
الحمدلله وحده والصلاة والسلام على من لا نبي بعده أشهد أن لا إله إلا الله وحده لا شريك له وأشهد أن محمداً عبده ورسوله
أما بعد
عباد الله
Хәдиснең өченче җөмләсендә болай дип әйтелә:
ثَلاَثٌ لاَ يُغِلُّ عَلَيْهِنَّ قَلْبُ مُسْلِمٍ: إِخْلاَصُ العَمَلِ لله، وَمُنَاصَحَةُ أَئِمَّةِ الْمُسْلِمِينَ، وَلُزُومُ جَمَاعَتِهِمْ
«Өч сыйфат, әгәр алар бар икән, мөэминнең йөрәгендә ачу калдырмыйлар [нәфрәт, алдау, бозыклык, хыянәт, көнчелек]: бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә гамәл кылу, мөселманнарның хакимнәренә карата эчкерсез мөнәсәбәт һәм мөселманнарның бердәм җәмгыятенә тугрылык, чөнки, хаклыкта, аларны чакыру артларыннан чолгап ала»
Пәйгамбәребез ﷺ аның Сөннәтен өйрәнергә, аңларга һәм тапшырырга чакырганнан соң, бу өч үгет-нәсихәтне бирә. Бу – Аллаһ илчесенең ﷺ өч энҗесе, алар булганда йөрәктә пычраклык калмаячак һәм хакыйкатьтән читкә алып китәргә һәм нәфесләргә этәрергә мөмкин булган бернәрсә дә булмаячак. Истә тот, бу өч нәрсәне куллан һәм гамәлгә керт! Сөннәтне өйрәнү, аны аңлау һәм тарату – болар барысы да, башка гамәлләр кебек үк, шушы өч сыйфатны таләп итә.
Беренчесе – чын күңелдән Аллаһ хакына гына гамәл кылу. Әгәр кешенең күңелендә ихласлык (эчкерсезлек) булса, әгәр ул барлык сүзләрен һәм гамәлләрен ихласлык үлчәвендә үлчәргә, үзен бөтен кылганы Аллаһ ризалыгы өчен генә булсын дип өйрәткән икән, бу очракта мухлисның (ихлас кешенең) күңелендә начарлыкка өндәүләр калырмы? Бу ихласлык йөрәктән начар нәрсәләргә омтылуны куып чыгара. Аллаһы Тәгалә Йосыф кыйссасы турында әйтә:
كَذَٰلِكَ لِنَصْرِفَ عَنْهُ السُّوءَ وَالْفَحْشَاءَ ۚ إِنَّهُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُخْلَصِينَ
«Шулай итеп без аңардан явызлыкны һәм пычраклыкны читкә алдык. Тәхкыйк Ул безнең сайланган (яисә ихлас) бәндәләребездән иде».
(Коръән, «Йосыф» сүрәсе: 24)
Йосыфта (аңа сәлам булсын) ихласлык бар иде һәм Аллаһы Тәгалә аның күңелен начарлыкка чакырулардан саклады.
Аллаһы Тәгалә иблис сүзләре турында сөйли:
قَالَ فَبِعِزَّتِكَ لَأُغْوِيَنَّهُمْ أَجْمَعِينَ
إِلَّا عِبَادَكَ مِنْهُمُ الْمُخْلَصِينَ
«Иблис әйтте: «Синең кодрәтең белән ант итәмен! Мин аларның һәммәсен аздырачакмын, мәгәр Синең сайлап алынган (ихлас) колларыңны аздырырга көчем җитмәс».
(Коръән, «Бакча» сүрәсе: 82-83)
Эчкерсезлек барлык начарлыкларны куып чыгара, шуңа күрә йөрәк чиста һәм якты булачак.
Икенчесе – мөселман имамнарына карата эчкерсез мөнәсәбәт. Әгәр кеше мөселман имамнарына (галимнәргә, хакимнәргә, җитәкчеләргә) эчкерсез булса, ул бөтен начарлыктан азат булачак, чөнки ихласлык кешенең яхшылык теләвен, мөселман җитәкчеләрен яхшылыкка өндәвен һәм этәрүен күздә тота, алар өчен дога кыла һәм Аллаһы Тәгаләдән аларны үгетләүне, алардан бөтен начарлыкны алып китүне, яннарына тәкъва кешеләр бирүне сорый, аларга Аллаһы Тәгалә риза булган нәрсәләрдә буйсына, ә гөнаһлы эшләрдә генә аларга буйсынмый, чөнки юктан бар кылучыга буйсынмауда (Аллаһка) мәхлукка буйсыну юк.
