Аллаһның йортларына әдәп күрсәт. 2 өлеш

Share

Әй Аллаһның коллары, Аллаһы Тәгаләнең мәчетләре (әл-мәсәдҗид):

– бу йортларда Аллаһ исеме искә алына;

– ул йортларда Аллаһка итагать итүгә вә кушканнарын үтәүгә өндәүчеләр бар (Ул пакь һәм югары);

– бу йөрәкләр югарыга омтылган йортлар;

– җаннар чистара торган йортлар;

– намазда рәтләр тыгыз торган, Аллаһка (Ул пакь һәм югары) омтылган йортлар.

Хәерле гамәлләр бик күп. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Үзенең рәхмәте илә хәерлелеккә илтүче күп юллар һәм ишекләр ясады. Ләкин Аллаһы Тәгалә каршысында кылган гамәлләрнең дәрәҗәсе бертигез түгел. Һәм дә, тәкъвә мөселманннарны аерып торучы, иң хәерле гамәлләрдән, ул да булса – мәчетләрне җанландыру (гиймәратүл-мәсәәдҗид), әгәр кешеләр моны Аллаһы Тәгаләнең әҗеренә өмет итеп һәм Аңа иман белән эшләсәләр.

Мәчетләр – бу җирдәге Аллаһның (Ул пакь һәм югары) йортлары. Шуңа күрә иманлы кеше мәчет төзүдә һәм аны чистартуда, мәчетне җанландыруда һәм төзекләндерүдә ярдәм итәргә омтылуы белән аерылып тора. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәннең күп аятьләрендә шушы олугъ гамәлне бәян итә. Аллаһы Тәгалә «ән-Нур» сүрәсендә болай ди:

فِي بُيُوتٍ أَذِنَ اللَّهُ أَن تُرْفَعَ وَيُذْكَرَ فِيهَا اسْمُهُ يُسَبِّحُ لَهُ فِيهَا بِالْغُدُوِّ وَالْآصَالِ ❋ رِجَالٌ لَّا تُلْهِيهِمْ تِجَارَةٌ وَلَا بَيْعٌ عَن ذِكْرِ اللَّهِ وَإِقَامِ الصَّلَاةِ وَإِيتَاءِ الزَّكَاةِ يَخَافُونَ يَوْمًا تَتَقَلَّبُ فِيهِ الْقُلُوبُ وَالْأَبْصَارُ

«Аллаһы Тәгаләнең, Ул күтәрергә рөхсәт иткән, иртән һәм кичен Аның исеме искә алына торган йортларында намаз уку һәм зәкәт түләүдән игътибарларын сәүдә итү, сату-алуга юнәлтмәгән кешеләр бар. Алар йөрәкләре һәм күзләре әйләнеп төшкән көннән куркалар».

Коръән, «яктылык» сүрәсе, 24:36-37

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) шулай ук «Әт-Тәүбә» сүрәсендә әйтте:

إِنَّمَا يَعْمُرُ مَسَاجِدَ اللَّهِ مَنْ آمَنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَأَقَامَ الصَّلَاةَ وَآتَى الزَّكَاةَ وَلَمْ يَخْشَ إِلَّا اللَّهَ فَعَسَى أُولَئِكَ أَن يَكُونُوا مِنَ الْمُهْتَدِينَ

«Хаклыкта Аллаһның мәчетләрен Аллаһка вә Соңгы көнгә иман китерүчеләр һәм намазларын үтәүчеләр, зәкятләрен бирүчеләр, Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаучылар җанландыра. Бәлкем алар Туры юлдан баручылардыр».

Коръән, «Тәүбә» сүрәсе, 9:18

«Бәлкем — عَسَى» сүзе Коръәндә «мәҗбүри» дигәнне аңлата.

