Аллаһның иң яраткан сүзе. 1 өлеш

Share
Аллаһның иң яраткан сүзе 1 өлеш

Әй иман китерүчеләр, Аллаһның коллары, бу гыйбадәт зур дәрәҗәгә һәм мөһим мәгънәгә ия. Бу – Аллаһы Тәгалә ярата торган гыйбадәт. Әлеге гыйбадәтне кылуы җиңел, әмма аның савабы зур. Сүз «тәсбих» турында бара. «سبحان الله Тәсбихү Ллаһ» — Аллаһны данлау, ягъни «СүбехәнәЛлаһ» сүзләрен әйтү. Тәсбих, әй Аллаһның коллары, ул бөек гыйбадәт, Аллаһ разый булган гыйбадәт. Шушы гыйбадәтнең өстенлекләре турында Коръәннең күп аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) хәдисләрендә әйтелә.

«СүбехәнәЛлаһ» сүзе Аллаһның (Ул пакь һәм югары) иң яраткан дүрт сүзенә керә. Пәйгамбәребезебез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) болай дигән:

:أَحَبُّ الكَلامِ إلى اللهِ أرْبَعٌ

«Аллаһның иң яраткан сүзе — дүртәү:

سُبْحانَ اللهِ، والْحَمْدُ لِلَّهِ، ولا إلَهَ إلَّا اللَّهُ، واللَّهُ أكْبَرُ

СүбехәнәЛлаһ, әлхәмдүлиЛләһ, ләә иләһә илләЛлаһ һәм Аллаһу Әкбәр». Мөслим тапшырды.

Коръәндә тәсбих сиксәннән артык тапкыр төрле сәбәпләр аркасында төрле контекстта искә алына, бу исә Аллаһка (Ул пакь һәм югары) шушы гыйбадәтнең бөек, югары дәрәҗәсен күрсәтә.

Тәсбихны, әй Аллаһның коллары, телгә әйтүе җиңел. «СүбехәнәЛлаһ», — дип әйтә кеше. Әйтүе җиңел. Ләкин бу әйткәнең, бу синең «СүбехәнәЛлаһ», Кыямәт көнендә үлчәүдә бик авыр булачак. Ике сәхихта да китерелгәнчә, Әбү Һүрәйрадан (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырыла, Пәйгамбәребезебез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) бу турыда болай дигән:

كَلِمَتَانِ خَفِيفَتَانِ علَى اللِّسَانِ، ثَقِيلَتَانِ في المِيزَانِ، حَبِيبَتَانِ إلى الرَّحْمَنِ: سُبْحَانَ اللهِ وَبِحَمْدِهِ، سُبْحَانَ اللهِ العَظِيمِ

«Тел өчен бик җиңел ике сүз үлчәүдә (Кыямәт көнендә) авыр булачак һәм Рәхимле Аллаһ та аларны ярата».

«СүбехәнәЛлаһи үә бихәмдиһи» — Аллаһ бар кимчелектән дә пакь һәм Аңа мактау.

«СүбехәнәЛлаһиль Газыйм» — Бөек Аллаһ бар кимчелектән дә пакь. Бохари һәм Мөслим тапшыра.

Әй Аллаһның коллары, тәхкыйк сезгә билгеле булсын ки, тәсбих – ул барлык мәхлуклар тарафыннан да кылына торган гыйбадәт. Тереме ул, тере булмаганмы, акылы бармы аның, әллә юкмы, барлык мәхлуклар да тәсбих әйтәләр һәм юктан бар кылучы Аллаһны мактыйлар. Җиде күк Аллаһны мактый, җир Аллаһны мактый, таулар Аллаһны мактый, кошлар тәсбих белән Аллаһны мактый, хайваннар да Аллаһны тәсбих белән мактый. Барысы да «СүбехәнәЛлаһ» дип тәсбих әйтәләр.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә Әйтә:

أَلَمْ تَرَ أَنَّ اللَّهَ يُسَبِّحُ لَهُ مَن فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَالطَّيْرُ صَافَّاتٍ ۖ كُلٌّ قَدْ عَلِمَ صَلَاتَهُ وَتَسْبِيحَهُ

«Әллә күрмисеңме Аллаһны җирдә вә күкләрдә булган һәр мәхлук мактап тәсбих әйтә, вә канатларын җәйгән хәлдә кошлар да. Барчасы да үз намазын, үз тәсбихын белер булдылар».

