
Әй Аллаһның коллары, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) үзе теләгән бәндәсенә бала бирүе — безләргә иң олугъ нигъмәтләрдәндер. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Үзенең рәхмәте турында болай ди:
يَهَبُ لِمَن يَشَاءُ إِنَاثًا وَيَهَبُ لِمَن يَشَاءُ الذُّكُورَ أَوْ يُزَوِّجُهُمْ ذُكْرَانًا وَإِنَاثًا وَيَجْعَلُ مَن يَشَاءُ عَقِيمًا إِنَّهُ عَلِيمٌ قَدِيرٌ
«Ул (Аллаһ) теләгән кешегә кыз балалар, ә теләгән кешегә ир балалар бүләк итәчәк. Яки ир һәм хатын җенесеннән дә бирә, ә теләгәнен баласыз итә. Ул — Аллаһ һәрнәрсәне Белүче вә һәрнәрсәгә Кадир».
«Киңәш» сүрәсе, 42:49-50
Менә шулай Аллаһы Тәгалә безгә шундый рәхмәтен бирә һәм Ул безгә бу балаларны һәртөрле кайгырту белән әйләндереп алырга әмер итә. Ошбу кайгыртуны һәм балаларын тәрбяләүне санга сукмаучы кешегә Аллаһ (Ул пакь һәм югары), Үзенең Пәйгамбәре аркылы, олуг кисәтү ясады. Һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйтте:
ما مِن عَبْدٍ اسْتَرْعاهُ اللَّهُ رَعِيَّةً، فَلَمْ يَحُطْها بنَصِيحَةٍ، إلَّا لَمْ يَجِدْ رائِحَةَ الجَنَّةِ.
«Аллаһы Үзенең берәр колына тәрбияләнүчеләрне тапшырса һәм ул аларны ихлас кайгырту белән әйләндереп алмаса, андый кол җәннәт исен сизмәячәк».
Хәдисне әл-Бохари (7150) һәм Мөслим (142) тапшыралар.
Әй Аллаһның коллары, балаларыбызны сагалап торган куркынычлар бик күп, әмма иң гаҗәбе, бу куркынычларның күбесенең сәбәбе — ата-аналар. Ата-аналар үзләре турыдан-туры сәбәп, чөнки алар балаларга моны эшләргә рөхсәт итә, чөнки алар балаларны бу әйбердән кисәтми, чөнки алар моның өчен борчылмый. Ни өчен шулай? Я бу аларның наданлыклары сәбәпле, шуңа үзләре дә белмиләр, я бу аларның игътибарсызлыгы гына.
Әй Аллаһның коллары, безнең гаҗәеп технологик прогресс чорында яшәвебезне сез барыгыз да беләсез. Бу алгарыш безнең йортларга үтеп керде, тормышыбызның бер өлеше булды һәм бүген алгарыш, технологияләр безнең белән бергә балаларны тәрбияләүдә катнаша. Ләкин шунысы куркыныч, кешеләрнең төп өлеше зарарлы белән файдалы арасында аерма ясамый. Бик аз кеше борчыла, бик аз кеше саклана, нәрсәдә файда бар, нәрсәдә зыян бар дип уйланучылар бик аз. Әмма бүген технологик прогресс безгә китергән иң зарарлы, иң куркыныч әйберләрдән, әлбәттә инде, компьютер яки электрон уеннары, алар бүген яшьләрне генә, балаларны гына түгел, ә күп кенә олы кешеләрне дә мавыктырды. Бу компьютер уеннары, уен рәвешендәге технологияләр бүген өйдә һөҗүм ясады, алар яшьләрнең күпчелек вакытын алып тора, шул уеннар аларның көндәлек тормышының бер өлешенә әверелде.
