
Бу китапның кереш сүзендә автор (Аллаһ аны ярлыкасын) Аллаһы Тәгаләне мактаудан башлый:
الحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ العَالَمِينَ «Галәмнәрнең Раббысы Аллаһка барча мактауларыбыз». Аннары Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), аның гаиләсенә, барлык сәхабәләргә бәрәкәт сорый.
Автор Аллаһның иң бөек рәхмәтләреннән колы өчен Ислам һәм Сөннәт рәхмәте булуын әйтә, чөнки кешеләр үз диннәрен белүгә гаять мохтаҗ. Аллаһы Тәгалә Үзенең колларын бары тик үзенә генә гыйбадәт кылсыннар өчен, һичкемне аңа тиңдәш итмәсеннәр өчен яраткан. Аллаһ аларга Үзенең рәсүлләрен җибәргән, аларга китаплар иңдергән, Үзенең пәйгамбәрен Мөхәммәдне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) туры юл الهُدًى (әл-һүдә) һәм хаклык дине دِينُ الحَق (динүл-хәккъ), икенче төрле әйткәндә, гыйлем һәм изге гамәл белән җибәргән. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) өммәткә аңлатмыйча һәм күрсәтмичә калдырган, Аллаһка якынайта торган бер генә гамәл дә юк. Шулай ук Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үзенең өммәтен ниндидер гамәлдән кисәтмичә калдырган, Аллаһтан ерагайтучы бер генә гамәл дә юк.
Һәм дә илчелек хәбәре رِسَالَةٌ (рисәлә) тулысынча җиткерелгәнче, үзенә йөкләнгәнне үтәгәнче, өммәткә карата ихласлык күрсәткәнче, караңгылык пәрдәсен كَشَفَ الغُمَّةَ (кәшәфә-л-гуммә) салдырганчы Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу дөньядан китмәде, вафат булмады (монда сүз төрле адашулар турында бара). Һәм ул үзен кызганмады, дҗиһадны Аллаһ юлында чын тырышлык белән алып барды.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтә:
الْيَوْمَ أَكْمَلْتُ لَكُمْ دِينَكُمْ وَأَتْمَمْتُ عَلَيْكُمْ نِعْمَتِي وَرَضِيتُ لَكُمُ الْإِسْلَامَ دِينًا
«Бүген мин сезнең динегезне тулыландырып җиткердем һәм сезгә рәхмәтемне камилләштердем, һәм дә сезнең өчен Ислам дине белән канәгать булдым».
Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:3.
Коръәндә иңдерелгән соңгы аятьләрнең берсе нәрсәгә күрсәтә? Ул бу дин тулы, камил икәнлегенә ишарә ясый һәм Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Аның рәхмәте бу диннең иңдерелүе белән тулыландырылганын әйтә. Бу Ислам дине ниндидер өстәмәләргә мохтаҗ түгел, шуның аркасында һәртөрле яңалык, дингә кертелгән һәрнәрсә бу диннән булмаячак.
Шуңа күрә ابْنُ مَاجِشُون Ибн Мәдҗишүннән шундый сүзләр тапшырыла: «Мин Мәликнең мондый сүзләр әйткәнен ишеттем:
مَنْ ابْتَدَعَ فِى الإِسْلَامِ بِدْعَةً يَرَاهَا حَسَنَةً, فَقَدْ زَعَمَ أَنَّ مُحَمَّدًا ﷺ خَانَ الرِّسَالَةَ
«Бу дингә ниндидер яңалык кертүче һәм бу яңалыкны яхшы дип санаучы, ул Мөхәммәд үзенә йөкләнгән илче вазыйфасына карата хыянәт кылган (ягъни барысын да җиткермәгән) дип әйтә. Чөнки Аллаһ әйтә:
الْيَوْمَ أَكْمَلْتُ لَكُمْ دِينَكُمْ
«Бүген мин сезнең динегезне тулыландырып җиткердем…»
فَمَا لَمْ يَكُنْ يَوْمَإِذٍ دِينًا, فَلَا يَكُونُ اليَوْمَ دِينًا
«Ул көнне дин булмаган нәрсә бүген дә дин була алмый».
Имам әш-Шәтыйбинең «әл-Игтисам» ында 1/25 кар.