24 нче сүрә, 41 нче аять.

Шулай ук Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә әйтә:

تُسَبِّحُ لَهُ السَّمَاوَاتُ السَّبْعُ وَالْأَرْضُ وَمَن فِيهِنَّ ۚ وَإِن مِّن شَيْءٍ إِلَّا يُسَبِّحُ بِحَمْدِهِ وَلَٰكِن لَّا تَفْقَهُونَ تَسْبِيحَهُمْ

«Аны җиде кат күк вә җир һәм аларда булган бар нәрсә тәсбих әйтеп мактыйлар. Һәм дә аны мактап тәсбих әйтмәгән бернәрсә дә юк, ләкин әлегә сез аларның тәсбихларын аңламыйсыз.

17 нче сүрә, 44 нче аять.

Әл Бохари «сәхих» ында Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) сәхабәләре аның кулындагы ризыгын ашаган вакытта ризыкның тәсбих әйткәнен ишеткәннәр дип хәбәр ителә. Шулай ук имам Әт-Табараниның «Әл Мүәдҗәм» ендә Әбү Заррдан (Аллаһ аннан разый булсын) хәдис тапшырыла. Әбү Зарр әйтә:

«Бервакыт мин Пәйгамбәребезебез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) белән бергә түгәрәктә утыра идем. Пәйгамбәребезебезнең (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) кулында ташлар бар иде, һәм бу ташлар Аллаһны мактый иделәр (ягъни «СүбехәнәЛлаһ» дип әйттеләр). Безнең арабызда Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали дә бар иде, һәм түгәрәктә булган һәркем бу ташларның тәсбих әйтүләрен ишетте. Шуннан соң Пәйгамбәребезебез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) бу ташларны Әбү Бәкергә (Аллаһ аннан разый булсын) бирде һәм ташлар Әбү Бәкер белән бергә тәсбих әйтә башладылар. Җыелышта булучы һәр кеше бу тәсбихны ишетте. Аннан Әбү Бәкер Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) бу ташларны кире кайтарды, ташлар аның кулында тәсбихны әйтүләрен дәвам иттеләр. Шуннан Пәйгамбәребезебез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) бу ташларны Гомәргә (Аллаһ аннан разый булсын) бирде, аның кулында да ташлар тәсбих дип әйтә башлады. Аннан соң Пәйгамбәребезебез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) бу ташларны Госманга бирде (Аллаһ аннан разый булсын), ташлар тәсбих әйтә башладылар һәм җыелышта булган һәркем бу тәсбихны ишетте. Соңыннан ул бу ташларны безгә тапшырды, ләкин безнең кулларда инде ташлар беркем белән дә тәсбих әйтмәде.

Ошбу зекер ителгән нәрсәләр безгә һәр мәхлукатның Аллаһны (Ул пакь һәм югары) мактап тәсбих әйтүләрен күрсәтә.

Әй Аллаһның коллары عِبَادَ الله, Җәннәт әһелләренең тәсбих әйтүләре сезгә билгелеме? Бу — җәннәт әһелләренең гыйбадәтләре. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безнең барчабызны да Җәннәт әһелләреннән кылса иде. Бу бәхет йортында яшәүчеләрнең, безгә сулыш салынган кебек, күңелләренә тәсбих салынган. Без сезнең белән сулыйбыз һәм моны ирексездән эшлибез, моны эшләве безгә җиңел, ӘлхәмдүлиЛләһ. Әнә шулай Җәннәт әһелләренә безгә сулыш салынган кебек, аларга да шулай тәсбих әйтү салыныр. Алар өчен бу эш авыр булмас. Без сулаган кебек, алар да Аллаһны (Ул пакь һәм югары) мактап тәсбихләр әйтерләр. Бу аларга авыр булмаганнан тыш, әле зур ләззәт тә бирәчәк. Алар тәсбих әйтеп җәннәт ризыкларына, Җәннәт эчемлекләренә караганда да күбрәк ләззәт алачаклар. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә бу хакта болай ди:

دَعْوَاهُمْ فِيهَا سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ

«Аларның (Җәннәт әһелләренең) намазлары (әйтәчәк сүзләре): «Син Изге (һәр кимчелектән пакьсең), Әй Аллаһ!».