Һәм ни гаҗәп, күп кенә ата-аналар бу компьютер уеннарын бик файдалы дип саный. Кайсы яктан? Чөнки бала өйдә утыра, урамга чыкмый һәм бу яхшы күренеш, алар күзлегеннән караганда. Яки алар әйтүенчә, аларның баланы ниндидер сәяхәткә алып чыгу яки аның белән йөрү мөмкинлеге юк, ә менә шушы уеннар бу нәрсәләргә үзенә күрә алмаш булып тора. Моннан тыш, аларның сүзләреннән, алар бик мәшгульләр һәм баланың ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмыйлар. Әниләр дә, әтиләр дә, еш кына файдасыз эшләр белән шөгыльләнү өчен, балаларга интернетка, уеннарга чумарга мөмкинлек бирәләр. Ә бу компьютер уеннары балаларны мавыктыра, үзенең матурлыгы белән, анда булган куркыныч, маҗаралар, фантастик сценарийлар белән кызыктыралар.
Безне борчыган нәрсәләр һәм мин бүген сөйләшергә теләгән әйберләр бик мөһим. Без сезнең белән компьютер уеннарының коточкыч, зарарлы нәтиҗәләре турында сөйләшергә тиеш.
Күпсанлы тикшеренүләр үткәрелгән һәм компьютер уеннарының берничә төрле зыян китерүе ачыкланган:
➊. Дингә кагылышлы зарар.
➋. Әхлак һәм үз-үзеңне тотуга кагылышлы зыян.
➌. Куркынычсызлыкка кагылышлы зыян.
➍. Кеше сәламәтлегенә кагылышлы зыян.
➎. Иҗтимагый, социаль зыян.
➏. Мәгариф белән бәйле зыян.
Күп кенә ата-аналар бу проблеманың масштабын күз алдына да китерми. Кемнәр ул балалар? Яшьләр кемнәр ул? Бу бит бик уңайлы материал: алар һәртөрле идеяләрне бик җиңел кабул итәләр, йогынтысына җиңел биреләләр, аларга ниндидер төшенчәләр һәм идеологияне сеңдерү бик ансат.
➤ Әлбәттә, компьютер уеннарыннан иң куркыныч зыяны дин (гакыйдә) белән, дин белән бәйле. Бу — чын сугыш, бу уеннар аша безнең балаларыбызга, яшьләребезгә һәм үзебезгә чын һөҗүм ясала. Бу компьютер уеннарында Ислам ышануларын турыдан-туры бозучы күп нәрсәләрне очратырга мөмкин. Без бу компьютер уеннарында потларны, хачны олылауны, мөселманнарга кагылмаган дини культның төрле әйберләрен күрә алабыз. Без анда геройларның үлеләрне терелтүен, ягъни Аллаһы Тәгалә генә эшли алган гамәлләрне очрата алабыз. Яисә геройларның Галәмдә нәрсә эшләгәннәрен, аның белән үзләре теләгәнчә, барлык төрләрдә идарә иткәннәрен күрә алабыз. Болар барысы да, әлбәттә, баланың ышануын (гакыйдәсен), аның иманын, аның Раббысы кем икәнен аңлавын нык зәгыйфьләтә. Бәлки, бала бу уеннарны уйнаганда, җир йөзендә сәҗдә кылуның Аллаһка (Ул пакь һәм югары) түгел икәнен дә күрәдер. Кешеләр кайчак сизми дә кала, ләкин игътибар белән карасаң, бу уеннарда Коръәнне кимсетү барлыгын күрергә була, геройлар Коръәнгә басарга һәм аның буйлап йөгерергә тиеш. Кайвакыт баланы яки уйнаучыны сайларга мәҗбүр итәләр, уен уйнаганда экранда шундый сорау чыга: «Син мөселманмы, әллә мөселман түгелме? Син диндармы, әллә динсезме? Сайла!». Һәм бала үзенең динсез булуын, ышанмавын сайлый. Ни өчен? Бу уенны дәвам итү мөмкинлеге булсын өчен, башкача уен дәвам итми. Яки ниндидер иләһләргә каршы сугыш алып барылган уеннар, һәм дә бала бу уенның герое буларак, күккә күтәрелә һәм анда ниндидер иләһләргә каршы сугыш алып бара, ягъни бу аларны алласызлык, атеизм, потка табыну карашларына өйрәтә торган уеннар. Ошбу уеннар сихерчелеккә, оккультизмга, төрле шәйтани әфсеннәргә өйрәтә, күп иләһилеккә (ширеккә) һәм күп иләһилек сүзләренә өйрәтә. Куркыныч бик зур, әй Аллаһның коллары!
