
Хаклыкта, Аллаһка барча мактауларыбыз. Аны мактап тәсбихләр әйтәбез, вә Аннан ярдәм сорыйбыз, вә Аннан ярлыкауны үтенәбез. Вә күңелләребездә булган явызлыктан һәм начар эшләребездән Аңа сыенабыз. Кемне Аллаһ туры юлга күндерсә, аны беркем дә тайпылдырмас, ә кемне Аллаһ адаштырса, аны туры юлга күндерүче булмас. Шәһадәт китерәмен: Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер илаһ тә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аның һичбер тиңдәше юк. Вә шаһитлек бирәмен: Мөхәммәд — Аның колы һәм Илчесе.
Әй Аллаһның коллары! Шулай итеп, без «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның беренче шарты булып аның мәгънәсен аңлау тора икәнлегенә төшендек. Бу ниндидер мәгънәсез сүзләр түгел, ә бөек мәгънәгә ия булган сүзләр. Алай гына да түгел, иң бөек мәгънәле сүзләр. Бу сүзләрнең асылы — Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка һәммә нәрсәгә гыйбадәт кылудан ваз кичү һәм гыйбадәт аша Аллаһка (Ул пакь һәм югары) омтылу. Синең басынкылыгың Аллаһка, синең өметең Аллаһка, синең тәвәккәл кылуың Аллаһка, синең рөкүг һәм сәҗдәләрең Аллаһка, синең догаларың Аллаһка юнәлтелгән булуы. «Лә иләһә иллә Ллаһ» иясе булган кеше Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка һичкемнән дога кылып сорамый. Ул Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка һичкемнән коткаруны сорап ялвармый, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка һичкемгә тәвәккәл кылмый, Аллаһтан башка беркемгә дә өмет багламый, Аллаһы Тәгаләдән башка беркем өчен дә корбан чалмый, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә, ягъни үзен Яратучысыннан (юктан бар кылучысыннан) башка берәүгә дә гыйбадәт кылмый. Ул кешеләрнең Раббысы белән беррәттән гыйбадәт кылына торган бөтен нәрсәне кире кага һәм алардан баш тарта. «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның чын иясе менә шул инде.
Без сезнең белән болай әйтәбез:
إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ
«Синең Берүзеңә генә без гыйбадәт кылабыз (башка беркемгә дә кылмыйбыз), бары Синнән генә ярдәм сорыйбыз (башка беркемнән дә сорамыйбыз)».
Коръән, «Фәтихә» сүрәсе, 1:5
Һәм дә Аллаһы Тәгалә безгә шушы шартны күрсәтеп болай дип әйтә:
فَاعْلَمْ أَنَّهُ لَا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ
«Бел: Аллаһтан башка хак иләһ юк».
Коръән, «Мөхәммәд» сүрәсе, 47:19
«Лә иләһә иллә Ллаһ» ны бел дигән, «Лә иләһә иллә Ллаһ» дип кенә әйт димәгән. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:
إِلَّا مَن شَهِدَ بِالْحَقِّ وَهُمْ يَعْلَمُونَ
«… хакыйкать турында сөйләүчеләрдән башка. Алар беләләр».
Коръән, «Зиннәтләнү» сүрәсе, 43:86
Тәфсир галимнәре дә: “«Лә иләһә иллә Ллаһ» дип шаһитлык бирүчеләр «лә иләһә иллә Ллаһ» сүзенең нәрсә аңлатканын күңелләрендә беләләр”, — диләр.
Һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткән:
مَنْ مَاتَ وَهُوَ يَعْلَمُ أَنَّهُ لاَ إِلٰهَ إِلاَّ الله دَخَلَ الْجَنَّةَ
«Кем үлсә һәм «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны белсә, шул Җәннәткә керәчәк».
Мөслим (26) тапшыра.