Бу китап кечкенә балалар өчен сорау һәм җаваплардан тора. Автор аны «Кечкенәләр өчен сораулар һәм җаваплар» дип атаган
أَسْئِلَةٌ وَأَجْوِبَةٌ لِلصِّغَارِ (әсьиләтүн үә әдҗьүибәтүн лис-сыйгар), әмма шул ук вакытта
وَلَا يَسْتَغْنِي عَنْهَا الكِبَارُ (үә лә йәстәгънии гәнһәә әл-кибәар) «(бу шундый сораулар һәм җаваплар), өлкәннәр дә алардан читтә кала алмый». Асылда, бу зур булмаган әсәр, анда автор һәр сорауга һәм җавапка өстәмә аңлатма да бирә. Шулай менә шундый китап дөнья күрә. Без бүген беренче сорауны тикшерәчәкбез.
Беренче сорау: مَنْ رَبُّكَ «Кем синең Раббың?»
Сорауга җавап: رَبِّيَ اللهُ «Минем Раббым — Аллаһ».
Кешене кабергә салгач, ул өч әйбер турында соралачак (аңа өч сорау биреләчәк). Бу сорауларның беренчесе — бөек сорау һәм моңа Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) түбәндәге сүзләре дәлил булып тора:
فَيَأْتِيهِ مَلَكَانِ, فَيُجْلِسَانِهِ فَيَقُولَانِ لَهُ : مَنْ رَبُّكَ ؟ فَيَقُولُ : رَبِّيَ اللهُ
«Аның янына ике фәрештә килеп, аны утыртып: «Кем синең Раббың?» — дип сорарлар һәм ул: «Раббым — Аллаһ», — дип җавап бирер».
Хәдисне имам Әхмәт (18534) тапшыра. Хәдиснең дөреслеген шәех әл-Әлбәни «Сахих әл-Дҗәмиг» (1676) китабында раслый.
Бу мәсьәлә гаять әһәмиятле булганга күрә, үзенең Раббысын белү — колның бурычы. Колларын Үзе белән таныштыру өчен, алар Аны белсеннәр өчен, Аллаһы Тәгалә җеннәрне һәм кешеләрне яратты, аларга илчеләрләр җибәрде һәм китаплар иңдерде. Аллаһы Тәгаләне танып белү مَعْرِفَةُ اللهِ (мәгрифәту-Ллаһ) — ул хикмәтле мәгънәләрдән, Аллаһы Тәгалә халык кылган хикмәтле максатлардан гыйбарәт.
Кемдер, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кешеләрне үзенә гыйбәдәт кылсыннар өчен яраткан, дияр. Хак сүзләр, әмма Аллаһы Тәгалә тагын бер нәрсәгә ишарә итә, шуңа күрә, гомумән алганда, Аллаһ бер-берсеннән килеп чыккан һәм үзара бәйләнештә булган өч хикмәтле мәгънә, өч хикмәтле максат белән кешеләрне бар кылган.
■ Кешеләрне барлыкка китерүнең беренче максаты: алар үзләренең Раббысын белсеннәр өчен. Моңа Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләре дәлил булып тора:
اللَّهُ الَّذِي خَلَقَ سَبْعَ سَمَاوَاتٍ وَمِنَ الْأَرْضِ مِثْلَهُنَّ يَتَنَزَّلُ الْأَمْرُ بَيْنَهُنَّ لِتَعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ وَأَنَّ اللَّهَ قَدْ أَحَاطَ بِكُلِّ شَيْءٍ عِلْمًا
«Аллаһ — җиде күкне һәм шулкадәр үк җирләрне яратучы. Алар арасында әмер иңә, сез Аллаһның кодрәт иясе икәнен һәм Аллаһның һәрнәрсәне гыйлем белән колачлаган икәнлеген белсен өчен».
Коръән, «Талак» сүрәсе, 65:12.
Аллаһы Тәгалә әйткәнчә, Ул күкләрне һәм җирне Аллаһы Тәгаләнең Кодрәтле икәнен, Аллаһы Тәгаләнең һәр нәрсәне гыйлем белән чолгап алганын без белсен өчен яраткан. Бу — кешеләрне яратуның беренче хикмәтле максаты.
■ Кешеләрне барлыкка китерүнең икенче хикмәтле максаты — الابْتِلَاءُ (әл-ибтиләэ) сынау, الاخْتِبَارُ (әл-ихтибар) тикшереп карау. «Әл-Мүлк» сүрәсеннән аят моңа дәлил булып тора:
الَّذِي خَلَقَ الْمَوْتَ وَالْحَيَاةَ لِيَبْلُوَكُمْ أَيُّكُمْ أَحْسَنُ عَمَلًا
«Сезне сынап карау өчен һәм кем кылган гамәлләре буенча кайсыгыз яхшырак икәнлеген күрер өчен, Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды».
