Аллаһ барлык гөнаһларны да кичерә. 1 өлеш

Share

Әй Аллаһның мөэмин коллары, безнең Раббыбыз Үзенең Китабында болай ди:

قُلْ يَا عِبَادِيَ الَّذِينَ أَسْرَفُوا عَلَى أَنفُسِهِمْ لَا تَقْنَطُوا مِن رَّحْمَةِ اللَّهِ إِنَّ اللَّهَ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ جَمِيعًا إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ

«(Әй Мөхәммәд) кешеләргә бу сүзләрне әйт: «Әй, үз-үзләренә каршы гөнаһ кылып чикләрне узучы, минем колларым, Аллаһның рәхмәтеннән өметегез өзелмәсен. Хаклыкта, Аллаһ барлык гөнаһларны да гафу итә. Хаклыкта, Ул — Ярлыкаучы Һәм Рәхимле».

Коръән, «Халык Төркеме» сүрәсе, 39:53

Бу аятьтә, әй Аллаһның коллары, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) рәхмәтенең киңлегенә, Аның мәрхәмәтенә, Аның рәхимлегенә дәлилләр бар. Бу аятьтә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) чикләрне үтеп киткән гөнаһлы кешеләргә мөрәҗәгать итә, алар, бәлки, иң зур, пычрак һәм җирәнгеч гөнаһлар кылганнардыр: ширек кылу, шул исәптән көферлек һәм зур гөнаһларны да. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Үзенең бәндәләренә гөнаһларын калдырсыннар, тәүбә итсеннәр, гөнаһларны Ярлыкаучыдан гафу сорасыннар өчен мөрәҗәгать итә, Аллаһ кына бит барлык гөнаһларны да гафу итүче. Бу гөнаһ никадәр генә бөек булмасын, Аллаһы Тәгалә кичерми торган гөнаһ юк, әмма кеше Аңа ихластан гафу сорап тәүбә итәргә (истигъфар), Аңа буйсынган хәлдә кайтырга тиеш.

Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хезмәтчесе Әнәс ибн Мәликтән (Аллаһ аннан разый булсын) хәдис тапшырыла, ул анда болай ди: «Мин Аллаһның Илчесеннән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мондый сүзләр ишеттем:

قَالَ اللهُ تبارك و تَعَالَى: “يَا ابْنَ آَدَمَ إِنَّكَ مَا دَعَوْتَنِيْ وَرَجَوْتَنِيْ غَفَرْتُ لَكَ عَلَى مَا كَانَ فيك وَلا أُبَالِيْ، يَا ابْنَ آَدَمَ لَو بَلَغَتْ ذُنُوْبُكَ عَنَانَ السَّمَاءِ ثُمَّ اسْتَغْفَرْتَنِيْ غَفَرْتُ لَكَ و لا أبالي، يَا ابْنَ آَدَمَ إِنَّكَ لَوْ أَتَيْتَنِيْ بِقُرَابِ الأَرْضِ خَطَايَا ثُمَّ لقِيْتَنِيْ لاَ تُشْرِكُ بِيْ شَيْئَاً لأَتَيْتُكَ بِقُرَابِهَا مَغفِرَةً

«Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әй Адәм баласы, әгәр син Миңа ялварсаң һәм Миңа өметеңне багласаң, синдә нәрсә булуына карамастан, Мин сине кичерәчәкмен. Бу минем өчен катлаулы түгел. Әй Адәм баласы, гөнаһларың күккә кадәр барып җитсә дә, Миннән гафу үтенсәң (истигъфар), Мин сине гафу итәрмен. Әй Адәм баласы, әгәр син Минем янга бөтен җирне капларлык гөнаһлар белән килсәң, аннан Миңа бернәрсәне дә тиңдәш итмичә Мине каршы алсаң, Мин сиңа бөтен җирне капларлык гафу бирермен»».