Ә икенче шарт – шикне кире кага торган ышану. Ягъни син йөрәгеңдә «Лә иләһә иллә Ллаһ» ка тулысынча ышанырга тиешсең, синдә аз гына да шик-шөбһә, бераз гына да икеләнү булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә болай әйткән:
إِنَّمَا الْمُؤْمِنُونَ الَّذِينَ آمَنُوا بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ ثُمَّ لَمْ يَرْتَابُوا
«Мөэминнәр — алар бары тик Аллаһка һәм Аның Илчесенә ышанучылар, ә аннан шикләнмәүчеләр».
Коръән, «Бүлмәләр» сүрәсе, 49:15
Ягъни ныклы ышану белән ышанганнар.
Һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Абү Хөрәйрә тапшырган хәдистә болай дип әйткән:
أَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلٰهَ إِلاَّ الله، وَأَنِّي رَسُولُ اللّه
لاَ يَلْقَى الله بِهِمَا عَبْدٌ، غَيْرَ شَاكٍّ فِيهِمَا، إِلاَّ دَخَلَ الْجَنَّةَ
«Шаһитлык бирәм: Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы хак иләһ юк һәм мин — Аллаһның Илчесе. Нык ышанган хәлдә (шикләнмичә), Аллаһы Тәгаләне бу ике сүз белән нинди генә кол каршы алса да, Җәннәткә керер».
Мөслим (27) тапшыра.
Һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бервакыт Абү Хөрәйрәгә болай дигән:
«Бар, шушы бакча артындагыларны, үз йөрәкләрендә нык ышанган хәлдә “Лә иләһә иллә Ллаһ” дип шаһитлык бирүчеләрнең барысын да, Җәннәт белән сөендер».
Мөслим (31) тапшыра.
Йөрәгеңне тикшереп кара. «Лә иләһә иллә Ллаһ» сүзләренә син тулысынча ышанасыңмы? Синдә еш кына нидәдер чагыла торган яшерен шик-шөбһәләрең юкмы? Йөрәгеңне мәхлуклар белән бәйләмисеңме, үзең дә сизмичә юктан бар кылынган нәрсәгә өмет багламыйсыңмы, Аллаһы Тәгаләдән курыккан яки оялган кебек, кешеләрдән курыкмыйсыңмы яки оялмыйсыңмы?
Өченче шарт — күп аллалыкны (ширек) һәм күрсәтеп эшләүне (рия) кире кагучы ихласлык (ихлясъ). Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, син үз гамәлләреңне пакьләргә, алардан күп аллалыкны (ширек), ихлассызлыкны, кешеләргә күрсәтеп эшләнгәндәге күрсәтмәле диндарлыкны алып ташларга тиешсең. Ягъни үз эшләреңнән ачык һәм яшерен ширек кушылмаларын алып ташла. Ягъни үз ниятеңне Аллаһы Тәгалә хакына пакь кыл, чөнки Ул болай дип әйтә:
أَلَا لِلَّهِ الدِّينُ الْخَالِصُ
«Аллаһка саф динне багышларга кирәк».
Коръән, «Халык төркеме» сүрәсе, 39:3
Анда бернинди дә мөшриклек (ширек) һәм бернинди күрсәтеп эшләү булмасын өчен.
وَمَا أُمِرُوا إِلَّا لِيَعْبُدُوا اللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ
«Ә аларга бары тик Аллаһка ихлас гыйбадәт кылырга, Аның Берүзенә генә динне багышларга боерылган иде».
Коръән, «Ачык галәмәт» сүрәсе, 98:5
Сез ихласлыкка (إخلاص) ирешү җиңел дип уйлыйсызмы? Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткәнчә: «Кыямәт көнендә Минем шәфәгатемә лаек булган кешеләр — ихлас йөрәктән “Лә иләһә иллә Ллаһ” диючеләр».
әл-Бохари (99) тапшыра.
