
Әй Аллаһның коллары! Иң зур бурыч, иң зур максат, аның өчен җиде күк төзелгән, җирләр җәелгән, аның сәбәпле котылгысыз хәл (әл-хәкко) һәм бәла булачак (әл-каригә), шул сәбәп аркасында Кыямәт көнендә җир тетрәячәк, кешеләр Җәһәннәм кешеләренә һәм Җәннәт кешеләренә бүленәчәк, бу — бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу — ул «Ләә иләһә иллә Аллаһ».
Үзенең Китабында, Коръәндә Аллаһның беренче әмере — бу сүзләр:
يَا أَيُّهَا النَّاسُ اعْبُدُوا رَبَّكُمُ
«Әй кешеләр, Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз»
Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:21
Ибн Әбү Хәтим ибн Гәббәстән шундый сүзләр тапшыра: «»Гыйбадәт кылыгыз» дигән сүзләр: «Раббыгызга карата Тәүхидне тормышка ашырыгыз, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз» дигәнне белдерә».
Аллаһы Тәгалә безнең барлыкка китерүебезнең максаты турында болай ди:
وَمَا خَلَقْتُ الْجِنَّ وَالْإِنسَ إِلَّا لِيَعْبُدُونِ
مَا أُرِيدُ مِنْهُم مِّن رِّزْقٍ وَمَا أُرِيدُ أَن يُطْعِمُونِ
إِنَّ اللَّهَ هُوَ الرَّزَّاقُ ذُو الْقُوَّةِ الْمَتِينُ
«Мин җеннәрне һәм кешеләрне Үземә генә гыйбадәт кылсыннар өчен генә барлыкка китердем. Миңа алардан ризык та һәм тукландыру да кирәкми. Хаклыкта, Аллаһ Үзе Ризыкландыручы, көч-куәт Иясе».
Коръән, «Таратучы» сүрәсе, 51:56-58
Әй Аллаһның коллары! Әгәр дә сездән кеше өчен иң мөһим бурыч, иң мөһим вәҗиб, фарыз нинди дип сорасалар, намаз дип әйтергә ашыкмагыз. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кешенең бурычларын санап чыгып, нәрсәдән башлаган? Ул әйтә:
وَقَضَى رَبُّكَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا
«Раббыгыз сезгә әмер бирде: Аллаһдан башка һичкемгә гыйбадәт кылмагыз вә ата-анагызга игелек итегез».
Коръән, «Төнге күчерү» сүрәсе, 17:23
Тәүхид, ягъни бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу — иң әүвәлге бурыч булып тора да. Ә тыелганнардан иң мөһиме нәрсә? Кемдер зина кылу, урлау, спиртлы эчемлекләр эчү, үтерү дип әйтер. Юк! Иң мөһиме — Тәүхиднең капма-каршысы, ә бу — Аллаһка гыйбадәт кылуда иптәшләр алу (ширек). Аллаһ (Ул пакь һәм югары), тыюлыкларны санап чыгып, болай дигән:
قُلْ تَعَالَوْا أَتْلُ مَا حَرَّمَ رَبُّكُمْ عَلَيْكُمْ أَلَّا تُشْرِكُوا بِهِ شَيْئًا
«Син аларга әйт: «Килегез, Раббыгыз сезгә хәрам кылганны сезгә укырмын, Аллаһка һичнәрсәне тиңдәш (ширек) кылмаска»».
Коръән, «Терлек» сүрәсе, 6:151
Әй Аллаһның коллары! Беләсезме, шәйтанның иң көчле хәйләләреннән, аның иң куркыныч мәкерреннән — капкыны, аның кешеләргә, мөселманнарга, мүәххидләргә Тәүхидне өйрәнергә кирәкми, Тәүхид турында бер-береңә искә төшерергә кирәкми дип ышандыра башлавы. «Без Тәүхид турында болай да беләбез. Ул турыда һаман саен күпле сөйләргә була?» — диләр алар. Шәйтан безне шулай тынычландырырга тели, аннары яшерен рәвештә, безне бу нәрсәгә – ширеккә – тартып алырга тели, ә бу аның өчен иң яраткан әйбер, чөнки кеше өчен моннан куркынычрак бәла дә, гөнаһ та юк.
