
Әй Аллаһның коллары! Мөселман өммәте бөек көн алдында тора, җирнең көнбатышында һәм көнчыгышында олугъ, затлы кунак килүен көтә. Без көткән бу кунак — Рамазан ае, аның хакында Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә әйтте:
شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَان
«Рамазан ае кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы булган Коръән иңдерелде».
Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:185
Әй Аллаһның коллары! Ошбу ай рәхмәт, бәрәкәт белән тулы. Бу ай — Ураза ае, намаз ае, төнге намазлар ае, Коръән уку ае, Аллаһны зекер итүләр ае, тәүбә итү ае, Аллаһка гафу сорап ялвару ае, кеше аеруча юмарт булырга тиешле ай, хәер-сәдака ае, хәерчеләрне ашату ае, игелек ае. Бу айда әйтеп бетергесез күп бәрәкәт һәм рәхмәт, кеше өчен зур табыш алу өчен чиксез күп мөмкинлекләр.
Шуңа күрә мөселманга бу айны Аллаһка иң яхшы гыйбадәт кылуда үткәрү өчен Рамазан аена әзерләнергә кирәк. Имам имам әз-Зүһри (Аллаһ аны ярлыкасын): «Рамазан ае килсә, бу – Коръән ае һәм (ураза тотучылар белән фәкыйрьләрне) ашату ае», — дип әйткән. Ошбу ай – бары тик Коръән һәм ураза тотучыларны ашату ае. Кешенең йөрәге тулысынча Аллаһка омтылырга, башка нәрсәләрдән читләшергә тиеш. Шушы бөек, мөбарәк ай килгәч, Пәйгамбәребез ﷺ бу хакта үзенең сәхабәләренә хәбәр иткән һәм аларны котлый торган булган:
«Сезгә мөбарәк рамазан ае килде. Аллаһ сезгә бу айда ураза тотарга, уразада үткәрергә кушты. Бу айда Җәннәт ишекләре ачыла һәм Җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шәйтаннар богаулана».
Хәдисне Нәсәи (2106) и Әхмәт (7148) тапшырды, шәех әль-Әльбәни дөрес хәдис диде.
Бу айдан файдаланырга ашыгыгыз, чөнки ул мөбарәк, аның һәрнәрсәсендә: вакытында, барлык хәерле гамәлләрендә, бәрәкәт бар.
Уйлап карагыз, әй Аллаһның коллары! Пәйгамбәребез ﷺ бу хәбәрдә сәхәбәләрен «Рамазан ае җитте» дип әйтеп тәбрикли, димәк, бу айны Аллаһка гыйбадәт кылуда үткәрү өчен сез дә барлык булган көчләрегезне туплагыз. Бу айда бик күп бүләкләр бар бит! Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
«Рамазанның беренче төне җиткәч, шәйтаннар һәм буйсынмаучан җеннәр богауланалар, ут ишекләре ябыла һәм аларның берсе дә ачылмый. Һәм киресенчә, Җәннәтнең барлык ишекләре дә ачыла һәм аларның берсе дә ябылмый. Һәм дә сөрән салучы әйтер: «Әй яхшы гамәлләр кылырга теләүчеләр алга омтылыгыз! Әй начар гамәлләр кылырга теләүчеләр ниятләрегезне кире кагыгыз!» Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең Җәһәннәм утыннан азат ителүчеләре бар».
Хәдисне Тирмизи (682) и ибнү Мәдҗәһ (1642) тапшырды, шәех әль-Әльбәни дөрес хәдис диде.
Аллаһ пакь (Сүбехәнә-Ллаһ)! Карагыз, Аллаһы Тәгалә бу ураза, намазлар уку аен күпме нигъмәтләр, бүләкләр, күпме әҗерләр белән хөрмәтләгән. «Җәннәт ишекләре ачыла», — дип әйтелгән. Бу нәрсәне аңлата? Ә бу безгә, ихлас күңелдән, Аллаһ риза булган гамәлләр кылырга, мөмкинчелектән файдаланып калырга, гөнаһлардан тәүбә итәргә, гөнаһлардан арынырга, Аллаһка (Ул пакь һәм югары) буйсынмауны калдырырга кирәк дигән күрсәтмә. Аллаһы Тәгаләгә Ул яраткан нәрсәләр аша якынаю мөмкинчелеге бу. Димәк, гамәл кылырга кирәк! Әй хәерлелек теләүче Аллаһның колы, изге гамәлләр кылырга омтыл! Чөнки, әгәр дә син хәзерге вакытта, Аллаһы Тәгалә тарафыннан шундый шартлар булганда, гамәл кылмасаң, кайчан кылырга ниятлисең?! Аллаһы каршында кайчан тәүбә итәргә җыенасың?!