Тирмизи (3540) һәм Әхмәт (13493) тапшырды

Аллаһу Әкбәр! Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безгә Коръәндә истигъфар кылырга әмер итә:

وَاسْتَغْفِرُوا اللَّهَ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

«Аллаһтан гафу сорагыз, хаклыкта, Аллаһ — Ярлыкаучы, Рәхимле».

Коръән, «Бөркәнүче» сүрәсе, 73:20

وَاسْتَغْفِرُوا رَبَّكُمْ ثُمَّ تُوبُوا إِلَيْهِ

«Һәм Раббыгыздан гафу сорагыз, аннары Аңа буйсынган хәлдә кайтыгыз».

Коръән, «Һуд» сүрәсе, 11:90

Аллаһ (Ул пакь һәм югары), әгәр кеше Аның гафу итүен үтенсә, һичшиксез, аны гафу итәчәге турында әйтә:

وَمَن يَعْمَلْ سُوءًا أَوْ يَظْلِمْ نَفْسَهُ ثُمَّ يَسْتَغْفِرِ اللَّهَ يَجِدِ اللَّهَ غَفُورًا رَّحِيمًا

«Кем дә кем ниндидер явызлык кылса яки үз җанын гөнаһ белән җәберләсә, аннары Аллаһтан гафу үтенсә, ул Аллаһны Ярлыкаучы, Рәхимле итеп табар».

Коръән, «Хатыннар» сүрәсе, 4:110

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) истигъфар кылучыларны мактап болай әйтә:

وَالْمُسْتَغْفِرِينَ بِالْأَسْحَارِ

«Таң алдыннан Аллаһтан гафу үтенүчеләр дә».

Коръән, «Әли Гыймран» сүрәсе, 3:17

Без сәхәргә торган вакытта Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) ярлыкауны сораучыларны Аллаһ (Ул пакь һәм югары) мактап болай ди:

وَبِالْأَسْحَارِ هُمْ يَسْتَغْفِرُونَ

«Таң алдыннан да алар гафу үтенәләр».

Коръән, «Таратучы» сүрәсе, 51:17

«Әл-истигъфар» — Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу үтенү (мәгъфира) дигәнне аңлата. Бу — Аллаһы Тәгаләнең сине гөнаһтан коткаруы, ягъни җәза бирмәве һәм начар нәтиҗәләре булмау гына түгел, сине хурлыктан да саклавы. Син «ӘстагъфируЛлаһ» («Мин Аллаһтан гафу сорыйм») дисең икән, бу «мин бу гөнаһтан миңа бернинди дә явызлык чыкмавын, Аллаһ мине каплавын һәм минем өчен хурлык булмавын үтенәм» дигәнне аңлата.

«Әл-истигъфар» — диндә зур урын алып торучы бөек гыйбадәт. Бу яхшылыкка ирешү, бәрәкәт килү һәм Аллаһның (Ул пакь һәм югары) рәхмәте иңүнең төп сәбәбе. Бу — кешенең иң түбән халәтеннән иң югары дәрәҗәгә күтәрә торган төп әйбер, һәм дә аның ярдәмендә ялгышлар кичерелә, хаталар гафу үтенә, гөнаһлар юыла, кешенең дәрәҗәсе күтәрелә һәм Аллаһ (Ул пакь һәм югары) каршында аның дәрәҗәсе арта.

Әй Аллаһның коллары, без сезнең белән Рамазан аенда яшәвебезне дәвам итәбез, ошбу айның Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу үтенү белән аерым бәйләнеше бар. Ягъни бу ай гөнаһлардан кичерү алуда, гөнаһларны бетерүдә аерым әһәмияткә ия.

Бәхетле кеше — бу айда көннәрен һәм төннәрен Аллаһка (Ул пакь һәм югары) буйсынып үткәргән, Аның ризалыгын һәм кичерүен алырга теләгән кеше. Һәм андый кеше гафу да ителә. Киресенчә, бәхетсез һәм мәхрүм кеше — ул Рамазан аенда яшәп, гөнаһларын ташламыйча, җирәнгеч хәлдә, явызлык эшләп, шул ук вакытта Аллаһыдан гафу үтенмәгән, тәүбә итәргә омтылмаган һәм гафу ителмичә калган кеше.

