
الحمد لله وحده، والصلاة والسلام على من لا نبي بعده
Мәчетләр – Аллаһның (Ул пакь һәм югары) җирдәге йортлары, ә без – Аллаһның кунаклары. Кеше кунакка килгәч, үзен ничек тотарга тиеш? Кеше, әлбәттә, әдәплелек, тынычлык, башка кешенең йортына хөрмәт күрсәтә. Әгәр Аллаһы Тәгалә йортында булсаң, һичшиксез, гадел булырга һәм изге гамәлләр кылырга тиешсең. Ләкин, кызганычка каршы, күпләр моны эшләми.
Кешенең мәчеткә баруыннан башлыйк. Әгәр дә син кемгәдер кунакка барсаң, ә бу, бигрәк тә, хөрмәтле кеше, югары дәрәҗәле кеше булса, син матур киенәсең, хушбуйлар сөртәсең, тәмле исләр белән исләнәсең, ул җиргә чиста һәм матур халәттә барасың. Ә бит Аллаһы Тәгалә моңа лаеклырак, бигрәк тә җомга намазы, бәйрәм намазы икән һәм гомумән җәмәгать намазы булганда. Мәчеткә килү турында Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә әйтте:
خُذُوا زِينَتَكُمْ عِندَ كُلِّ مَسْجِدٍ
«[Мәчеткә килгәч,] һәр намазда бизәнегез».
Коръән, «Пәрдә» сүрәсе, 7:31
Галимнәр (гүләмәләр) әйтәләр, бу кайберәүләр уйлаганча, гәүрәтне каплау гына түгел, ә яхшы, матур кием кию дә. Күп кешеләр мәчеткә ни эләкте шуны киеп: еш кына пычрак яки ертылган, пычрак эш эшләгән киемдә; еш кына, тир исе аңкып торган яки исламга каршы килгән начар эчтәлекле ниндидер язулар булган киемдә киләләр; яисә шәригать кагыйдәләренә каршы килгән киемдә (кешенең оятлы урыннарын аерып торучы ниндидер тар чалбар, яки шул дәрәҗәдә кыска футболкалар ки, кеше намаз укыганда хәтта аркасы ялангач кала һәм шуның белән кеше үз намазын бөтенләй югалту куркынычы астына куя) – болар барысы да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) йортларына карата хөрмәтсезлек. Киемнәрен алыштыру мөмкинлекләре бар, ләкин алар моңа салкын карыйлар.
Тагын нәрсә күзәтелә? Кешеләр мәчеттә булган нәрсәләргә ваемсыз, саксыз карыйлар: келәмнәр яки су краннарына, тәрәзәләр яки ишекләргә. Әгәр аларның өйләрендәге мал-мөлкәт белән берәрсе шулай эшләсә, әлбәттә, ачуланыр иделәр. Алар еш кына үз балаларына мәчетне боза торган эшләр эшләргә рөхсәт итәләр: китапларны ерталар яки ишекләрдә шуалар, яки су краннарын ваталар һ. б. Өйдә алар үз балаларына боларны эшләргә рөхсәт итмәсләр иде, ә ни өчен Аллаһ йортларында бу рөхсәт ителергә тиеш?
Шул ук тыюлар исләргә дә кагыла: мәчеткә сарымсак яки суган, тәмәке яки пычрак оеклар исе белән барма – син бит Аллаһ (Ул пакь һәм югары) йортына барасың.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте: «Мәчет — ул намаз уку, Аллаһны (Ул пакь һәм югары) искә алу һәм зикер кылу урыны». Аллаһ (Ул пакь һәм югары) йортына, мәчеткә барганда, һичшиксез, моны истә тотырга кирәк. Бу – мәчетнең төп максаты, ә калганнары өчен дәлил кирәк.
Мәчетләрдә кешеләр нәрсә эшли? Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сакласын, кычкыралар, тавыш күтәрәләр, моның белән алар намаз укучы һәм Коръән укучы кешеләргә комачаулыйлар.
Бервакыт Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мәчеткә керә дә кешеләрнең (нәфел) намазда булуларын һәм намазда Коръәнне кычкырып укуларын күрә. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аларга: «бер кеше икенче кешегә үзенең укуы белән комачауларга тиеш түгел», — дип әйткән, ягъни син, башка кешегә намаз укырга комачауламас өчен, намазыңда Коръәнне кычкырып укырга тиеш түгелсең. Ә дөнья хәлләре турында сөйләшүләр, яки, аннан да начары, тыелган сөйләшүләр, гайбәт, нәмимә, сүз йөртү һ. б. турында нәрсә әйтергә була?!
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип кисәткән:
سَيَكونُ في آخرِ الزمَانِ قَومٌ يَجلِسونَ في المَساجِدِ حِلَقًا حِلَقًا، إِمامُهم الدُّنيَا فَلَا تُجالِسُوهُم، فَإنهُ لَيسَ للهِ فِيهِم حَاجَة
«Ахырзаман алдыннан мәчеттә түгәрәкләрдә утыручы кешеләр булыр, ә аларның имамы — дөньяви тормыш (дөнья). Алар белән утырмагыз, чөнки Аллаһы Тәгаләнең андый кешеләргә ихтыяҗы юк».
«әс-Сәхихә» (1163) не кар.
Димәк, мондый кешеләр дөньяви нәрсә турында күп һәм кычкырып сөйләшәләр, тавышларын күтәрәләр һ. б.
