
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
Хаклыкта, Аллаһка барча мактауларыбыз, вә Аны мактап тәсбихләр әйтәбез, вә Аннан ярдәм сорыйбыз, вә Аннан ярлыкауны үтенәбез. Вә күңелләребездә булган явызлыктан һәм начар эшләребездән Аңа сыенабыз. Кемне Аллаһ туры юлга күндерсә, аны беркем дә тайпылдырмас, ә кемне Аллаһ адаштырса, аны туры юлга күндерүче булмас. Шәһадәт китерәмен: Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер илаһ тә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аның һичбер тиңдәше юк. Вә мин шаһитлек бирәмен: Мөхәммәд — Аның колы һәм Илчесе.
Аннан.
Әй Аллаһның мөэмин коллары, сезгә Аллаһ шәфкатьлек күрсәтсен, белегез, сүзләрнең иң бөеге, иң камиле, иң файдалысы, иң мөһиме, иң яхшысы — «لا إله إلاَّ الله (Лә иләһә иллә Ллаһ)» сүзләре.
Лә иләһә иллә Ллаһ. Бу сүзләр өчен күкләр һәм җир, барлык мәхлуклар барлыкка китерелгән; бу сүз сәбәпле кешеләр иманлыларга һәм кәферләргә, тәкъваларга һәм гөнаһлыларга бүленгән; бу — әҗер-савап яки җәза чыганагы булган сүз; бу — Кыямәт көнендә кешелекнең беренче һәм соңгы буыннары соралачак сүз; Җәннәткә, бәхеткә ирешү сүзе.
«Лә иләһә иллә Ллаһ» хакына Аллаһы Тәгалә җеннәрне һәм кешеләрне барлыкка китергән. Бу сүз — диннең нигезе һәм терәге. Бу сүз — иң көчле тоткы (әл-гурвәтүл-вуска). Бу сүз шаһитлек кәлимәсе (кәлимәтү-ш-шәһәдә). Бу сүз — Аллаһтан курку (кәлимәтү-т-такуә) кәлимәсе. Бу — бар нәрсәнең дә башлыгы!
شَهِدَ اللَّهُ أَنَّهُ لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ وَالْمَلَائِكَةُ وَأُولُو الْعِلْمِ قَائِمًا بِالْقِسْطِ لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
«Аллаһ «Аннан башка хак иләһ юк« дип шаһитлек итә, һәм фәрештәләр дә, гыйлем ияләре дә. Аллаһ гаделлек белән хөкем итә. Аннан башка һич иләһ юк, мәгәр Ул Үзе генә, Ул — Кодрәт, Хикмәт Иясе».
Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:18.
Коръәндә һәм Сөннәттә бик күп дәлилләр, дини текстлар бар, алар безгә бу сүзнең кадерен, аның мөһимлеген, дәрәҗәсенең биеклеген күрсәтәләр. Бу сүзнең өстенлекләре һәм аерым затлы үзенчәлекләре шулкадәр күп ки, аларны колачлап бетерү мөмкин түгел, барысын да өйрәнеп бетереп булмый, шуңа күрә бөек галим Шәйхүл-Исләм ибн Тәймия (Аллаһ аңа шәфкатьле булсын) болай әйткән: «Бу сүзнең өстенлекләре, анда язылган хакыйкатьләр, аның диндәге дәрәҗәсе ошбу сүзләрне тасвирлаучылар яки төшенүчеләр тасвирлый алганнан югарырак. Ул — бар нәрсәнең башы һәм ахыры. Ул — бар нәрсәнең башлыгы».
Әй Аллаһның коллары, белегез, Аллаһ сезгә шәфкатьлек күрсәтсен, Аллаһ «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны теле белән генә әйтүче колыннан кабул итми. Әгәр ул «Лә иләһә иллә Ллаһ» хокукларын үтәмәсә, «Лә иләһә иллә Ллаһ» кешегә йөкләгән бурычларны сакламаса, Коръәндә һәм Сөннәттә китерелгән шартларны үтәмәсә, бу аңа файда китермәячәк.
«Лә иләһә иллә Ллаһ» өчен бу шартлар җиде. Һәр мөселман бу җиде шартны белергә һәм аларны үтәргә тиеш. Ләкин бу, шартларның исемнәрен яттан белергә, бу исемнәрне санап чыгарга гына кирәк дигәнне аңлатмый. Күпме гади кешеләр бар, аларның гыйлемнәре күп түгел, әмма аларда бу җиде шарт берләшкән. Алар бу җиде шартны тормышка ашыралар. Әгәр дә сез алардан бу җиде шартны санап чыгуларын сорасагыз, бәлкем алар моны тиешенчә эшли дә алмаслар. Һәм бу шартларның исемнәрен яттан белгән кешеләр күпме, бу сүзләр авызларыннан чыгып атылып, уклар кебек очалар, ләкин алар бу җиде шартларга каршы килгән гамәлләр кылалар. Шуңа күрә гыйлем һәм гамәлләрнең бергә үтәлүе шарт. Шул чакта кеше чынлыкта да «Лә иләһә иллә Ллаһ» кешеләреннән, ул вакытта чын мәгънәсендә Тәүхид әһелләреннән булачак. Ә ярдәм Аллаһтан (Ул пакь һәм югары)!
