
Әй Аллаһның колы! Рамазан аенда синең каршыда мөһим һәм искиткеч бурыч тора! Алдыңда синең өчен стимул булырга тиеш булган мөһим максат бар! Кайгы сиңа! Әгәр син хәзер әйтеләчәк сүзләрне тыңламасаң, кайгы сиңа, әй Аллаһның колы, чөнки сиңа җәза һәм кайгы өчен күктәге Аллаһның ышанычлысы (әминү с-сәмә’) дога кылган! Ә җирдәге Аллаһның ышанычлысы «Әмин» не күктәге ышанычлы догасыннан соң әйткән. Фәрештәләрнең иң хәерлесе булган Җәбраил (аңа сәлам булсын) бу киңәшкә колак салмаучы өчен Аллаһтан кайгы җәзасы сорады. Ә илчеләрнең һәм пәйгамбәрләрнең иң хәерлесе Мөхәммәд ﷺ, Җәбраил бу үтенеч белән Аллаһка мөрәҗәгать иткәндә, «әмин» дип әйткән.
Рамазан – рәхмәт ае, ләкин барча кешеләргә дә түгел, әй Аллаһның колы. Рамазан ае кеше өчен рәхмәт, яисә җәза ае да булырга мөмкин. Кайбер намаз укучылар һәм ураза тотучылар өчен бу ай җәзага сәбәп була ала. Бу турыда Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
«Ураза тотучы уразасыннан ачлыктан башка бернәрсә дә алмаска, шулай ук төнге намазларны үтәүче үзенең намазларыннан йокысызлыктан һәм арыганлыктан башка бернәрсә дә алмаска мөмкин».
Ибнү Мәдҗәһ (1690), Нәсәи «Сүнән әль-Күбра» да (3249), Шәех әль-Әлбәни «Сәхих әль-джәмиг әс-сәгыйр» да (3488) һәм «Сәхих ат-Тәргыйб уә-т-тәрхиб» та (1083) хәдисне дөрес диде
Әй Аллаһның колы, кешеләрнең бу төркеменә керүдән сакланыгыз!
Шуңа күрә, Аллаһның колы, мин сиңа җиткерергә тиеш, тиздән син Рамазанга керәчәксең – үзеңә максат һәм бурычларыңны билгелә. Бу айда синең максатларың нинди?! Синең шәхси бурычың (фард гәйн) – ул ураза тоту, әмма бу синең бердәнбер бурычың түгел. Моннан тыш, синең шәхси бурычың бар — бу айда Аллаһтан ярлыкау алу. Әйе, бу мәҗбүри (вәҗеб)! Башкача әйткәндә, әгәр дә син бу айда кичерү алу өчен барысын да эшләмәсәң, димәк, син өстеңдә гөнаһ! Галимнәр «Рамазан» сүзе «рамәда»/кызу фигыленнән килеп чыккан дип әйтәләр. Ни өчен шундый мәгънә соң? Чөнки Рамазан аена керүче кешенең гөнаһлары бу ай эчендә янып бетәргә тиеш. Ул гөнаһлардан азат ителергә тиеш!
Бу Коръән ае, әйе! Аллаһның Китабы сиңа рәхмәт тә, гәзаб та булырга мөмкин, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
وَنُنَزِّلُ مِنَ الْقُرْآنِ مَا هُوَ شِفَاءٌ وَرَحْمَةٌ لِّلْمُؤْمِنِينَ وَلَا يَزِيدُ الظَّالِمِينَ إِلَّا خَسَارًا
«Без Коръәннән мөэминнәр өчен рәхмәт һәм шифа иңдерәбез, ә Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәргә Коръәннән хәсрәт кенә ирешер».