Әбү Һүрайрадан (Аллаһ аннан разый булсын) хәдис тапшырыла, анда Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйтә:

أَتَانِي جِبْرِيلُ عَلَيْهِ السَّلَمُ فَقَالَ: يَا مُحَمَّدُ مَنْ أَدْرَكَ أَحَد أَبَوَيه فَمَاتَ فَدَخَلَ النَّارَ، فَأَبْعَدَهُ اللَّهُ فَقُلْ: آمِينَ. فَقُلْتُ: آمِينَ. فَقَالَ: يَا مُحَمَّدُ مَنْ أَدْرَكَ شَهْرَ رَمَضَانَ فَمَاتَ فَلَمْ يُغْفَرْ لَهُ فَأُدْخِلَ النَّارَ، فَأَبْعَدَهُ اللَّهُ قُلْ: آمِينَ. فَقُلْتُ: آمِينَ. قَالَ وَمَنْ ذُكِرْتَ عِنْدَهُ فَلَمْ يُصَلِّ عَلَيْكَ فَمَاتَ فَدَخَلَ النَّارَ، فَأَبْعَدَهُ اللَّهُ فَقُلْ: آمِينَ. فَقُلْتُ: آمِينَ

«Минем янга Җәбраил (аңа сәлам булсын) килде дә әйтте: «Әй Мөхәммәд, кем ата-анасының берсен очраткан һәм үлгән, аннары Җәһәннәмгә кергән (ягъни ата-анасы турында кайгыртып Җәннәткә керә алмаган) икән, Аллаһы Тәгалә аны рәхим-шәфкатеннән ераклаштырсын. «Әмин» дип әйт. Һәм мин: «Әмин», — дидем. Шуннан соң Җәбраил әйтте: «Әй Мөхәммәд, Кем Рамазан аена иреште, аннары Аллаһтан гафу алмыйча үлде икән, Аллаһ аны рәхим-шәфкатеннән ераклаштырсын. «Әмин» дип әйт. Һәм мин: «Әмин», — дидем. Шуннан соң Җәбраил әйтте: «Әй Мөхәммәд, әгәр кемдер алдында син телгә алынсаң, ул сиңа шулвакыт «саләт» сорамаса («Аллаһүммә салли үә сәллим галә расулиЛләһ»), аннан үлеп Җәһәннәмгә керсә, Аллаһы Тәгалә аны рәхим-шәфкатеннән ераклаштырсын. «Әмин» дип әйт. Һәм мин: «Әмин», — дидем.

Сахих әт-Таргыйб (1679)

Әй Аллаһның коллары, шуңа күрә мөэмин кешегә бу мөбарәк айдан, аның рәхмәтеннән, мөмкинлегеннән файдаланырга кирәк. Бу ай дәвамында истигъфарда бул, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) бик күп гафу сора.

Әй Аллаһның коллары, шуны белегез: истигъфар шулкадәр бөек гыйбадәт ки, ул бу һәм мәңгелек дөньяда күпсанлы һәм зур файда бирә. Бу дөньяга килгәндә исә, Аллаһы Тәгалә Коръәндә истигъфардан чыккан кайбер дөньяви файдалар турында сөйли: Нух (аңа сәлам булсын) үз халкына мондый сүзләр әйткән:

فَقُلْتُ اسْتَغْفِرُوا رَبَّكُمْ إِنَّهُ كَانَ غَفَّارًا ❁ يُرْسِلِ السَّمَاءَ عَلَيْكُم مِّدْرَارًا ❁ وَيُمْدِدْكُم بِأَمْوَالٍ وَبَنِينَ وَيَجْعَل لَّكُمْ جَنَّاتٍ وَيَجْعَل لَّكُمْ أَنْهَارًا

«Һәм мин (Нух) әйттем: «Раббыгыздан гафу сорагыз, хаклыкта, Ул — Ярлыкаучы. Шул чагында Ул сезгә күктән су иңдерер, көчле яңгырлар яудырыр, мал-мөлкәт һәм балалар бирер, сезнең өчен бакчалар булдырыр һәм бу бакчаларда елгалар ясар».

