи буларак иңдерелә, ягъни күкләрдән җиргә төшерелә. Берсесеннән кала. Диннең бер генә хөкеме бар, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Мөхәммәд өммәтенә аны үтәү бурычын йөкләргә тели, шуңа Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) күкләрнең иң югарысына, мәхлук җитә алган иң бөек урынга күтәрә. Бу — намаз (әс-саләт).

Әй Аллаһның коллары! Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу өммәткә намазны йөкләргә карар кылгач, Мөхәммәдне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), ике шәех Бохари һәм Мөслим Әнәстән хәбәр иткәнчә, шундый урынга күтәрә: анда ул канатлар тавышын ишетә.

Бу нәрсәне күрсәтә?! Бу безгә шул гыйбадәнең никадәр мөһим икәнлеген күрсәтә. Ул Исламның баганаларыннан берсе, Тәүхидтән (шәһәдәттән) соң килүче төп багана булып тора.

Диннең гыйбәдәткә кагылышлы гамәли күрсәтмәләре арасында бу иң мөһиме. Димәк, без намазны һәм шул исәптән намазның дөрес булу шартларын да белергә тиешбез, чөнки ул шартлардан башка намаз дөрес булмаячак.

Иң мөһиме, әлбәттә, кеше мөселман, бер Аллаһка гына гыйбәдәт кылучы булырга тиеш, чөнки бу шарт булмаса, һәрбер гыйбадәт тә мәгънәсез булачак.

Һәм дә намазның шартларына түбәндәгеләр керә:

Беренче шарт — Кыйблага йөз белән борылу (استقبال القبلة). Безнең Кыйбла — Мәккәдәге Кәгъбә. Аллаһ Коръәндә (Ул пакь һәм югары) әйтте:

فَوَلِّ وَجْهَكَ شَطْرَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَحَيْثُ مَا كُنتُمْ فَوَلُّوا وُجُوهَكُمْ شَطْرَهُ

«Һәм йөзеңне мәсҗид Хәрамга юнәлдер. Һәм кайда гына булсагыз да, йөзләрегезне мәсҗид Хәрамга юнәлдерегез».

Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:144.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) намазны ничек дөрес итеп үтәргә белмәүче, хаталар ясаучы кешене өйрәткән. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аны өйрәткәндә болай дигән:

إذا قمتَ إلى الصلاةِ فأسبغْ الوضوءَ ، ثم اسْتقبلِ القبلةَ فكبِّرْ

«Намазга басарга җыенсаң, тиешле итеп тәһарәт ал, аннары кыйбла ягына борыл һәм “Аллаһу әкбәр” дип әйт».

Хәдисне әл-Бохари (6667) һәм Мөслим (397) тапшыра.

Димәк, Кыйбла ягына борылмыйча намаз дөрес булмаячак. Ә Кыйбла ягына борылу нәрсәне аңлата соң? Монда градусның уннан бер өлешенә кадәр төгәллек белән, Кәгъбәнең нәкъ үзенә юнәлү күздә тотылмый. Кәгъбә ягына юнәлеш дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:

ما بينَ المشرِقِ والمغْرِبِ قِبْلَةٌ

«Көнчыгыш белән көнбатыш арасы — ул Кыйбла».

Хәдисне әт-Тирмизи (342), ән-Нәсәи (2243) һәм Ибн Мәдҗә (1011) тапшырган.

Ягъни бу сүзләр белән Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шул якка юнәлүне сакларга һәм шул якка борылырга кирәклекне күрсәткән. Шундый ук сүзләр хак мөэминнәрнең әмире Гомәр ибн әл-Хаттабтан (Аллаһ аннан разый булсын) фәтва буларак тапшырыла, шулай ук аның улы Ибн Гомәр һәм башка сәхабәләрдән дә килә. Һәм дә Ибн Тәймия: «Бу хакта сәхабәләр арасында фикер каршылыклары юк» дип әйтә.

Әйе, төгәл юнәлешне табарга тырышырга кирәк, ләкин уңга яки сулга аз гына тайпылыш була калса, бу намазга зыян китерми. Әгәр дә зур тайпылыш булса, Кыйбла синең уң яки сул ягыңда калса, ул чакта намаз инде дөрес булмый һәм аны яңадан укырга кирәк.