Коръән, «Ягъкуб балалары» сүрәсе, 17:82
Шуңа күрә тәкъва ата-бабаларыбыз, беркем дә Коръән укырга утырып, аннан бернинди дә нәтиҗә алмыйча торып китә алмый дигәннәр. Аның артыннан һичшиксез синең файдаңа яки сиңа каршы булган берәр нәрсә киләчәк. Гомәр ибн әл-Хәттаб Мәккәгә үзенең хәлфәлеге вакытында килә, Мәккәдә ул идарәче итеп билгеләгән наместнигы белән очраша һәм аңардан: «Ә кемне син үзәнлек халкы өчен наместник (идарәче, вәли) итеп билгеләдең?» — дип сорый.
Ул: «Ибн Әбзәны билгеләдем», — дип җавап бирә.
Гомәр: «Кем ул Ибн Әбзә?» — дип сорый.
Ул: «Ибн Әбзә – азат ителгән колларның берсе», — дип җавап бирә, ягъни азатлык алган элеккеге кол.
Гомәр: «Элеккеге колны билгеләдегезме?» — дип сорый.
Гаҗәп, башка берәүне дә тапмаганнар, колны билгеләп куйганнар. Шул вакытны наместник аңа аңлатып күрсәтә: «Чөнки Ибн Әбзә — Коръән буенча безнең арабыздан иң гыйлемлесе».
Шуннан соң Гомәр ибн әл-Хәттаб: «Хаклыкта Пәйгамбәребез ﷺ әйтте:
«Аллаһ бу Коръән белән халыкларны югары күтәрә һәм бу Коръән белән халыкларны түбәнсетә»».
Әхмәт (1/35), Мөслим (817) һәм Ибнү Мәдҗәһ (218). Шәех әль-Әлбәни «Сәхих әль-джәмиг әс-сәгыйр» да (1896) хәдисне дөрес диде
Аллаһ Коръән белән югары күтәргән халыклар – Коръәнгә ябышучылар, ә Аллаһ Коръән белән түбәнсеткән халыклар – Коръәннән баш тартучылар.
Бу аятькә игътибар итегез, аның мөһим мәгънәсен аңлаучылар аз:
لَقَدْ أَنزَلْنَا إِلَيْكُمْ كِتَابًا فِيهِ ذِكْرُكُمْ أَفَلَا تَعْقِلُون
«Без сезгә Коръәнне иңдердек, ул Коръәндә сезнең дәрәҗәгез. Әллә сез аңламыйсызмы?»
Коръән, «Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 21:10
Башкача әйткәндә, безнең хәлебез: кимсетелгән булырбызмы, әллә Аллаһ безгә бөеклек бирерме, бу Китапка ничек тотынуыбызга бәйле. Анда безнең дәрәҗәбез! Шуңа күрә мөселманнар Коръән һәм Сөннәткә ябышкан вакытта, алардан барысы да куркалар һәм хөрмәт итәләр иде. Ә мөселманнар Коръәнне һәм Сөннәтне үз аркалары артына ташлагач, хәзер күзәтелә торган хәлләрне – мөселманнарның кимсетелгән хәлен күрәбез. Шуңа күрә бу аять безнең күз алдыбызда һәрвакыт булсын, аны һәрвакыт истә тотыгыз:
لَقَدْ أَنزَلْنَا إِلَيْكُمْ كِتَابًا فِيهِ ذِكْرُكُمْ أَفَلَا تَعْقِلُون
«Без сезгә Коръәнне иңдердек, ул Коръәндә сезнең дәрәҗәгез. Әллә сез аңламыйсызмы?»
Коръән, «Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 21:10
Аллаһ Коръән белән гамәл кылучы халыкларның дәрәҗәсен күтәрә һәм Коръән белән гамәл кылмаучы халыкларны хур кыла. Рамазан ае кешеләргә җәза бирер өчен бер сәбәпкә әйләнергә мөмкин.
Син хәзер мәктәпкә керәсең. Бу айда син Рамазан мәктәбендә укыячаксың. Син аны тәмамларга һәм имтихан бирергә тиеш. Нинди имтиханмы? Син гөнаһларың өчен кичерү алырга тиеш, шуның белән син бу имтиханны тапшырган булырсың.