Аллаһ мәчетләрне тутыручы, мәчетләрне шундый сыйфатлар белән җанландыручы кешеләрне болай сурәтләде:

– Аллаһка иман китерүчеләр;

– Кыямәт көненә һәм гамәлләрнең әҗере булачагына ышанучылар;

– Намазларын вакытында укучылар һәм зәкәтләрен бирүчеләр;

– Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаучылар.

Менә иманлы кешеләрнең сыйфатлары. Бары шушы сыйфатларга ия булучылар гына Аллаһның (Ул пакь һәм югары) мәчетләрен җанландыра диелгән. Аллаһның (Ул пакь һәм югары) мәчетләрен җанландыручы, тутыручы һәм төзүче кешеләргә тагын нинди мактау кирәк?

Аллаһы Тәгаләнең мәчетен җанландыру ике төрле була:

1. физик җанландыру;

2. рухи җанландыру.

Вә боларның икесеннән дә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) риза.

Физик җанландыру – кеше мәчет төзесә, яисә мәчетләр төзүдә яки ремонт таләп ителгәндә ремонтлауда катнашса; мәчетне төзекләндерүдә, мәчеттә намаз әһелләренә кирәк булган ниндидер җайланмаларны җайга салуда, мәчетләрне чистартуда, җыештыруда һ.б. катнашса. Болар барысы да мәчетне физик җанландыруга керә.

Госман (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мондый сүзләр тапшыра:

.من بنى مسجدا لله تعالى — قال بكير: حسبت أنه قال يبتغي به وجه الله -، بنى الله له بيتا في الجنة.

مَن بَنَى مَسْجِدًا، قالَ بُكَيْرٌ: حَسِبْتُ أنَّه قالَ، يَبْتَغِي به وجْهَ اللهِ، بَنَى اللَّهُ له مِثْلَهُ في الجَنَّةِ

«Аллаһ ризалыгына өмет итеп мәчет төзүчегә Аллаһ Җәннәттә йорт салыр».

әл-Бохари (450) һәм Мөслим (533)

Икенче бер риваятьтә болай дип әйтелә: «مِثْلَهُ فِي الْجَنَّةِ» «Җәннәттә шундый ук йорт».

Шулай ук хәдистә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигәне китерелә:

مَنْ بَنَى مَسْجِدًا يُذْكَرُ فِيهِ اسْمُ اللَّهِ بَنَى اللَّهُ لَهُ بَيْتًا فِي الْجَنَّةِ

«Берәү Аллаһ исемен зекер итәр өчен (Аллаһы Тәгаләнең исеме зекер ителсен дигән ният белән) мәчет төзесә, ул кешегә Аллаһ Җәннәттә йорт салыр».

Ибн Мәдҗәһ (735), Әхмәт (126) һәм Ибн Хиббән (300)

Икенче бер хәдистә болай дип әйтелә:

مَنْ بَنَى مَسْجِدًا لِلَّهِ كَمَفْحَصِ قَطَاةٍ أَوْ أَصْغَرَ بَنَى اللَّهُ لَهُ بَيْتًا فِي الْجَنَّةِ

«Кем кыр тавыгы йомырка салганда биләп торган урын зурлыгы кадәр Аллаһ йорты (мәчет) төзесә, Аллаһ шуның өчен Аңа Җәннәттә йорт салыр».

Ибн Мәдҗәһ (738), әт-Тахәүи (1557) һәм Ибн Хүзәйм (1292)

Бу йорт кыр тавыгы сыярлык кадәр генә кечкенә булачак дигәнне аңлатмый, монда сүз бу кечкенә мәчет булуыа карамастан, әгәр кеше үз көче белән төзи икән, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) барыбер аңа моның өчен Җәннәттә йорт сала дигән сүз.

