
Әй Аллаһның коллары! Бу көннәрдә Франциядә булган вакыйга йөрәкләребезгә авырту булып чагылды. Мондый хәл мөселман илләрендә беренче генә түгел, нәтиҗәдә гаепсез җаннар корбан булдылар.
Мондый гамәлләр җинаять һәм җирдә бозыклык таратуның бер төре булып санала. Бу гамәлләр чиста Ислам диненә, аның максатларына, акыллы һәм дөрес кануннарына, мактаулы кагыйдәләренә һәм этик нормаларына каршы килә.
Бу җинаятьнең авырлыгын аңлату һәм Исламның аңа мөнәсәбәте.
1 – Ислам гаделлек (гәдл), игелек (ихсән), мәрхәмәтлек (рахмә) боера һәм шелтәгә лаек булган гамәлләрне (мүнкәръ) һәм хокуксыз һөҗүм итүне (бәгйи) тыя. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә бу хакта болай ди:
إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُ بِالْعَدْلِ وَالإحْسَانِ وَإِيتَاءِ ذِي الْقُرْبَى وَيَنْهَى عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنْكَرِ وَالْبَغْيِ يَعِظُكُمْ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ
«Хаклыкта Аллаһ гаделлекне, игелекне һәм якын туганга ярдәм күрсәтүне боера. Һәм ул пычраклыкны, шелтәгә лаек гамәлләрне һәм хокуксыз һөҗүм итүне тыйган. Ул (Аллаһ) сезне вәгәзьли, шаять вәгазьләнерсез».
Коръән, «Бал кортлары» сүрәсе, 16:90
Бу кылынган җинаятьтә бернинди гаделлек тә, яхшылык та һәм мәрхәмәтлек тә (рахмә) юк. Бу бары шелтәгә лаеклы гамәл, чикләрне узу һәм җинаять кенә.
Ислам — ул тулаем гаделлек, вәгъдәләрне үтәү, тугрылык һәм ышанычлылык! Исламда гаделлек кысаларыннан гаделсезлек (зүлм) ягына чыгучы нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Әгәр дә берәр нәрсә гаделлек кысаларыннан чыгып, җәберләү һәм гаделсезлек ягына авышса, аның ислам белән бернинди дә бәйләнеше юк. Исламның моңа катнашы юк! Бу — һәр мөселман тарафыннан шелтәләнергә тиешле җинаять!
Әгәр дә берәр нәрсә килешүне үтәү, вәгъдә, ышанычлылык һәм намуслылык кысаларыннан чыгып, хыянәт ягына күчсә, ул да Ислам белән бәйле түгел. Моңа шулай ук Франциядә күптән түгел булган вакыйгаларны, үзләрен Ислам белән бәйләгән кайбер кешеләрнең үтерүләрен һәм шартлатуларын да кертергә кирәк. Алар үзләрен мөселман дип саныйлар, ә үзләре бу саф диннең күрсәтмәләрен һәм нигезләмәләрен (хүкм) үтәмиләр. Алар Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Китабы Коръәнгә һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә иярмиләр. Алар бу өммәтнең тәкъва элгәрләренең (сәләф әс-салих) сүзләренә һәм галимнәрнең дини хөкемнәренә (фәтваларына) бернинди әһәмият һәм тиешле урын бирмиләр. Шуңа күрә без бу шартлаулар һәм үтерүләр җинаять, гаделсезлек һәм хыянәт икәнлгенә бер дә шикләнмибез. Кешедә гаделлекнең мәҗбүри күрсәтмә (үәдҗиб) булуына шик булырга тиеш түгел. Ислам кеше үзе ошаткан кешеләргә, шулай ук ошатмаган кешеләргә дә карата гадел булырга кирәк дип басым ясый. Аллаһы Тәгалә әйтә:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُونُوا قَوَّامِينَ لِلَّهِ شُهَدَاءَ بِالْقِسْطِ وَلَا يَجْرِمَنَّكُمْ شَنَآنُ قَوْمٍ عَلَى أَلَّا تَعْدِلُوا اعْدِلُوا هُوَ أَقْرَبُ لِلتَّقْوَى وَاتَّقُوا اللَّهَ
«Әй иман китерүчеләр! Аллаһ хозурында туры булыгыз, гаделлек белән шәһадәт бирегез! Кешеләргә карата булган нәфрәтегез сезне гаделлекне бозуга этәрмәсен. Гадел булыгыз, чөнки бу тәкъвалыкка якынрак. Һәм дә Аллаһтан куркыгыз!»