Ничек син, мүәххид, ширектан үзеңне куркынычсыз хис итә аласың? Хәтта Аллаһның сөеклесе (хәлилүЛлаһ), пәйгамбәрләрнең атасы, Ибраһим да Аллаһка (Ул пакь һәм югары) ялварып мондый дога кылгач, ничек син син ширектән имин калырмын дип уйлыйсың:
وَاجْنُبْنِي وَبَنِيَّ أَن نَّعْبُدَ الْأَصْنَامَ
«Мине һәм минем балаларымны, һәм дә минем нәселемне потларга табынудан ерагайт».
Коръән, «Ибраһим» сүрәсе, 14:35
Күренекле галим Ибн Җәрир Ибраһим әт-Тәйми, Ибраһимның ошбу догасын ишеткәч, болай дигән:
قال إبراهيم بن يزيد التيمي، تعليقاً على دعوة الخليل عليه السلام: ومن يأمن البلاء بعد إبراهيم؟
«Ибраһимнан (аңа сәлам булсын) соң бу бәладән (бу вәсвәсәдән, шул ширектән) кем үзен имин хис итәргә хокуклы? Әй Аллаһның коллары, ул курыккач, аңардан соң кем курыкмаска тиеш?».
Беләсезме, пәйгамбәрләрнең вә рәсүлләрнең мөһере, илчеләрнең һәм рәсүлләрнең иң хәерлесе булган Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Аллаһы Тәгалә болай ди:
فَاعْلَمْ أَنَّهُ لَا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ وَاسْتَغْفِرْ لِذَنبِكَ
«Аллаһтан башка һич иләһ (гыйбадәт кылырга лаеклы зат) юк икәнен бел вә гөнаһың өчен гафу сора».
Коръән, «Мөхәммәд» сүрәсе, 47:19
Ул аңа Тәүхидны белергә һәм өйрәнергә кушкан. Имам Әхмәт Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бервакыт сахәбәләргә мөрәҗәгать иткәнен хәбәр итә. Сез сахәбәләр кемнәр икәнен беләсезме?! Ул аларга мондый сүзләр әйтә:
أخْوَفَ ما أخافُ عَلَيْكُمُ الشِّرْكُ الأَصْغَرُ الرّياءُ
«Минем сезгә карата иң курыкканым — кече ширек (ширк әл-әсгар) — изге гамәлләрне күрсәтеп кылу (рия)».
Әгәр дә боларны аңлаган булсаң, әй Аллаһның колы, димәк, син безгә сезнең белән Тәүхидне өйрәнүгә, һәр тапкыр Тәүхидне искә төшерүгә никадәр мохтаҗ булуыбызны аңлагансыңдыр. Синең гыйлемең никадәр олы, иманың һәм Аллаһтан куркуың никадәр зур булса да, Тәүхидны өйрәнүдән, Тәүхид турында сөйләүдән, Тәүхидны үзеңә һәм кешеләргә искә төшерүдән арыма.
Сиңа Тәүхидне белергә һәм аның дүрт кагыйдәсен тормышка ашырырга ярдәм итәчәк нәрсәләрне бел. Аллаһы Тәгалә алар турында Үзенең Китабында — Коръәндә сөйли. Бу дүрт кагыйдәне өйрән. Ул сиңа ширекнең күп төрләреннән сакланырга һәм Тәүхиднең нәрсә икәнен аңларга ярдәм итәчәк.