Мондый хәдисләр, әлбәттә, йөрәге әле үлмәгән һәм йөрәгендә иман җылысы булган, дөнья мәшәкатьләре һәм кызыктыргычлары тулысынча йотып бетермәгән һәр кешене бу җирдә Аллаһ йортларын җанландырырга омтылырга өнди. Аллаһ йортларын төзекләндерүдә катнашыгыз! Бу кечкенә генә катнашу булсын, кемнең ничек хәленнән килә. Әгәр Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сиңа мал-мөлкәт, акча, кәсеп иткән эшеңдә, сәүдәңдә, бизнесыңда бәрәкәт бирсә, саранлык күрсәтү һәм малыңны сарыф итмәү, Аның (Ул пакь һәм югары) йортларын төзүдә һәм төзекләндерүдә катнашмау бер дә килешмәс. Кем дә кем матди яктан катнаша алмый, ул физик яктан катнаша ала, мәсәлән, штукатур, буяу һөнәренә ия булган кешеләр яки тагын кемдер – ул шулай ук үз көчен мәчеттә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен куллана ала. Кемдер мәчетне җыештырырга, аны чүп-чардан һәм пычрактан чистартырга ярдәм итә ала.

Әгәр Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сиңа ике йөз-өч йөз сум яки доллар күләмендә дөньяви байлык бирсә, син ул байлык өчен төнлә торып ерак юлга чыгарга әзерсең, ә бит Җәннәттәге өй яхшырак, күркәмрәк, сиңа тагын нәрсә кирәк соң?! Бу Җәннәт, аның бер карышы гына да бу дөньядан һәм андагы бар нәрсәдән яхшырак. Ләкин бу бары тик тере йөрәкле, әҗерен мәңгелек тормышта (ахирәттә) алырга омтылган кешеләр өчен генә.

Шуңа күрә кайбер тәкъва ата-бабаларыбыз (сәләф): «Әгәр мәчетне җанладыручы кешене күрсәң, аның турында яхшы уйла» дип әйткәннәр. Әгәр кешенең йөрәге мәчеткә бәйләнгән булса һәм ул мәчетне яратса, мәчетләрне төзекләндерүдә ярдәм итсә (монда ремонт таләп ителгәндә мәчетләрне ремонтлау да керә), бу кеше турында яхшы уйла.

Физик яктан тезекләндерү генә түгел, ә беренче чиратта мәчетләрне тутыру һәм рухи терелтү, аларда Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гыйбадәт кылу яки мәчетләрдә шәригать гыйлемен алу һәм тарату, чөнки бу гыйбадәт кылуның иң яхшы һәм иң мөһим төрләренең берсе. Мәчетне физик яктан җанландыру гына түгел, ә, беренче чиратта, мәчеттә гыйбадәт кылу, зекер итү һәм Аллаһ Китабын һәм дә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтен өйрәнү аша җанландыру. Чөнки мәчет – ул мөселманнар өчен яктылык таратучы маяк. Әгәр дә мөселман шәһәре яки поселогы бар икән, мөселманнарның җаннары бөтен активлыклары аның тирәсендә әйләнгән үзәккә – мәчетләргә омтыла.

Чынлыкта, мәчет – кеше максатының бу дөньядагы чагылышы. Максатың нинди? Бу дөньяга нәрсә өчен килдең? Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен! Шулай итеп, мәчет – бу максатның чагылышы булып тора һәм ул бу максатны тормышка ашырырга ярдәм итә. Мәчет төзүдә ярдәм итүче мөселманнарга җирдәге бурычларын үтәргә ярдәм итә – бу Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гыйбадәт кылу. Ә мәчеттә берәр нәрсәне җимерүче яки бозучы шуның киресен эшли.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәккәдән Мәдинәгә күченгәч (хиҗрәт кылгач), аның беренче эшләреннән ике мәчет – Куба мәчете һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мәчете төзү булган. Әнәс (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәдинәгә килгәч, башта Мәдинәнең өске өлешләрендә урнашканын һәм анда ундүрт көн яшәгәнен хәбәр итә. Шуннан соң ул Бәнү ән-нәдҗарга (Мәдинәге кабилә һәм гаилә) мөрәҗәгать итә һәм аларга:

يَا بَنِي النَّجَّارِ ثَامِنُونِي بِحَائِطِكُمْ هَذَا

«Миңа мәчет (бүген Мәдинәдә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мәчете) төзү өчен билгеле бер түләүгә бакча сатыгыз».