Шуңа күрә Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
«Рамазанга ирешеп, ә Рамазан узгач, үзенең гөнаһлары өчен ярлыкау алмаган кешегә хурлык булсын».
Хәдисне Тирмизи (3545) тапшырды, шәех әль-Әльбәни дөрес хәдис диде.
Аллаһ сиңа Аның каршында тәүбә итәргә һәм ярлыкау алырга мөмкинлек бирә, ә син үз ялгышлыкларыңда, хаталарыңда, ниндидер күңел ачуларда батып яшәвеңне дәвам итәсең. Тере йөрәкләр кайда?! Аллаһы Тәгаләгә омтылган йөрәкләр кайда?! Без сезнең белән белергә, Аллаһ безгә ирешергә рөхсәт иткән бу айның бәясен аңларга тиеш.
Әй Аллаһның коллары, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, һәм дә без аз уйлаган иң зур нигъмәтләреннән, Аның безгә Рамазан аена чаклы яшәргә рөхсәт итүе (без моңа өметләнәбез). Бу нинди зур нигъмәт икәнлеген сез күз алдына да китерә алмыйсыз, чөнки үткән Рамазаннан күпме кеше хәзергесенә кадәр ирешмәгән, аларның мондый мөмкинлекләре башка юк.
Шуңа күрә Пәйгамбәребез ﷺ: «Сезнең иң яхшыгыз — озын гомере һәм игелекле эшләре булганы».
Хәдисне Тирмизи (2329) и Әхмәт (4/188) тапшырды, шәех әль-Әльбәни дөрес хәдис диде.
Әгәр Аллаһы Тәгалә сиңа тагын бер ел гомер һәм шундый мөмкинлек биргән икән, Аңа шөкер ит.
Хәдистә Пәйгамбәребез ﷺ һәр төнне күктән сөрән салучының мөрәҗәгате турында әйтте. Әйе, без аны ишетмибез, ләкин без моңа ышанырга тиеш. «Әй хәерлелек теләүче (яхшылыкка омтылучы), гамәл кыл!», бу – ураза тоту, намаз уку, Аллаһ алдында тәүбә итү вакыты. «Әй явызлык (начарлык) теләүче, тыел!» барча яман эшләрдән тыел, гөнаһларыңны калдыр һәм Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга ашык!
Әй йөрәге исән булган кеше, Пәйгамбәребез ﷺ әйткәнне ишет: «Бу айның һәр төнендә Аллаһы Тәгаләнең Җәһәннәм утыннан азат ителүчеләре бар». Сүбехәнә-Ллаһ! Уйланыгыз, нинди олы рәхмәт, Аллаһы Тәгалә һәр төнне кешеләрнең бер өлешен җәһәннәм утыннан коткара. Әгәр сиңа ниндидер куркыныч авыруың бар дип әйтсәләр, ниндидер куркыныч диагноз куйсалар, ә аннан соң: «Юк икән, син сау-сәламәт», — дисәләр, нинди зур шатлык тоярсың! Бу бары тик бу дөнья авыруы гына. Әгәр кешене үлем җәзасына хөкем итсәләр, аннары ярлыкау турында хөкем чыгарсалар, кешенең хәле нинди булыр, нинди әйтеп бетергесез шатлык булачак! Бу хәдистә әйтелгәннәр турында уйланыгыз! Аллаһ муеныңны Җәһәннәмнән азат итә. Әй Аллаһның колы, ышан, син ул Утка түзә алмаячаксың. Синең тәнең ул Утка чыдый алмый. Шуңа күрә Раббыңнан, күз яшьләре белән ялварып, сине Җәһәннәм утыннан котылганнар арасыннан кылуын сора, чөнки азат итү һәр төндә булачак.