Коръән, «Аш Яулыгы» сүрәсе, 5:8
2 – Ислам рөхсәт ителгән чикләрне чыгуны (игтидә) һәм золымны (зүлм) тыйган. Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَلا تَعْتَدُوا إِنَّ اللَّهَ لا يُحِبُّ الْمُعْتَدِينَ
«Рөхсәт ителгәннең чикләрен узмагыз, чөнки Аллаһ җинаятьчеләрне яратмый».
Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:87
Дөрес хәдистә әйтелгәнчә: «Аллаһы Тәгалә әйтә:
يَا عِبَادي، إنِّي حَرَّمْتُ الظُلْمَ عَلَى نَفْسي وَجَعَلْتُهُ بيْنَكم مُحَرَّماً فَلا تَظَالَمُوا
«Әй колларым! Мин Үземә золым итүне һәм сезнең арагызда золым итүне хәрам кылдым, шуңа бер-берегезгә золым кылмагыз».
Мөслим (2577)
Монда каралган гамәлләр тулысынча чикләрне узу һәм гаделсезлек нигезендә төзелгән.
3 – Ислам җирдә гаделсезлек һәм бозыклык таратуны тыйган. Аллаһы Тәгалә болай ди:
وَاللَّهُ لا يُحِبُّ الْفَسَادَ
«Хаклыкта, Аллаһ бозыклыкны яратмый».
Коръән, «Хикәя» сүрәсе, 28:77
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:
وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ لا تُفْسِدُوا فِي الأرْضِ قَالُوا إِنَّمَا نَحْنُ مُصْلِحُونَ
«Әгәр аларга: «Җир өстендә бозыклык кылмагыз!» дип әйтелсә, алар: «Без бары тик яхшылык эшләргә телибез», — дип җавап бирәләр».
Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:11
Кылынган бу гамәлләр — җирдә бозыклык таратуның һәм начарлыклык чәчүнең иң начар төрләренең берсе.
4 – Ислам Бөек кагыйдәләр белән килде, шуларның берсе — зыянны бетерү һәм булдырмау. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:
لَا ضَرَرَ وَلَا ضِرَارَ
«Зыян юк һәм үзара зыян салу да юк».
Ибн Мәдҗә (2341) һәм әд-Дәракүтни (4/228)
Бу җинаятьләр тулысынча Исламга һәм мөселманнарга зыян китерүгә нигезләнгән.
5 – Исламның башка кагыйдәсе — ул кешеләргә файда китерү. Ә ошбу кылынган гамәлләренең файдасы нидә? Бернинди файда юк, бары тик исәпсез-хисапсыз зыян гына!
6 – шик юк, булган хәл – ул үтерергә ярамаган кешеләрне үтерү. Сугыш һәм бәрелешләр барган җирдә булсалар да, мөселманнарга каршы сугышмаган имансыз кешеләрне үтерергә ярамый. Әгәр дә мөселманнар белән сугышудан читләшкән кешеләр бар икән, мәсәлән, хатын-кызлар, балалар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, инвалидлар яки үз хуҗалыклары белән шөгыльләнгән, сугышта катнашмаган крестьяннар, Ислам аларны сугыш барган һәм бәрелешләр булган җирдә дә үтерүне тыя. Бигрәк тә сугыш булмаган җир турында сүз барганда, мондый үтерүләр тагын да авыррак җинаять дип бәяләнә. Ислам гаепсез кеше гомеренә һәм җанына һөҗүм итүне тыя. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:
وَلا تَقْتُلُوا النَّفْسَ الَّتِي حَرَّمَ اللَّهُ إِلا بِالْحَقِّ
«Аллаһ тыйган җанга хаксыз һөҗүм итмәгез».
Коръән, «Төнге күчерү» сүрәсе, 17:33
7 – Ислам, конкретлаштырып, хатын-кызларны, балаларны һәм картларны үтерүне тыя. Бүрайдадан тапшырылган хәдистә Пәйгамбәребезнең хәрби җитәкчеләргә үгет-нәсыйхәт биреп мондый сүзләр әйткәне китерелә:
لاَ تَقْتُلُوا وَلِيدًا
«Балаларны үтермәгез!»