Өченчесе — мөселманнарның бердәм җәмгыятенә / җәмәга гә тугрылык.
Аллаһы Тәгалә әйтте:
وَاعْتَصِمُواْ بِحَبْلِ اللّهِ جَمِيعًا
«Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз».
(Коръән, «Әл-Гимран» сүрәсе: 103)
Әгәр берәр кеше Коръән һәм Сөннәт юлы белән барган мөселман җәмәгатеннән булса, ул кешегә үзенә теләгәнне теләр; ул алар белән бергә Пәйгамбәребез ﷺ һәм аның сәхәбәләре гакыйдәсендә булыр; ул бу мөселманнар җәмәгатен ташлап китүдән куркыр, югыйсә шәйтан аны йотар, чөнки бүре көтүдән чыгып киткән сарыкны ашыячак.
Карагыз, бу өч сыйфат нинди тирән мәгънәгә ия. Кешенең шушы өч сыйфат булган йөрәгендә йөрәкне хакыйкатьтән читкә алып китә торган бернәрсә дә – нәфрәт тә, ачу да, көнчелек тә, хыянәт тә калмаячак. Андый кеше Аллаһны сәламәт йөрәк белән каршы алачак. Бу хәдиснең бер риваятендә болай диелә:
لَا يَعْتَقِدُ قَلْبُ مُسْلِمٍ عَلَى ثَلَاثِ خِصَالٍ ، إِلَّا دَخَلَ الْجَنَّةَ
«Әгәр мөселманның йөрәге өч нәрсәгә (сыйфатка) бәйләнсә, ул һичшиксез Җәннәткә керер».
Гыйлем эзләүчеләрнең, Аллаһ диненә чакыручыларның игътибарын, беренче сыйфатка – ихласлыкка аеруча җәлеп итәргә телим. Белегез, бүген күпчелек кеше үз гамәлләрен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләми, шуңа күрә Аллаһның илчесе ﷺ барлык гамәлләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылырга өндәгән. Ул әйткән:
مَنْ أَعْطَى لِلَّهِ، وَمَنَعَ لِلَّهِ، وَأَحَبَّ لِلَّهِ، وَأَبْغَضَ لِلَّهِ، وَأَنْكَحَ لِلَّهِ، فَقَدِ اسْتَكْمَلَ إِيمَانَهُ
«Аллаһ ризалыгы өчен нидер бирүче, Аллаһ ризалыгы өчен баш тартучы, Аллаһ ризалыгы өчен яратучы, Аллаһ ризалыгы өчен нәфрәт итүче һәм Аллаһ ризалыгы өчен үз карамагындагыларны кияүгә бирүче үзенең иманын тулы дәрәҗәгә җиткерде».
Әхмәт 1519, әт-Тирмизи 2521, Әбү Дәүд 4681, шәех әл-Әлбәни тарафыннан яхшы/хәсән буларак классификацияләнгән.
Аллаһ хозурындагы барча гамәлләр ихласлыкка бәйле. Ләкин, кызганычка каршы, бүгенге гамәлләрнең күбесе Аллаһ өчен түгел, ә ниндидер мәнфәгатьләр, җан теләкләре өчен. Кешеләрдә мәхәббәт һәм аларның кылган гамәлләре бу ачык һәм нечкә шәригать критерие белән көйләнми. Күңелләребезне һәм гамәлләребезне без бу гамәлләргә тәэсир итүче пычраклардан чистартырга тиешбез. Үз-үзегезне дәвалагыз, ихласлык өчен көрәшегез, һәм сез йөрәгегезнең якты булуын һәм шатлык хисен тоячагын күрерсез.