➤ Беренче кагыйдә. Әй Аллаһның коллары! Сез Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) килгән кураиш кабиләсе кәферләре аны кире какканнарын, ә үзләре Аллаһ Берүзе Юктан Бар Кылучы, Барлыкка Китерүче, Ризыкландыручы икәненә ышанганнарын беләсезме? Бу кәферләр арасында Әбү Ләһәб белән Әбү Җәһл дә бар иде. Әгәр дә Әбү Ләһәбтән кем барлыкка китерүче? дип сораган булсагыз, ул сезгә: «Аллаһ», — дип җавап бирер иде. Әгәр Әбү Җәһлдән кем ризыкландыручы дип сорасагыз, ул: «Аллаһ», — дип җавап биргән булыр иде. Аллаһ Тәгаләнең Галәмнәрнең Раббысы, һәрнәрсәне халык кылучы вә һәрнәрсәне юктан бар кылучы, ризыкландыручы икәнлеген тану аларга ярдәм иттеме? Шуның белән алар мөселман булдылармы? Юк, алар мөселман булмадылар, чөнки Аллаһның бердәнбер барлыкка китерүче икәнен танып, Аллаһ белән беррәттән башка иләһләргә табындылар. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә бу хөкемне бәян итә:
وَلَئِن سَأَلْتَهُم مَّنْ خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ لَيَقُولُنَّ اللَّهُ
«Әгәр син алардан: «Җирләрне вә күкләрне кем халык кылды?» дип сорасаң, алар һичшиксез: «Аллаһ», — дип әйтерләр».
Коръән, «Халык төркеме» сүрәсе, 39:38
Әгәр сез ошбу бөек кагыйдәне белсәгез, әй Аллаһның коллары, ул очракта сез «ләә иләһә иллә Аллаһ» мәгънәсен аңлаячаксыз. Ышаныгыз, мөселманнарның күпчелеге «ләә иләһә иллә Аллаһ» ның мәгънәсен белмиләр. «Ләә иләһә иллә Аллаһ» дип әйтәләр, әмма аның мәгънәсен аңламыйлар. Белсәгез, күп кешеләр «ләә иләһә иллә Аллаһ» дигән сүз Аллаһтан башка барлыкка китерүче юк, Аллаһтан башка халык кылырга сәләтле зат юк, Галәм белән Аллаһтан башка идарә итүче юк дигәнне аңлата дип уйлыйлар.
Әйе, бу шулай. Аллаһтан башка юктан бар кылучы, Галәм белән идарә итүче юк. Ләкин бу «ләә иләһә иллә Аллаһ» ның мәгънәсе түгел. Әгәр бу «ләә иләһә иллә Аллаһ» ның мәгънәсе булса, Әбү Ләһәб, Әбү Дҗәһл һәм башка имансызлар «ләә иләһә иллә Аллаһ» дип әйтүдән баш тартмаслар иде. Ләкин алар «ләә иләһә иллә Аллаһ»ның нәрсә аңлатканын бүгенге күп кенә мөселманнарга караганда яхшырак аңлаганнар. Алар шуңа төшенгәннәр: «ләә иләһә иллә Аллаһ» — ул Аллаһка гына гыйбадәт кылу, Аллаһтан башка берәүгә гыйбадәт кылудан баш тарту. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткәнчә, алар болай дигәннәр:
أَجَعَلَ الْآلِهَةَ إِلَٰهًا وَاحِدًا ۖ إِنَّ هَٰذَا لَشَيْءٌ عُجَابٌ
«Ул (Мөхәммәд) хәзер гыйбадәт кылуның күп объектларын бер гыйбадәт объектына гына калдырганмы? Бу гаҗәп нәрсә!».
Коръән, «Сад» сүрәсе, 38:5
Алар Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка һичнәрсәгә һәм Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка берәүгә гыйбадәт кылудан баш тартырга кирәклеген аңладылар. Димәк, «ләә иләһә иллә Аллаһ» Аллаһтан башка гыйбадәт кылуга лаеклы иләһ юк дигәнне аңлата. لا معبود حق إلا الله Беркем дә гыйбадәт кылырга лаеклы түгел. Аннан башка хак иләһ юк. Аллаһтан башка гыйбадәт кылына торган нәрсәләр – ялган иләһләр. Бу беренче кагыйдә. Аны исеңдә калдыр, әй Аллаһның колы!