Безнең тәкъва элгәреләребез, имамнарыбыз бу шартларның әһәмиятлегенә һәм аларны үтәү мөһим икәнлегенә күрсәттеләр. Барыгызга да сәхабәләрнең иярченнәре арасыннан (табигыйн) булган бөек имам Әл-Хәсән әл-Басри (Аллаһ аңа шәфкатьле булсын) билгеле. Бервакыт аннан: «Кешеләр, әгәр берәрсе «Лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйтсә, Җәннәткә керәчәк, дип сөйлиләр», — дип әйткәннәр. Ул: «Кем дә кем «Лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйтсә һәм «Лә иләһә иллә Ллаһ» хокукларын, аның белән бәйле бурычларны үтәсә, ул Җәннәткә керәчәк», — дигән. «Лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйтү генә димәгән.
Бервакыт Хәсән әл-Басри мәетне җирләүдә катнашкан. Танылган шагыйрь Әл-Фәраздак (الفرزدق) үзенең хатынын җирләгән була. Хәсән әл-Басри аңа болай ди:
ما أعددت لهذا اليوم؟
«Сине дә шулай күмәчәкләр көн өчен нәрсә әзерләдең?». Ул: «Мин инде 70 ел «Лә иләһә иллә Ллаһ» кәлимәсе буенча яшим». Хәсән әл-Басри аңа болай дип әйтә: «Син бик яхшы кирәк-ярак әзерләгәнсең, әмма «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның үз шартлары бар. Шуңа күрә үзеңнең шигырьләреңдә әхлаклы хатыннарны азгынлыкта гаепләмә. Шул рәвешле «Лә иләһә иллә Ллаһ» ны бозма».
Табигыйннар арасыннан билгеле имам Вәхб ибн Мүнәббихтан бервакыт: «»Лә иләһә иллә Ллаһ» Җәннәткә ачкычмы?» — дип сораганнар. Ул болай әйтә: «Әйе, әлбәттә. Ләкин һәр ачкычның тешләре бар. Әгәр дә ачкычта бу тешләр булса, ишек ачылачак. Әгәр тешләр булмаса, ишек ачылмаячак». Ул һәр кеше үтәргә тиеш булган «Лә иләһә иллә Ллаһ» шартларын күздә тоткан.
Галимнәр (Аллаһ аларга шәфкатьле булсын) Коръәнне һәм Сөннәтне тирәнтен өйрәнгәннәр һәм алар өчен «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның җиде шарты барлыгы ачыкланган. Һәм дә бу шартлар түбәндәгеләр:
- Наданлыкны кире кага торган гыйлем.
- Шикне кире кага торган ышану.
- Ширекне кире кага торган ихласлык.
- Ялганчылыкны (ялганны) кире кага торган дөреслек.
- Нәфрәтне кире кага торган мәхәббәт.
- Баш тартуны кире кага торган буйсыну.
- Кире кагуны бетерә торган кабул итү.
Менә бу бөек сүз күрсәткән җиде олы шарт һәм бу шартларның һәрберсенә Коръән һәм Сөннәттән күп дистәләгән дәлил бар.
Әйдәгез, бу шартлар турында сөйләшик һәм Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безнең өчен ишеткәннәребезне файдалы итсен.
Беренче шарт — наданлыкны кире кага торган гыйлем (әл-гыйлм). Әй Аллаһның коллары, «Лә иләһә иллә Ллаһ» бөек мәгънәгә ия! Һәм галимнәр барысы да бертавыштан: «Лә иләһә иллә Ллаһ» дип, бу сүзләрнең мәгънәсен аңламыйча, әйтүче кешегә бернинди дә файда юк диләр. Кайбер кешеләр: «Мин мең тапкыр «Лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйттем» диләр. Икенчеләре: «Мин җитмеш мең тапкыр «Лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйттем» диләр. Ләкин «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның мәгънәсен аңламасаң, бу сүзләрне әйтүнең файдасы юк.
«Лә иләһә иллә Ллаһ» (لَا مَعْبُود بِحَقٍّ إِلَّا اَللَّه) «лә мәгбүде би хәккыйн иллә Ллаһ» (Күкләрне һәм җирне бар кылучы Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы иләһ юк) дигәнне аңлата. Ул — юктан бар кылучы, вә Ул — Раббыбыз һәм Ризыкландыручы, вә Ул гына гыйбадәт кылуга лаеклы.
«Әл-иләһ» «мәгбүд» дигәнне аңлата. Мәгбүд — ул мәхәббәт һәм олылау белән гыйбадәт кылына торган, үз йөрәкләрен аның белән бәйли торган зат.
«Аллаһтан башка иләһләр юк» диярсез. Ләкин кешеләр үзләренә меңләгән төрле иләһләр ясыйлар: кемдер акчага бәйләнә, мал-мөлкәткә табына, кемдер җеннәргә, кемдер пәйгамбәрләргә табына, кемдер изгеләргә, кемдер каберләргә, кемдер төрбәләргә, кемдер йолдызларга, кемдер кояшка, кемдер айга табына. Алар үзләренә меңләгән төрле иләһләр ясыйлар. Бу иләһләрнең барысы да ялган.