Коръән, «Патшалык» сүрәсе, 67:2.
Бу нинди яхшы гамәлләр العَمَلُ الحَسَنُ (әл-әгмәлү әл-хәсән)? Яхшы гамәл ике шартка туры килә: ул ихлас күңелдән Аллаһка багышланырга خَالِصًا للهِ (халисан ли-Лләһ) һәм дөрес булырга, Аллаһның Рәсүле (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә туры килергә тиеш
صَوَابًا عَلَى سُنَّةِ رَسُولِ الله (сауабән галә сүннәти расүли-Лләһ). Шулай итеп, бу барлыкка китерүнең икенче максаты иде.
■ Кешеләрне һәм җеннәрне яратуның өченче максаты — бер Аллаһка гына тиңдәшләр бирмичә гыйбадәт кылу. «Әз-Зәрият» сүрәсеннән аят моңа дәлил булып тора:
وَمَا خَلَقْتُ الْجِنَّ وَالْإِنسَ إِلَّا لِيَعْبُدُونِ
«Мин җеннәрне һәм кешеләрне алар Миңа гыйбәдәт кылсыннар өчен генә бар кылдым».
Коръән, «Таратучы» сүрәсе, 51:56.
«Миңа гыйбәдәт кылсыннар өчен» لِيَعْبُدُونِ (ли-ягбүдүүн) сүзләре لِيُوَحِّدُونِي (ли-йүәххидүүнии) дигәнне аңлата, ягъни Аллаһның Тәүхиден тормышка ашырсыннар, Аңа гына гыйбәдәт кылсыннар һәм Аны белсеннәр өчен.
Димәк, «Кешеләрне һәм җеннәрне алар Миңа гыйбәдәт кылсыннар өчен яраттым» нәрсәне белдерә соң? Бу Тәүхидне тормышка ашырсыннар, Аллаһның берүзенә генә табынсыннар, Аллаһны белсеннәр дигәнне аңлата. Чөнки әгәр кол Аллаһны белсә, ул Аңа һичнәрсәне тиңдәш итмичә, Аңа гына гыйбәдәт кылачак. Бу бик мөһим сүзләр.
Ни өчен ширек барлыкка килә һәм кешеләр Аллаһтан башка берәүгә яки Аллаһ белән беррәттән кемгәдер гыйбәдәт кылалар? Моның сәбәбе Раббыларын тиешенчә белмәүдә. Әгәр кол Аллаһны белсә, ул Аңа гына гыйбадәт кыла һәм һичнәрсәне тиңдәш итми. Әгәр Аллаһ хакларын белмәсә, ул вакытта ширек кыла, Аллаһка гыйбәдәттә тиңдәш кыла, көферлек күрсәтә. Шуңа күрә кешенең Аллаһы Тәгалә турында гыйлеме күбрәк булган саен, Аллаһны күбрәк белгән саен, аның Аллаһка гыйбәдәте, Аллаһны бөекләве һәм Аннан куркуы, Аңа өмете һәм Аның әмерләрен тиешенчә үтәве арта бара.
Илчеләрнең الرُّسُلُ (әр-русүл) Аллаһка гыйбәдәтләре барлык кешеләрнекеннән дә камилрәк булган һәм барысыннан да күбрәк Аллаһтан курыкканнар. Ни өчен рәсүлләр башкаларга караганда Аллаһтан күбрәк курыкканнар һәм аларның гыйбадәт кылулары иң камил булган? Аларның Аллаһ хакында гыйлемнәре күп булганга күрә. Шуңа күрә Аллаһ болай әйтә:
إِنَّمَا يَخْشَى اللَّهَ مِنْ عِبَادِهِ الْعُلَمَاءُ
«Хаклыкта, Аллаһның колларыннан, гыйлем ияләре генә куркалар».
Коръән, «Бар кылучы» сүрәсе, 35:28.
