Бәйрәмнәр – диннең бер өлеше

Share
Бәйрәмнәр – диннең бер өлеше

┈••••❁⚜️❁••••┈

Әй Аллаһның коллары, бәйрәмнәр, кешенең нинди диндә булуын күрсәтүче, диннең аерылгысыз бер өлеше икәнлеген исегезгә төшерәм. Шуңа да Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәдинәгә күчеп килгәч һәм кешеләрнең ике бәйрәм (Нәүрүз һәм Мәхраҗән) үткәрүләрен күргәч, ошбу көннәр турында сорады. Аңа бу көннәрдә без бәйрәм итәбез һәм шатланабыз дип әйттеләр. Моңа Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте: «Аллаһ сезгә бу көннәрне ике күркәм көн: Гыйд Уль-Фитр һәм Гыйд уль-Адха белән алмаштырды». [1]

⛔️ Шуңа күрә сезнең Раббыгыз Аллаһы Тәгалә билгеләгән бәйрәмнәрдән тыш башка бернинди бәйрәмнәрне дә үткәрергә ярамый. Ул бәйрәмнәр белән котлау, аларда катнашу, аларны бәйрәм итүдә ярдәм күрсәтү тыелган.

مَنْ تَشَبَّهَ بِقَوْمٍ فَهُوَ مِنْهُمْ

«Кем берәр халыкка охшаса, шул алардан булыр». [2]

_

1] Әнәс ибн Мәликнең (Аллаһ аннан разый булсын) шундый сүзләре билегеле: «Мөхәммәд пәйгамбәр (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәдинәгә килгәч, анда яшәүчеләрнең (әнсарларның) уеннар уйнап үткәрелә торган ике бәйрәм көне булган (Нәүрүз һәм Мәхраҗән). Ул алардан: «Бу нинди көннәр?» — дип сорый. Алар: «Җәһилият вакытында без бу көннәрдә уйный һәм күңел ача идек», — дип җавап бирәләр. Моңа Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтә: «Хаклыкта, Аллаһ аларны сезнең өчен алардан яхшырак ике (бәйрәм көне): Корбан гаете [Гыйд уль-Адха] һәм Ураза гаете [Гыйд Уль-Фитр] белән алмаштырды»».

Хәдисне Әбү Дауд (1134) тапшыра. Шәех әл-Әльбәни: «Ышанычлы хәдис /сахих/» дип әйткән. Бу хәдисне тапшыру чылбыры Мөслим шартлары буенча ышанычлы, шул ук сүзләрне әл-Хәким дә әйткән, әз-Зәхәби аның белән килешкән. «Сәхих Әби Дәуд» тә (4/297) кар.

2] Әбү Дәуд. Әс-Сүнән, 4031 нче хәдис. Шәех әл-Әльбәни «Иръуә-у-ль-гәлиль» дә хәдиснең дөреслеген раслаган (Т. 5. 109 нчы бит).

📹 https://youtu.be/RgvtkepYI-0