Сәхәбәләр: «Ярар, сатарбыз» яки «Бакча бик кыйммәтле һәм кыйбат тора», яки хәтта «Арзан бәядән сатарбыз» дип әйтмәгәннәр, ә болай дигәннәр:

لاَ وَاللَّهِ لاَ نَطْلُبُ ثَمَنَهُ إِلَّا إِلَى اللَّهِ

«Аллаһ белән ант итәбез, без бернинди дә түләү теләмибез, мәгәр Аллаһтан булса гына».

әл-Бухари (428) һәм Мөслим (524)

Һәм бу бакчаны Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мәчетен төзү өчен бирәләр.

Яхшы нияткә һәм тәкъвалыкка ия булучылар, үзегезнең хезмәтегезне, ярдәмегезне бу җирдә Аллаһы Тәгаләнең мәчетенә тәкъдим итегез. Кемдер мәчетләрне мусхәфләр (Коръән китаплары) яки ниндидер башка файдалы китаплар (хәдисләр җыентыклары, тәфсирләр) белән тәэмин итүдә ярдәм итә ала, яки мәчеттә шәригать гыйлеме (гыйлм) таралу өчен башка ысуллар белән дә булышырга мөмкин. Чөнки сәхәбәләр һәм тәкъва ата-бабаларыбыз вакытында мәчетләр Ислам өйрәнелә торган университетлар ролендә булган, бу рольне мәчетләргә кире кайтарырга кирәк.

Моннан тыш, әгәр син мәчет төзергә яки төзекләндерергә ярдәм итсәң, бу мөселманнар җирлегендә коткаруга чакыру үзәге барлыкка киләчәк дигәнне аңлата. Димәк, бу күпсанлы яшьләр яки үсеп килүче буын (тиздән үсеп җитәчәк балалар) шәйтан аларны тыелганга этәрүче урыннарга түгел, ә мәчеткә, котылуга барачак. Яки авыр тормыш хәлендә калган кешеләр Аллаһ (Ул пакь һәм югары) исеме искә алынган урында тынычлык табарлар. Менә ни дәрәҗәдә Аллаһның (Ул пакь һәм югары) мәчетләренә булышу мөһим.

Сәхәбәләр боларны бик яхшы аңлаганнар, асылына төшенгәннәр һәм бөтен көчләрен куеп Аллаһның мәчетләрен җанландырырга тырышканнар. Беренче чиратта, физик җанлану белән генә түгел, ә рухи җанлану белән дә җанландырырга. Бернинди сәбәпләргә карамыйча Аллаһы Тәгаләнең мәчетенә килергә һәм Аллаһка (Ул пакь һәм югары) хөшуглык (басынкылык) белән намаз укырга кирәк. Чөнки бүген күп кешеләр намазга басалар, һәм бу сафларда, алар кем алдында торганнарын аңлаучы һәм Аллаһны үз намазларында хөшуглык белән зекер итүче ничә кеше табылыр?! Киресенчә, «Аллаһу Әкбәр» дип әйткәннән соң, сериал башлана, фильм карау башлана, бизнес, кибет, утын, такталар, запас частьләр, үз гаиләсе, хатыны турында уйлый башлыйлар.

Әбү әд-Дәрдә хәбәр иткәнчә, бервакыт Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сахәбәләре белән мәчеттә утырган һәм, күккә карап, болай дигән:

هَذَا أَوَانُ يُخْتَلَسُ الْعِـلْـمُ مِنْ النَّاسِ حَتَّى لَا يَقْدِرُوا مِنْهُ عَلَى شَيْءٍ

«Кешеләр гыйлемне югалтачак (гыйлем тартып алыначак) һәм бу гыйлемнән бернәрсә дә ала алмаячак вакытлар якынлаша».