Әгәр дә бу җиңел дип уйлыйсыз икән, сез бик нык ялгышасыз. Бары тик Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ризалыгы өчен булсын өчен, гамәлләреңнең ихласлыгына ирешү – бу бөек җиһад, ул үлем килгәнче тукталмаячак. Бер генә минутка да тынычланырга ярамый, беркайчан да. Ярдәм бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә килә. Менә син фәкыйрьгә булыштың, аңа сәдака бирдең, яки дини гыйлем аласың, яки кешеләргә дини гыйлем җиткерәсең. Уйлап кара, син моны дан казану өчен эшләмисеңме? Кешеләрнең синең турыда яхшы фикере хакына түгелме? Моның алай түгеллегендә ныклы ышанычың бармы? Әгәр дә бу (Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ихлас күңелдән гамәл кылу) шулай җиңел булса, бу хакта Коръәндә һәм Сөннәттә шулкадәр күп әйтелмәс иде, тәкъва ата-бабаларыбыз, элгәреләребез, аннан алай кисәтмәсләр иде.
Синең «Лә иләһә иллә Ллаһ» ың чын һәм дөрес булуның дүртенче шарты — ялганны кире кага торган дөреслек (сыдк — صدق). Син «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны дөреслек белән әйтергә тиеш, телең генә сөйләп, ә йөрәгең телеңә туры килмәгән хәлдә түгел.
Карагыз, монафыйклар Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) янына килеп: «Хаклыкта, син, һичшиксез, Аллаһның Илчесе икәнлегенә шәһәдәт китерәбез», — диделәр. Аллаһ аларга әйтте:
إِذَا جَاءكَ الْمُنَافِقُونَ قَالُوا نَشْهَدُ إِنَّكَ لَرَسُولُ اللَّهِ وَاللَّهُ يَعْلَمُ إِنَّكَ لَرَسُولُهُ وَاللَّهُ يَشْهَدُ إِنَّ الْمُنَافِقِينَ لَكَاذِبُونَ
«Хаклыкта, син шиксез Аның илчесе икәнлеген Аллаһ белә, һәм монафикъларның ялганчы булуларына Аллаһ шаһитлек бирә».
Коръән, «Монафыйклар» сүрәсе, 63:1
Синең «Лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйткәндәге дөреслегең һәрвакыт Аллаһ (Ул пакь һәм югары) тарафыннан тикшерелеп тора, чөнки сынаулар килә. Бу сынаулар белән Аллаһы Тәгалә кемнең чыннан да «Лә иләһә иллә Ллаһ» дигән сүздә нык торуын, ә кемнең әле уңга, әле сулга тирбәлүен тикшерә. Аллаһы Тәгалә әйтә:
الم (1) أَحَسِبَ النَّاسُ أَن يُتْرَكُوا أَن يَقُولُوا آمَنَّا وَهُمْ لَا يُفْتَنُونَ
«Әлиф Ләм Мим. “Без иман китердек” дип әйтсәләр, сыналмаслар дип уйлыйлармы әллә кешеләр?
وَلَقَدْ فَتَنَّا الَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ فَلَيَعْلَمَنَّ اللَّهُ الَّذِينَ صَدَقُوا وَلَيَعْلَمَنَّ الْكَاذِبِينَ
Кемнең хак, ә кемнең ялганчы икәнен Аллаһ белсен өчен, без моңарчы яшәгән кешеләрне сынап карадык инде».
Коръән, «Үрмәкүч» сүрәсе, 29:1-3
Бу сынаулар аша Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хак кешеләрне ялганчылардан аера. Икенчеләр үз телләре белән «Лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйтәләр, әмма сынаулар вакытында ныклыкны югалталар, алар «Лә иләһә иллә Ллаһ» сүзенә тугрылыкларын сакламыйлар.
Дөреслек җиңел түгел, шуңа күрә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткән:
مَا مِنْ أَحَدٍ يَشْهَدُ أَنْ لاَ إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ صِدْقًا مِنْ قَلْبِهِ، إِلَّا حَرَّمَهُ اللَّهُ عَلَى النَّارِ
«Кем генә “Лә иләһә иллә Ллаһ” ны дөреслек белән чын йөрәктән әйтсә, Аллаһы Тәгалә аны Җәһәннәм утына тыяр».
