Гашыйклар көне

Share

Әй Аллаһның коллары! Мөселманнар! Коръән кешеләре! Мин үземнең һәм сезнең исегезгә, иң мөһим, бөек мәрхәмәт белән бүләкләнгәнебез турында төшерәсем килә. Бу – безнең Раббыбыз, безне Үзенең дине, Исламга бастырды. Ул безне сезнең белән хөрмәт итте, безне иман кешеләрәреннән ясады. Шуңа күрә, Пәйгәмбәребез (Аллаһы Тәгалә аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен) гаиләләргә, кешеләргә, нәселләргә яхшы хәбәр белән эндәште һәм әйтте:

أيُّما أَهلِ بيتٍ منَ العربِ أوِ العجمِ أرادَ اللَّهُ بِهم خيرًا أدخلَ عليهمُ الإسلام

«Теләсә нинди нәсел (теләсә нинди гаилә), гарәпләр яки гарәп булмаганнар, Аллаһ аларга яхшылык теләсә, ул аларга Исламны кертә».

Хәдисне Әхмәд (15917) һәм ибн Мәдҗәһ китерәләр. Шәех Мукбил аны ышанычлы дип атады.

Аллаһның сезгә биргән мәрхәмәтен кадерләгез, исән вакытта анарга нык тотынып торыгыз, һәм шуның өчен Аллаһны күп шөкер итүдән арымагыз. Моңа шатланыгыз! Бу дин урнаштыруларын өйрәнегез һәм аларны үтәгез! Бу динне ныгытыгыз, аны зәгыйфьләндермәгез. Һәм белегез: Аллаһның (Саф һәм Бөек) иң зур шәфкате — Ул иманны сезнең йөрәкләрегез өчен яраткан һәм имансызлыкны (куфр) сезнең йөрәгегезгә нәфрәт иткән. Аллаһ (Саф һәм Бөек) безгә Коръәндәге бу шәфкатне искә төшерә һәм әйтә:

وَلَكِنَّ اللَّهَ حَبَّبَ إِلَيْكُمُ الْإِيمَانَ وَزَيَّنَهُ فِي قُلُوبِكُمْ وَكَرَّهَ إِلَيْكُمُ الْكُفْرَ وَالْفُسُوقَ وَالْعِصْيَان

«Аллаһ Иманны сезнең өчен яратты һәм йөрәгегездә бизәде. Имансызлыкны, явызлыкны һәм гөнаһны сезнең өчен нәфрәт итте».

(Коръән, «Бүлмәләр» сүрәсе, 49:7).

Йә Аллаһ коллары, белегез! Кәферләр (Аллаһка ышанмаучылар) һәм монафиклар сезгә көчле көнләшү белән көнләшәләр. Сез моны аңламыйсыз, ләкин алар сездән көнләшәләр. Аллаһ сезне туры дингә бастырганы өчен, алар сездән көнләшәләр. Алар сезнең дин күрсәтмәләрен үтәвегездән көнләшәләр. Алар Аллаһ (Саф һәм Бөек) вәгъдә иткән нәтиҗә белән бәйле рәвештә сездән көнләшәләр. Алар мөселманнарга, алар Җәннәт әһелләре булыр дип көнләшәләр. Шуңа күрә алар сезне диннән теләсә нинди юл белән: сүз һәм эш, вәсвәсә һәм янау, хәйлә һәм алдау, төрле шик-шөбһәләр тарату һәм куркыту юлы белән читкә этәрү өчен барысын да эшләргә тырышалар. Һәм Аллаһы Тәгалә (Саф һәм Бөек) бу хакта Коръәндә әйтә. Әгәр дә кем Коръәнне чынлап укый икән, моны белә. Аллаһ (Саф һәм Бөек) әйтә:

وَدُّوا لَوْ تَكْفُرُونَ كَمَا كَفَرُوا فَتَكُونُونَ سَوَاءً

«Алар сезнең үзләре кебек кәфер булуыгызны һәм алар белән бертигез булуыгызны телиләр».

(Коръән, «Хатыннар» сүрәсе, 4:89).