Коръән, «Нух» сүрәсе, 71:10-12

СүбехәнәЛлаһ, карагыз әле, истигъфарның бу тормышта күпме җимеше бар!

Бервакыт Хәсән әл-Басри (Аллаһ аны ярлыкасын) янына бер кеше килеп: «Корылык! Мин нишләргә дә белмим! Корылык! Мин аптырашта!», — ди. Хәсән әл-Басри: «Аллаһтан гафу сора», — дип әйтә. Янына икенче бер кеше килә дә: «Нишләргә дә белмим, ярлылык мине җиңде», — ди. Хәсән әл-Басри: «Аллаһтан гафу сора», — дип җавап бирә. Шуннан соң өченче кеше килә һәм: «Минем балаларым юк, нишлим? Мин балалар телим», — ди. Хәсән әл-Басри: «Аллаһтан гафу сора», — дип җавап бирә. Шуннан дүртенче кеше килеп: «Минем бакчамда агачлар кибә. Миңа нишләргә?», — ди. Ул: «Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу сора (истигъфар кыл)», — дип әйтә. Хәсән әл-Басридан: «Ни өчен бу дүрт кешегә дә Аллаһтан гафу сора дип әйттең?», — дип сорыйлар. Хәсән әл-Басри: «Мин Аллаһның (Ул пакь һәм югары) сүзләренә бернәрсә дә өстәмәдем», — дип җавап биргән:

فَقُلْتُ اسْتَغْفِرُوا رَبَّكُمْ إِنَّهُ كَانَ غَفَّارًا ❁ يُرْسِلِ السَّمَاءَ عَلَيْكُم مِّدْرَارًا ❁ وَيُمْدِدْكُم بِأَمْوَالٍ وَبَنِينَ وَيَجْعَل لَّكُمْ جَنَّاتٍ وَيَجْعَل لَّكُمْ أَنْهَارًا

«Һәм мин (Нух) әйттем: «Раббыгыздан гафу сорагыз, хаклыкта, Ул — Ярлыкаучы. Шул чагында Ул сезгә күктән су иңдерер, көчле яңгырлар яудырыр, мал-мөлкәт һәм балалар бирер, сезнең өчен бакчалар булдырыр һәм бу бакчаларда елгалар ясар».

Коръән, «Нух» сүрәсе, 71:10-12

Истигъфар кылыгыз! Аның каршында тәүбә кылыгыз һәм буйсынып кире Аңа кайтыгыз. Шул чагында ул сезгә яңгыр яудырыр, корылыктан коткарыр, күктәге рәхмәтләрне иңдерер. Ул сезнең өчен җирдән рәхмәтләр чыгарыр, сезнең өчен иген уңдырыр, хайваннарыгызның җиленен сөт белән тутырыр. Ул сезгә мал-мөлкәт бирер, байлыгыгызны, малларыгызны арттырыр, сезгә балалар, яхшы нәсел бирер. Менә болар — истигъфарның бу тормыштагы җимешләре.

Бервакыт, Гомәр ибн әл-Хәттаб заманында, ачлык, корылык елы була. Гомәр ибн әл-Хәттаб, кешеләр белән бергә яңгыр сорау намазын укырга китә. Анда ул Аллаһтан гафу үтенүдән (истигъфар кылудан) башка бернәрсә дә эшләми. Кешеләр «Ни өчен истигъфар гына соң?» дип сорыйлар. Шуннан соң Гомәр ибн әл-Хәттаб үзенең мондый мәшһүр сүзләрен әйтә:

لَقَدْ سَأَلْتُ اللهَ جَلّ وَعَلَا بِمَجَادِيحِ السَّمَاء الَّتِي يُسْتَنْزَلُ بِهَا المَطَر

«Мин яңгыр иңдерә торган яктырткыч аркылы Аллаһка мөрәҗәгать иттем».