Анда булган бер Зияд ибн Ләбид әл-Әнсари исемле кеше әйтә:

يَا رَسُولَ اللَّهِ وَكَيْفَ يُخْتَلَسُ مِنَّا وَقَدْ قَرَأْنَا الْقُرْآنَ فَوَاللَّهِ لَنَقْرَأَنَّهُ وَلَنُقْرِئَنَّهُ نِسَاءَنَا وَأَبْنَاءَنَا

«Ничек итеп без гыйлемне югалтачакбыз, әллә Аллаһның Китабын укымыйбызмы, хатыннарыбызны һәм балаларыбызны Аллаһның Китабын укырга өйрәтмибезме?»

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:

ثَكِلَتْكَ أُمُّكَ يَا زِيَادُ إِنْ كُنْتُ لَأَعُدُّكَ مِنْ فُقَهَاءِ أَهْلِ الْمَدِينَةِ هَذِهِ التَّوْرَاةُ وَالْإِنْجِيلُ عِنْدَ الْيَهُودِ وَالنَّصَارَى فَمَاذَا يُغْنِي عَنْهُمْ

«Әй Зияд, әниең синнән мәхрүм калсын (гарәп телендәге гаҗәпләнүне белдерүче әйләнеш, үлем теләү түгел)! Мин сине Мәдинәдәге кешеләрнең иң гыйлемлесе дип уйлый идем. Әллә яһүдләр һәм насараларның Тәүрат белән Инҗилләре юкмы, һәм бу аларга ничек файда китерде (нәрсәдән коткарды)?»

әт-Тирмизи (2653)

Ягъни алар бары тик уку белән шөгыльләнгәннәр: гыйлемсез, аңламыйча, асылына төшенмичә.

Дҗүбәйр, Әбү әд-Дәрдәдән бу хәдисне ишеткәч, китеп бара һәм Гүбәдә Ибн Сәмит исемле сәхәбәне очрата, һәм дә әйтә:

أَلاَ تَسْمَعُ إِلَى مَا يَقُولُ أَخُوكَ أَبُو الدَّرْدَاءِ؟

“Син кардәшең Әбү әд-Дәрдә нәрсә әйткәнен ишеттеңме?”

Соңра Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) ишеткән бу хәдисне сөйли. Шуннан соң аңа Гүбәдә Ибн Сәмит болай ди:

صَدَقَ أَبُو الدَّرْدَاءِ إِنْ شِئْتَ لأُحَدِّثَنَّكَ بِأَوَّلِ عِلْمٍ يُرْفَعُ مِنَ النَّاسِ الْخُشُوعُ يُوشِكُ أَنْ تَدْخُلَ مَسْجِدَ جَمَاعَةٍ فَلاَ تَرَى فِيهِ رَجُلاً خَاشِعًا

“Абү Дәрдә дөресен сөйләгән, әгәр теләсәң, мин сиңа кешеләрнең беренче нинди гыйлемнәре югалтачаклары турында сөйләрмен – бу (намазларда) басынкылык (әл-хүшүг). Мәчеткә керсәң, анда кешеләрнең җәмәгать намазы укыганнарын күрерсең, һәм анда хүшүглык белән намаз укыган кешене күрмәссең”.

Мәчетләрнең максаты – иманны, динне, кешеләрнең йөрәкләрен җанландыру, гыйлем тарату, Аллаһка (Ул пакь һәм югары) буйсыну, без моны истә тотарга тиешбез.