➤ Икенче кагыйдә. Әй Аллаһның коллары, беләсезме, кураиш кабиләсенең кәферләре һәм башка мөшрикләр ялган аллаларга, алар Галәмдә идарә итәләр, юктан бар кылучылар дип уйлаганга табынмаганнар. Алар шул аллалары, алар белән Аллаһ арасында арадашчы булсыннар өчен, шул аллалар Аллаһ (Ул пакь һәм югары) каршында яклаучы, шәфәгатьче булсыннар дип гыйбадәт кылганнар. Болай фикер йөрткәннәр: «Без кем? Без — гөнаһлы коллар. Без — күп хаталары булган коллар. Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать итә алмыйбыз, шуңа күрә ниндидер тәкъвалар кирәк, бигрәк тә безнең белән Аллаһ арасында арадашчы булачак, үлгән тәкъвалар. Алар Аллаһ каршында безнең ярдәмчеләребез, шәфәгатьчеләребез булырлар».
Шуңа күрә алар корбанны бу иләһләр өчен чалганнар, аларга нәзерләр биргәннәр, бу тәкъва кешеләргә (салихин) ялварып дога кылганнар, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башкага төрле гыйбадәтләрен багышлаганнар. Ни өчен? Аларны Аллаһка якын кылсыннар өчен. Алар шуңа ышанган.
Шуңа да Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَيَعْبُدُونَ مِن دُونِ اللَّهِ مَا لَا يَضُرُّهُمْ وَلَا يَنفَعُهُمْ وَيَقُولُونَ هَؤُلَاءِ شُفَعَاؤُنَا عِندَ اللَّهِ
«Алар Аллаһдан башка файда да, зарар да итә алмый торган нәрсәләргә гыйбадәт кылалар. Мөшрикләр әйтерләр: «Без гыйбадәт кылган сынымнарыбыз Аллаһка шәфәгать итүчеләр, безнең өчен Аллаһтан сорыйлар».
Коръән, «Юныс» сүрәсе, 10:18
مَا نَعْبُدُهُمْ إِلَّا لِيُقَرِّبُونَا إِلَى اللَّهِ زُلْفَى
«Мөшрикләр әйттеләр: «Без, алар безне Аллаһка якын кылсыннар өчен генә, аларга гыйбадәт кылабыз»».
Коръән, «Халык төркеме» сүрәсе, 39:3
Кураиш кабиләсенең кәферләре менә нәрсә эшләгәннәр, шуның аркасында кәферләр һәм мөшрикләр булганнар.
Әй Аллаһның коллары! Уйлап карагыз, чөнки бу нәкъ менә күп кенә мөселманнар бүген эшләгән кебек. Күп мөселманнар бүген каберлекләргә баралар һәм анда корбан чалалар. Алар нәзерләрен багышлыйлар. Шул тәкъвалардан ярдәм сорыйлар. Ул тәкъвалар, алар белән Аллаһ арасында арадашчылар була дип ышаналар. Алар Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә ярамый дип беләләр. Әгәр Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать итсәң, Аллаһ моны кабул итмәс дип уйлыйлар. Бу нәкъ шул ширек була да инде. Аллаһы Тәгалә безне сакласын. Һәм бу икенче кагыйдә.