Җиде сәхәбә! Җиде! Пәйгамбәребезнең ﷺ җиде сәхабәсе түбәндәгеләрне җиткерде:
«Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ үзенең минбәренә гади булмаган ысул белән күтәрелде. Ул беренче баскычка менде һәм: «Әмин» диде; аннары икенче баскычка менде һәм кабат: «Әмин» дип әйтте; аннары өченче баскычка менде һәм: «Әмин» диде».
Шуннан сәхәбәләр сорадылар: «Әй Аллаһның Илчесе, ни өчен (өч мәртәбә «Әмин» дип әйттең)?»
Шуннан соң Пәйгамбәребез ﷺ аларга аңлатты: «Миңа Җәбраил килде һәм әйтте: «Әй Мөхәммәд, сине искә алган вакытта Аллаһтан синең өчен салават сормаган кешегә (ягъни: «Аллаһның аңа салваты һәм сәламе булсын» дип әйтмәгән)/сәллә Ллаһу галәйһи үә сәлләм) хурлык булсын (икенче риваяттә: «ерак булсын/Җәннәттән, рәхмәттән» диелә). Әй Мөхәммәд, «әмин» дип әйт диде, һәм мин «әмин» дип әйттем. Соңрак икенче баскычка менгәч, Җәбраил әйтте: «Әй Мөхәммәд, ике әти-әнисен дә яки аларның берсен күргән һәм әти-әнисе аның Җәннәткә керүенә сәбәп булмаган кешегә түбәнчелек булсын (ул аларга яхшы мөгамәлә күрсәтеп, шул сәбәпле Җәннәткә керү өчен барлык көчен куймаган). Әй Мөхәммәд, «әмин» дип әйт диде, һәм мин «әмин» дип әйттем. Аннары Җәбраил әйтте:
«Рамазан аен күргән, әмма кичерү алмаган кеше түбәнсетелсен. Әй Мөхәммәд, «әмин» дип әйт диде, һәм мин «әмин» дип әйттем»»».
Тәбәрани «Мү’джәм әль-Кәбир» да (2022), ибн Хүзәймә (1888), ибн Хиббән (2378). Шәех әль-Әлбәни «Сәхих әль-джәмиг әс-сәгыйр» да (75) һәм «Сәхих ат-Тәргыйб уә-т-тәрхиб» та (1678-1679) хәдисне дөрес диде
Җәбраил шундый дога кылган! Ул Рамазан аенда ярлыкау алмаган, гафу алу өчен аннан тора торганның барысын да эшләмәгән кешегә җәза һәм кимсетү сорады.
Шуңа күрә, Рамазан ае алдында, Әй Аллаһның колы, максатыңны билгеләү – синең бурычың. Ә синең максат нинди? Аллаһтан ярлыкау алу Бу синең уразаңның максаты!
Карагыз, дошманыгыз чылбыр белән бәйләнгән булыр. Шәйтаннарның һәм җеннәрнең иң явызлары чылбыр белән бәйләнгән булырлар. Шул рәвешле, алар гадәттә эшләгәннәрен эшли алмыйлар; сине гадәттәгечә үгетли һәм гөнаһларга өнди алмыйлар. Син бу дошманнан азат булачаксың, Аллаһка шөкер!
Һәр төн саен сиңа күктән сөрән салучы, сине дәртләндереп әйтер:
«Әй, яхшылык теләүче, гамәл кыл! Әй гөнаһ кылырга теләүче, кире уйла!»