Гыйбадәткә лаеклы хак иләһ — ул җирләрне вә күкләрне, вә сезнең белән безне юктан бар кылучы Зат. Бу «Лә иләһә иллә Ллаһ» була да.
Күп кешеләрдән: «Нәрсә ул «Лә иләһә иллә Ллаһ»?», — дип сорыйсың. Алар: «Аллаһтан башка юктан бар кылучы юк», — дип җавап кайтаралар. Аллаһтан башка юктан бар кылучы юк икәнлеген Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) көрәшкән кәферләр, мөшрикләр дә таныдылар. Бу «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның мәгънәсе түгел. Пәйгамбәрләр дә моның өчен килмәделәр.
«Лә иләһә иллә Ллаһ» Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка гыйбадәт кылырга мөмкин булган, моңа лаеклы зат юк дигәнне аңлата.
Әгәр дәлилләр теләсәгез, Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَلَقَدْ بَعَثْنَا فِى كُلِّ أُمَّةٍۢ رَّسُولًا أَنِ ٱعْبُدُواْ ٱللَّهَ وَٱجْتَنِبُواْ ٱلطَّغُوتَ
«Һәрбер өммәткә илче җибәрдек вә әйттек: «Аллаһка гыйбадәт кылыгыз һәм тагутлардан (ялган аллалардан) сакланыгыз»».
Коръән, «Бал кортлары» сүрәсе, 16:36.
Менә бу «Лә иләһә иллә Ллаһ» ның мәгънәсе булып тора. Пәйгамбәрләр һәммәсе дә: «Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз һәм ялган аллалардан читләшегез (баш тартыгыз)» дигән дигән мәгънәгә ия булган «Лә иләһә иллә Ллаһ» сүзләре белән килделәр.
Сине юктан бар кылучыга гына саф гыйбадәт кылу, төрле ялган иләһләргә табынудан баш тарту — менә чын мәгънәсе.
Шуңа да Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мөшрик курайшитларга:
قولوا لا إله إلا الله
«»Лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйтегез», — диде, ә алар баш тарттылар. Әгәр «Лә иләһә иллә Ллаһ» «Аллаһтан башка юктан бар кылучы юк» дигәнне белдерсә, алар Аллаһтан башка юктан бар кылучы, тәрбия кылып торучы юк икәнлегенә ышана иделәр. Ә менә аларга «»Лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйтегез» дигәч, алар болай әйтәләр:
أَجَعَلَ الْآلِهَةَ إِلَهًا وَاحِدًا إِنَّ هَذَا لَشَيْءٌ عُجَابٌ
«Әллә ул барча иләһләрләрдән (барлык гыйбадәт кылу объектларыннан) бер генә иләһ калдырганмы? Хаклыкта, бу гаҗәп хәл!».
Коръән, «Сад» сүрәсе, 38:5.
Һәм баш тарталар.
Карагыз, Аллаһның пәйгамбәре Һуд (аңа сәлам булсын) үз кавеменә килә һәм: «»Лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйтегез» дип мөрәҗәгать ясый. Алар болай җавап бирәләр:
أَجِئْتَنَا لِنَعْبُدَ اللَّهَ وَحْدَهُ وَنَذَرَ مَا كَانَ يَعْبُدُ آبَاؤُنَا
«Син (Һуд) без бер Аллаһка гына гыйбадәт кылсын өчен һәм аталарыбыз гыйбадәт кылган нәрсәләрдән баш тартсын өчен килдеңме?».
Коръән, «Пәрдәләр» сүрәсе 7:70.
Карагыз, алар үзләреннән нәрсә таләп ителгәнен ничек яхшы аңладылар. Алардан бу дөньяның бердәнбер барлыкка китерүчесе барлыгын тану таләп ителмәгән. Алар моны болай да таный иделәр. Алар баш тарту, кире кагу һәм раслау кирәклеген аңладылар:
- Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка барлык иләһләрне, гыйбадәт кылу объектларын инкяр итү;
- Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гына гыйбадәт кылуны һәм Аңа гына иләһи сыйфатлар хас булуын раслау.
Кем генә булмасын: фәрештәләрме, пәйгамбәрләрме — беркем дә гыйбадәт кылуга лаеклы түгел. Фәрештәләр һәм пәйгамбәрләрдән түбәнрәк булган кешеләр инде моңа лаек түгел дә түгел. Шуңа күрә кол үзен юктан бар кылучыны гына илаһилаштырырга тиеш. Илаһилаштыру, аннан иләһ ясау, ягъни йөрәгеңне Аның белән генә бәйләү, гыйбадәт кылуның барлык төрләрен Аңа гына багышлау: дога кылу, ялварып сорау — бары тик Аңа гына, корбан хайванын чалу — бары тик Аның өчен, нәзерләр — бары тик Аңа гына, гыйбадәт кылуның барлык башка төрләре дә шулай ук.
Икенче өлеше бу сылтама буенча
Яңа комментлар