➤ Өченче кагыйдә. Әй Аллаһның коллары! Бөтенез, исегездә тотыгыз, һәркем нинди дә булса гыйбадәтен, дога яки нәзер, яисә Корбан, яисә ярдәм һәм коткару сорап мөрәҗәгать итү һ.б. гыйбәдәтне, Аллаһтан башка берәүгә багышласа, кемгә генә гыйбадәт кылсалар да, ул кеше диннән чыгаручы зур ширеккә (әш-ширк әл-әкбәр) эләгәчәк. Шуңа да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мөрәҗәгать итеп, болай ди:
قُلْ إِنَّ صَلَاتِي وَنُسُكِي وَمَحْيَايَ وَمَمَاتِي لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
لَا شَرِيكَ لَهُ وَبِذَلِكَ أُمِرْتُ وَأَنَا أَوَّلُ الْمُسْلِمِينَ
«Әйт (әй Мөхәммәд): «Хаклыкта намазым һәм корбаным, вә тормышым һәм үлемем Галәмнәрнең Раббысы — Аллаһныкы. Аның иптәше юк. Вә бу миңа боерык. Вә мин мөселманнарның беренчесе»».
Коръән, «Терлек» сүрәсе, 6:162-163
Әгәр син Аллаһтан башка берәр нәрсәгә: ташка яки агачка, яисә потка, яисә иконага, я берәр изгегә, яки фәрештәгә, яки пәйгамбәргә гыйбадәт кылсаң, бу Аллаһка тиңдәшлек кылу (ширек) була.
Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَلَا يَأْمُرَكُمْ أَن تَتَّخِذُوا الْمَلَائِكَةَ وَالنَّبِيِّينَ أَرْبَابًا أَيَأْمُرُكُم بِالْكُفْرِ بَعْدَ إِذْ أَنتُم مُّسْلِمُونَ
«Һәм Ул сезгә фәрештәләрне һәм пәйгамбәрләрне Аллаһтан башка аллалар итеп алырга кушмый. Мөселман булганыгыздан соң Ул сезнең кәфер булуыгызны теләрме?»
Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:80
Курайшитлар сыннарга гына гыйбадәт кылганнар дип уйламагыз. Алар тәкъваларга да, фәрештәләргә дә, пәйгамбәрләргә дә табынганнар.
➤ Ниһаять, әй Аллаһның колы, син белергә тиешле дүртенче кагыйдә. Беләсезме, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) заманында яшәгән беренче кәферләр, барысы да яхшы булганда, ягъни иминлектә булганда, үзләренең ялган иләһләренә табынганнар. Бәла-каза килгәндә, алар Аллаһтан башка бөтенесен онытканнар, ул вакытны үзләренең иләһләрен дә онытканнар, алар бары тик Аллаһтан гына сораганнар.
فَإِذَا رَكِبُوا فِي الْفُلْكِ دَعَوُا اللَّهَ مُخْلِصِينَ لَهُ الدِّينَ فَلَمَّا نَجَّاهُمْ إِلَى الْبَرِّ إِذَا هُمْ يُشْرِكُونَ
«Алар корабка утыргач, Аллаһка ялварып дога кылалар, гыйбәдәтләрен ихластан Аңа гына багышлыйлар. Ә Ул аларны коры җиргә чыгарып коткаргач, Аңа тиңдәшлек кыла башлыйлар».
Коръән, «Үрмәкүч» сүрәсе, 29:65
Менә нәрсә эшләгәннәр. Барысы да яхшы булганда ялган аллаларына гыйбадәт кылсалар, бәла-каза килгәч, Аллаһка гына гыйбадәт кылганнар. Ошбу эшләрне шул әүвәлге мөшрикләр кылган. Ә бүген? Әй Аллаһның коллары, карагыз, бүген үзләрен мөселман дип атаган күп кешеләр, барысы да яхшы булганда, төрле изгеләргә табыналар: алар өчен корбан чалалар, аларга нәзерләрен багышлыйлар һ.б. Әгәр бәла-каза килсә, алар бик авыр хәлдә калалар, ширекләре иминлектәгедән дә начаррак була. Шулай итеп, бу яктан караганда, әүвәлгеләр хәзергеләрдән яхшырак. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сакласын! Һәм бу кешеләр самолетта очып барганда, пилот самолетның кискен хәлдә булуын игълан иткән очракта, алар Аллаһка (Ул пакь һәм югары) түгел, ә төрле изгеләргә ялвара башлыйлар дип сөйлиләр. Кемдер: «Әй Хөсәен, ярдәм ит», кемдер: «Сәид Бәдәүи, ярдәм ит», кемдер: «Сәидә Зәйнәп, ярдәм ит» ди. Аллаһ исеме белән ант итеп әйтәмен ки, әгәр алар белән шул вакытта Әбү Ләһәб яки Әбү Дҗәһл булса, «юк, дөрес түгел» дип әйтер иделәр. Алар ризалашмаслар иде! Алар: «Юк, бу хәлдә Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, чөнки бу очракта Аллаһы Тәгалә генә ярдәм итә ала», — дип әйтән булырлар иде.