Тирмизи (682), ибнү Мәджәһ (1642), Хәким (1/421). Шәех әль-Әлбәни хәдиснең дөреслеген раслады
Аллаһ сиңа барлык шартлар тудырды: уйларың фәкать Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылырга ирекле булсын өчен ризыктан, эчүдән һәм якынлык кылудан сине мәхрүм итте. Кешенең тамагы тук чагында һәм су эчкәч, аның гөнаһларга омтылыш була. Аллаһ сине тән ләззәтләреннән мәхрүм итә. Ә синең төнеңне Аллаһ нәрсә белән мәшгуль итте? Аллаһ разый булган төнге намазларда басып тору белән. Шулай итеп, Аллаһ, син бу мөбарәк мәктәпне тәмамласын өчен һәм тәмамлагач дошман белән көрәшергә әзер булсын өчен, бөтен вакытыңны хәерлелек белән тутырып, сиңа махсус тәрбия программасы әзерләде. Бу дошман йокымсорамый, шәйтан йокламый. Хәсән әл-Басри әйткәнчә: «Әгәр ул йокласа, без ял итәр идек».
«Тәльбисү Иблис» тә, 49 биттән кар.
Бу дошманның төп бурычы нинди? Ул сине Җәннәттән мәхрүм итәргә, синнән Раббыңның бакчаларын тартып алырга тели. Бу дошман белән сугыш меңнәрчә еллар дәвамында туктамаган. Бу сугыш безнең атабыз Адәм (аңа сәлам булсын) заманыннан бирле бара. Сугышта катнашкан кешеләр белә: сугыш никадәр озаграк дәвам итсә, аның өчен шулкадәр күбрәк сабырлык кирәк. Моннан тыш, сугышның сәбәбе (сәбәбе – Җәннәт) никадәр кыйммәтлерәк булса, бу сугыш шулкадәр хөрмәтлерәк була. Һәм дә дошманның һәртөрле хәйләләргә, көтелмәгән хәлләргә һәм яшерен гамәлләргә сәләте күбрәк булган саен (ә шәйтан – ул бик хәйләкәр дошман), димәк, бездән дә күбрәк уяулык таләп ителә. Шуңа күрә, кардәшләрем, менә без сезнең белән укырга кергән бу мәктәп эшчәнлек һәм активлык таләп итә. Көндез бездән җан теләкләрен, тән ләззәтләрен канәгатьләндерүдән баш тарту таләп ителсә, төнлә Аллаһ безне намаз белән мәшгуль итте.
Шуңа күрә бу мөмкинлеккә, шушы шанска бик җитди карагыз. Елына бер ай! Елына бер генә ай – 29 яки 30 көн. Аны бушка уздырма! Сине Коръәннән вә зекердән, гафу сораудан (истигъфардан), дога кылудан вә намаздан читкә юнәлтүче барча нәрсәләрне читкә куй. Шул гаджетларны, социаль челтәрләрне, яңалык сайтларын, телевизорны, программаларны, сериалларны, төрле уеннарны – компьютер һәм телефон уеннарын калдыр – алардан бер ай буена баш тарт! Син моны унике айның берсе эчендә булса да эшли аласыңмы? Ул уеннар, гаджетлар һәм социаль челтәрләр – алар сиңа Кыямәт көнендә бернәрсә белән дә ярдәм итмәячәк. Син анда ялангач басып торачаксың! Ялангач, яланаяк һәм сөннәткә утыртылмаган килеш!
Үзеңне күз алдыңа китер. Башка кешеләрне түгел, үзеңне! Күз алдыңа китер, хәзер сине мәйданга шундый ялангач килеш алып чыгачаклар. Син үзеңне нинди ярдәмсез итеп хис итәчәксең? Сөннәткә утыртылмаган һәм ялангач булган көнеңдә син шундый ук кешеләр төркемендә югары Мәхкәмәгә – исәп-хисапка барачаксың! Шул чакта син кулдан ычкындырган һәм бушка үткәргән һәр секунд һәм дә һәр сулыш өчен үкенәчәксең.