➤ Алга таба, баланың әхлагына кагылышлы зарар. Бала анда әхлакый, мораль җинаятьләр күрә. Ул анда азгынлыкны да, шәрәлекне дә, аракы эчүне дә күрә, андагы әшәке сүзләрне дә ишетә, бу уеннар аны моңа өйрәтә. Шул уеннар баланы рәхимсез, тупас итә, чөнки ул анда көчләү, шәфкатьсезлек күренешләрен күрә. Һәм дә аннары бу бала инде тормышта, ниндидер проблема белән очрашканда, кагыйдә буларак, бу проблемаларны рәхимсезлек һәм көчләү юлы белән хәл итә башлый. Бу уеннар җинаятьләргә, үтерүләргә өйрәтә. Һәм нәтиҗәдә без кан коюны яраткан, террорчылык оешмалары аны үз сафларына кабул итәргә әзер торган яшь агрессив кешене алабыз. Бу уеннарга карагыз, нигездә бу уеннарда нәрсәгә өйрәтәләр? Кем күбрәк кешене үтерсә, шул күбрәк балл алачак! Алар җинаять кылырга, урларга, машина йөртүчеләрне үтерергә өйрәтәләр, аннары бу машинаны алырга, аңа утырырга һәм китәргә. Бу уенның герое — җинаятьләрнең барлык төрләрен дә кылучы.
➤ Сәламәтлеккә килсәк, монда да бик зур зыян. Белгечләр монда сәламәтлеккә кагылышлы бик күп аспектлар чыга, диләр. Компьютер уеннары сәламәтлеккә зыян китерә, компьютер уены бәйлелек тудыра, беренче чиратта, балада, гәрчә балада гына түгел, ә олы кешедә дә, ияләшү уята һәм ул моннан башка яши алмый башлый. Бу аның тормышының бик мөһим өлешенә әйләнә. Бәлки, аның тормышының төп өлеше анда, виртуаль дөньядадыр. Моннан тыш, бу компьютер уеннары аның физик халәте тайпылышына, ниндидер органик бозылуларга, көзән җыеруларга, эпилепсиягә, күрү сәләте какшауга китерә, баш миенең, йөрәк-кан тамырлары системасының функцияләренә һ.б. тискәре йогынты ясый. Бу уеннарның күбесендә, ә без бу турыда хәтта белмибез дә, сихерләүләр, зомбилаштыручы методлар аша балага җитди психологик йогынты ясала, шулай итеп бала бу уеннар тәэсирендә үз-үзенә кул да салырга мөмкин. Адымлап алар баланы үз-үзенә кул салуга алып бара, бала тәрәзәдән сикерергә яки әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата агрессия ясарга мөмкин.
➤ Иҗтимагый зыянга килгәндә, ким дигәндә зыян шул компьютер уеннары аркасында гаилә әһелләренең бер-береннән ерагаюында чагыла. Гаилә әгъзалары бер-берсе белән аралашмый. Ата-анага хәерле мөнәсәбәт кебек әйбер нык зәгыйфьләнә, бала инде ата-анасына алай ук яхшы карамый. Туганлык җепләрен ныгыту иң түбән дәрәҗәгә диярлек төшә (силәт әр-рахм). Бу компьютер уеннары баланың йомыклыгына алып барырга мөмкин, аңарда психологик, психик авырулар барлыкка килә.
Ә вакытның бушка узуы? Ә бит вакытның бушка узуы да шулай ук зур куркыныч, кеше нәрсә ул, кем соң безнең һәрберебез? Бу — аңа шушы дөньяда бирелгән көннәр саны. Без — ул көннәр һәм сәгатьләр. Ә ул уеннар — вакытны файдасыз югалту.