Ягъни Аллаһны күбрәк белгән саен, Аннан күбрәк куркалар һәм Аңа яхшырак гыйбәдәт кылалар. Ә Аллаһны барыннан да бигрәк расүлләр الرُّسُلُ (әр-русүл) беләләр, алардан соң — гыйлем ияләре العُلَمَاءُ (әл-гүләмә). Шуңа күрә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйтә:
إِنِّي لَأَرْجُو أَنْ أَكُونَ أَخْشَاكُمْ لِلَّهِ ، وَأَعْلَمَكُمْ بِمَا أَتَّقِي
«Мин сезнең арагызда Аллаһтан иң куркучы һәм нәрсәдән сакланырга кирәклеген күбрәк белүче дип ышанам».
Хәдисне имам әл-Бохари (20) һәм Мөслим (1110) тапшырганнар. Шәех әл-Әлбәни хәдисне дөрес дип атаган. «Сахих әл-Җәмиг әс-сәгыйр» (1533) не карагыз.
Аллаһны белүнең мөһимлеген күрсәтүче нәрсәләрдән Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мүгәз бнү Җәбәлне Йәмәнгә җибәрүе һәм мондый сүзләр әйтүе тора:
إِنَّكَ تَقْدَمُ عَلَى قَوْمٍ مِنْ أَهْلِ الكِتَابِ
«Хаклыкта син китап әһелләре халкы янына киләчәксең. Шуңа күрә беренче син аларны чакырачак нәрсә булып
أَنْ يُوَحِّدُواْ اللهَ تَعَالَى
торсын. Алар Аллаһның Тәүхиде буенча яшәсеннәр (ягъни бары тик Аллаһка гына гыйбадәт кылсыннар) өчен.
فَإِذَا عَرَفُواْ ذَلِكَ
Әгәр алар моны белсәләр,
فَأَخْبِرْهُمْ أَنَّ اللهَ قَدْ فَرَضَ عَلَيْهِمْ خَمْسَ صَلَوَاتٍ فِي يَوْمِهِمْ وَلَيْلَتِهِمْ
ул вакытта, Аллаһның аларга тәүлегенә (көненә һәм төненә) биш намазны йөкләгәнен хәбәр ит».
Хәдисне әл-Бохари (7372) һәм Мөслим (19) тапшыра.
Игътибар итегез, монда Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мүгәзгә: «Син китап әһелләре халкы янына киләчәксең», — ди, ягъни ул аны Йәмәнгә билгеле бер гыйлемнәре булган, китаплы халыкка җибәргән, ниндидер гади генә кешеләргә түгел. «Син чакырган беренче нәрсә — Аллаһның Тәүхиде булыр», ягъни алар бары тик Аллаһка гына гыйбадәт кылырга тиешләр. «Әгәр алар моны белсәләр…», игътибар итегез, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мүгәзгә аларны Аллаһның Тәүхиденә, бары тик Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакырырга кушкан, حَتَّى يَعْرِفُواْ اللهَ (хәттә йәгрифуЛлаһә) алар Аллаһны таныганчы һәм һичнәрсәне тиңдәш кылмыйча, Аңа гына гыйбадәт кыла башлаганчы.
Шуңа күрә мөселман кешесе Аллаһны танып, Аның иң матур исемнәре, иң югары сыйфатлары, Аның боерыклары һәм тыюлары, Аның кагыйдәләре (хөкемнәре) белән танышып, Аллаһның нәрсә яратканын, Аллаһның нәрсәгә нәфрәтләнгәнен белергә тиеш — болар барысы да «Аллаһны танып белү» مَعْرِفَةُ اللهِ (мәгрифәтү-Ллаһ).дигән төшенчәгә керә. Аллаһы Тәгаләне белгән кеше Аңа тиешле рәвештә гыйбәдәт кыла, ширекне һәм көферлекне кертмичә, Тәүхидне тормышка ашыра. Һәм өченче максатны үтә: сынауларны тиешенчә уза, ихлас күңелдән, Аллаһы Тәгалә хакына һәм Сөннәткә туры килүче гамәлләр кыла.
Бу өч максат менә шулай бәйләнгән: беренчесе — Аллаһны (Ул пакь һәм югары), без Аны белсен өчен, танып белү. Әгәр Аллаһны белсәң, моннан икенче максат килеп туа — Аңа тиешенчә гыйбадәт кылу, һәм өченчесе — Аллаһ (Ул пакь һәм югары) риза булган иң яхшы гамәлләр кылуда сынау узу. Бу — бары тик Аңа гына багышланган һәм Пәйгамбәребезенең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә туры килгән гамәлләр.