Әй Коръән кешеләре! Әй Ислам кешеләре! Динегез белән горурланыгыз, башыгызны югары тотыгыз. Бу диннең күрсәтмәләрен үтәүдә бөеклекне эзләгез. Әгәр сез бу динне чын-чынлап сакласагыз, шул чакта сез бөек булырсыз һәм шул чакта кимсетүләргә дучар ителмәссез, шул чагында сез йөрәк, бердәмлек һәм куәт белән ныгырсыз. Карагыз, Умар ибн әл-Хаттаб (Аллаһы Тәгалә аның белән разый булсын) нәрсә диде:

إنَّا كنَّا أذلَّ قوم، فأعزَّنا الله بالإسلام، فمهما نطلب العِزَّة بغير ما أعزَّنا الله به أذلَّنا الله

«Без иң түбәнсетелгән халык идек һәм Аллаһы Тәгалә безне Ислам дине белән югары күтәрде. Һәм һәрвакыт, кайчан Аллаһы Тәгалә безне бөек иткән дин аркылы түгел, ә башка әйбер аша бөеклек алырга тырышабыз икән, Аллаһы Тәгалә безне кимсетәчәк».

Әсәрне әл-Хәким (1/130) китерде. Әл-Әлбәни аны «Силсилә әл-Хәдис әс-Сәхихә» җыентыгында ышанычлы дип атады.

Әй Аллаһ коллары! Һәрвакыт, кайчан без Исламда түгел, ә башка нәрсәдә бөеклек эзлибез икән, без түбәнсетүгә дучар булачакбыз.

Әй Ислам кешеләре, белегез: тирә-якта булган кешеләр сезгә һәм сезнең динегезгә мохтаҗ. Алар сездән, үзләренең дөнья тормышы һәм мәңгелек тормышлары өчен мохтаҗ, шуңа күрә өндәүгә саран булмагыз. Бу кешеләрне чакыру мәсьәләсендә саранланмагыз, алар сезне көтәләр һәм мохтаҗлар. Сез үзегезнең динегездә ниндидер уйлап чыгарылган фикерләргә, карашларга, ниндидер яңалыкларга, кәферләрнең артыннан ияреп баруда, ниндидер яңа кертелгән бәйрәм үткәрүгә мохтаҗ түгел. Сез кәферләр, бозык ир-ат һәм хатын-кыз бәйрәмнәренә мохтаҗ түгелсез. Чөнки бу дин — тулы дин, сез боларның берсенә дә мохтаҗ түгелсез. Әмма, кызганычка каршы, күп кенә мөселманнар: ир-атлар һәм хатын-кызлар, бүген кешеләргә йогынты ясау, аларга бу диннең мәрхәмәтен аңлату, аларны дин тәртипләренә өйрәтү урынына, үзләре дә бу диннең дошманнары йогынтысына дучар булалар. Кешеләргә ачык, төгәл дәлилләр нигезендә, йомшак кына итеп, Аллаһы Тәгалә (саф һәм бөек) динен аңлатасы урынына, киресенчә үзләре, кәферләр, динсезләр һәм икейөзлеләр тарафыннан һөҗүмгә дучар булалар. Аларның сүзләре һәм гамәлләре йогынтысына дучар ителәләр, аларга охшыйлар һәм бу динне көчсезләндерәләр. Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгалә аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен) безгә шушы ачы факт турында хәбәр итте, безне кисәтте һәм әйтте:

لَتَتَّبِعُنَّ سَنَنَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ شِبْرًا بِشِبْرٍ وَذِرَاعًا بِذِرَاعٍ حَتَّى لَوْ دَخَلُوا فِي جُحْرِ ضَبٍّ لَاتَّبَعْتُمُوهُمْ

«Сез, сездән алдан килгәннәр артыннан иярерсез, карыш артыннан карыш, терсәк артыннан терсәк [адым саен сез аларның эзләреннән барырсыз], хәтта алар кәлтә тишегенә керсәләр, сез дә анда керәчәксез».

Кешеләр гаҗәпләнделәр һәм сорадылар:

                                                                    ?يا رَسُولَ اللَّهِ، اليَهُودَ وَالنَّصَارَى

Әй Аллаһ илчесе [без кем артыннан барачакбыз], яһүдиләр һәм насаралар (христианнар) артыннанмы?

Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгалә аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен) әйтте:

فمن؟

Ә кем артыннан тагын?

Хәдисне әл-Бохари китерде (3456)

Гаҗәп кешеләр алар! Ислам аларны олылап, мәрхәмәткә һәм туры юлга өндәүчеләр итте, ә алар динсезләрнең әсирләре булдылар, аларның гореф-гадәтләренә, әхлак-фигыльләренә, бәйрәмнәренә иярделәр.

Әй мөселманнар! Безне сезнең белән ел саен бу вакытта, 14 февральдә, барлык яктан да массакүләм мәгълүмат чаралары, интернеттагы сайтлар, социаль челтәрләр, сәүдә челтәрләре, кибетләр, реклама — барысы да кәферләр бәйрәме булган, бәйрәмнәрнең берсенә чакыралар. Һәм бу бәйрәм, булган бозыклыкка тагын да бозыклык өсти, оялучанлык һәм гыйффәтлелек шулкадәр аз, хәтта бу көнне оялуны һәм гыйффәтлелекне тагын да көчсезләндерәләр. Бу бәйрәмне кешеләрне бутау өчен, аны мәхәббәт көне яки гашыйклар көне дип атыйлар. Ләкин бу гомумән шайтан йоласы, ул һәрвакыт ниндидер җирәнгеч әйберләрне матурлап, аларны матур исемнәр белән атый. Ул хыянәтчеләрне -ихлас, ә юлдан яздыручыларны — туры юлга юнәлтүче, дип атый. Аллаһы Тәгалә (Саф һәм Бөек) безгә шайтанның бу гадәтләрен аңлатты. Чөнки шайтан безнең ата-анабыз Адәмгә (Аллаһы Тәгалә аны сәламләсен) һәм Һавага чын күңелдән ант итте, аларны Җәннәттән чыгарам дип:

وَقَاسَمَهُمَا إِنِّي لَكُمَا لَمِنَ النَّاصِحِينَ

«Һәм ул: «Мин сезгә карата эчкерсез [мин чын күңелдән сезгә яхшылык телим]», — дип ант итте».

(Коръән, «Киртәләр» сүрәсе, 7:21).

Әй Аллаһның коллары, Мөселманнар! Әй Коръән һәм Сөннәт кешеләре! Гашыйклар көне дип аталган бу бәйрәмне, мөселман һәм мөселман хатын-кызларның бәйрәм итәргә хакы юк. Бу бәйрәм белән котларга ярамый, бу бәйрәмгә бүләкләр бирергә ярамый. Бу бәйрәмне ниндидер махсус кием кию белән аерып күрсәтү ярамый. Ниндидер чәчәкләр бүләк итеп, яки ниндидер махсус сүзләр әйтеп, яки ниндидер хатлар, юлламалар җибәреп, йортларны һәм ниндидер биналарны йөрәк рәвешендәге эмблемалар белән бизәргә ярамый. Болар барысы да кәферләрнең гореф-гадәтләреннән. Бу аларның ялгышуларын тарату һәм аларның йогынтысына дучар булу дигән сүз. Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгалә аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен) бу әйберләрне катгый тыйды, бу әйберләрдән бик кырыс тотты. Ул әйтте:

وجُعِلَ الذُّلُّ والصَّغارُ على من خالفَ أمري ، و من تشبَّه بقومٍ فهو منهم

«Минем боерыгымны тыңламаучыларга кимсетү вә нәфрәт төшсен. Ә ниндидер халыкка охшарга тырышучы — шуларның берсе».

Хәдисне әл-Бохари 2914 хәдискә кадәр му’аллякъ формасында һәм Әхмәд китерделәр. Шәех әл-Әлбәни хәдисне ышанычлы дип атады.

Ибн Кәсир (Аллаһ Тәгалә аны ярлыкасын) болай дигән: «Монда катгый рәвештә тыелган әмер, кәферләргә охшау мәсъәләсенә бәйләнешле булуга карата көчле куркыныч (аларга охшарга катгый тыела). Аларның сүзләре булсынмы, яки кылган гамәлләре, яки бәйрәмнәре, яисә табыну йолалары һәм үзләренә хас башка әйберләр.