Унбер айны син ничек үткәргәнсеңдер – билгесез… Коръәнне ничә тапкыр укыдың?! Аллаһның Китабын ничә мәртәбә кулыңа алдың вә аны чын күңелеңнән укыдың? Аллаһтан гафу сорап ничә тапкыр еладың?! Син җиренә җиткереп ничә намаз укыдың?! Уйларың уңга һәм сулга «очып китмәгән», чын йөрәгеңнән чыккан намазлармы бу? Ничә тапкыр син чын күңелдән тордың һәм төннәрен Аллаһка намаз укыдың? Хәзер булса да акылга кил! Аңла! Сиңа күктән Раббыңның сөрән салучысы мөрәҗәгать итә, син аны ишетмисең, ләкин ул сиңа: «Әй, яхшылык теләүче, гамәл кыл! Әй гөнаһ кылырга теләүче, кире уйла!», – дип әйтә.
Ә кешеләрнең күпчелеге дөнья мәшәкатьләренә чумган, алар дөнья куу белән шөгыльләнә. Кайвакыт кеше Рамазанга керә, ләкин бу айның кергәнен аңлап бетерә алмый. Ул әлегә дөнья мәшәкатьләре рельслары буенча тулы тизлек белән баручы паровоз кебек, ниндидер дөньяви максатлар, хыяллар һәм омтылышлар, дөньяви байлыклар туплау белән колачланган. Ул чаба да, чаба, соңрак аңына килә, Рамазан аеның яртысы узып киткәнен аңлый! Кайвакыт кеше Рамазан башында актив була, тора-бара көчсезләнә, көчсезләнә дә, көчсезләнә, ә Рамазан уртасына җиткәч гыйбадәт кылуда бөтенләй ялкау була.
Аллаһның колы, бу бит санаулы гына көннәр! Аллаһы Тәгалә әйтә:
أَيَّامًا مَّعْدُودَات
«Санаулы көннәр».
Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:184
Беренче секундтан башлап аның һәр көне кыйммәтсез! Рамазан ае белән ничек хушлашырга вакыт килеп җиткәнен сизмичә дә калачаксың. Бәлки бу синең өчен соңгы Рамазандыр?! Бәлки сиңа бу гамәлләрең белән Аллаһ каршына килеп басарга кирәк булыр?! Бәлкем үлем фәрештәсе сине Рамазаннан соң ук алып китәр. Шуңа күрә һәрвакыт үз хәлеңне кара, Аллаһ сине теләсә кайсы минутта шул хәлеңдә алырга мөмкин.
Шул сәбәпле Пәйгамбәребез ﷺ шундый сүзләр әйткәндер?
«Әгәр Аллаһ кешегә яхшылык теләсә, аны затландыра».
Кешеләр: «Аны затландыра» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?» — дип сораганнар».
Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Аллаһ аңа үләр алдыннан тәкъва эшләрне (кылуны) күңеленә сала һәм соңыннан аны шул хәлендә вафа итә».
Әхмәт (4/200), Тәбәрани «Му’джам аль-Кабир» да Әбү Гыйнәбә сүзләреннән. Шәех әль-Әлбәни «Сәхих әль-джәмиг әс-сәгыйр» да (307) һәм «Сәхих ат-Тәргыйб уә-т-тәрхиб» та (1114) хәдисне дөрес диде
Аллаһы Тәгалә безне Ул затлаганнар арасыннан кылса иде вә шул хәлдә вафат итсә иде!
Шуңа күрә Рамазан – көндезге йокы һәм ялкаулык, төнлә табыннар артында утыру, буш сөйләшүләр, күп сөйләүләр, күңел ачулар һәм кәеф-сафа корулар вакыты түгел. Юк! Беренче мизгелдән үк бу Коръән вакыты, намаз вакыты, бу сәдәка вакыты, ашату вакыты, төнге намаз вакыты (таравих). Салкын карама! «Мин бүген арыдым», «Мин соңыннан, Рамазан ахырында эшләрмен» дип әйтмә. Кичектермә! Онытма, синең бурычың – Рамазаннан ярлыканган хәлдә чыгу!
Яңа комментлар