Аннары «Нух» сүрәсендәге бу аятьне укый. Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) нәрсәне күздә тоткан? Җәһилият заманында мөшрикләр йолдызлар һәм яктырткычлар яңгыр иңүнең сәбәбе дип уйлаганнар, шуңа күрә «йолдыз чыкса, яңгыр була» дип, өметләрен йолдызлар белән бәйләгәннәр. Ислам дине килә дә, йолдызларның катнашы булмавын, Аллаһы Тәгалә сезгә яңгыр яудырачагын күрсәтеп, бераллалыкны урнаштыра. Шуңа күрә, «шул яктырткыч аркылы» дип әйтеп, Гомәр Аллаһы Тәгалә билгеләгән сәбәпләрне күздә тоткан, ә ул — истигъфар Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу үтенү. Шул сәбәпле яңгыр ява. Аннары ул шушы аятьне укый:

فَقُلْتُ اسْتَغْفِرُوا رَبَّكُمْ إِنَّهُ كَانَ غَفَّارًا ❁ يُرْسِلِ السَّمَاءَ عَلَيْكُم مِّدْرَارًا ❁

«Һәм мин (Нух) әйттем: «Раббыгыздан гафу сорагыз, хаклыкта, Ул — Ярлыкаучы. Шул чагында Ул сезгә күктән мул итеп су иңдерер».

Коръән, «Нух» сүрәсе, 71:10-11

Менә истигъфарның бу дөньяда бирә торган мул бүләкләре.

Әй Аллаһның коллары, мәңгелек дөньяга килгәндә исә, моның өчен кеше Кыямәт көнендә шулкадәр савап һәм файда алачак ки, бу хакта бары тик Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кына белә. Ул Аллаһтан ярлыкау, рәхмәт һәм олугъ әҗер алыр, ул җәзадан, Җәһәннәм газабыннан котылыр — менә нәрсә ул истигъфар.

Габдулла Ибн Бүср (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мондый сүзләр тапшыра:

طوبَى لِمَن وجَدَ في صَحيفَتِه استِغفارًا كثيرًا

«Шул бәхетле, кем (Кыямәт көнендә) үзенең гамәлләре китабында күп истигъфар таба».

Сахих Ибн Мәдҗәһ (3093) не кар.

Һәм дә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шулай ук болай әйткән:

مَن أحَبَّ أن تَسُرَّهُ صَحِيفَتُهُ فَلْيُكْثِرْ فِيهَا مِنَ الاسْتِغْفَارِ

«Кем дә кем (Кыямәт көнендә) гамәлләр китабының үзен шатландыруын тели, шул бу китапта истигъфарның күбрәк булуын кайгыртсын».

әт-Табарани (839), әл-Бәйһәкый (648), «Сахих әл-Җәмиг» (5955) не кар.

Әй Аллаһның коллары, истигъфар кешенең «ӘстәгъфируЛлаһ» дип кенә әйтүен һәм алга таба да гөнаһларын дәвам итүен күздә тотмый. Истигъфар — ул кешенең гөнаһларын ташлавы, гөнаһларын кире кагуы белән бергә гафу үтенү. Әгәр ихластан тәүбә итсә, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аңа әҗерен һәм ярлыкавын бирер.

Аллаһы Тәгалә әйтә:

وَالَّذِينَ إِذَا فَعَلُوا فَاحِشَةً أَوْ ظَلَمُوا أَنفُسَهُمْ ذَكَرُوا اللَّهَ فَاسْتَغْفَرُوا لِذُنُوبِهِمْ وَمَن يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّا اللَّهُ وَلَمْ يُصِرُّوا عَلَى مَا فَعَلُوا وَهُمْ يَعْلَمُونَ ❁ أُولَئِكَ جَزَاؤُهُم مَّغْفِرَةٌ مِّن رَّبِّهِمْ وَجَنَّاتٌ تَجْرِي مِن تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا وَنِعْمَ أَجْرُ الْعَامِلِينَ

