
🌌 Кадер кичәсе кайчан була? Ул, һичшиксез, Рамазан аеның соңгы ун төненең берсендә була дип әйтә алабыз. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хатыны, Гәйшә анабыз, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мондый сүзләрен җиткерде:
تَحَرَّوْا لَيْلَةَ الْقَدْرِ فِى الْعَشْرِ الْأَوَاخِرِ مِنْ رَمَضَانَ
«Рамазан аеның соңгы ун төнендә Кадер кичәсен эзләгез».
📚 Хәдисне әл-Бохари (2020), Мөслим (1169) тапшыра.
Димәк, ул соңгы ун төннең теләсә кайсысы булырга мөмкин, әмма так сандагы төннәрнең берсе булу ихтималы зуррак, ягъни: егерме беренче, егерме өченче, егерме бишенче, егерме җиденче һәм егерме тугызынчы төннәр. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын):
تَحَرَّوْا لَيْلَةَ القَدْرِ في الوِتْرِ مِنَ العَشْرِ الأوَاخِرِ مِن رَمَضَانَ
«Кадер кичәсен Рамазанның соңгы ун төненең так төннәрендә эзләгез».
📚 Хәдисне әл-Бохари (2017) тапшыра.
Так төннәрдән егерме бишенче, егерме җиденче һәм егерме тугызынчы төннәргә туры килү ихтималы югары, чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шулай ук болай диде:
فمَن كانَ مُتَحَرِّيَهَا فَلْيَتَحَرَّهَا في السَّبْعِ الأوَاخِرِ.
«Кем аны эзли, соңгы җиде төндә эзләсен».
📚 Хәдисне әл-Бохари (2015), Мөслим (1165) тапшыра.
Шул ук өч төн арасыннан иң зур ихтималлык егерме җиденче төнгә туры килүдә. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәләренең берсе Үбәй ибн Кәгб әйткән:
وَاللَّهِ إنِّي لأَعْلَمُهَا، وَأَكْثَرُ عِلْمِي هي اللَّيْلَةُ الَّتي أَمَرَنَا رَسولُ اللهِ صَلَّى اللَّهُ عليه وسلَّمَ بقِيَامِهَا هي لَيْلَةُ سَبْعٍ وَعِشْرِينَ.
«Аллаһ белән ант итәм, мин аның кайсы төндә икәнен беләм. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу төнне безгә намазда уздырырга кушты, ул — егерме җиденче төн».
📚 Хәдисне Мөслим (762) тапшыра.
Бу сүзләрдән нәтиҗә ясап була: елына бер тапкыр була торган Кадер кичәсе Рамазанның соңгы ун төненең берсенә туры килә һәм алар арасында күчеп йөри, әмма аның так саннарга туры килү ихтималы зуррак.
Ни өчен Аллаһы Тәгалә бу төннең төгәл вакытын бездән яшергән? Бу — Раббыбызның чиксез хикмәте һәм Аның мәрхәмәтенең безгә карата бер чагылышы. Рамазан аеның соңгы бәрәкәтле ун төнендә мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылсыннар, бу төннәрдә намазлар укысыннар, Аллаһны зекер кылсыннар, Аңа дога кылып мөрәҗәгать итсеннәр, Аңа якынлашсыннар һәм әҗер-саваплар эшләсенннәр дип Аллаһы Тәгалә аны бездән яшергән. Моннан тыш, бу төнне эзләүдә кем тырыш булыр, ә кем ваемсызлык һәм ялкаулык күрсәтер икәнлеген сынау һәм тикшерү бар.
Аллаһы Тәгалә тоткан уразагызны һәм укыган намазларны кабул итсен.
﹏﹏﹏﹏﹏﹏﹏﹏﹏﹏﹏
«Ун төн. Бәхет ачкычы» тапшыруыннан
Яңа комментлар