Кемдер кабердә биреләчәк: مَنْ رَبُّكَ «Кем синең Раббың?» соравын, бу — гомумән җиңел сорау дип әйтергә мөмкин. Сорау да гади һәм җавап та гади: «Раббым — Аллаһ». Ә моңа дөрес җавап шушы: кол, әгәр бу дөньяда ныклык күрсәтмәгән булса, анда, кабердә ныклык күрсәтә алмаячак һәм дөрес җавап бирә алмаячак. Әгәр бу дөньяда ул тотрыклы булмаган икән, кабердә сораштырганда да тотрыклы булмаячак һәм Раббысының Аллаһ икәнлеген аңлаган, белгән хәлдә дөрес җавап бирә алмаячак.
Әгәр кеше ничек ике фәрештә مُنْكَرٌ Мүнкәр һәм نَكِيرٌ Нәкир (дөрес хәдис күрсәтүенчә, әлеге фәрештәләрнең исемнәре مُنْكَرٌ Мүнкәр һәм نَكِيرٌ Нәкир) сорау алачагын һәм башка мөһим, бөек әйберләр, кабердә булачак вакыйгалар турында тирәнрәк уйланса, аларга төптәнрәк караса, шул вакытта ул Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) аны ныклы сүз белән тотрыкландыруын сорауга никадәр зур ихтыяҗы булуын белер, аңлар.
Күз алдыңа китер, кабердә син ятасың, шул фәрештәләр килер һәм күп кенә куркыныч һәм бөек хәлләр булыр. Шуңа күрә кешенең йөрәгендә бөтен нәрсә: аның бу дөньяда Аллаһка гыйбәдәт кылуы һәм кабердә нык торыр өчен, шундый коточкыч хәлдә бу җавапны бирер өчен, Аллаһ аның Раббысы икәнен белүе дә нык булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләдән ныклы сүз белән ныгытуын сорарга кирәклеген аңлау һәм төшенү шуннан килеп чыга بِالقَوْلِ الثَّابِتِ (бил-каулис-сәәбит).
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кабердә җавап биргәндә икеләнеп торган кешенең хәлен дә искә ала. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:
فَيَأْتِيهِ مَلَكَانِ, فَيُجْلِسَانِهِ
«Янына ике фәрештә килеп, аны утыртачаклар».
فَيَقُولَانِ لَهُ : مَنْ رَبُّكَ؟
Алар аннан: «Кем синең Раббың?», — дип сорарлар.
هاه هاه ! لا أدري …
«Һәә-һәә, мин белмим», — дип җавап бирер.
Хәдисне имам Әхмәт (18534) тапшыра. Шәех әл-Әлбәни «Сахих әл-Дҗәмиг» (1676) китабында хәдиснең дөреслеген раслый.
Монда Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шикләнүчеләр турында хәбәр итә һәм кабердә бу сорауга җавап бирү өчен ярдәм күрсәтелмәячәге турында әйтә. Ә кемгә ярдәм күрсәтеләчәк? Бу дөньяда нык булган, Раббысы кем икәнен белгән һәм Аллаһка гыйбәдәт кылган кеше. Ә бу дөньяда икеләнеп торган кеше анда да Аллаһы Тәгаләдән ярдәм تَوْفِيقٌ (тәүфыйк) ала алмаячак. Аллаһы Тәгалә аны ныклык бирмәячәк һәм ул гади булып күренгән сорауга җавап бирә алмаячак.
Монда Шәех ابْنُ عُثَيْمِين ибн Гүсәйминнең (Аллаһ аны ярлыкасын) бик яхшы сүзләре китерелә: «Бу «Һәә-һәә» сүзләре турында уйлан. Ни өчен кеше шулай әйтә? Гүяки ул белгән нәрсәсен исенә төшерергә тырыша. Әйтерсең лә ул белгән нәрсәсен оныткан, хәтереннән киткән һәм ул исенә төшерергә тели. Җавапны беләсең дип уйласаң да, хәтереңә төшерә алмасаң, кайгы да, хәсрәт тә, үкенү дә көчлерәк булыр. Ягъни кешегә җавапны белгән кебек тоела, ләкин аның белән җавап арасында киртә бар һәм ул җавап бирә алмый: «Һәә-һәә», — ди. Аннары ул: «Кешеләрнең нәрсәдер сөйләгәннәрен ишеттем дә, үзем дә шулай ук сөйләдем. (СүбехәнаЛлаһ! Ул да бу дөньяда шул сүзләрне сөйләгән, ләкин тел белән генә әйткән. Бу сүзләр йөрәктә дә, гамәлләрдә дә булмаган (куштырнакларда Шәех ибн Гүсәймин сүзләре, ә куштырнаклар эчендә җәяләргә алынганнары Шәех әбү Яхъя сүзләре) һәм ул анда: «Раббым – Аллаһ» дип тә, «динем – Ислам» дип тә, «Пәйгамбәрем — Мөхәммәд» дип тә әйтә алмый, чөнки дөньяда яшәгәндә ул шикләнүче һәм икеләнүче иде».