Әй Аллаһның коллары, безнең күбебез: «СүбехәнәЛлаһ», — дип әйтә. Күп кеше «СүбехәнәЛлаһ» сүзенең мәгънәсен белми. Ә белгән кешеләр, еш кына тәсбих ясаганда, «СүбехәнәЛлаһ»ның нәрсә аңлатканы турында фикерләми. Димәк, бу гыйбадәт аларның йөрәкләреннән чыкмый. Кешенең утырып торуын күрәсең һәм бары тик «Су-су-су-су» дип ысылдаганын гына ишетәсең. Ул нәрсә әйтә? Ул үзе сөйләгәннәре турында уйлап та карамый. Сүзләре йөрәктән чыкмый. Шул ук вакытта «СүбехәнәЛлаһ» сүзләре бөек мәгънәгә ия. Ошбу сүзләр кешене юктан бар кылучысы – аның Раббысы турындагы белемнәре ярдәмендә төзелгән иң мөһим нигезне үз эченә ала. «СүбехәнәЛлаһ» сүзе «Раббың кем?» соравына җавап булып торган принципны йөртә. «СүбехәнәЛлаһ» дип әйтәсең икән, син:

«Мин йөрәгемдә ышанам һәм тел белән игълан итәм: Аллаһ — кимчелекләрдән пакь, барлык кимчелекләрдән азат, Аллаһ — камиль, Аллаһ мәхлукатларга охшаш булудан ерак, Аңа тиңдәшләр алудан, ширек кылудан, Аңардан башка берәүгә табынудан ерак». Менә ниниди мәгънәне белдерә «СүбехәнәЛлаһ» сүзләре. Бөек сүзләр!

Шуңа да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә болай ди:

سُبْحَٰنَ رَبِّكَ رَبِّ ٱلْعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ

«Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән ерак»

37 нче сүрә, 180 нче аять.

Аллаһның күркәм исемнәреннән (Ул пакь һәм югары) «السٌّبُوح Әс-Сүббүх» исеме. Бу – Аллаһның (Ул пакь һәм югары) исеме, ул «пакьтән-пакь», «барлык кимчелекләрдән, җитешсезлекләрдән ерак һәм азат» дигәнне аңлата.

Пәйгамбәребезебез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) рүкуг ясаганда яки сәҗдә кылганда:

سبُّوحٌ قُدُّوسٌ رَبُّ المَلاَئِكَةِ وَالرُّوحِ

«Пакьтән-пакь, Изге, фәрештәләрнең һәм Рухның Раббысы».

Безгә рүкугта булганда вакытта да әйтергә өйрәтте, тәсбих әйтергә боерды. Без әйтәбез: «سبُحانَ ربِّي العظيمِ Сүбехәнә Рабби әл Газыйм» (Пакьтән-пакь, Изге, барлык кимчелекләрдән ерак, Раббым Бөек)». Ә сәҗдәдә чагында, башыбызны аякларыбыз дәрәҗәсенә төшереп, без тагын тәсбих әйтәбез, һәм болай дибез: «سبُحانَ ربِّي الأعلى Сүбехәнә Рабби Әл Әглә (Раббыбыз һәр кимчелектән пакь, Югары)».

Рүугта да, сәҗдәдә дә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) өйрәткәнчә түбәндәге сүзләрне әйтәбез: «سُبْحانَكَ اللَّهُمَّ ربَّنَا وَبحمْدِكَ، اللَّهمَّ اغْفِرْ لِي Сүбехәнәк Аллаһүммә уә бихәмдик. Аллаhүммә гфирли (Син Изге, һәр кимчелектән пакь, Әй Раббыбыз. Әй Аллаһ, мине ярлыкагыл)». Менә тәсбих нәрсәне аңлата.