әл-Бохари (128) һәм Мөслим (32) тапшыра.
Күз алдына китерегез, кеше шунда ук Җәннәткә керәчәк. «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны дөреслек белән әйтсә, Ул Җәһәннәм уты өчен тыелачак.
Ә бишенче шарт, бөек шарт — ул нәфрәтне кире кага торган мәхәббәт. Әгәр син «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның чын тарафдары булсаң, син «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны яратырга тиешсең. Син Тәүхид турында ишетүне яратырга тиешсең, чөнки күп кешеләр Тәүхид турында сөйли башлагач: «Миңа күңелсез, башка берәр нәрсә турында сөйләшегез, берәр тарихи вакыйга турында сөйләгез әле», — диләр. Син Тәүхид турында сөйләгәннәрне яратырга тиешсең. Аның турында тыңларга яратырга тиешсең. Тәүхид турында сөйләргә яратырга тиешсең. Тәүхидне яратырга тиешсең. Тәүхид кешеләрен яратырга тиешсең. Аллаһны (Ул пакь һәм югары) барыннан да бигрәк яратырга тиешсең. Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) яратырга тиешсең. Ислам динен яратырга тиешсең. «Лә иләһә иллә Ллаһ» тугры булган диндар кешеләрне яратырга, Аллаһы Тәгалә билгеләгән чикләрне сакларга тиешсең. «Лә иләһә иллә Ллаһ» ка каршы килгәннәрнең барысын да, мөшриклек (ширек), имансызлык (көферлек) кебек «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны тулысынча җимерүче әйберләрне нәфрәт итәргә тиешсең һәм «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны боза торган әйберләрне яратмаска тиешсең: төрле дини яңалыкларны (бидгәтләр) яки «Лә иләһә иллә Ллаһ» ка бозыклык кертә торган торган гөнаһларны.
Бу сүзләрне тыңлагыз. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:
أوثَقُ عُرَى الإيمانِ الحبُّ في اللهِ والبُغضُ في اللهِ
«Диннең (иманның) иң нык тоткысы — Аллаһ ризалыгы өчен мәхәббәт һәм Аллаһ ризалыгы өчен нәфрәт».
Әхмәт (18524), әл-Әлбәни хәдисне «Сахих әл-Җәмиг» (2009) да яхшы дип атаган.
Менә үзеңне тикшер: син берәр нәрсәне яратасың, яки күрә алмыйсың икән, бу Аллаһы Тәгалә ризалыгы өченме, әллә башка нәрсә хакынамы? Үзеңнең нигезләреңә кара, алар нәрсәдән килеп чыга? Кешеләргә булган мәхәббәтең нәрсәгә нигезләнә? Ниндидер дөньяви файдагамы? Әллә милләтчелеккәме? Әгәр берәү минем милләтемнән икән, димәк мин аны күбрәк яратам, икенчесе «Лә иләһә иллә Ллаһ» ка тугры булуына да карамастан. Монысы бит минем милләтемнән, шуңа мин аны күбрәк яратам. Моңарда төзеләме, әллә ниндидер төркемгә кагылышына карапмы? Бу минем төркемчә, минем төркем кешесе, шуңа аны күбрәк яратасың, яки чыннан да кешеләрне аларның бу сүзгә мөнәсәбәтенә карап яратасың. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу шартка күрсәтә. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:
وَمِنَ النَّاسِ مَن يَتَّخِذُ مِن دُونِ اللّهِ أَندَاداً يُحِبُّونَهُمْ كَحُبِّ اللّهِ وَالَّذِينَ آمَنُواْ أَشَدُّ حُبّاً لِّلّهِ
«Кешеләр арасында Аллаһтан башка тиңдәшләр алучылар бар, аларны Аллаһы Тәгаләне яраткан кебек яраталар. Ә мөэминнәр Аллаһка иң көчле мәхәббәт кичерәләр».
Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:165
Һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйткән:
«Әгәр йөрәгеңдә өч әйбер бар икән, син иманның ләззәтен тоясың. Шуларның беренчесе — син Аллаһны һәм Аның Илчесен башкаларга караганда күбрәк яратасың. Икенче нәрсә – син кешене Аллаһ ризалыгы өчен генә яратасың, башка нәрсә хакына түгел. Һәм дә өченчесе, син нәфрәт иткән нәрсә — сине Җәһәннәм утына ташлауларын нәфрәт иткән кебек, динсезлеккә дә кире кайтасың килми».
әл-Бохари (16) һәм Мөслим (43) тапшыра.
Алтынчы шарт — ул баш тартуны кире кага торган буйсыну. Ягъни, әгәр «Лә иләһә илләллаһ» дисең икән, Аллаһы Тәгаләнең боерыкларына буйсын, аның кушканнарын үтә. Ул чагында бу чын «Лә иләһә иллә Ллаһ» булыр. Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَأَنِيبُوا إِلَى رَبِّكُمْ وَأَسْلِمُوا لَهُ
«Раббыгызга кайтыгыз һәм Аңа бирелегез (ягъни итагать итегез)».
Коръән, «Халык төркеме» сүрәсе, 39:54
Һәм, ниһаять, җиденче, соңгы шарт — кире кагуны бетерә торган кабул итү (القبول).
«Лә иләһә иллә Ллаһ» ны күңелең белән дә, телең белән дә кабул ит. Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны кабул иткән һәм Ул аларны коткарган кешеләр турында күп хәбәрләр китерә:
كَذَلِكَ حَقّاً عَلَيْنَا نُنجِ الْمُؤْمِنِينَ
«Безнең бурычыбыз — мөэминнәрне коткару».
Коръән, «Юныс» сүрәсе, 10:103
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны инкяр итүчеләр һәм үзләрен өстен куючылар хакында да сөйли. Аларга нинди җәза, нинди газап килүе турында әйтә. Аллаһы Тәгалә болай ди:
إِنَّهُمْ كَانُوا إِذَا قِيلَ لَهُمْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ يَسْتَكْبِرُونَ
وَيَقُولُونَ أَئِنَّا لَتَارِكُوا آلِهَتِنَا لِشَاعِرٍ مَّجْنُونٍ
«Аларга: “Лә иләһә иллә Ллаһ” дип әйтегез”, — диелсә, алар: “Әллә ниндидер акылдан язган шагыйрь аркасында аллаларыбызны ташларбызмы?” — дип тәкәбберләнәләр иде».
Коръән, «Сафта торучылар» сүрәсе, 37:35-36
Димәк, әй Аллаһның коллары! Әгәр «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның мәгънәсен белсәң, аның буенча гамәл кылсаң, сүзеңә тугры булсаң, чын ышану белән ышансаң, яратасаң, буйсынсаң, кабул итсәң, бу очракта гына сиңа «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның ярдәм итәчәге аңлашыла. Әгәр кеше «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны белми икән, ул Аллаһка табынучы, әмма белмәүче, гыйлемсез насараларга (христианнарга) охшаган. Әгәр белеп тә үтәмәсә, ул хакыйкатьне белә торып, аны үтәмәүче яһүдиләргә охшый. Әгәр дә ул йөрәге белән ышанмаса яки ихлас булмаса, сүзендә дөрес булмаса, ул тышкы яктан нидер эшли торган, ләкин эчләрендә бөтенләй башка нәрсә булган, икейөзлеләргә (монафыйкларга) охшаган. Әгәр ул буйсынмаса, ул вакытта ул ширек һәм көферлек гамәле булган берәр нәрсә эшләсә, диннән чыгып китә. Кәфергә әйләнә. Әгәр дә догалар белән Аллаһка (Ул пакь һәм югары) түгел, ә ниндидер изгеләргә яки үлеләргә мөрәҗәгать итә икән, диннән чыгып китә. Әгәр дә корбанны Аллаһ (Ул пакь һәм югары) өчен чалмый икән, диннән чыгып китә. Әгәр дә ул Аллаһка (Ул пакь һәм югары) тәвәккәл кылмаса, яки Аллаһтан гына куркырга тиешле курку белән башка берәр нәрсәдән курыкса, Аллаһны гына сөяргә тиешле мәхәббәт белән башканы сөйсә, кеше диннән чыгып китә, мөшрик була. Әгәр гөнаһ кылса, Аллаһка (Ул пакь һәм югары) итагать итмәсә, зур гөнаһлы (фасыйк) була. Аллаһы Тәгалә безне бу әйберләрдән сакласын. Әгәр кеше гыйлемне, инануны, ихласлыкны, дөреслекне, мәхәббәтне, буйсынуны һәм кабул итүне үзендә берләштергән икән, ул кеше Туры юлга (Сыйрат әл-мүстәкыйм) күнгән була. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) юлында изгелек кылган кешеләрнең юлында, ә Аның ачуы төшкән кешеләрнең һәм адашканнарның юлында түгел.