Һәм Гомәр ибн әл-Хаттабның (Аллаһ аннан разый булсын) кулларын уңга һәм сулга сузуын, шуннан мондый сүзләр әйтүен тапшырганнар:

صل بينهما كيف ما شئت

«Намазны болар арасындагы юнәлештә үзең теләгәнчә укы».

Бу кеше Кәгъбәдән ерак булганда, Кәгъбәне күрмәгән очракка карый. Ләкин Кәгъбә янында булсаң һәм аны күрсәң, әлбәттә, Кәгъбәгә таба төгәл борылырга кирәк.

Икенче шарт — намазның вакыты керү (دخول الوقت). Аллаһы Тәгалә болай ди:

إِنَّ الصَّلَاةَ كَانَتْ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ كِتَابًا مَّوْقُوتًا

«Хаклыкта намаз мөэминнәр өчен билгеле вакытка бөркетелде».

Коръән, «Хатыннар» сүрәсе, 4:103.

Бу намазны вакыты кермичә укырга ярамый дигәнне аңлата. Әгәр дә, мәсәлән, кеше иртән таң атмаган вакытта ашыкты һәм намаз укыды икән, аның намазы дөрес булмый. Шулай ук, бернинди дә җитди сәбәпсез, намазны кичектереп торырга һәм аны вакыты чыкканнан соң үтәргә ярамый.

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә яный һәм болай ди:

فَخَلَفَ مِن بَعْدِهِمْ خَلْفٌ أَضَاعُوا الصَّلَاةَ وَاتَّبَعُوا الشَّهَوَاتِ فَسَوْفَ يَلْقَوْنَ غَيًّا

«Алардан (пәйгамбәрләрдән) соң намазларын юк итүче һәм нәфесләренә иярүче кавемнәр килде, алар гайны очратырлар».

Коръән, «Мәрьям» сүрәсе, 19:59.

Нәрсә ул гай? Гай — ул, Ибн Мәсгүднең (Аллаһ аннан разый булсын) сүзләре буенча, Җәһәннәмдәге үзән. Ибн Мәсгүдтән: «Бу аятьтә кем турында сүз бара? Намазларын калдырган кешеләр турындамы?» — дип сораганнар. Ул болай дип әйткән:

وإنما كانوا يؤخرون الصلاة عن وقتها

«Әгәр намазны калдырсалар, ул вакытта алар бөтенләй кәфер булачаклар. Бу аятьтә намазны вакытыннан кичектереп укучы кешеләр турында сүз бара». Димәк, алар намазны аның вакыты чыкканнан соң укыйлар.

Бу зур гөнаһ! Бу бик куркыныч гөнаһ!

Ә бит сәфәрдә булмаган, үз җирлекләрендә була торып, бернинди җитди сәбәпсез намазларын кичектереп, вакыты чыккач укучы кешеләр аз түгел.

Тагын шундый кешеләр бар. Алар көне буе намаз укымыйлар, аннары, үзләре әйтмешли, каза кылалар һәм кич белән намазларын җыеп укыйлар.

Алар бу янауны ишетсеннәр! Бу эшне эшләүче кеше зур гөнаһ кыла һәм Аллаһ (Ул пакь һәм югары) андый кешегә Тәмуг үзәнлеге белән яный. Һәм бу бәхетсез кеше. Аллаһы Тәгалә сакласын!

Өченче шарт — намаз алдыннан гәүрәтне ( ستر العورة), ягъни хурлыклы урыннарны каплау. Аллаһы Тәгалә безгә мөрәҗәгать итеп әйтә:

يَا بَنِي آدَمَ خُذُوا زِينَتَكُمْ عِندَ كُلِّ مَسْجِدٍ

«Әй Адәм балалары, һәр намаз алдыннан зиннәтләнегез».

Коръән, «Пәрдәләр» сүрәсе, 7:31.

Һәр намазны укыр алдыннан зиннәтләнегез. Ким дигәндә гәүрәтне ябу кирәк.

Ир-ат гәүрәтенә нәрсә керә? Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) ир-атның гәүрәтенә һичшиксез керәчәк урын турында болай әйткән:

ما بين السرة والركبة عورة

«Кендек белән тез арасы — гәүрәт».

Бу урын һичшиксез капланган булырга тиеш, алайса намаз дөрес булмаячак.