Әй Аллаһның коллары, әгәр дә бу бәйрәмне берәр мөселман кешесе уйлап тапкан булса икән, без: «Ярамый, бу коточкыч гөнаһ, һәм бу тыелган», — дияр идек. Ә инде кәферләр уйлап тапкан бәйрәм турында нәрсә әйтергә? Хәтта бу бәйрәмне мөселманнар керткән булсалар иде, бу барыбер харам булыр иде, чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгалә аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен) әйтте:

مَن أَحْدَثَ في أَمْرِنَا هذا ما ليسَ منه، فَهو رَدٌّ

«Кем дә булса безнең динебезгә, анда булмаган нәрсәдер кертә икән (бидгать), ул кире кагылачак».

Хәдисне әл-Бохари китерде (2697).

Һәм башка хәдисендә болай диде:

كلَّ بدعةٍ ضلالةٌ

«Һәрбер бидгать – ул ялгышу».

Хәдисне Мөслим китерде (867).

Кайберәүләр: «Әмма бу бит дөнья мәсьәләләренә караган сорау», -диләр. Юк, Аллаһ коллары! Бәйрәм үз нигезендә — Аллаһы Тәгаләгә табыну. Бәйрәм – ул гыйбәдәт, сине шатландыра торган, Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган көн. Бу диннең бер өлеше, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә (Саф һәм Бөек) билгеләгән бәйрәмнәрдән башка бернинди бәйрәмнәр дә була алмый. Һәм без сезнең белән, Пәйгамбәребез (Аллаһ фатихасын бирсен һәм сәламләсен) Мәдинәгә килгәч, кешеләрнең ике көн билгеләп үтүләрен һәм шушы ике көндә күңел ачуларын күрде, дип телгә алган идек. Һәм ул: «Сез билгеләп үтә торган ике көн — нәрсә бу?» — дип сорады. Алар: «Без бу бәйрәмнәрне (бу көннәрне) [Нәүрүз һәм Махраджан] динсезлек чорында билгеләп үтә идек, — диделәр. Һәм Пәйгамбәребез (Аллаһы Тәгалә фатихасын бирсен һәм сәламләсен) аларга болай диде:

إِنَّ اللَّهَ قَدْ أَبْدَلَكُمْ بِهِمَا خَيْرًا مِنْهُمَا: يَوْمَ الْأَضْحَى ، وَيَوْمَ الْفِطْرِ

«Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә (Саф һәм Бөек) бу көннәрегезне, сезгә ике иң бөек көннәр белән алыштырды. Алар — Корбан гаете һәм Ураза гаете».

Хәдисне әбу Дауд (1134), ән-Нәсәи (1556) һәм Әхмәд (12006) китерделәр. Шәех әл-Әлбәни хәдисне ышанычлы дип атады.

Әй мөселманнар! Соңыннан исегезгә төшерәсем килә: бу бәйрәмне безгә генә билгеләп үтәү түгел, ә мөселманнарга яки мөселман булмаганнарга бәйрәм итүдә ярдәм итәргә ярамый. Бу көн атрибутикасында кешеләрне ничек тә булса хупларга, кемнедер котлап, яки аларга ниндидер бүләкләр бүләк итеп, ниндидер открыткалар бастырып, бу бәйрәм белән бәйле ниндидер әйберләр ясарга ярамый. Ниндидер эмблемалар ясарга, яки ниндидер киемнәр әзерләргә, боларның барысын да сатарга, яки махсус ниндидер предметлар, чәчәкләр, йөрәкләр сатарга ярамый. Бу бәйрәм өчен ризык әзерләргә һәм моны сатарга ярамый. Болар барысыда тыелган (харам)! Һәм кеше моның нәтиҗәсендә алган хезмәт хакы — шулай ук тыелган. Чөнки Аллаһы Тәгалә (Саф һәм Бөек) безгә моны катгый рәвештә тыйды, кырыс янады һәм әйтте:

وَلَا تَعَاوَنُوا عَلَى الْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَاتَّقُوا اللَّهَ إِنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ

«Гөнаһ белән җинаятьтә дә бер-берегезгә ярдәм итмәгез. Аллаһыдан куркыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә җәзада көчле»!

(Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:2).