«Ниндидер гөнаһ (пычрак гамәл) эшләсәләр яки үз-үзләрен ниндидер гөнаһ белән җәберләсәләр, шунда ук Аллаһны искә алалар һәм үз гөнаһлары өчен Аңардан гафу үтенәләр. Ә гөнаһларны Аллаһтан башка кем кичерә соң? Алар, бу гөнаһ икәнен белеп, үз гөнаһларында нык тормыйлар; аларның җәзасы — Раббылары тарафыннан гафу ителү, елгалар ага торган Җәннәт бакчалары, алар анда мәңге калырлар. Игелек кылучыларның әҗере нинди гүзәл!»

Коръән, «Әли Гыймран» сүрәсе, 3:135-136

Тәкъва элгәреләрнең берсе болай дигән: «Әгәр кеше Аллаһтан гафу үтенә (истигъфар кыла) икән, әмма шул ук вакытта гөнаһ кылуын дәвам итсә, бу истигъфар түгел, ә Аллаһны мыскыл итү була».

Әй Аллаһның коллары, шуны белегез: Аллаһ (Ул пакь һәм югары) гафу үтенү өчен Әнәс (Аллаһ аннан разый булсын) хәдисендә без элек телгә алган өч төп сәбәп бар:

1)

«يَا ابْنَ آدَمَ إنَّكَ مَا دَعَوْتَنِي وَرَجَوْتَنِي غَفَرْتُ لَكَ عَلَى مَا كَانَ فِيكَ وَلَا أُبَالِي»

– «Әй Адәм баласы, әгәр син Миңа ялварсаң һәм Миңа өметләнсәң, синдә ни булуына карамастан, Мин сине гафу итәчәкмен һәм Минем өчен бу кыен түгел».

Шулай итеп, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) гафу итүенең беренче сәбәбе — гөнаһларны Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка һичкем кичерми икәнен белү. Гөнаһлар өчен җәза бирүне яки аларны гафу итүне Аллаһ үзе генә булдыра ала, шуңа күрә гафу үтенүләрегезне, гафу итү теләгегезне Аллаһтан башка беркемгә дә бәйләргә ярамый, чөнки Ул гына гафу итүче.

Хәдистә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:

أَذْنَبَ عَبْدٌ ذَنْبًا، فَقالَ: اللَّهُمَّ اغْفِرْ لي ذَنْبِي، فَقالَ تَبَارَكَ وَتَعَالَى: أَذْنَبَ عَبْدِي ذَنْبًا، فَعَلِمَ أنَّ له رَبًّا يَغْفِرُ الذَّنْبَ، وَيَأْخُذُ بالذَّنْبِ، ثُمَّ عَادَ فأذْنَبَ، فَقالَ: أَيْ رَبِّ اغْفِرْ لي ذَنْبِي، فَقالَ تَبَارَكَ وَتَعَالَى: عَبْدِي أَذْنَبَ ذَنْبًا، فَعَلِمَ أنَّ له رَبًّا يَغْفِرُ الذَّنْبَ، وَيَأْخُذُ بالذَّنْبِ، ثُمَّ عَادَ فأذْنَبَ فَقالَ: أَيْ رَبِّ اغْفِرْ لي ذَنْبِي، فَقالَ تَبَارَكَ وَتَعَالَى: أَذْنَبَ عَبْدِي ذَنْبًا، فَعَلِمَ أنَّ له رَبًّا يَغْفِرُ الذَّنْبَ، وَيَأْخُذُ بالذَّنْبِ، قد غَفَرْتُ لَهُ فَلْيَعْمَلْ مَا شَاءَ