➤ Мәгариф белән бәйле зыянга килгәндә, әлеге компьютер уеннары белән мавыккан һәм аларга һәвәсләнгән балалар яки яшьләрнең бик түбән белем дәрәҗәсе, зәгыйфь интеллектуаль һәм психологик үсеше булуын күрергә мөмкин.
➤ Һәм, ниһаять, куркынычсызлык белән бәйле зыян. Беләсезме, әй Аллаһның коллары, күп кенә террорчылык оешмалары ел саен берничә тапкыр 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге төркемгә исәпләнгән компьютер уеннарын челтәргә җибәрә. Бу уенның асылы шунда ки, бала ниндидер террорчылык, радикаль оешма әгъзасы була һәм аны анда ничек шартлатырга, ничек машина урларга, ничек кешеләрне үтерергә, аларның башларын кисеп ташларга яки муеннарындагы кан тамырларын кисәргә, яки йортларны шартлатырга, яки мәчетләрне шартлатырга һ. б. өйрәтәләр. Алар моны ни өчен эшлиләр? Ә менә бу фикерләрне һәм террорчылык идеяләрен яшь кешеләрнең акылларына чәчү өчен, аннары бу оешманың әзер әгъзасы булсын өчен, аннан аны бу оешма эшчәнлегенә бик җиңел тартып кертү өчен. Алай гына да түгел, кайвакыт бала аннан ниндидер тавыш күрсәтмәләре ала, анда ниндидер тавыш яки язма хәбәрләр алмашу бара.
Профилактика чаралары
Әй Аллаһның коллары, куркыныч зур, әмма Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән дәвасы иңдерелмәгән бер генә авыру да юк. Әмма дәвалаудан элек авыруны булдырмау өчен аны кисәтү мөһим.
● Моны булдырмас өчен иң мөһиме – балаларыбызны тәрбияләү, балаларыбызны Аллаһны (Ул пакь һәм югары) олугларга, Аллаһны (Ул пакь һәм югары) яратырга, Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тайпылмыйча иярергә, бу динне олылау, аның кагыйдәләрен олылау, бу диннең шәригате, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) куркуга өйрәтү. Баланы муракәбәгә, ягъни контрольне, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) тарафыннан даими күзәтү булуын, Ул аны күрә дә, ишетә дә, күзәтә дә икәнен аңлауга өйрәтү.
● Алга таба, икенче бик мөһим профилактик чара — гаиләдә бердәмлек, гаилә тату булырга тиеш, чөнки әгәр гаиләдә барысы бергә дөрес гакыйдә, дөрес инану, дөрес дин өчен нык торалар икән, бу баланы ышануларындагы, гамәлләрендәге, үз-үзен тотышындагы бозылулардан саклау өчен көчле сәбәп.
● Һәм өченче профилактик чара — бөтен мөселман җәмгыятенең бердәмлеге. Мөселман җәмгыяте бердәм булырга тиеш. Без барыбыз бергә, дөрес инануга, дөрес юлга тотынып, балаларыбызны саклау өстендә бергәләп эшләргә тиешбез.
Бу проблеманы хәл итү ысуллары
Әй Аллаһның коллары, әлбәттә, бу проблеманы чишү юллары күп. Мин сезгә аларның кайберләрен атап китәм.
➪ Беренчедән, игътибар итегез, бу компьютер уеннарын уйнаганда баланы һич тә ялгызын калдырырга ярамый. Әгәр дә ул ниндидер уен уйный икән, бу сезнең күзәтүегез астында (ачыктан-ачык) булырга тиеш һәм сез аның белән әңгәмә корырга, аннанан сорарга, аңа дөрес үгет-нәсихәт бирергә тиешсез.
