НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ: мөселманнарга бәйрәм итәргә ярыймы? 2 өлеш

Share
НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ: мөселманнарга бәйрәм итәргә ярыймы? 2 өлеш

Зороастризм калдыклары – бүген күп кенә Ислам илләрендә киң таралган күренеш: элек фарсы дәүләте булган илләрдә, Әзербәйҗан яки Урта Азия, яисә Курдыстан, Төньяк Гыйрак районнары кебек җирләрдәге халыклар Нәүрүз дип аталган бәйрәмне бәйрәм итәләр.

Туры мәгънәсендә ул – яңа көн яки яңа ел дигәнне белдерә. Чынлыкта бу бәйрәм – зороастризм әһелләренең бәйрәме. Зороастризм әһелләре ике иләһкә: яктылык алласына һәм караңгылык алласына табынганнар. Яктылык алласы – яхшылык эшләүче һәм караңгылык алласы – явызлык кылучы. Шулай итеп алар ошбу бәйрәмне 21 мартта бәйрәм итәләр, ә бу язгы көн белән төн тигезлеге көне.

➥ Бу исә төннең көн белән чагыштырылуын аңлата, ягъни тәүлекнең якты вакыты һәм тәүлекнең караңгы вакыты бер-берсе белән чагыштырыла. Һәм дә бу көннән соң тәүлекнең көндезге өлеше, тәүлекнең якты өлеше арта, ягъни яктылык арта башлый. Шуңа алар моңа яктылык алласының җиңүе символы дип ышаналар.

Шуңа күрә 21 мартта зороастризм әһелләре, утка табынучылар, дуалистлар шушы үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

⚠️ Кызганычка каршы, бүген үзләрен мөселман дип атаган күпләр бу бәйрәмне авызларыннан төкерек чәчеп яклыйлар һәм бу Ислам бәйрәме дип әйтәләр, яки хәтта аны мөселман яңа елы дип тә атыйлар. Шулай кайвакыт “бу бәйрәм мәҗүсиләр бәйрәме һәм мөселманнарга аны бәйрәм итү рөхсәт ителми” дип әйтүчеләрне юкка чыгарырга әзер булалар.

❗️Кәферләрнең бәйрәмнәрендә катнашу тыела (хәрам).

✍🏼 Ибн әл-Кайим бу кече ширекнең бер төре дип әйтә, чөнки бу «икрар», ягъни шул кешеләрнең гамәлләрен хуплау төре була.

📽 Теманы җентекләбрәк тикшерү бу видеода: https://youtu.be/my3x0Auj7ak

━━━━➳༻•༺➳━━━

⚠️ ① өлеше бу сылтама буенча