
الحمد لله ربِّ العالمين حمدًا كثيرًا طيِّبًا مباركًا فيه وأصلي وأسلم على نبينا محمد وعلى أله وصحبه أجمعين وأشهد أن لا إله إلا الله وحده لا شريك له وأشهد أن محمداً عبده ورسوله
ثم أَمَّا بَعْدُ
عباد الله
Әй Аллаһның коллары! Мөхәррәм ае, без сезнең белән кергән ай, сез беләсезме, ошбу ай, Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шаһитлеге буенча, ураза тоту гыйбадәтен үтәү өчен иң хәерле ай, Рамазан аеннан соң ураза тоту өчен иң яхшы ай булып тора:
أفضَلُ الصِّيامِ بعد رمضانَ شَهرُ اللهِ المُحَرَّمُ
«Рамазаннан соң иң хәерле ураза — Аллаһның әл-Мөхәррәм аенда ураза тоту».
Бу хәдисне Мөслим (1163) тапшырган.
Ә бу айның унынчы көнендә бөек вакыйга була, анда хакыйкать җиңеп чыга һәм ялган кимсетелә. Ул көндә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Мусаны (Аллаһның аңа сәламе булсын) вә аның кавемен коткарды, Фиргавенне вә аның кавемен суда батырды. Һәм дә, ибн Габбәс сөйләве буенча, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәдинәгә килгәч, ул яһүдиләрнең бу көнне, Гашура көнендә ураза тотуын күргән. Мөселманнар да моңа кадәр Мәккәдә ураза тотканнар. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) алардан болай дип сорый:
ما هذا اليَوْمُ الذي تَصُومُونَهُ؟
«Нигә сез бу көнне ураза тотасыз (бу көнне сез тоткан нинди ураза ул)?».
Алар мондый җавап кайтаралар:
«Бу көндә Аллаһ Мусаны вә аның кавемен коткарды, Фиргавен кавемен суга батырып һәлак (юк) итте, шуңа да Муса бу көндә, Аллаһка шөкер итеп, ураза тотты һәм без дә ураза тотабыз».
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
فَنَحْنُ أَحَقُّ وَأَوْلَى بمُوسَى مِنكُم
«Без Мусага сезгә караганда күбрәк хокуклы һәм без Мусага сездән дә якынрак».
Һәм дә ул көнне ураза тотарга кушты һәм үзе дә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) ураза тотты.
Бу хәдисне әл-Бохари (2004) һәм Мөслим (1130) тапшыра.
Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда ураза тотарга әмер биргәнче, Гашура көнендә ураза тоту мәҗбүри булган. Рамазан ае уразасы фарыз булгач, Гашура көне уразасы мөстәхәб булып кала. Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) болай дип сөйли: «Рамазан аенда ураза тотарга боерык төшкәч, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кешеләргә мөрәҗәгать итте һәм әйтте:
إن عاشوراءَ يومٌ من أيامِ اللهِ فمَن شاء صامه ومن شاء تركَه
«Хаклыкта, Гашура — Аллаһның бер көне. Кем тели, шул көнне ураза тотсын, ә кем тели, ураза тотмасын»».
Бу хәдисне әл-Бохари (4504) һәм Мөслим (1125) тапшырган.
Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үлеменә аз вакыт калгач, үзенең гомере азагында, әгәр ул киләсе елга кадәр исән булса, 10 Мөхәррәмнән (ягъни Гашура көненнән тыш) тыш аңа кадәрге көнне дә һичшиксез ураза тотачагын белдерә һәм болай әйтә:
لئِنْ بَقِيتُ إلى قابِلٍ، لأَصومَنَّ اليومَ التاسِعَ
«Әгәр мин киләсегә (елга) кадәр яшәсәм, (яһүдиләрдән аерылып тору өчен) 9 нчы көнне дә һичшиксез ураза тотачакмын».
Бу хәдисне Мөслим (2667) тапшырган.
Бу — Аллаһка (Ул пакь һәм югары) мөһим гыйбадәт. Аның дәрәҗәсе югары. Ә бу нәрсәне күрсәтә? Бу Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу көнне аеруча эзләгәненә ишарә ясый. Ибн Габбәс түбәндәгеләрне сөйли:
«Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу көннән (Гашура көненнән) кала, ураза тоту өчен өстенлек биреп, башка бер көн дә эзләмәгән».
Бу хәдисне әл-Бохари (2006) һәм Мөслим (1132) тапшырган.
Ни өчен соң? Чөнки моның әҗере зур, чөнки Гашура көнендәге бу ураза — узган ел гөнаһларын йолып алуга сәбәп була. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
وصِيامُ يومِ عاشُوراءَ، إِنِّي أحْتَسِبُ على اللهِ أنْ يُكَفِّرَ السنَةَ التِي قَبْلَهُ
«Гашура көнендә ураза тоту — аның аша Аллаһ узган елгы гөнаһларны кичерер дип өметләнәм».
Бу хәдисне Мөслим (1162) тапшырган.