Әбү Дауд (2613)
Шулай ук Ибн Гомәрдән (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырыла:
وُجِدَتْ فِي بَعْضِ مَغَازِي رَسُولِ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ مَقْتُولَةً، فَأَنْكَرَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ ذَلِكَ، وَنَهَى عَنْ قَتْلِ النِّسَاءِ وَالصِّبْيَانِ
«Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бер сәфәре вакытында үтерелгән хатын табылды. Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хатыннарны вә балаларны үтерүне тыеп, шелтә белдерде».
әл-Бохари (3014, 3015) һәм Мөслим (1744)
Бу хәдиснең кайбер риваятләрендә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үтерелгән хатынның мәете тирәсендә кешеләр җыелганын күргәч, алар янына килеп болай дип әйтә:
مَا كَانَتْ هَذِهِ تُقَاتِلُ فِيمَنْ يُقَاتِلُ
«Ул бит сугышмаган, ни өчен аны үтергәннәр?»
Ибн Мәдҗә (2842), «Әс-Сахиха» (708) не кар.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткән:
لاَ تَقْتُلُوا شَيْخًا فَانِيًا وَلاَ طِفْلاً وَلاَ صَغِيرًا وَلاَ امْرَأَةً
«Картны, кечкенә баланы һәм хатын-кызны үтермәгез!»
Әбү Дауд (2614)
Бу хәдисләр нигезендә галимнәр бертавыштан (идҗмәг) хатын-кызларны, балаларны һәм алар кебекләрне үтерү ярамый дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ә начар гамәлне башкаручылар балалар һәм өлкәннәр арасында, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында, яшьләр һәм картлар арасында аерма ясамый.
8 – Ислам мәрхәмәт һәм рәхмәт белән килде! Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
مَن لَا يَرْحَمُ لَا يُرْحَمُ
«Шәфкатьлек күрсәтмәгән кешенең үзенә дә шәфкать күрсәтелмәячәк».
әл-Бохари (5997) һәм Мөслим (2318)
Һәм әйтелгән:
الرَّاحِمُونَ يَرْحَمُهُمْ الرَّحْمَنُ ارْحَمُوا مَنْ فِي الْأَرْضِ يَرْحَمْكُمْ مَنْ فِي السَّمَاءِ
«Шәфкатьле булучыларга Шәфкатьле Аллаһ шәфкать күрсәтер. Җирдә булганнарга карата рәхимле булыгыз, вә күкләрдә булучы сезгә рәхимле булыр».
Әхмәт (6494), Әбү Дауд (4941), әт-Тирмизи (1924); әл-Әльбәни аны ышанычлы дип атаган.
Шәфкатьлек күрсәтү кирәклеге турында бик күп хәдисләр бар. Коръән үзе «بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ» «Мәрхәмәтлек Иясе һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән» сүзләре белән башлана. Ислам — кешеләрне юк итү өчен түгел, ә коткару өчен килгән шәфкатьлелек дине!
Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) максаты — кешеләрне коткару булган. Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) янына фәрештә килеп: «Әй Мөхәммәд, мин бу шәһәрне сине рәнҗеткәннәре һәм тыңламаганнары өчен юк итә алам», — дип әйтә, ә ул аңа болай ди:
بَلْ أرْجُو أنْ يُخْرِجَ اللَّهُ مِنْ أصْلاَبِهِمْ مَنْ يَعْبُدُ اللَّهَ وَحْدَهُ لاَ يُشْرِكُ بِهِ شَيْئاً
«Юк! Бәлкем бу кавемнең нәселеннән Аллаһка һичкемне шәрик-тиңдәш кылмаучылар, Аңа гына гыйбадәт кылучылар чыгыр».
әл-Бохари (3231)
Әбү Үмәмә хәдисендә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткәне хәбәр ителә:
مَنْ رَحِمَ ذَبِيحَةً رَحِمَهُ اللهُ يومَ القيامةِ
«Әгәр берәү хәтта чалыначак хайванга да шәфкатьлек күрсәтсә, Аллаһ Кыямәт көнендә аңа шәфкатьле булыр».
әл-Бохари «Әл-әдәб әл-муфрад» (381) дә.
СүбехәнАллаһ!
Искә төшерегез, гөнаһлы кешене, бик нык сусаган һәм дымлы туфрак ашарга мәҗбүр булган эткә шәфкатьлек күрсәтүе өчен, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) гафу итә. Бу кеше коега төшә, аяк киеменә су тутыра, аннары, аяк киемен тешләре белән кысып, коедан чыга һәм этне эчерә. Аллаһы Тәгалә аңа рәхмәтен күрсәтә һәм гөнаһларын гафу итә.