Әй Аллаһның коллары, әгәр кеше еш тәсбих кылса, бу гамәл — аның бәлаләрдән котылуына, авыр хәлдән чыгуына, кайгыдан арынуына сәбәп була. Юныс (аңа сәлам булсын), ул кит карынына эләкте. Кайдан ярдәм көтәргә? Син кит карынында. Бетте, бу ачык үлем! Бу хәл гаять куркыныч, өмет калмаган кебек тоела. Юныс нәрсә эшли? Ул тәсбих кыла, мондый сүзләр әйтте:

لا إله إلّا أنتَ سُبحانك إنّي كُنتُ من الظالمين

«Синнән башка хак Иләһ юк. Һәр кимчелектән пакьсең! Дөреслектә мин золым кылучылардан булдым».

Һәм дә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә, нәкъ менә бу тәсбих аның котылуына сәбәп булган. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә әйтә:

فَلَوْلَا أَنَّهُ كَانَ مِنَ الْمُسَبِّحِينَ لَلَبِثَ فِي بَطْنِهِ إِلَى يَوْمِ يُبْعَثُونَ

«Әгәр ул тәсбих кылучылардан булмаса, һичшиксез Кыямәт көненә кадәр кит карынында (балык карынында) калган булыр иде».

37 нче сүрә, 144 нче аять.

Пәйгамбәребезебез (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) әйтте:

دَعْوَةُ ذِي النُّونِ إِذْ دَعَا وَهُوَ فِي بَطْنِ الحُوتِ:

Балык карырындагының, ягъни Юнысның (аңа сәлам булсын) балык карынында булган хәлендә Аллаһка мөрәҗәгать иткән догасы:

لَا إِلَهَ إِلَّا أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّي كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ

«Синнән башка хак Иләһ юк. Һәр кимчелектән пакьсең! Дөреслектә мин золым кылучылардан булдым».

فَإِنَّهُ لَمْ يَدْعُ بِهَا رَجُلٌ مُسْلِمٌ فِي شَيْءٍ قَطُّ إِلَّا اسْتَجَابَ اللَّهُ لَهُ

Нинди генә мөселман кешесе шушы дога аша Аллаһка мөрәҗәгать итмәсен, Аллаһ һичшиксез аңа җавап бирәчәк». Әт-Тирмизи тапшыра, Әлбәни: «Дөрес хәдис /сәхих/» диде.

Тәсбих – безнең сезнең белән бергә кылган догабызга Аллаһның (Ул пакь һәм югары) җавап бирүенә сәбәп.

Әй Аллаһның коллары, Аллаһка тәсбих әйтүче кеше, аны фәрештәләр янында Аллаһның (Ул пакь һәм югары) мактавына ирешә, ягъни фәрештәләр аны мактыйлар, аның өчен дога кылалар.

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Әйтәдер:

(يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اذْكُرُوا اللَّهَ ذِكْرًا كَثِيرًا (41

«Әй иман китерүчеләр, Аллаһны күп зекер итегез.

(وَسَبِّحُوهُ بُكْرَةً وَأَصِيلًا (42

Аны иртән һәм кич тасбих белән данлагыз,

هُوَ الَّذِي يُصَلِّي عَلَيْكُمْ وَمَلَائِكَتُهُ…

Һәм Ул сезне мактар, һәм дә Аның фәрештәләре … ».

33 нче сүрә

Бервакыт Пәйгамбәребездән (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) сораганнар:

أَيُّ الكَلَامِ أَفْضَلُ؟ «Сүзләрнең иң яхшысы нинди?».

Ул әйткән:

ما اصْطَفَى اللَّهُ لِمَلَائِكَتِهِ، أَوْ لِعِبَادِهِ: سُبْحَانَ اللهِ وَبِحَمْدِهِ.

«Аллаһ үзенең фәрештәләре һәм коллары өчен сайлаган сүзләр, СүбехәнәЛлаһи үә бихәмдиһи (Аллаһ кимчелекләрдән пакь һәм Аңа мактау)».

Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) әйтә:

«Кем дә булса, «СүбехәнәЛлаһи үә бихәмдиһи» дип көненә йөз тапкыр әйтсә (бер-бер артлы булмаса да ярый), гөнаһлары, хәтта диңгездәге күбекләр кадәр булса да, аннан алыначак».