Бу айның башка дәрәҗәләренә килгәндә, Пәйгамбәребез ﷺ болай диде:
«Рамазан аенда иман белән (беренче шарт) һәм Аллаһның әҗеренә өмет баглап (икенче шарт) ураза тотучының моңарчы булган һәр гөнаһы кичерелер».
Хәдисне Әл-Бохари (38), Мөслим (760) тапшыра.
Аллаһтан ярлыкауны алганыгызны күз алдыгызга китерегез, әгәр Аның ризалыгы өчен ураза тотсаң, Аллаһы Тәгалә сине бу гөнаһларың өчен газапламый, Ул шушы гөнаһларны каплый.
Ә икенче хәдистә болай дип әйтелә:
«Рамазан аенда төнге (тәрәвих) намазларны иман һәм өмет белән укучыларга Аллаһ моңарчы булган һәр гөнаһын гафу итәр».
Хәдисне Әл-Бохари (37), Мөслим (759) тапшыра.
Моннан тыш, бу айның тагын бер өстенлеге ул – ураза. Ураза тоту (сыям) – гади түгел, Аллаһ каршысында аерым урын алып торучы гыйбадәт. Бу турыда Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
«Аллаһ әйтә: «Адәм баласы кылган (хәерле) гамәлләрнең һәрберсе аның үзе өчен, ураза тотудан башка – анысы Минем өчен (Минеке), һәм дә аның өчен Үзем бүләкләрмен».
Пәйгамбәребез ﷺ шулай ук әйткән:
«Ураза — ул калкан (щит) булып тора, һәм дә берәрегез ураза тотса, бөтен әдәпсезлекләрдән саклансын һәм тавышын күтәрмәсен. Әгәр кем дә булса аны тирги башласа, яисә әрләшергә җыенса, шул кешегә «Хаклыкта мин – ураза тотучы (кеше)» дип әйтсен. Мөхәммәднең җаны кулында булган зат белән ант итәм, ураза тотучының авызыннан чыккан ис Аллаһ өчен мускус исеннән дә тәмлерәк, ә ураза тотучы ике шатлык кичерә: авыз ачканда үзенең ифтарына, үзенең Раббысы белән Кыямәт көнендә очрашканда үзе (ураза тотканына)».
Хәдисне Әл-Бохари (1894, 1904), Мөслим (1151) тапшыра.
Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез ﷺ, кеше кылган һәр гамәлнең әҗерен Аллаһы Тәгалә ун тапкырдан җидейөз тапкырга кадәр арттыра. Аллаһ әйтә:
«Ураза тотудан башка – ул Минем өчен, һәм аның өчен үзем бүләклим. Ул (Минем колым) үзенең теләкләрен калдыра һәм Минем ризалыгым өчен ризыктан баш тарта».
Хәдисне Әл-Бохари (5927), Мөслим (1151) тапшыра.
Аллаһы Тәгалә рәхмәтле, шуңа күрә ураза тоткан өчен хисапсыз әҗерләр бирә.
Сәхәбәләрнең берсе: «Мин Пәйгамбәребез ﷺ әйткәнен ишеттем:
«Берәү чын күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен генә бер генә көн ураза тотса, Аллаһ аның йөзен Җәһәннәм утыннан җитмеш елга ерагайтыр».
Хәдисне Әл-Бохари (2840), Мөслим (1153) тапшыра.
Бер көн ураза өчен Аллаһы Тәгалә кешене Җәһәннәм утыннан җитмеш елга ераклаштыра!
Әй Аллаһның коллары! Уразаны бозучы, уразаны санга сукмаучы кешегә Аллаһ Тәгаләдән каты газаб булачак. Башкача була да алмый, чөнки бу бит диннең баганаларының (өркәннәренең) берсе! Әбү Үмәмә Пәйгамбәребездән ﷺ түбәндәге сүзләрне ишеткәнен әйтә:
«Бервакыт, мин йоклаганда (ә пәйгамбәрләрнең төшләре – Аллаһтан вәхи), икәү килде һәм мине кулларымнан тотып алып киттеләр. Аннары без тезләре астындагы сеңерләреннән асып куелган кешеләр янына килдек. Аларның авыз кырыйлары ертылып, алардан кан ага иде».
