Ислам террорга каршы. 2 өлеш

Share

Исламның бөек принципларын һәм нигезләрен белгән, бу диннең ныклы кагыйдәләре һәм акыллы үгет-нәсихәтләре белән таныш булган һәр кеше Франциядә һәм башка илләрдә, шул исәптән мөселман илләрендә дә кылынган җинаятьләрнең Ислам дине белән бернинди дә бәйләнеше юклыгын ачык аңлый һәм моңа тулысынча ышана.

Ул мондый явызлыклар чиста Ислам шәригатендә тыелган һәм Ислам дине аларны берничек тә хупламый, шуңа күрә, аларны бернинди очракта да Ислам белән бәйләргә ярамый икәнлегенә ачык төшенә.

Шулай ук бу җинаятьләрне диндар мөселманнар белән, ягъни үз диннәрен чынлыкта тоткан мөселманнар белән бәйләргә ярамый, мондый гамәлләр аларны кылучылар җаваплы булган шәхси, аерым, гадәттән тыш очрак дип аңлатырга һәм җиткерергә кирәк. Нәкъ менә шулар гөнаһны һәм бу явызлык өчен гаепне өсләрендә йөртәләр. Бу җинаятьләр өчен барлык мөселманнар да җаваплы түгел.

Мөселманнар бу гамәлләрдән ваз кичәләр, чөнки Коръәндә болай әйтелгән:

وَلَا تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ أُخْرَىٰ

«Һичбер йөк күтәрүче башка берәүнең йөген (гөнаһын) күтәрмәс».

Коръән, «Бар кылучы» сүрәсе, 35:18

Ислам бу гамәлләрдән ваз кичә һәм аларга катнашмый.

Әй Аллаһның коллары, әй Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) иярүчеләр, мондагы әйтелгән сүзләрнең максаты: Аллаһның (Ул пакь һәм югары) диненә яхшылык теләп, ихластан Аллаһның колларына хәерлелек теләгән хәлдә, Исламга кагылышы булмаган нәрсәләрне Ислам дине белән бәйләмәскә, бу явызлыкларны аңа чагылдырмаска кирәклекне аңлату. Шулай ук мондый җинаятьләр белән надан кеше алданмасыннар, ваемсызлар һәм адашканнарның көен көйләмәсеннәр өчен, бу бөек дингә зыян китерергә теләгән явыз ниятле кешеләргә юлны томалау. Аларның гамәлләре Исламның асылын берничек тә чагылдырмый икәнен һәм аларның Коръәнне дә, Сөннәтне дә чыганак итеп алмауларын игълан итү.

Һичшиксез, бу җинаятьләр булган илдә һәм башка илләрдә, шушы хәлләр мөселманнар өчен зур явызлык һәм бәла-казаларга әйләнде. Алар кешеләрнең мөселманнарга һәм Исламга карата нәфрәтенә сәбәп булды, аның аркасында Ислам чакыруы авырлаша яки кайбер илләрдә бөтенләй туктала.

Шуңа күрә һәр мөселман өчен барлык урыннарда мондый җинаятьләргә шелтә белдерү һәм аларга Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хакына нәфрәт итү мәҗбүри. Һәрбер мөселманга, мөмкин кадәр, аларга катнашы булмавын һәм тискәре карашын игълан итәргә кирәк.

Мөселман бу явызлыкларга канәгать булырга яки алар турында фикерләүдән тыелырга тиеш түгел, чөнки ниндидер җинаять белән канәгать булган кеше аның ярдәмчесенә әйләнә, гөнаһның бер өлешен үзенә ала һәм моның өчен гаепле була. Әмма берәү фикерләүдән тыелса, без аңа әйтербез: «Һәрнәрсә ачык һәм аңлаешлы булган хәлдә син ничек фикер итүдән тыелып кала аласың?».

Мөселманга «шартлатылганнар һәм үтерелгәннәр моңа лаек, чөнки алар кәферләр, ә аларның дәүләте мөселманнар белән көрәшә» дип әйтергә рөхсәт ителми.

Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешеләр үтерүгә лаеклы дип әйтеп булмый. Уйлан! Аллаһы Тәгалә аларны үтерергә ярамый дип әйтә, ә син аңа каршы чыгасың һәм алар шундый үлемгә лаек дип әйтәсең!