«әл-Акыйда әл-Уәситыя» 2/117 шәрхен кар.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу сорауга җавап биргәндә Ислам динендә, дөньяда тотрыклы булган кешене ныгытыр, аңа ярдәм итәр. Аллаһы Тәгалә бу хакта «Ибраһим» сүрәсендә болай ди:
يُثَبِّتُ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا بِالْقَوْلِ الثَّابِتِ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ وَيُضِلُّ اللَّهُ الظَّالِمِينَ
«Аллаһ иман китергәннәрне дөньяда һәм мәңгелек тормышта (ягъни кабердә) ныклы сүз белән ныгытыр һәм залимнәрне ялгыш юлда калдырыр».
Коръән, «Ибраһим» сүрәсе, 14:27
Шуңа охшаш хәл — Җәһәннәм сырты өстеннән Җәннәткә юнәлгән Сыйрат күпере аша үтү. Беркем дә кырыйда кала алмаячак, барысы да Сыйрат аша үтәргә тиеш булачак. Аның аша үтү кешеләрнең Сыйратта, ягъни Аллаһы Тәгалә билгеләгән юлда, дин юлында никадәр нык һәм сынмас булуларына карап булыр. Әгәр дә бу дөньяда кеше нык булса, туры шул юлдан барса, андагы Сыйрат аша да җиңел чыгачак. Ягъни бу дөньяда дин юлында кешенең күрсәткән ныклыгы, Мәңгелек тормышта булачак Сыйратны узганда аның тизлегендә чагылачак. Әгәр дә кеше Туры юлда, Ислам юлында, الصِّرَاط المُسْتَقِيم «әс-сыйрат әл-мүстәкыйм» дә нык торган булса, ул Кыямәт көнендәге Сыйратны узачак. Ә бу дөньяда Исламда нык булмаган кеше, Җәһәннәм сыртына салыначак Сыйратны уза алмаячак.
Кайберәүләр шикләнеп: «تَوْحِيدُ الأُلُوهِيَّةِ Тәүхид әл-үлүһия турында сөйләүнең нигә кирәге бар?» диләр. Нәрсә соң ул تَوْحِيدُ الأُلُوهِيَّةِ Тәүхид әл-үлүһия? Тәүхид өч төргә бүленә: تَوْحِيدُ الرُبُوبِيَّةِ Тәүхид әр-рубүбийә, الأُلُوهِيَّة әл-үлүһия, һәм الأُسْمَاء وَالصِّفَات әл-әсмә үәс-сыйфәт.
- Беренчесе — تَوْحِيدُ الرُبُوبِيَّةِ Тәүхид әр-рубүбийә, Аллаһның хакимлеге белән бәйләнгән бериләһлек, Аллаһ — бердәнбер Раббы, барлыкка китерүче икәнлеге.
- Икенчесе — تَوْحِيدُ الأُلُوهِيَّة Тәүхид әл-үлүһия, Аллаһ бердәнбер гыйбадәт кылырга лаеклы Зат икәнлеге.
- Һәм өченчесе — تَوْحِيدُ الأُسْمَاءِ وَالصِّفَاتِ Тәүхид әл-әсмә үәс-сыйфәт, Аллаһка (Ул пакь һәм бөек) гына хас булган илаһи исемнәр һәм сыйфатлар белән бәйләнгән бериләһлек.