Әй Аллаһның коллары! Әгәр дә сез бу дүрт кагыйдәне белсәгез, ышаныгыз, сез зур хәерлелек белгәнсез. Бу кагыйдәләрне — Аллаһның (Ул пакь һәм югары) Тәүхиде турындагы бөек кагыйдәләрне белүегез, сезгә карата Аллаһның (Ул пакь һәм югары) рәхмәте. Һәм без Аллаһтан (Ул пакь һәм югары), Аннан тыш хак иләһ юк, безне Тәүхидкә һәм Сөннәткә өйрәтүен сорыйбыз, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) безгә Тәүхидтә һәм Сөннәттә яшәргә рөхсәт бирүен һәм шунда вафат булуны, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Кыямәт көнендә Аны ризалаткан хәлдә очратуыбызны насыйп итүен үтенәбез.
Син ширектан котылмаячаксың. Әгәр син вәхиләрне, Коръәнне һәм Сөннәтне өйрәнмәсәң, белемдә нык булган, Коръән һәм Сөннәткә ябышкан галимнәргә (гүләмә) мөрәҗәгать итмәсәң, Тәүхидкә тотынып тора алмыйсың.
Мәгкил ибн Ясар (Аллаһ аннан разый булсын) болай дигән: «Без Әбү Бәкер белән (ә Әбү Бәкер әс-Сиддыйк – Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) соң бу өммәттә иң хәерле кеше), Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) янына бардык. Һәм ул әйтте:
يا أبا بكرٍ ، لَلشِّركُ فيكم أخْفى من دبيبِ النَّملِ
«Әй Әбү Бәкер, ширек сезнең арагызда сөйрәлүче кырмыскага караганда да сизелми». Шуннан Әбү Бәкер әйтте: «Әй Аллаһның расүле, ширек — ул Аллаһ белән беррәттән башка иләһ алу түгелмени?» Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
والذي نفسي بيدِه، لَلشِّركُ أخْفى من دَبيبِ النَّملِ، ألا أدُلُّك على شيءٍ إذا فعلتَه ذهب عنك قليلهُ و كثيرهُ؟ قل:
«Җаным кулында булган Зат белән ант итәм, ширек сөйрәлүче кырмыскага караганда да сизелмәслек. Теләсәң, мин сиңа бер сүз әйтәм, әгәр аларны әйтсәң, синнән кечкенә һәм зур ширек китәчәк.
اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ أَنْ أُشْرِكَ بِكَ وَأَنَا أَعْلَمُ، وَأَسْتَغْفِرُكَ لِمَا لَا أَعْلَمُ
/Аллаһүммә инни әгүзү бикә ән үшрикә бикә үә әнә әгләм үә әстагүфирукә лимә лә әгләм/
«Әй Аллаһым! Чынлыкта, белә торып Сиңа ширек кылудан Сиңа сыенам, һәм белмичә кылган булсам, Синнән гафу үтенәм».
әл-Бохари «әл-Әдәбүл-муфрад (716)» та. Шәех әл-Әльбәни хәдисне ышанычлы дип атый. «Сахих әл-Әдәбүл-муфрад (551)» ны кар.
Яңа комментлар