Мөселман җитәкчеләренә карата эчкерсез мөнәсәбәткә килгәндә, кешедән мөселман җитәкчеләренә, галимнәргә, хакимнәргә карата ихласлык, мәрхәмәтлек таләп ителә. Аллаһтан яшерен рәвештә мөселман җитәкчеләре өчен тәүфыйк (Аллаһның ярдәмен) сорап дога кылырга тиешсең. Хакимнәр өчен аларны туры юлга күндерү турында үтенеч – әһле-сүннә үәл дҗәмәгә билгесе, чөнки бу йөрәктә ачу, алдау, хыянәт булмауның күрсәткече. Ә доганы мөселман хакимнәренә каршы кылу – йөрәкләрендә ачу булган әһлүл-бидгә билгесе.
Өченчесе – мөселманнарның бердәм җәмгыятенә тугрылык. Бу алар белән физик яктан булу (алар белән бергә игелекле эшләрдә катнашу, җәмәгать намазларында катнашу, гыйлем алу, мөселман җитәкчеләренә буйсыну) һәм, иң мөһиме, алар белән Аллаһның илчесе ﷺ юлында булу, бу юлга һәм беренче җәмәгать – сәхәбәләрнең җәмәгате юлына ябышу дигәнне аңлата. Хәдистә әйтелгәнчә: «Әл-дҗәмәгә өстендә Аллаһның кулы».
әт-Тирмизи 2167, Әл-Хәким 1/115, Әбү Гәсыйм 1/42. Шәех әл-Әлбәни хәдисне ышанычлы дип атады. «Сәхих әл-дҗәми әс-сагыйр» да 1848 не, «Тәхридҗ мишкәт әл-мәсабих» тә 171 не кар.
Бүген Пәйгамбәребезебезнең ﷺ сәхәбәләре юлыннан баручы мөселманнар, өч нәрсәне үзләрендә туплаган кешеләр белән бергә булырга кирәк:
• дин (дин);
• гыйлем (гильм);
• акыллылык (гәкль), зирәклек (хикмәт).
Бервакыт имам Ибн әл-Мүбәрактан «Әл-дҗәмәгә өстендә Аллаһның кулы» хәдисендә әл-дҗәмәгә сүзе нәрсәне белдерә дип сорыйлар. Ул: «Әбү Бәкер һәм Гомәр!» — дип җавап бирә. Аңа: «Әбү Бәкер белән Гомәр үлделәр бит!» — диләр. Ул: «Фәлән һәм фәлән»,- ди. Аңа: «Ләкин фәлән белән фәлән дә үлде! » — дип җавап бирәләр. Ул: «Әбү Хәмзә әс-Сүккәри, ул әл-дҗәмәгә була да инде» дип әйтә.
«Сүнән әт-Тирмизи» 4/467 һәм «әл-Игтисам» 2/771.
Ошбу имам, шул вакыттагы галим, гыйлем, динлелек, зирәклек иясе, ул Сөннәгә нык тотынып, аны тараткан.
Имам әт-Тирмизи әйткән: «Әбү Хәмзә әс-Сүккәри – Мөхәммәд ибн Мәймүн. Ул тәкъва галим булган. Һәм Ибн әл-Мөбарәк бу турыда ул исән чакта әйтә.
«Сүнән әт-Тирмизи» 5/336.
Исхак ибн Раһәүейһ: «Үз вакытында дҗәмәгә булып Әбү Хәмзә әс-Сүккәри торса, безнең көннәрдә бу Мөхәммәд ибн Әсләм әт-Туси һәм аңа иярүчеләр».
«Хилиятүл-әүлия» 9/239.
Менә шулай галимнәр дҗәмәгә булып Сөннәткә ябышкан, аны яраткан, аннан аерылмаган, аңа чакырган галимнәр тора дип санаганнар. Безне галимнәрнең исемнәрен еш искә алуда гаеплиләр: Әл-Әлбәни, Ибн Бәз, Ибн Гүсәймин, Фәүзән, Гәбдүл-Мүхсин әл-Гәббәд һ. б. Ни өчен без шулай эшлибез? Чөнки һәр заманның үз имамнары, галимнәре бар, алар Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәтенә ябышып торучылар.