Ибн Мәсгүдтән хәдис тапшырыла, анда ул болай ди:
كُنَّا مَعَ رَسُولِ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ فِي سَفَرٍ فَانْطَلَقَ لِحَاجَتِهِ فَرَأَيْنَا حُمَّرَةً مَعَهَا فَرْخَانِ فَأَخَذْنَا فَرْخَيْهَا فَجَاءَتْ الْحُمَرَةُ فَجَعَلَتْ تُفَرِّشُ فَجَاءَ النَّبِيُّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ فَقَالَ:
Бервакыт без Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) белән бергә сәяхәткә чыктык һәм ул йомышын үтәр өчен читкә китте, ә без ике баласы булган кечкенә бер кош күрдек. Балаларын алгач, шул ана кош (саклау өчен) алар өстендә канатларын селкетә башлады. Шулвакыт Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) килеп җитте һәм әйтте:
مَنْ فَجَعَ هَذِهِ بِوَلَدِهَا رُدُّوا وَلَدَهَا إِلَيْهَا
«Бу кошны аның баласы аркасында кем газаплый? Баласын кире кайтарыгыз!»
Әбү Дауд (2675) һәм Әхмәт (3835)
СүбехәнАллаһ! Ислам өндәгән шушы бөек шәфкатькә карагыз, аннары бу кешеләрнең нәрсә эшләве турында уйланыгыз. Аларда Исламның шәфкате (әр-рахмә) кайда? Әгәр дә алар уйлана алсалар иде! Әгәр аларның акыллары булса иде!
9 – Исламның хыянәт (әл-хыянә) кебек нәрсәләрне катгый рәвештә тыйганын аңлау бик мөһим. Аллаһы Тәгалә әйткән:
إِنَّ اللَّهَ لا يُحِبُّ الْخَائِنِينَ
«Хаклыкта Аллаһ хыянәтчеләрне сөйми».
Коръән, «Табыш» сүрәсе, 8:58
Һәм әйтелгән:
إِنَّ اللَّهَ لا يُحِبُّ مَنْ كَانَ خَوَّانًا أَثِيمًا
«Хаклыкта Аллаһ хыянәтче залимнәрне сөйми».
Коръән, «Хатыннар» сүрәсе, 4:107
Әбү Сәгыйд әл-Худридан хәдис тапшырылган, анда Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйткәне хәбәр ителә:
لِكُلِّ غَادِرٍ لِوَاءٌ يَوْمَ الْقِيَامَةِ يُرْفَعُ لَهُ بِقَدْرِ غَدْرِهِ
«Хыянәт иткән һәркем өчен Кыямәт көнендә байрак куелачак һәм ул аның хыянәте зурлыгына карап югары күтәреләчәк».
әл-Бохари (7111) һәм Мөслим (1735)
Бу байрак дөньяда яшәгәндә хыянәт итүчене күрсәтүче билге булачак. Гаепсез кешеләрне үтерүчеләрнең хыянәте никадәр зур һәм коточкыч!
Һичшиксез, килешүләрне (васыятьләрне) үтәү һәм аларга тугры булу — диннең мәҗбүри күрсәтмәсе (үәджиб). Килешүләрне бозу һәм мөселманнар белән бер-берсенә зыян китермәячәкләр дигән килешүдә булган имансызларга һөҗүм итү тыела. Ислам җирләренә иминлек гарантиясе алып кергән кешеләргә һөҗүм итәргә ярамый. Шулай ук иминлек гарантиясе алып һәм аны үз ягыннан гарантияләп, мөселман булмаган илгә кергән мөселманга анда яшәүчеләргә һөҗүм итәргә ярамый, чөнки Ислам килешүләрне үтәүне таләп итә. Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَأَوْفُوا بِالْعَهْدِ إِنَّ الْعَهْدَ كَانَ مَسْئُولا
«Килешүләрне дөрес үтәгез, чөнки килешүләр өчен сез соралачаксыз».
Коръән, «Төнге күчерү» сүрәсе, 17:34
Шулай ук Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَوْفُوا بِالْعُقُودِ
«Әй иман китерүеләр, килешүләрегезне үтәгез».
Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:1
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
مَنْ قَتَلَ مُعَاهَدًا لَمْ يَرِحْ رَائِحَةَ الْجَنَّةِ وَإِنَّ رِيحَهَا تُوجَدُ مِنْ مَسِيرَةِ أَرْبَعِينَ عَامًا
«Кем дә кем мүгәхәдәне (килешү төзелеп, аңа иминлек вәгъдә ителгән имансызны) үтерсә, ул кеше Җәннәтнең исен сизмәячәк, шул ук вакытта аның исе кырык ел ераклыгына тарала».
әл-Бохари (6914)
Димәк, иминлек килешүен бозган кеше Җәннәттән шулкадәр ерак булачак ки, хәтта аның исен дә сизмәячәк.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткән:
مَنْ آمَّنَ رَجُلًا عَلَى دَمِهِ، فَقَتَلَهُ فَأَنَا بَرِيءٌ مِنَ القَاتِلِ، وَإِنْ كَانَ المَقْتُول كَافِرًا
«Әгәр берәрсе берәр кешегә иминлек вәгъдә итсә һәм аны үтерсә, мин бу үтерүчедән ваз кичәм, хәтта үтерелгән кеше имансыз булса да».
Ибн Хиббән һ. б., әл-Альбани хәдиснең дөреслеген раслады. «Сахих ат-Таргьиб» (3007) не кар.
Мөселман, мөселман булмаган илгә кереп, виза алгач, бу ил белән килешү төзи, анда аңа иминлек гарантиясе бирелә һәм ул үзе анда бозыклык чәчмәскә һәм анда яшәүчеләрнең тормышына һәм мөлкәтенә кул сузмаска вәгъдә итә.
Әгәр имансыз кеше хөкүмәттән виза алып, мөселман иленә керә икән, ул шулай ук бу илнең барлык халкы үтәргә тиеш булган иминлек гарантиясе булып тора. Беркемнең дә андый кешегә, аның тормышына һәм мөлкәтенә һөҗүм итәргә хокукы юк.
Мөселман җиренә керүче мөселман булмаган кешегә иминлек гарантиясен мөселманнарның иң гадие бирсә дә, ул югары дәрәҗәләргә ия булмаса да, беркемнең дә керүчегә һөҗүм итәргә хакы юк. Чөнки Исламда бер мөселман биргән иминлек гарантиясе, билгеле хәдистә әйтелгәнчә, башкаларны да аны үтәргә мәҗбүр итә.
Ә инде адашкан харидҗитларга килгәндә, алар килешүләрне һәм вәгъдәләрен үтәмиләр. Алар мөселман иленә иминлек гарантиясе белән кергән кешеләрне үтерәләр. Моннан тыш, үзләре дә, ниндидер җиргә кереп, анда яшәүчеләрдән иминлек гарантиясе алып, аларны үтерә һәм аларның мөлкәтенә һөҗүм итә башлыйлар.
Берәр илгә керү өчен визалар үтәлергә тиешле һәм бозылмаска тиешле килешү булып тора. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
مَا نَقَضَ قَوْمٌ الْعَهْدَ قَطُّ، إِلَّا كَانَ الْقَتْلُ بَيْنَهُمْ
«Әгәр берәр халык килешүне бозса, алар арасында һичшиксез үтерү булачак (бер-берсен үтерә башлаячаклар)».
әл-Хәким «әл-Мүстәдрак» та, әл-Альбани аның дөреслеген раслады.
Һәм дә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
مَا نَقَضَ قَوْمٌ الْعَهْدَ قَطُّ إِلَّا سَلَّطَ اللهُ عَلَيْهِمْ عَدُوَّهُمْ
«Әгәр берәр халык килешүләрне боза башласа, Аллаһ, әлбәттә, аларга дошманнарын җибәрер».
«Сахих әл-Дҗәмиг» (3240) не кар.
Бу нәкъ менә хариджитлар, аларның барлык төркемнәре белән була торган хәл: алар килешүләрне даими бозалар, хыянәт кылалар, беренче чиратта мөселманнарга карата, ә аннары мөселман булмаганнарга карата; бернәрсәгә дә катнашы булмаган кешеләрне шартлаталар һәм гаепсез җаннарны юк итәләр. Шуннан соң нәрсә була? Шуннан соң алар бер-берсе белән сугыша башлыйлар һәм бер-берсен үтерәләр. Моннан тыш, Аллаһ аларга каршы дөньяның төрле почмакларыннан, аларны үтерүче һәм юк итүче кешеләрне җибәрә. Бу хакта югарыда китерелгән хәдистә әйтелә.