Менә шулай итеп, кайберәүләр تَوْحِيدُ الأُلُوهِيَّةِ Тәүхид әл-үлүһия турында сөйләүгә ихтыяҗ юк, تَوْحِيدُ الرُبُوبِيَّةِ Тәүхид әр-рубүбийә, ягъни Аллаһ — Бердәнбер Раббыбыз икәнлеге турында гына сөйләү дә җитә диләр. Ә нигә تَوْحِيدُ الأُلُوهِيَّةِ Тәүхид әл-үлүһия, ягъни Аллаһка гына гыйбадәт кылу Тәүхиде турында сөйләп торырга? Алар нәрсәгә таянып шулай уйлый? Кабердә: «Кем синең Раббың?», — дип сораячаклар. Димәк, Аллаһы Тәгаләнең хакимлеген өйрәнергә кирәк: Аллаһ — Ул бердәнбер Раббы, Барлыкка Китерүче, Боеручы, Идарәче, Ризыкландыручы. Аллаһы Тәгалә генә гыйбадәт кылырга лаеклы дип әйтүнең нигә кирәге бар? Кабердә бу хакта сорамыйлар бит, «Раббың кем?» дип сорыйлар. Һәм «Кем مَعْبُودٌ Мәгбүүдең, ягъни кемгә гыйбадәт кылдың?» дип тә сорамыйлар. Кайбер кешеләр шулай ди, чөнки алар аңламый.
Моңа нинди җавап булыр? Эш шунда ки «Раббы» الرَّبُّ (әр-Рабб) һәм «Иләһ» الإِلَىٰهُ (әл-Иләһ) (иләһ, ягъни гыйбадәт кылына торган зат مَعْبُودٌ (мәгбүүд)) сүзләре, әгәр алар бергә, бер контекстта килсәләр, төрле мәгънәгә ия булалар, әгәр дә аерым искә алынсалар, әлеге сүзләрнең һәрберсе үз мәгънәсендә була. Мәсәлән, اللهُ رَبِّي وَإِلَىٰهِي «Аллаһ Раббии үә Иләһии» дигән сүзләр, «Ул — минем Раббым, Ул мине яратты, ризыкландырды, һәрнәрсә белән идарә итә. Һәм дә إِلَىٰهٌ минем Иләһем, مَعْبُودٌ минем Мәгбүүдем — мин гыйбадәт кыла торган Зат» дигәнне белдерә. Әгәр бу сүзләр бер контекстта булса, ул чакта аларның мәгънәләре төрле була: رَبٌّ «Рабб» сүзе галәмнәрне бар кылу, идарә итү, ризыкландыруны күрсәтә, ә إِلَىٰهٌ «Иләһ» сүзе гыйбадәтне аңлата, Ул مَعْبُودٌ Мәгбүүд — гыйбадәт кылына торган Зат икәнлеген белдерә.
Ә менә бу сүзләр аерым-аерым кулланылса, димәк, аларның һәркайсы икенчесенең мәгънәсен күрсәтә, ике мәгънәне дә үз эченә ала. Ягъни الرَّبُّ «Әр-Рабб» — ул الخَالِقُ Әл-Халикъ, المُدَبِّرُ Әл-Мүдаббир, ягъни Бар Кылучы, Идарә Итүче. الإِلَىٰهُ «Әл-Иләһ» — бу مَأْلُوهٌ Мәэлүһ, مَعْبُودٌ Мәгбүүд, ягъни гыйбадәт кылына торган Зат. Әгәр رَبٌّ «Рабб» إِلَىٰهٌ «Иләһ» сүзеннән аерым кулланылган булса, яисә إِلَىٰهٌ «Иләһ» сүзе رَبٌّ «Рабб» сүзеннән аерым килгән булса, ул чакта аларның мәгънәләре бертөрле була, алар үз эченә икесенең дә мәгънәсен алалар.
رَبٌّ «Рабб» сүзенең إِلَىٰهٌ «Иләһ» (гыйбадәт кылына торган Зат, مَعْبُودٌ Мәгбүүд) мәгънәсендә килүенә дәлил булып Аллаһның (Ул пакь һәм югары) «Йосыф» сүрәсендәге бу сүзләре тора:
يَا صَاحِبَيِ السِّجْنِ أَأَرْبَابٌ مُّتَفَرِّقُونَ خَيْرٌ أَمِ اللَّهُ الْوَاحِدُ الْقَهَّارُ
«Әй, зиндандагы ике иптәшем! Күпсанлы, төрле «әрбәәб» аллалар яхшыракмы, әллә бар нәрсәне Җиңүче, бар нәрсәне Буйсындыручы Аллаһмы?».