Мөхәммәд ибн Әсләм әт-Тусины үз заманында аны дҗәмәгә дип әйткәннәр, ул Сөннәткә нык тотынып яшәгән искиткеч кеше. Аның турында сөйлиләр, ул үз йортына кергәч тә иң башта Аллаһ белән мөнәсәбәтләрен тәртипкә сала торган булган [ягъни үз ниятен тәртипкә китергән]. Шуннан соң ул өеннән чыгып, Аллаһка һәм Пәйгамбәребез ﷺ Сөннәтенә чакыра башлаган. Аллаһы Тәгалә аның аша меңләгән мең (миллион) кешене Тәүхид һәм Сөннәткә күндерә. Һәм күз алдына китерегез, бу миллионнан һәрберсе үзе дә кемнедер чакырган. Карагыз, күпме кеше аның аша туры юлга күндерелгән, болар барысы да аның Аллаһ белән мөнәсәбәтләрен төзәтүе, ягъни үз ниятләрен сафландыруы, ихласлык күрсәткәне сәбәпле. Әгәр син Аллаһ белән синең арада булганны төзәтсәң, гамәлләреңне чит нәрсәләрдән арындырсаң, Аллаһы Тәгалә сиңа күп нигъмәтләр, вә кешеләр арасында олугъ дәрәҗәләр биргәнен күрерсең. Ләкин син аңа омтылма. Синең максатың, кешеләр синең артыңнан йөреп, бармаклары белән күрсәтерлек, югары дәрәҗә ирешү булырга тиеш түгел. Аллаһ сиңа бу дәрәҗәне бирәчәк, әмма син моңа омтылырга тиеш түгелсең, ә бәлкем Аллаһ ризалыгы өчен тырышырга, Тәүхид белән Сөннәтне таратырга, аларны якларга, ширектән һәм диндәге яңалыклардан тыерга тиешсең. Синең шундый ниятең булырга тиеш: Сөннәт көнчыгышка һәм көнбатышка таралсын, Аллаһы Тәгалә сине диннең таралуына сәбәп итсен. Кешеләрнең шушы сәбәп нәкъ менә син икәнеңне белүләре турында уйлама. Шулай булганда Аллаһ сине бу дөньяда да, мәңгелек дөньяда да, синең ихлас ниятең белән күтәрер. Барлык гамәлләреңдә, син өйрәнгән һәр аятьтә һәм укыган һәр хәрефтә ниятеңне онытма, югыйсә син күп көч һәм хезмәт куярсың, ә болар барысы да юк булырга һәм сиңа бәла булып әйләнергә мөмкин.
Хәдистәге соңгы җөмлә:
فَإِنَّ الدَّعْوَةَ تُحِيطُ مِنْ وَرَائِهِمْ
«чөнки, хаклыкта, аларны чакыру артларыннан чолгап ала»
Әгәр мөселманнар җәмәгате белән булсаң, Коръән һәм Сөннәткә ябышсаң, Пәйгамбәребезнең ﷺ, сәхабәләрнең, имамнарның туры юлыннан читкә чыкмасаң, шул чакта бу чакыру кысаларында – Ислам чакыруында һәм сакланучылардан булырсың. Әгәр син бу чикләрдән чыгып китсәң, дошман (җеннәрдән һәм кешеләрдән булган шәйтаннар) сиңа һөҗүм итәр һәм юкка чыгарыр.
Бу җөмләнең тагын бер мәгънәсе: «аларны дога артларыннан чолгап ала». Монда мөселманнарның бер-берсе өчен яшерен һәм ачыктан-ачык дога кылулары күздә тотыла. Без өммәтебез өчен дога кылырга онытмаска тиеш. Бу бер-беребез өчен догалар безне арттан чолгап ала һәм Аллаһы Тәгалә моны безнең барлык начарлыклардан саклануыбызга сәбәп итә.
Һәм дә ахырдан, әй Аллаһның коллары, мин үземә һәм сезгә ихласның күп дәрәҗәләре булуын искә төшерәм. Кешеләр төрле дәрәҗәгә ия булулары белән аерылып торалар. Бу ниятләрнең бөеклегенә һәм яхшы ниятләрнең санына бәйле, чөнки бер кешенең бер үк гамәлдә, икенчесеннән аермалы буларак, яхшы ниятләре күп булырга мөмкин, һәм бу ниятләр дәрәҗәләре буенча бөек булачак.