Әмма! Бу кеше, бары тик кендек белән тез арасындагы урынны гына каплап, шул килеш намаз укый ала дигән сүз түгел.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткәнчә, әгәр дә кешенең мөмкинлеге булса, ул берәр нәрсә белән иңбашларын капларга тиеш, ягъни иңбашларында нидер булырга тиеш. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткән:

لا يُصَلِّي أحدُكم في الثواب الواحدِ ليس على عاتِقِه منه شيءٌ

«Сезләрдән һичкем иңбашларын капламый торган бер киемдә намаз укымасын».

Хәдисне әл-Бохари (359), Мөслим (516) тапшыра.

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безгә: «Әй Адәм балалары! Намаз алдыннан гәүрәтегезне каплагыз» дими. Аллаһы Тәгалә: «Һәр намаз алдыннан зиннәтләнегез» дип әйтә. Димәк, тиешле кием кияргә кирәк, чөнки син Галәмнәрнең Раббысы, Күкләрнең һәм Җирләрнең Патшасы каршысына басачаксың.

Әгәр дә сине ниндидер очрашуга, ниндидер чарага чакырсалар, син матур кием киясең бит. Әгәр дә син ниндидер зур урындагы кеше яки җитәкче белән очрашуга барасың икән, син бит яхшы киенәсең, үзеңә матур кием киясең.

Әгәр Аллаһ каршына, сине юктан бар кылган Раббың каршысына басарга җыенасың икән, син тагын да күркәмрәк киенергә тиеш түгелсеңме?!

Күпме кеше намазга баса, ә киемнәре килешсез, килбәтсез. Ә күпләр ятактан торып, турыдан-туры йокы күлмәгендә намаз укыйлар.

Әй Аллаһның коллары! Һәр гыйбадәт алдыннан зиннәтләнегез!

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткән:

إذَا قَامَ أَحَدُكُمْ إلَى الصَّلَاةِ فَإِنَّ اللَّهَ قِبَلَ وَجْهِهِ فَلا يَبْصُقْ قِبَلَ وَجْهِهِ

«Сезләрдән берегез намаз укырга басса, хаклыкта, Аллаһ аның каршысында».

«Мәдҗмүгәл Фәтәүә» (5/101).

Аллаһ синең йөзең алдында! Шуны исеңдә тот, Аллаһның колы!

Дүртенче шарт — киемдәге, тәндәге, намаз укыган урынындагы пычракны бетерү (إزالة النجاسة). Анда нәҗес булырга тиеш түгел: тизәкме, сидекме, күрем канымы, әллә башка нәрсәме, нәҗесне алып ташларга кирәк.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мөрәҗәгать итеп әйтә:

وَثِيَابَكَ فَطَهِّرْ

«Һәм киемеңне чистарт».

Коръән, «Бөркәнүче» сүрәсе, 74:4.

Һәм дә галимнәр (гүләмә) бу аятьнең мәгънәсенә киемнәрне нәҗестән чистартырга кирәклеге керә дип әйтәләр.

Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) киеменә күрем каны эләккән хатын-кыз турында сорагач, ул аңа нәрсә эшләргә кирәклеге турында болай дигән:

تَحُتُّهُ، ثُمَّ تَقْرُصُهُ بالمَاءِ، ثم تَنْضَحُهُ، ثم تُصَلِّي فِيهِ

«Ул бу урынны (кан эләккән җирне) кырсын, аннары суландырылган бармак очлары белән ышкысын, аннан соң чайкап җибәрсен, аннан инде намаз укысын».

Хәдисне әл-Бохари (227) тапшыра.

Димәк, пычракны (нәҗесне) чистартырга кирәк. Шуңа күрә игътибарлы бул һәм кара, киемеңдә, тәнеңдә, намаз укыган урыныңда бу пычраклардан бер нәрсә дә булмасын.

Бишенче шарт — хәдәстән, ягъни олы яки кече пычрану халәтеннән чистарыну (تطهر من الحدث الاكبر والأصغر). Олы пычрану — бу кеше җенси якынлыктан соң җөнүб хәлендә булганда. Кече пычрану — кеше һавалар чыгарса, яки бәдрәфкә кереп чыкса һ.б. Шуңа күрә я госел коенырга (әгәр җөнүб хәле булса), я тәһарәт алырга кирәк.

Бу хакта Аллаһ Коръәндә болай әйтә:

وَإِن كُنتُمْ جُنُبًا فَاطَّهَّرُوا

«Әгәр олы пычрану (җөнүб) хәлендә булсагыз, пакьләнегез».

Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:6.