Әй Аллаһның коллары, бу сүзне күбрәк кайгырту — безнең бурычыбыз. Безнең иң зур кайгыртуыбыз «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны ничек саклавыбыз булырга тиеш. «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны сүздә, гамәлдә, ышануда чын-чынлап тотарга ярдәм итүен без бары тик Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гына сорыйбыз, чөнки Ул гына безнең ярдәмчебез, Ул гына туры юлга күндерә.
اللهم اجعلنا من أهل لا إله إلا الله اللهم أحينا عليها وتوفنا عليها وادخلنا اللهم بها الجنة دار السلام
Йә Раббым, безне «Лә иләһә иллә Ллаһ» кешеләреннән кыл. Йә Аллаһ, безгә шушы сүзләргә тугры булып яшәргә рөхсәт бир, һәм дә шул сүзләр белән вафат булырга рөхсәт ит, һәм дә безне, йә Раббым, шушы сүзләр ярдәмендә Җәннәткә — бәхет һәм тынычлык Йортына керт.
اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى مُحَمَّدٍ، وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ، كَمَا صَلَّيْتَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ، وَعَلَى آلِ إِبْرَاهِيمَ، إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ.
اللَّهُمَّ بَارِكْ عَلَى مُحَمَّدٍ، وَعَلَى آلِ مُحَمَّدٍ، كَمَا بَارَكْتَ عَلَى إِبْرَاهِيمَ، وَعَلَى آلِ إِبْرَاهِيمَ، إِنَّكَ حَمِيدٌ مَجِيدٌ.
Йә Аллаһ! Ибраһимга һәм аның нәселенә рәхмәт кылган кебек, Мөхәммәдкә дә, аның нәселенә дә рәхмәт кыл. Хаклыкта, Син Мактаулы һәм Олугъ. Һәм дә Ибраһимга һәм аның нәселенә бәрәкәт иңдергән кебек, Мөхәммәдкә дә, аның нәселенә дә бәрәкәт иңдер. Хаклыкта, Син Мактаулы һәм Олугъ.
اللهُمَّ إِنّا نَسْأَلُكَ مِنَ الْخَيْرِ كُلِّهِ عَاجِلِهِ وَآجِلِهِ، مَا عَلِمْنا مِنْهُ وَمَا لَمْ نَعْلَمْ، وَنَعُوذُ بِكَ مِنَ الشَّرِّ كُلِّهِ، عَاجِلِهِ وَآَجِلِهِ مَا عَلِمْنا مِنْهُ، وَمَا لَمْ نَعْلَمْ، اللهُمَّ إِنّا نَسْأَلُكَ الْجَنَّةَ وَمَا قَرَّبَ إِلَيْهَا مِنْ قَوْلٍ أَوْ عَمَلٍ، وَنَعُوذُ بِكَ مِنَ النَّارِ وَمَا قَرَّبَ إِلَيْهَا مِنْ قَوْلٍ أَوْ عَمَلٍ
Беренче өлеше бу сылтама буенча
Яңа комментлар