Зәйд ибн Әсләм әтисенең сүзләреннән: «Мин Гомәр ибн әл-Хаттабның, Аллаһ аннан разый булсын, мондый сүзләрен ишеттем: «Аллаһның Илчесе ﷺ безгә хәер-сәдака таратырга кушты, ул вакытта минем (аз гына) мөлкәтем бар иде. Мин әгәр Абү Бәкерне кайчан да булса уза алсам, ул бүген булачак дип уйладым. Мин (сәдака итеп) мал-мөлкәтемнең яртысын бирдем, һәм Аллаһның Илчесе ﷺ сорады: «Син үз гаиләңә нәрсә калдырдың?» Мин: «Шуның кадәр үкне», — дип җавап бирдем. Шуннан соң Абү Бәкер бөтен булган мөлкәтен алып килде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: «Син үз гаиләңә нәрсә калдырдың? » — дип сорады. Ул: «Мин аларга Аллаһны һәм Аның Илчесен калдырдым», — дип җавап бирде. Һәм мин: «Аллаһ белән ант итәм, мин бүтән беркайчан да Әбү Бәкер белән ярышмаячакмын» дидем».
Әбү Дәүд 1678, әт-Тирмизи 3675, әл-Бәйхакый «Сүнән әл-Кубра» да 7563 тә, әд-Дәрими «Сүнән» дә 1667 дә, Имам аль-Бәззар «Мүснәд» тә 270 тә.
Имам әт-Тирмизи, Ибн Муляккыйн, Ибн Дәкыйк әл-Гыйд хадисне дөрес диделәр. «Дҗәмиг әт-Тирмизи» 3675, «Тухфәтүл-мүхтәдҗ» 2/353, «әл-Илмәм би әхәдиси әл-әхкәм» 1/337.
Шәех әл-Әлбәни һәм шәех Мүкбил хәдисне яхшы диделәр. «Тәхридҗ мишкәт әл-мәсабих» тә 5976 да, «Сәхих әл-мүснәд» тә 996 да.
Гомәрдә ихласлык булган, әмма шулай ук Абү Бәкерне узып китәргә дә нияте булган. Ә Әбү Бәкер бу гамәлне бары тик Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә эшләгән. Шуңа күрә аның гамәле югарырак.
Ибн Тәймия әйткәнчә: «Шуңа Күрә Пәйгамбәребез ﷺ, аның ихласлыгын белгән хәлдә, бөтен мөлкәтен кабул итте. Икесе дә ихлас иде, әмма Әбү Бәкернең нияте (Аллаһ аннан разый булсын) бары тик Аллаһы Тәгаләнең йөзе өчен генә иде, һәм ул беркемгә дә игътибар итмәде. Гомәр әйтте: «Аллаһ белән ант итәм, мин бүтән беркайчан да Әбү Бәкер белән ярышмаячакмын».
Без Аллаһтан бу хәдисне аңларга, аны өйрәнергә, аны тормышка ашырырга һәм аны, шулай ук башка хәдисләрне тапшырырга рөхсәт итүен сорыйбыз. Сөннәтне саклаучылар һәм таратучылар арасыннан булуыбызны да Аллаһтан сорыйбыз. Аллаһы Тәгаләдән безнең гамәлләребезне ихлас кылуын, тәүбәләребезне кабул итүен һәм бу сынауны бездән алуын сорыйбыз.
Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) ярлыкавын һәм иминлек сорыйбыз.
اللَّهُمَّ إنِّا نَعُوذُ بكَ مِن زَوَالِ نِعْمَتِكَ، وَفُجَاءَةِ نِقْمَتِكَ، وَتَحَوُّلِ عَافِيَتِكَ، وَجَمِيعِ سَخَطِكَ
Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) рәхмәтеннән мәхрүм булудан һәм Аның җәзасыннан (һәм көтелмәгән каты җәзасыннан) саклавын сорыйбыз, һәм дә Аннан һәртөрле ачудан саклавын үтенәбез /Аллаһүммә инни нәгүзү бикә мин нигмәтик, вә фүдҗәәти никъмәтик, ва тәхәүүли гәфиятик, вә дҗәмиги һәм сәхатыйк/.
Хәдисне Мөслим (4739) тапшыра.
Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) мөселманнарга котылу бирүен, һәртөрле начарлыклардан һәм куркулардан саклавын, мөселманнарга начарлык теләүче дошманнардан коткаруын сорыйбыз һәм шулай ук Раббыбыздан алардан Үзе теләгәнчә котылдыруын үтенәбез һәм әйтәбез: «Әй Раббым, безне алардан Үзең теләгәнчә арындыр, безне алардан Үзең теләгәнчә арындыр».
Яңа комментлар