Бервакыт Мүәвия (Аллаһ аннан разый булсын) римлылар белән килешү төзегән дип хәбәр ителә. Һәм шул килешү вакыты тәмамланганчы бик аз вакыт калгач, Мүәвия (Аллаһ аннан разый булсын) гаскәр белән бергә римлылар чигенә таба хәрәкәт итә башлый, килешү вакыты тәмамлангач, аларга һөҗүм итәргә җыена. Шул мизгелдә хайванга атланып бер кеше (Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сахабәләреннән берсе — Гәмр ибн Гәбәсә) килеп җитә һәм болай кычкыра башлый: «Килешүне үтәгез! Хыянәт итмәгез! Мин Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шундый сүзләрен ишеттем:
مَنْ كَانَ بَيْنَهُ وَبَيْنَ قَوْمٍ عَهْدٌ؛ فَلَا يَحِلَّ عُقْدَةً، وَلَا يَشُدَّهَا حَتَّى يَمْضِيَ أَمَدُهَا أَوْ يَنْبِذَ إِلَيْهِمْ عَلَى سَوَاءٍ
«Әгәр кемнеңдер нинди дә булса халык белән килешүе булса, килешү вакыты тәмамланганчы бернинди чаралар күрмәсен, яки килешү йөкләмәләрен туктату турында хәбәр итсен [ике як та бер үк хәлдә булсын өчен»].
Әбү Дауд (2759), әт-Тирмизи (1580) һәм Әхмәт (17015).
Һәм Мүәвия, бу сүзләрне ишеткәч, үзенең ниятләреннән баш тарткан.
Бу риваять турында уйланыгыз! Мүәвия (Аллаһы аннан разый булсын) бит римлыларга һөҗүмгә әзерләнергә генә теләгән, алар белән тынычлык килешүен вакытыннан алда бозарга ниятләмәгән. Аның аларга һөҗүм итү турында уйлары да булмаган. Сахабәләр килешүне бозу һәм хыянәт итү кебек гамәлләрдән ерак булганнар. Ләкин башка бер танылган сәхабә, Гәмр ибн Гәбәсә, аңа Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тынычлык килешүе тәмамланганчы сугышка әзерләнүне дә тыйганын искә төшергәч, Мүәвия шунда ук буйсына һәм ниятләрен төзәтә.
Ә гаепсез кешеләрнең канын түгүче бүгенге харидҗитлар кебек хыянәтче кешеләр нәрсә эшли? Аларны Аллаһ төзәтсен иде! Алар Исламның йөзен ничек хурлыйлар, Ислам кешеләренә нинди зыян китерәләр!
Килешүләрне төгәл үтәү — Ислам принцибы. Сугыш барганда да килешүләрне үтәргә кирәк. Бигрәк тә башка илгә кергәндә, үзеңне тыныч, ышанычлы һәм куркынычсыз итеп күрсәткәндә, хыянәтчел эш итәргә ярамый.
Хүзәйфә ибн әл-Йәмәнне (Аллаһ аннан разый булсын) һәм аңа Бәдр сугышында катнашырга комачаулаган хәлне искә төшерегез. Хүзәйфә түбәндәгеләрне сөйләгән:
ما مَنَعَنِي أَنْ أَشْهَدَ بَدْرًا إلَّا أَنِّي خَرَجْتُ أَنَا وَأَبِي حُسَيْلٌ، قالَ: فأخَذَنَا كُفَّارُ قُرَيْشٍ، قالوا: إنَّكُمْ تُرِيدُونَ مُحَمَّدًا، فَقُلْنَا: ما نُرِيدُهُ، ما نُرِيدُ إلَّا المَدِينَةَ، فأخَذُوا مِنَّا عَهْدَ اللهِ وَمِيثَاقَهُ لَنَنْصَرِفَنَّ إلى المَدِينَةِ، وَلَا نُقَاتِلُ معهُ، فأتَيْنَا رَسولَ اللهِ صَلَّى اللَّهُ عليه وسلَّمَ، فأخْبَرْنَاهُ الخَبَرَ، فَقالَ:
«Бәдр сугышында катнашуыма бер генә нәрсә комачаулады: мин әтием Хүсәил белән [Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) янына Мәдинәгә] барырга булдык, әмма юлда безне имансыз курайшитләр тотып алдылар һәм әйттеләр: «Сез Мөхәммәд янына барырга җыенасызмы? Без аларга: «Юк! Без бары тик Мәдинәгә барырга телибез» дидек. Шуннан соң алар бездән, без Мәдинәгә барачакбыз, әмма Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) ягында сугышмаячакбыз дигән Аллаһ исеме белән вәгъдә алдылар һәм бездән килешү таләп иттеләр. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) янына килеп, аңа булган хәл турында хәбәр иткәч, ул болай диде:
انْصَرِفَا، نَفِي لَهُمْ بِعَهْدِهِمْ، وَنَسْتَعِينُ اللهَ عَلَيْهِمْ
«Китегез! Без алар белән төзегән килешүебезне үтәргә һәм аларга каршы Аллаһның ярдәменә өмет багларга тиешбез».