Ягъни госел коеныгыз дигән сүз.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:

لا يقبلُ اللَّهُ صلاةَ أحدِكُم إذا أحدَثَ حتَّى يتَوضَّأ

«Әгәр арагыздан берәрегез тәһарәтен бозса, тәһарәт алганчы Аллаһ аның намазын кабул итмәс».

Хәдисне Әбү Дауд (60), әл-Бохари (135), Мөслим (225) тапшырган.

Алтынчы шарт — ният (ән-ния / النيس). Димәк, нәкъ менә шушы намазны укыйм дип ниятлисең. Ләкин ният кайда соң? Ният йөрәктә.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйтә:

إِنَّمَا الأَعْمَالُ بِالنِّيَّاتِ، وَإِنَّمَا لِكُلِّ امْرِئٍ مَا نَوَى

«Барлык гамәлләр дә ниятләр буенча башкарыла һәм кешегә ниятенә карап биреләчәк».

Хәдисне әл-Бохари (54) һәм Мөслим (1907) тапшыралар.

Ниятнең булуы кирәк, ләкин ул йөрәктә булырга тиеш. Тел белән әйтү, яки кычкырып сөйләү, яки кайберәүләр кебек мондый сүзләр кабатлау: «Әй Аллаһ! Мин шундый намаз (намазның исемен атыйлар) укырга ниятлим» — болар барысы да бидгать (яңалык)! Бу диндә юк! Пәйгамбәребез дә, сәхабәләр дә моны телдә дә әйтмәгәннәр, сөйләмәгәннәр дә, кабатламаганнар да. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ошбу сүзләрне сөйми, чөнки төрде яңалыклар Аллаһы Тәгаләне ачуландыра гына. Болар — яңалык (бидгә).

Әгәр дә ниятне тел белән әйтүдә яхшылык булса, әгәр дә бу хәерле, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сөйгән гамәл булса, иң элек кем аны кылган булыр иде?! Аны Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) һәм аның сәхабәләре эшләгән булырлар иде.

Әй Аллаһның коллары, без искәртеп киткән бу сүзләр ирләргә дә, хатыннарга да кагыла. Ләкин хатын-кызның бер үзенчәлеге бар. Бу үзенчәлек аның намаз укый торган киеменә кагыла. Хатын-кыз — ул туллаем гәүрәт.

Намазда хатын-кызга йөзен һәм кул чукларын гына ачырга рөхсәт ителә, калган урыннарын ул капларга тиеш.

Баш, чәчләр капланган булырга тиеш. Гәйшәдән, Аллаһ аннан разый булсын, шулай ук Гали ибн Әбү Талибтан, Аллаһ аннан разый булсын, хәбәр ителгәнчә,

تصلي في الخمار والدرع السابغ

хатын-кыз намазны химарда укырга тиеш. Химар — ул башны каплый торган әйбер. Димәк, башның ябык булуы таләп ителә.

Йөзгә килгәндә исә, монда барлык галимнәр бертавыштан (идҗмәгә), намаз укыганда хатын-кызның йөзе гәүрәткә керми, ул намазда вакытта йөзен капламаса да була дип әйтәләр.

Кул чукларына килгәндә, бу да намаз укыганда гәүрәт түгел һәм хатын-кыз аларны капламаса да була. Ибн Габдүлбарр идҗмәгәне, ягъни галимнәрнең бу хакта бертавыштан фикерен җиткерә.

Аякларга һәм аяк табаннарына килгәндә, аяк табаннары гәүрәткә керә һәм хатын-кыз аларны ябарга тиеш. Гәйшә һәм Гали ибн Әбү Талиб болай дигәннәр:

والدرع السابغ

«… җиргә кадәр төшә торган күлмәктә». Димәк, хатын-кызның аяклары ябык булырга тиеш.

Әй Аллаһның коллары! Бу намазның шартлары, алар үтәлмичә кешенең намазы дөрес булмаячак. Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) намазларыбызны сакласын һәм кабул итсен дип сорыйбыз, безне намазларыбызны җиренә җиткереп үтәүчеләр арасыннан кылсын дип ялварабыз. Намазны күзләребез ләззәтенә (قُرَّة عَينِ) әйләндерсен дип үтенәбез. Хаклыкта, Ул мәрхәмәтлеләрнең иң Мәрхәмәтлесе (أرحم الراحمين).

أقول هذا القول وأستغفر الله لي ولكم