➪ Алай гына да түгел, әти яки әни кеше бу уеннарны үз карамагы астына алырга тиеш. Әти кеше бу уеннарның эчтәлеген белергә тиеш, чөнки тышкы яктан бу уеннарның күбесе куркынычсыз күренә, ләкин уйнаучы, соңрак анда җинаять һәм әхлак бозу булып торган күп әйберләр таба.
➪ Бу проблемадан тагын бер мөһим чыгу юлы — бала бу уенны сәгатьләр буе уйнамасын өчен вакытны чикләү. Бу 15-20 минут булсын һәм бу ата-аналарның берәрсе янәшәсендә булырга тиеш.
➪ Бу уеннарны файдалы нәрсә белән алыштырырга тырышырга кирәк, ниндидер интеллектуаль уеннар булсын, алар баланың файдалы күнекмәләрен үстерә, аның дөньяга кирәкле карашын киңәйтә, яисә бу ниндидер физик уеннар, яки бала үз эченә бикләнмәсен өчен коллектив уеннар булсын.
➪ Бала гаилә җыелышларында катнашсын, аның белән җәмгыять әһелләре арасында каршылык тумасын өчен, аны гаиләдә аралашуга җәлеп итү бик мөһим. Без бу хакта бөтен җәмгыять белән дә кайгыртырга тиешбез. Карагыз, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кешеләргә ничек килгән, ул туганлык мөнәсәбәтләрен саклаган, туганнарына ярдәм иткән, күршеләренә барган. Болар барысы да ни өчен? Бу — кешеләрнең бер-берсе турында иҗтимагый кайгырту һәм бу — бик мөһим әйбер.
➪ Һәм, әлбәттә, иң мөһиме, мин элек әйткәнчә, балагызның Тәүхиде турында кайгыртыгыз, балагыз Тәүхидне белсен һәм аңа иярсен, ширекнең нәрсә икәнен белсен һәм аннан саклансын, Сөннәтне яратсын, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) юлын яратсын. Аны Коръәнгә өйрәтегез, Сөннәткә, дингә өйрәтегез. Мөмкинлек булса, гыйлем түгәрәкләре уздырыла торган Сөннәт мәчетләре булса, бала аларга йөрсен.
➪ Һәм тагын бер әйбер — ата-аналар баланы үз-үзен контрольдә тоту кебек әйбергә өйрәтергә тиеш, бала уен уйнарга аны мәҗбүр иткәнгә яки тыйганга түгел, ә үзе нәрсә тыелганлыгын (хәрам), нәрсәдә зыян икәнен аңласын өчен һәм үзе аңлы рәвештә аннан баш тартсын өчен. Бу аның эшләгән эшләре аның үз мәхәббәте, үз ышанулары аркылы булуы бик мөһим.
Һәм, ниһаять, әй ата белән ана! Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткән ошбу үгет-нәсихәтне һәрвакыт истә тотыгыз:
كُلُّكُمْ رَاعٍ ومَسْؤُولٌ عن رَعِيَّتِهِ؛ فَالإِمَامُ رَاعٍ وهو مَسْؤُولٌ عن رَعِيَّتِهِ، والرَّجُلُ في أهْلِهِ رَاعٍ وهو مَسْؤُولٌ عن رَعِيَّتِهِ، والمَرْأَةُ في بَيْتِ زَوْجِهَا رَاعِيَةٌ وهي مَسْؤُولَةٌ عن رَعِيَّتِهَا
«Сезнең һәрберегез көтүче (тәрбияче) һәм ул тәрбияләнүчеләр өчен җаваплы. Җитәкче (имам) — көтүче һәм ул үз карамагындагылар өчен җавап бирә, ир-ат үз гаиләсендә көтүче (тәрбияче) һәм ул үз карамагындагылар өчен җаваплы. Хатын-кыз — иренең өендә көтүче һәм ул үз карамагындагылар өчен җавап бирә».
Хәдисне әл-Бохари (844) һәм Мөслим (1829) тапшырганнар.
Аллаһы Тәгалә балаларыбызны, яшьләребезне һәм барчабызны да барлык начарлыклардан сакласа иде!
Яңа комментлар