«Бервакыт Кол гөнаһ кылган, аннары: «Йә Аллаһ, гөнаһымны кичер», — дигән. Һәм Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйткән: «Минем колым гөнаһ кылды, һәм гөнаһларны Ярлыкаучы вә гөнаһлар өчен җәза бирүче Раббысы барлыгын белә». Шуннан соң әлеге кеше, тагын бер тапкыр гөнаһ эшләп: «Йә Раббым, кичер мине!», — дип әйтә. Һәм Аллаһ (Ул пакь һәм югары): «Колым гөнаһ кылды, ләкин ул: аның гөнаһларын Ярлыкаучы һәм гөнаһлары өчен сорау алучы Раббысы бар икәнлеген белә», — дигән. Шуннан соң бу кеше өченче мәртәбә гөнаһ кылып: «Йә Раббым, кичер мине!», — ди. Һәм Аллаһ (Ул пакь һәм югары): «Колым гөнаһ кылды, ләкин ул белә: аның гөнаһларын Ярлыкаучы һәм гөнаһлары өчен җәза бирүче Раббысы бар. Мин колымны гафу иттем һәм теләгәнен эшләсен», — дип әйтә.

әл-Бохари (7507) һәм Мөслим (2758)

Ни генә эшләсәң дә, теләсә нинди гөнаһ, әгәр син чын күңелдән тәүбә итеп Аллаһка (Ул пакь һәм югары) кайтсаң, ул сине кичерер. Шулай булгач, истигъфарыңны бары тик Аллаһы Тәгалә белән генә бәйлә һәм Аның кичерүен өмет ит;

2) гөнаһларың нинди генә зур булмасын, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу үтен һәм истигъфар кыл. Әнәс (Аллаһ аннан разый булсын) хәдисендә болай диелгән: «Гөнаһларың күккә барып җитсә дә, синең күз карашың ераклыгында булсалар да, бөтен җир йөзен капласалар да, әгәр син Аннан чын күңелдән гафу үтенсәң, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сине гафу итәр»;

3) Аллаһның (Ул пакь һәм югары) кичерүен алу өчен иң төп сәбәп — бары тик бер Аллаһка гына гыйбадәт (Тәүхид) әһеле булу. Бу — кеше йөрәге белән бары тик Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гына бәйләнгән (Тәүхид), йөрәге, органнары, теле белән бөтен гыйбадәтләрен бары тик Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гына багышлый һәм Аңа гына өметен баглый. Тәүхид — гафу итүнең төп сәбәбе. Әгәр кешенең Тәүхиде булмаса, ул гафу ителми.

إِنَّ اللَّهَ لَا يَغْفِرُ أَن يُشْرَكَ بِهِ وَيَغْفِرُ مَا دُونَ ذَلِكَ لِمَن يَشَاءُ

«Хаклыкта Аллаһ Үзенә тиңдәшлек (ширек) кылуны гафу итми, әмма моннан азрагын Үзе теләгән кешегә гафу итә».

Коръән, «Хатыннар» сүрәсе, 4:48

Әй Аллаһның коллары, Мин сезгә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) өйрәткән бер доганы әйтәм. Ул кыска, ләкин мәгънәсе ягыннан киң һәм бик зур әһәмияткә ия. Анда Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гафу үтенү Тәүхидне искә алу, Тәүхидне тану, раслау һәм игълан итү белән бергә кушыла. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтә: әгәр кеше чын күңелдән, ихластан, шул дога белән Аллаһка (Ул пакь һәм югары) мөрәҗәгать итсә, Ул, һичшиксез, аңа җавап бирер, теләсә нинди гөнаһларны кичерер, чөнки чын Тәүхид — ул бөтен гөнаһларны сөртә торган әйбер. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткән:

من قال: أَسْتَغْفِرُ اللَّهَ الَّذِي لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ، وَأَتُوبُ إِلَيْهِ، غُفِرَ له ، وإنْ كان فَرَّ من الزَّحْفِ

«Кем дә кем: «Тере, Кодрәт Иясе булган Аллаһтан гафу үтенәм, аннан башка гыйбадәт кылырга лаеклы хак иләһ юк һәм Аның каршында тәүбә итәм, тәүбә белән Аңа кайтам», — дип әйтсә, аның гөнаһлары, хәтта сугыш кырыннан качкан булса да, кичереләчәк».

Әгәр ул бу сүзләрне чын күңелдән, ихластан әйтсә әлбәттә.