Шулай итеп, иң беренче чиратта мәчетне физик җанландыру искә алынган, чөнки шушы хәерле гамәлне үтәүче әҗерне бу дөньяда ук алып кына калмый, ә вафат булгач та, кабердә ятканда, аңа ул хәерле гамәл кылган кебек әҗер-савап язылып бара.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу хакта болай дигән:

إِنَّ مِمَّا يَلْحَقُ الْمُؤْمِنَ مِنْ عَمَلِهِ وَحَسَنَاتِهِ بَعْدَ مَوْتِهِ عِلْمًا عَلَّمَهُ وَنَشَرَهُ، وَوَلَدًا صَالِحًا تَرَكَهُ، وَمُصْحَفًا وَرَّثَهُ، أَوْ مَسْجِدًا بَنَاهُ، أَوْ بَيْتًا لِابْنِ السَّبِيلِ بَنَاهُ، أَوْ نَهْرًا أَجْرَاهُ، أَوْ صَدَقَةً أَخْرَجَهَا مِنْ مَالِهِ فِي صِحَّتِهِ وَحَيَاتِهِ، يَلْحَقُهُ مِنْ بَعْدِ مَوْتِهِ

«Мөэмин үлгәннән соң, аның изге гамәлләренән берсе дә язылмас, мәгәр тараткан гыйлемнәре, вә бу җирдә калдырган изге баласы, вә үзеннән соң мирас итеп калдырган мусхәф (Коръән) вә ул төзегән (күтәргән) мәчет; яки юлчылар сыену урыны тапкан йорт, яки ул казыган канау, яки үзенең малыннан бирелгән сәдака гына язылыр. Һәм аның үлеменнән соң болар барысы да аңа хәерле гамәлләр буларак язылачак».

Ибн Мәдҗәһ (200)

Мәчетне җыештыру, мәчетләрдән начар исләрне бетерү, хуш исләр белән исләндерү кебек хәерле гамәлләр мәчетне җанландыруның мөһим өлешенә керүен ассызыкларга телим (تطييب المساجد).

Мөэминнәрнең анасы Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мәчетләрне пакьләргә һәм хушбуйлар белән исләндерергә боерык биргәнен хәбәр итә. Шуның белән Аллаһ йортына хөрмәт күрсәтәсең, мәчеттә намаз укучы кешеләргә яхшылык эшлисең һәм бу мәчетләрдә булган фәрештәләргә карата яхшы мөнәсәбәттә буласың. Мәчетләрне чистартырга һәм хушбуйлар белән исләндерергә кирәклеген онытмаска кирәк (تنظيف وتطييب المساجد), ә кеше мәчеткә кергәч, мәхәллә кешеләреннән килгән начар исләр, яисә мәчеттәге булган пычраклар исен сизсә – болар мөселманнарның сыйфатларыннан түгел.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), кешеләрнең иң яхшысы, ниндидер төкерекне (какырыкны) күргәч, аны үзенең затлы кулы белән сөртүне үзе өчен хурлык дип санамаган. Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шәкертләре, иман кешеләре, мәчеткә җыештыруны хурлыкка санамыйлар, “ни өчен мин моны эшләргә тиеш?» яки “моны башка эшләре булмаган кешеләр эшләсен” дип әйтмиләр, чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үзе шулай эшләгән.

Бервакыт Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) Мәдинәдәге Куба мәчетенә барып, ике рәкәгать намазын укый, аннары тирә-ягына карый да, кешеләргә: «Миңа хөрмә ботаклары (яки хөрмә яфраклары) бирегез әле» дип әйтә. Ул алардан себерке ясый һәм Куба мәчетен себерә башлый. Ул – хәлиф һәм мөэминнәрнең хәкиме, мәчетне себереп чыгара. Шулай ук имам Бохари һәм башка сәләфләр дә моны эшләгән. Бохаридан аның моны эшләве, Шәгбидән дә, башкалардан да, мәчетне җыештырулары һәм мәчеттә чүп күргәч, моңа игътибар итмичә, үтеп китү урынына, үзләре өчен зур яхшылык дип санап, һичшиксез аны алмыйча калмаулары билгеле.