Мөслим (1787)
Бу нинди кыйммәтле дәрес! Курыкма, әгәр кәферләр белән килешүне үтәсәң, ул вакытта бу эш сиңа зыян китермәс. Киресенчә, Аллаһ кушканны эшлә һәм Аңа тәвәккәл кыл! Аллаһы Тәгалә Аның хөкемнәрен саклаучы кешегә һичшиксез ярдәм бирер.
Бүген мөселман һәм мөселман булмаган дәүләтләр арасында килешүләр бар, шулай ук мөселманнар арасыннан аерым шәхесләр һәм мөселман булмаган дәүләтләр арасында килешүләр бар.
Дәүләтләр дәрәҗәсендәге килешүләр бу дипломатик мөнәсәбәтләр һәм гамәлдәге илчелекләр, консуллыклар һ.б. илчелекләр бу инде ике дәүләт арасындагы килешү, аларның бер дәүләт гражданнарының икенче дәүләттә яшәүчеләргә, аларның тормышына һәм мөлкәтенә һөҗүм итәргә хокукы юк дигәнне аңлата.
Виза — ул, асылда, аерым шәхес һәм дәүләт арасындагы килешү. Мөселман булмаган дәүләткә керү өчен виза алу — кешенең бозарга хокукы булмаган килешү, киресе булса, ул хыянәт иткән булып санала.
Берәр илдә яшәүгә рөхсәт алу — бу да килешү!
Гражданлык алу да — килешү! Әгәр кеше яшәүгә рөхсәт яки гражданлык алса, бу илдә яшәүчеләрнең тормышына һәм мөлкәтенә һөҗүм итәргә аның хокукы юк, шулай ук аңа анда бозыклык чәчү тыела.
Танылган галим Ибн Үсәйминнән (Аллаһ аны ярлыкасын) мүәгәхәдләрнең малына кагылырга ярыймы дип сорагач, ул түбәндәгечә җавап бирә: «Мүәгәхәдләрнең малына да, гомеренә дә тияргә ярамый, чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте: «Берәү мүәгәхәдне үтерсә, Җәннәтнең исен сизмәс». Моннан килешүләре булган имансызларның милкенә һөҗүм итүче шул адашкан кешеләрнең нинди җинаять, нинди гаделсезлек эшләгәннәре һәм нинди ялгыш фикергә эләккәннәре аңлашыла. Сүз синең илеңдә килешүдә булучы мөселман булмаган кешеләр турындамы, яисә син килгән илдәге мөселман булмаганнар турында барамы — мөһим түгел. Безгә имансызлар илләрендәге кайбер яшьләрдән мондый сүзләр ишетергә туры килә: «Бу имансызларның милкен бозуның бернинди дә куркыныч юк!». Һәм аларның урамдагы яктырткычларны бозуларын, кибетләргә яки машиналарга һөҗүм итүләрен күрергә була. Бу — хәрам эш. Изге Аллаһ! Бу кешеләр сезгә сыену урыны бирделәр һәм сез хәзер аларның яклавы астында! Сез аларны якламадыгыз, ә алар сезгә яклау бирде! Шуннан соң сез хыянәт итәсезме?! Бу ислам йөзен иң көчле пычраклау!». Әмма чынлыкта бу Исламны хурламый, ә үзләрен Исламда дип санаган кешеләрне хурлый!
Шулай итеп, без шуны нык белергә тиешбез: мөселман булмаган мүәгәхәдләрнең милке кагылгысыз, һәм дә кагылырга рөхсәт бирүче наданнарның һәм адашканнарның төрле фәтваларына игътибар итәргә кирәкми!
Икенче өлеше бу сылтама буенча
Яңа комментлар