Пәйгамбәребезебез (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) әйтте:

«Кем иртән һәм кич йөз тапкыр «СүбехәнәЛлаһи үә бихәмдиһи» дип әйтсә, бу сүзләрне ул әйткән кадәр яки аннан да күбрәк әйткән кеше булмаса, Кыямәт көнендә беркем дә аңардан да яхшырак гамәл белән килмәячәк».

Әгәр син бер мәртәбә:

سبحانَ اللَّهِ العظيمِ وبحمدِه

«СүбехәнәЛлаһи әл-Газыйм, уә бихәмдиһи», — дип әйтсәң, Пәйгамбәребез (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен): «Синең өчен Җәннәттә хөрмә агачы утыртылачак», — ди.

Күз алдыгызга китерегез, син бер җөмлә генә әйтәсең: «СүбехәнәЛлаһи әл-Газыйм, уә бихәмдиһи», ә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) синең өчен мәңгелек һәм мәрхәмәтлек йортында хөрмә агачы утырта.

Һәм дә Сәгд бнү әби Уәккас хәдис тапшыра. Ул әйтә:

Бервакыт без Аллаһның Рәсүле (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) янында утыра идек һәм ул бездән сорады:

!أَيَعْجِزُ أحَدُكم أن يَكْسِبَ في كل يوم ألف حسنة؟

«Берәрегез бер көн эчендә мең хәерле гамәл кыла аламы?»

Шундагыларның берсе әйтте: «Ничек итеп безнең беребез бер көн эчендә мең әҗер эшли (ягъни хәерле гамәл кыла) алсын?»

Пәйгамбәребезебез (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) әйтте:

يُسَبِّحُ مِائَةَ تَسْبِيحَةٍ، فيُكْتَبُ له أَلْفُ حَسَنَةٍ، أَوْ يُحَطُّ عنْه أَلْفُ خَطِيئَةٍ.

«Йөз тапкыр «СүбехәнәЛлаһ» дип әйтсен, моның өчен аңа мең хәерле гамәл (хәсәнәт) язылыр, яисә аңардан мең гөнаһ алыныр». Мөслим тапшырды.

Еш кына, кардәшләр, без сезнең белән бергә җыелабыз, һәм җыелышыбызда алып барылган сөйләшү Аллаһны (Ул саф һәм югары) канәгатьләндергән сөйләшү булмый: көлү, көчле тавыш, кычкырулар. Рәхмәте киң Аллаһ, өстебездә гөнаһ булмасын өчен, безгә мондый җыелышны кичерү юлын бирде. Пәйгамбәребезебез (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) әйтте:

«Әгәр кешеләр ниндидер җыелышта утырсалар, бу җыелышта күп тавыш һәм кычкырулар булыр. Һәм дә кеше, бу җыелыштан соң торгач, шундый сүзләр әйтер,

سُبْحَانَكَ اللَّهُمَّ وَبِحَمْدِكَ، أَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلا أَنْتَ، أَسْتَغْفِرُكَ وَأَتُوبُ إِلَيْكَ

«СүбехәнәЛлаһи үә бихәмдик. Әшһәдү әллә иләһә иллә Әнт. Әстәгфирүкә үә әтүүбү иләйк (Аллаһ барча кимчелектән пакь һәм мактау Сиңа, йә Аллаһ. Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Мин Синнән гафу үтенәм һәм Синең алдыңда тәүбә итәм),

إلَّا غُفِرَ لَهُ ما كانَ في مجلِسِهِ ذلِكَ

бу җыелышта булган вакыйгалар аңа кичереләчәк». Әхмәт, әт-Тирмизи, әбү Дауд һ.б. тапшыра. Әлбәни: «Ышанычлы хәдис /сәхих/» дип әйтә.

Әй Аллаһның коллары, тәсбихның күп өстенлекләре һәм файдалары бар. Аларның барысын да санап бетерерлек түгел. Шуңа күрә, әйдәгез, тәсбихны еш әйтик.

Әйдәгез, Аллаһ безне الـمُسَبِّحِين мүсәббихиннардан, ягъни тәсбих ярдәмендә Аны данлаучылардан кылсын дип сорыйк.

أقول هذا القول وأستغفر الله لي ولكم