Сез барыгыз да ышанычлы хәдисләрдә язылган тарихны беләсез, җәмгыятьтә ниндидер дәрәҗәсе һәм танылуы булмаган бер кара тәнле хатын мәчеттә җыештырган, мәчетне себергән. Ул үлгәч, кешеләр Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу хакта әйтеп тормаганнар . Югалуын күргәч, Пәгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аның кайда икәнен сорый. Аңа бу хатынның үлгәнен әйтәләр. Шуннан соң ул:

أَفلا كُنْتُمْ آذَنْتُمُونِي

«Нигә сез миңа бу хакта хәбәр итмәдегез?», — дип сорый. Аңа: «Без синең өчен авырлык теләмәдек (без сине җәлеп итәргә һәм сиңа комачауларга теләмәдек), төнлә аны күмдек», — дип җавап бирәләр. Шуннан соң Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аның кабере кайда икәнен күрсәтүен сораган, бу кабергә барган һәм анда җеназа намазы укыган (саләтүл-дҗәнәзә). Бу нәрсәне күрсәтә? Мәчетнең чисталыгын кайгыртучы һәм шул исәптән төзекләндерелүендә катнашучы кешенең нинди урын алып торуы турында бәян итә.

Без сезнең белән мәчетне җанландыруның ике төре турында сөйләштек. Беренчесе – физик җанландыру, әмма, без әйткәнчә, иң мөһиме — мәчетне рухи җанландыру. Мәчетне рухи җанландыру – ул мәчеттә җәмәгать намазы уку. Өйлә (зуһр), икенде (гаср), яки ахшам (мәгриб) намазы вакытында керегез, мин инде ястү (гыйшә) һәм иртәнге намаз (фәдҗр) турында әйтмим дә. Бу мәчеттә сез күпме кеше табарсыз? Җомгада күпме? Ни өчен кешеләр моңа шулай ваемсыз? Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) намазга килмәгән кешеләрнең йортларын яндырырга теләвен әйткән. Ибн Мәсгүд әйтүенчә, бу икейөзлелек билгесе булып санала, чөнки кеше җәмәгать намазына йөрергә теләми, үзен зур әҗердән мәхрүм итә һәм Аллаһы Тәгаләдән гөнаһ ала.

Бу – мәчетне рухи җанландыру. Мәчеткә барганда һәм кире кайтканда күпме әҗер аласың? Һәр адымыңда синең бер гөнаһың юыла һәм Аллаһ каршында дәрәҗәң күтәрелә. Мәчеттә утырганда, Аллаһны зекер итү түгәрәгендә Коръән һәм Сөннәтне өйрәнгәндә, күпме әҗер-савап алуыңны уйлап кара. Уйла, ошбу вакытта Аллаһның (Ул пакь һәм югары) юмартлыгы вә рәхмәте иңә, фәрештәләр чолгап ала, Аллаһтан тынычлык (сәкинә) төшә, бит Аллаһ фәрештәләр арасында сине искә ала.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:

مَا مِنْ ثَلاثَةٍ فِي قَرْيَةٍ، وَلا بَدْوٍ، لا تُقَامُ فِيهِمُ الصَّلاةُ، إِلا قَدِ اسْتَحْوَذَ عَلَيْهِمُ الشَّيْطَانُ

Әгәр дә ниндидер җирлектә (юлчылар торагында яки авылда) өч кеше булса һәм аларның җәмәгать намазы булмаса (җәмәгать намазы үтәлмәсә), аларга һичшиксез шәйтан ия булыр.

Әбү Дәуд (547), ән-Нәсәи (847) һәм Әхмәт (21710)

Мин үземне һәм барлык кардәшләремне җәмәгать намазларына битараф булмаска һәм мөмкин кадәр, хәлдән килгәнчә биш намазда да мәчетләрне тутырырга чакырам.

Беренче өлеше бу сылтама буенча