Европа илләрендә һәм башка мөселман булмаган илләрдә яшәүче мөселманнарның игътибарын, беренчедән, Аллаһы Тәгаләдән куркуга, ә икенчедән, булган хәлгә ике хурлыклы мөнәсәбәт күрсәтүдән сакланырга кирәклегенә юнәлтергә кирәк:

1. Беренче дөрес булмаган һәм шелтәләнгән мөнәсәбәт шунда ки, мондый вакыйгалар турында ишеткән кайбер кешеләр Исламнан яки аның күрсәтмәләрен үтәүдән баш тарталар. Әлбәттә, бу адашкан харидҗитларның кылган эшләре Исламның йөзен кешеләр күзлегендә бик нык каралта, әмма мөселман үз иманын калдырырга яки бу диннең берәр өлешеннән баш тартырга тиеш түгел.

2. Икенче дөрес булмаган мөнәсәбәт кешенең адашканнарга, аларны сүзләр яки гамәлләр белән дәртләндереп, ярдәм итә башлавында, яисә үзләре катнашмаган очракта да, кылган эшләрен хуплауында чагыла.

Мөселман булмаган илләрдә бу җинаятьләр нәтиҗәсендә мөселманнарга төрле басым башлануы ихтимал, әмма бу очракта да, бернинди шартларда да Исламнан баш тартмагыз, шартлатулар һәм кеше үтерүчеләргә ярдәм итмәгез, чөнки моны Аллаһ (Ул пакь һәм югары) гаепли.

Ислам галимнәре мөселман булмаган илләрдә яшәүче мөселманнарга Аллаһның (Ул пакь һәм югары) диненә нык тотынырга һәм Аннан куркырга, шулай ук Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) алып килгән чын тыйнаклыкка (уәсатыййә) ябышырга киңәш итәләр. Алар мөселманнарга сабыр булырга кушалар һәм мөселман вәгазьчеләрен мондый гамәлләргә Исламның тискәре мөнәсәбәтен һәм мондый җинаятьләрне Аллаһ диненә чынлап тотынмаган кешеләр генә кыла икәнен кешеләргә аңлатырга өндиләр. Күпчелек мөселманнарның бу гамәлләрне җинаять дип санауларын барлык кешеләргә дә аңлатырга кирәк.

Һичшиксез, мондый җинаятьләр ул оешманың чын эчтәлеген күрсәтә һәм сез нинди кешеләр турында сүз барганын аңлыйсыздыр.

Франциядә һәм башка урыннарда шундый ук җинаятьләр кылганда, алар бу илләргә мөрәҗәгать итәләр һәм аларга хәбәр җибәрәләр. Хатның асылы шундый: әгәр сез безне тынычлыкта калдырсагыз, без сезгә һөҗүм итмәячәкбез һәм үзләрен мөселман дип атаучы мөртәтләр белән шөгыльләнәчәкбез. Әгәр алар белән безгә каршы берләшсәгез, безгә мөртәтләргә каршы сугышудан комаучаулаудан туктаганыгызга чаклы сезгә зарар һәм яман эш кылырбыз.

Мондый адашкан хариджитларның мөселманнарга, аларны мөртәтләр дип санап, мөселман илләрен һәм җирләрен, шул исәптән Мәккә һәм Мәдинәне, көферлек җире һәм сугыш иле дип атап, начарлык эшләүдән һәм зыян китерүдән башка шөгелләре юк.

Әй Аллаһның коллары, мөселманнар ул фетнәләрдән ераклашырга тиеш! Безгә Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) куркырга һәм мөселман өммәтенең зур галимнәренең үгет-нәсихәтләренә иярергә кирәк, чөнки нәкъ менә бу — фетнәләрдән чыгу юлы.

Тәхкыйк без адашкан кешеләрне туры юлга күндерсен дип Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз. Без Раббыбызның мөселманнарны, кайда гына булуларына карамастан, саклавын һәм аларны һәртөрле явызлыктан яклап, Үзенең ярдәмен күрсәтүен үтенәбез! Шулай ук без Аңа хәерле һәрнәрсәдә уңыш насыйп әйләсен дип, вә безне Туры юлга күндерсен дип, вә ачык һәм яшерен төрле фетнәләрдән һәм адашулардан сакласын дип ялварабыз. Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) саклау, иминлек һәм барлык мөселманнарга иман сорыйбыз.

Беренче өлеше бу сылтама буенча