Шуннан соң Пәйгамбәребез ﷺ бу кешеләр турында: «Ә бу кешеләр кем соң?» — дип сораган.
Фәрештәләр: «Бу ураза вакытында ифтар вакыты җиткәнче авыз ачучылар», — дип аңа җавап биргәннәр.
Аллаһ бөектән-бөек! Мондый җәза ураза тоткан, әмма вакытыннан алда үз уразаларын бозып авыз ачкан кешеләргә бирелгән. Бөтенләй ураза тотмаучы һәм бу гыйбадәтне санга сукмаган кешеләр турында нәрсә әйтеп була?!
Шуңа күрә, әй Аллаһның коллары, без барыбыз да бу уразага, Аллаһы Тәгалә безгә бу айга кадәр яшәргә рөхсәт иткән Рамазан аена әзерләнергә тиешбез. Беренчедән, без уразаны тиешенчә тотарга тиеш; икенчедән, Аллаһны зекер итүләрне бизәргә, тулыландырырга һәм камилләштерергә кирәк. Бу айда Аллаһны ешрак зекер кылыгыз, чөнки Пәйгамбәребездән ﷺ:
«Ураза тотучыларның кайсысы зуррак әҗер-савап ала?» дип сорадылар.
Ул ﷺ: «Аллаһны иң күп зекер итүчеләр», — дип әйтте.
Хәдисне Әхмәт (15553), Тәбәрани «әд-Ду’ә» дә (1887) тапшыра.
Уразагызны бизәп Аллаһны күп зекер итегез. Бу айда намазга аеруча игътибар итегез! Барыннан да бигрәк, бу сезнең мәҗбүри намазларыгыз (фарызлар). Кеше намазга кереп, аның уйлары әллә кайларга очып киткән буш намазлар булмасын өчен, намазларны чын йөрәктән, Аллаһ ризалыгы өчен укырга кирәк. Шулай ук фарыз намазларга кадәр һәм алардан соң була торган (раүәтиб) сөннәтләрнең кылынуына игътибар итегез. Һәм дә, әлбәттә, төнге намазлар (тәравих): аларны җәмәгать белән укыгыз, аларга салкын карамагыз. «Ахырдан, соңгы ун көнлек җиткәч укырмын», — дип әйтергә ярамый. Юк, беренче көннән үк укый башлагыз.
Гомумән, үзегез өчен Рамазан аенда гыйбадәт кылуның һәр төрен: ураза тотуны, зикерләрне, Аллаһка тәүбә-истигъфар кылуны һәм Аллаһка дога кылуны, һәм Коръән укуны (чөнки бу ай — Коръән ае) үз эченә алган программа төзергә тырышыгыз! Көн саен Коръән укыгыз, әти-әниегезгә ихтирамлы булыгыз (бу айда аеруча), ураза тотучыларны, ярлыларны ашатыгыз, сәдәка бирегез. Ошбу айда сезнең гыйбадәт кылуыгыз киң булсын.
Игътибар итегез, әй Аллаһ коллары, сезнең уразагыз ниндидер гөнаһлы сүзләр яки эшләр, үзеңне ниндидер тәртипсез тотулар белән бозылмасын, чөнки ураза тотуның максаты … Уразаның тотуның максаты нәрсәдә? Уразаның максаты – ашау белән эчүне калдыру гына дип уйлыйсызмы? Аллаһы Тәгалә әйтте:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُون
«Әй мөэминнәр, әүвәлге кавемнәргә фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз ителде, шаять Аллаһтан куркучылардан булырсыз!»
Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:183
Уразаның максаты — ашамау һәм эчмәү генә түгел, ә бу Аллаһтан куркуга ирешү һәм шуны ныгыту, гамәлләрдә чагылдыру. Шул вакытка без, Аллаһ ризалыгы өчен, тән ләззәтләреннән, нәфесебез чакырган нәрсәләрдән баш тартабыз. Рухи яктан үсеш алуны, йөрәгебезнең күккә ашып, сафлыкка ирешүен һәм Аллаһның фәрештәләре кебек Аллаһны зекер итүен телибез. Ә санап кителгән нәрсәләр ничек үз-үзеңне тәртипсез тоту белән бергә булырга мөмкин? Ураза тота, шул ук вакытта ул сүгенә, ниндидер начар сүзләр әйтә, үзен тәртипсез тота, кычкыра, гайбәт сөйли яки яман телле була. Ә Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
«Кем (уразада вакытта) гөнаһлы сөйләшүләрне һәм гөнаһлы гамәлләрне туктатмый икән, Аллаһы Тәгаләгә аның ризыктан һәм эчүдән баш тартуы кирәк булмаячак».
Хәдисне Әл-Бохари (1903) тапшыра.
Әгәр гөнаһ кыласың икән, Аллаһ синең ач торуыңа һәм сусавыңа мохтаҗ түгел.
Әй Аллаһның коллары, бу айга әзерләнгән хәлдә керергә кирәк. Рамазанга әзерлек ул махсус ризыклар сатып алу, Рамазан өчен махсус рецептлар җыю, кемдә һәм кайсы көнне җыелуны туплаган, ниндидер махсус табыннар, күңел ачулар һәм кәеф корулар оештыру программасын эшләү түгел. Юк, мөэминнәрнең Рамазанга әзерләнүләре мондый түгел, кайберәүләр шулай уйласа да. Чын мөэминнәрнең Рамазанга әзерлекләре, шушы ай керү белән, беренче минуттан ук, кискен рәвештә Аллаһка аеруча якынлаша башлауга, Аңа омтылуга үзләренең йөрәкләрен әзерләүдән гыйбарәт.
Без Аллаһтан Аның күркәм исемнәре аша, бу айга чаклы яшәргә рөхсәт бирүен, шушы айны иң күркәм гыйбадәттә һәм Раббызга хезмәт куюыбызны насыйп итүен сорыйбыз. Онытмагыз, сез Аллаһка гыйбадәт кылу өчен яратылган, ул сезне шул максат белән яраткан.
Әгәр сабыр итмәсәгез, сезнең гыйбадәт кылуыгыз хак булмас, сабырлык иман китерү иманның башы кебек. Безгә билгеле булганча, сабырлыкның өч төре бар:
1. Аллаһның әмерләрен үтәүдә сабырлык.
2. Аллаһ хәрам кылган нәрсәләргә карата сабыр булу.
3. Аллаһның сынауларына сабыр итү.
Рамазан аенда ураза тоту өч төрле сабырлыкны да үз эченә ала. Бу айда Аллаһ кушканнарны үтисеңме? Әйе. Син тыелган гамәлләрне калдырасыңмы? Әйе, өстәвенә, син гадәти вакытта рөхсәт ителгән нәрсәләрдән баш тартырга тиеш. Син сусау һәм ачлык кичерергә тиешме? Әйе, аеруча озын җәй көннәре булса. Әйе, шуңа күрә өч төрле сабырлык. Пәйгамбәребез ﷺ Рамазан аен ничек атаганын беләсезме? Ул ﷺ аны сабырлык ае (шәһру с-сабр) дип атаган. Бу сабырлык мәктәбе. Әйдәгез, иң беренче итеп үзебезне сабырлыкка, ә аннары безнең өйдәгеләрне, хатыннарыбызны, балаларыбызны бу айны сабырлык белән гыйбадәт кылуда үткәрергә өндик. Сәхәбәләрнең кечкенә балалары да бу айда ураза тотканнар, аларның ниндидер уенчыклар белән игътибарларын читкә юнәлткәннәр, шулай итеп бу айны Аллаһка гыйбадәт кылуда һәм уразада сабырлык белән үткәрергә өйрәткәннәр. Шуңа күрә ураза өчен шундый исәпсез-хисапсыз әҗер-савап бирелә, чөнки бу – ураза ае, сабырлык ае, ә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:
إِنَّمَا يُوَفَّى الصَّابِرُونَ أَجْرَهُم بِغَيْرِ حِسَاب
«Сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер».
Коръән, «Халык төркеме» сүрәсе, 39:10
Яңа комментлар