Әй Аллаһның коллары, әгәр сез Гашура көнендә һәм аннан алдагы көндә, Мөхәррәм аеның 9 һәм 10 нчы көннәрендә ураза тотсагыз — бу иң яхшысы. 10 Мөхәррәмдә генә ураза тоту түбәнрәк дәрәҗәгә ия. Алай да рөхсәт ителә, ләкин дәрәҗәсе түбәнрәк.
Ә Гашура көнендә, аннан алдагы көндә һәм аннан соңгы көндә ураза тотарга мөмкинме? Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтендә андый нәрсә юк. Бу турыда Пәйгамбәребездән ышанычлы юл белән бернәрсә дә тапшырылмый. Яисә, ураза тотар өчен, кешеләр болай әйтәләр: «Гашура көнендә ураза тот һәм телисең икән, аңа кадәрге көндә, ә телисең икән, аннан соңгы көндә». Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтендә андый нәрсә дә юк. Бер генә искәрмә, әйтәләр галимнәр (гүләмә), һәм моны ибн Габбәс тә (Аллаһ аннан һәм атасыннан разый булсын) әйтә, кеше Мөхәррәм ае кайчан башланганында шикләнә һәм Гашура көнен югалтудан курка, шул сәбәпле өч көн ураза тота. Ул очракта мөмкин, бу вакытта каршылыклар юк.
Ахырдан минем сезгә шуны әйтәсем килә, без әйткәннәр арасында бик мөһим нәрсәләр бар.
Беренчесе — мөселман хакыйкатьнең җиңүенә һәм күтәрелүенә шатлана. Мөселман ул шәхси проблемалары, шәхси мәнфәгатьләре белән генә яшәүче кеше түгел. Мөселман кешесе мөэминнәр шатланганда шатлана, ә мөэминнәр кайгырса, ул да кайгыра. Ул Аллаһы Тәгаләнең дине өстенлек алганда куана. Менә ул мөселман. Бу — Мусаның (аңа сәлам булсын) тарихыннан ясалган нәтиҗә.
Ә икенчесе, әй Аллаһ колы, — мөселман кешесе мөселман булмаганнарга охшамаска тиеш. Мөселманның шәхесе мөселман булмаганнардан аерылып торырга тиеш. Бу кагыйдә Аллаһ һәм Аның Илчесе тарафыннан билгеләнгән. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:
«Мин китап әһелләреннән аерылып торачакмын һәм Мөхәррәм аеның тугызынчы көнендә дә ураза тотачакмын».
Ә бүген мөселманнарда нәрсә күзәтелә? Без барыбыз да Аллаһныкы һәм аңа кайтачакбыз (иннә ли-Лләһи үә иннә иләйһи радҗигун). Алар бер-берсе белән кәферләргә охшауда ярышалар һәм үзләрен түбәнсетәләр, шуңа күрә Аллаһ аларны хурлады һәм шуңа алар көчсезләнделәр. Әгәр Аллаһның диненә ябышып, үзләрен күтәрсәләр, Аллаһы Тәгалә аларны олуглар һәм аларга куәт бирер.
Ниһаять, соңгысы. Гашура көненә карата кешеләр өч өлешкә бүленгән: икесе чикне узу һәм берсе дөрес юл.
Беренче чикне узу — Гашура көненнән бәйрәм ясыйлар, күңел-ачулар, сыйлар оештыралар, хәтта махсус ризык әзерләп тараталар, бүләкләр бирәләр, бу көннәрдә үз балаларына, үз гаиләләренә башка көннәрдә эшләмәгәннәрне рөхсәт итәләр. Бу хата. Һәм моны суфичылык тарафдарлары эшли.
Икенче чикне узу — бу көннән кайгы, сагыш көне ясаучылар, үзләрен кыйнаучылар, җәфалаучылар һәм кан агызучылар, имеш Хөсәеннең (Аллаһ аннан разый булсын) үлеме өчен кайгыруларын күрсәтүчеләр. Аннан да куркынычы, ул көндә ширек кылалар: Пәйгамбәребезнең йорт әһелләреннән (әһлүл-бәйт) дога кылып сорыйлар, вә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) йорт әһелләрен Аллаһ дәрәҗәсенә күтәрәләр. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сакласын! Без рафидиләр (равафидъ) турында сүз алып барабыз.
Ә бар туры юл (сырат әл-мүстәкыйм). Әһле әс-Сүннә үәл-дҗәмәгәнең уртача юлы бар. Бу көнне без уразадан (сыям) кала бер генә нәрсә белән дә: бәйрәм, матәм, яисә башка нәрсә белән аермыйбыз.
Әй Аллаһның коллары! Бу көнне һәм бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмас өчен, узган елгы гөнаһлар өчен гафу алу әҗереннән мәхрүм калмас өчен, якыннарыгызны, балаларыгызны, туганнарыгызны, күршеләрегезне, дусларыгызны, мөселманнарны бу көндә ураза тотарга өндәргә һәм чакырырга онытмагыз.
Яңа комментлар