Коръән, «Йосыф» сүрәсе, 12:39
Монда «әрбәәб» сүзе барлыкка китерүчеләрне аңлатмый, ә табына торган аллаларны күздә тота. Ягъни Йосыф, төрмәдәге иптәшләренә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «төрле иләһләргә табыну яхшыракмы, әллә бар нәрсәне Җиңүче, бар нәрсәне Буйсындыручы Аллаһкамы? Монда رَبٌّ «Рабб» сүзенең إِلَىٰهٌ «Иләһ» мәгънәсендә булуына дәлил, чөнки ул аларга гыйбадәт кылу турында сөйли.
«Тәүбә» сүрәсендә дә болай диелә:
اتَّخَذُوا أَحْبَارَهُمْ وَرُهْبَانَهُمْ أَرْبَابًا مِّن دُونِ الله
«Алар үзләренең руханиларын һәм монахларын үзләренә Аллаһтан башка раббылар итеп итеп алганнар».
Коръән, «Тәүбә» сүрәсе, 9:31
«Раббылар» сүзе монда нинди мәгънәдә кулланыла? Алар бит үзләрен руханилар һәм монахлар юктан бар кылган дип уйламаганнар. Юк, әлбәттә. Гыйбадәт кылу объектлары, аллалар мәгънәсендә. Һәм бу раслауның дәлиле булып элек насара (христиан) булган һәм ул вакытта гына Ислам динен кабул иткән عَدِيُّ بْنُ حَاتِمٍ Гәди бнү Хәтим хәдисе тора. Ул Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу сүзләрне укыганын ишеткән:
اتَّخَذُوا أَحْبَارَهُمْ وَرُهْبَانَهُمْ أَرْبَابًا مِّن دُونِ الله
«Алар руханиларны һәм монахларны Аллаһтан башка раббылары итеп итеп алганнар».
Һәм ул: «Без бит аларга табынмыйбыз», — дип әйтә. Ягъни ул «раббылар» сүзе астында «табыну объектлары» күздә тотылганын аңлаган. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:
«Алар хәләлне хәрам дип, яки киресенчә, хәрамны хәләл дип игълан итмиләрме һәм сез дә алар артыннан иярәсез түгелме? Бу аларга табыну була да инде».
Бу хәдисне әт-Тирмизи (3095), Әл-Бәйһәкый (10/116), әт-Тәбәрани «әл-Кәбир» дә (17/92) һ. б. имамнар китерә. Бу хәдиснең дөреслеген әт-Тирмизи, Әбү Мүзәффар әс-Сәмгәни, Ибн Тәймия, әл-Әлүси, әл-Әлбәни, Гәбдүл-Кадыйр Әл-арнаут һ. б. имамнар раслый. карагыз: «Тәхридҗ әхәдис әл-Кәшшәф» (2/66), «Тәфсир әс-Сәмгәни» (2/303), «Мәдҗмүгүл-фәтәүә» (7/67), «Рух әл-мәгәни» (5/365), «Гүмдәтү-ттәфсир» (2/160), «әс-Силсилә әс-сахихә» (3293), «тахридж фәтх әл-Мәҗит» (464), «Тәхридҗ әхәдис мүндәкадә фи Китәб әт-тәүхид» (91-94).
Ягъни сахәбәләр سَلَفٌ (сәләф), «раббылар» сүзе астында (ягъни аяттә أَرْبَابًا (әрбәәбән) сүзе астында) إِلَىٰهٌ «Иләһ» (آلِهَةٌ «Әәлиһә») «табыну объекты» күздә тотылганын аңлаганнар.
Тагын бер дәлил.
وَلَا يَأْمُرَكُمْ أَن تَتَّخِذُوا الْمَلَائِكَةَ وَالنَّبِيِّينَ أَرْبَابًا
«Һәм Ул сезгә фәрештәләрне һәм пәйгамбәрләрне раббылар итеп алырга кушмады».
Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:80
Ягъни гыйбадәт кылу объектлары مَعْبُودٌ (мәгбүүд) итеп.
Аллаһы Тәгалә — ул الرَّبُّ Раббы һәм الرَّب Раббы — الله Аллаһ. Шуңа күрә кабердә синнән: «Кем синең Раббың مَنْ رَبُّك (мән Раббүк)?» — дип сораганда, «Сине бар кылучы кем?» дигән мәгънәдә түгел, ә «Син үзеңнең Раббың дип танып, гыйбадәт кылган Зат кем?» мәгънәсендә, ягъни إِلَهكَ الَّذِي تَعْبُدُهُ «Кем ул син гыйбадәт кыла торган алла?».
Бу «Кем синең Раббың?» дигән беренче сорауга җавап.
Яңа комментлар