Бу мәчеттә, ихтыяҗ булганда, дөньяви нәрсә турында сөйләшергә ярамый дигән сүз түгел, әмма кеше кычкырырга, намаз укучыларга комачауларга тиеш түгел. Һәм бу гадәти хәлгә әйләнмәсен, чөнки мәчет моның өчен түгел.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) иртәнге намаздан соң мәчеттә кояш чыкканчы утыра иде, шулай ук сәхабәләр дә утырдылар, нидер турында сөйләшеп, нәрсәнедер искә ала һәм көлә иделәр, Пәйгамбәребез дә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) елмая иде. Әйе, дөньяви нәрсәләр турында сөйләшергә була, ләкин бу акрын тавыш белән булса, кешеләргә комачауламаса һәм гадәткә әйләнеп китмәсә генә, чөнки мәчет – ул Аллаһны (Ул пакь һәм югары) зикер итү урыны.
Аллаһның (Ул пакь һәм югары) мәчетләрен физик һәм рухи яктан җанландыручы кешеләрне котларга телим. Хөтбәнең ахырында мәчеттә иң куркыныч явызлыкны эшләүдән кисәтәм – бу Аллаһның, Аңа гыйбадәт кылу өчен төзелгән йортларында, төрле дини яңалыкларны тарату.
Мәчетләрдә тәкъва кешеләрнең каберләрен ясыйлар, кемнедер җирлиләр яки каберләр өстендә мәчетләр төзиләр – бу тыела. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үзенең соңгы көннәрендә һәм сәгатьләрендә болай дигән:
لَعَنَ اللهُ الْيَهُودَ وَالنَّصَارَى، اتَّخَذُوا قُبُورَ أَنْبِيَائِهِمْ مَسَاجِدَ
«Пәйгамбәрләренең каберләреннән мәчетләр (ягъни гыйбадәт кылу урыннары) ясаган яһүдләрне һәм насараларны Аллаһ ләгънәт кылсын».
әл-Бохари (4441) һәм Мөслим (529)
Бүген мөселман дөньясының күп кенә урыннарында мәчетләрдә каберләр, яки кыйбла тарафында, анда да каберләр күрергә мөмкин. Бу кешеләрнең бәрәкәт эзли, тәбәррүк ясый башлауларына яки бу каберләр тирәли әйләнүләренә (таваф кылуларына), яисә, тагын да начаррагы, бу үлгәннәргә дога кыла башлауларына китерә. Алардан нәрсәдер сорый башлыйлар һәм шулай итеп, Аллаһ кичерми торган иң куркыныч гөнаһны эшлиләр – бу Аллаһтан башка берәүгә гыйбадәт (ширек) кылу.
Мәчетләрдә тагын бер бозыклык – мәчетләрне төрле язулар, фрескалар, мозаикалар һ. б. белән бизәү. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
مَا أُمِرْتُ بِتَشْيِيدِ الْمَسَاجِدِ
«Миңа мәчетләрне бизәргә боерык бирелмәде».
әл-Бохари (446) һәм Әбү Дәүд (448)
Ибн Гәббәс, бу хәдисне тәфсир кылып, болай дигән: «Сез аларны (мәчетләрне) яһүдләр һәм насаралар кебек бизәячәксез».
Мәчетләрне язулар һәм кешеләрне Аллаһны искә алудан читкә юнәлдерә торган төрле әйберләр белән бизәү – бу ислам түгел, бу мөселманнарның юлы түгел. Кеше, Аллаһы Тәгаләне искә алу урынына, төрле язуларга, фрескаларга һ.б. карый һәм аның йөрәге Аллаһка түгел, ә бу сәнгать әсәрләрен карарга омтыла, әйтерсең лә ул музейда, Аллаһы Тәгаләне зекер итү урынында түгел.
Без Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) безне рәхмәтле колларыннан кылуын сорыйбыз, чөнки безнең җирлегебездә мәчет бар, анда җыелып Аның исемен искә ала һәм динен өйрәнә алабыз, бу – нигъмәт, мөгаен, безнең күбебез моны аңлап та бетермидер. Чөнки берничә дистә ел элек беркем дә, монда, безнең җирлегебездә, без Аллаһ йортларында утырачакбыз һәм Аның исемен искә алачакбыз дип уена да китерә алмаган.
Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) шушы олы нигъмәтеннән безне мәхрүм итмәвен үтенәбез. Әгәр без Аның диненә, Коръәнгә вә Сөннәткә, сәхәбәләрнең юлына ныклап ябышсак, шул юлдан аз гына да тайпылмасак, дөнья зиннәтләренә кызыкмасак кына бу нигъмәт бездә калачак.
Кардәшләремә тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәм: онытылмагыз, дөньяви хәлләр, бәяләр, сәүдә, бизнес һ.б. турында сөйләшеп, тулаем дөньяви тормышка кереп китмәгез. Аллаһыны күп зекер итегез, телегез Аллаһы Тәгаләне искә алудан юеш булсын.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) мөэминнәрне вә мөэминәләрне гафу итсен! Аллаһның (Ул пакь һәм югары) Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), аның гаиләсенә һәм барлык сәхәбәләренә, аның тәкъва хатыннарына хәер-фатихасы булсын! Гадел хәлифәләргә – Әбү Бәкер, Гомәр, Госман һәм Галигә дә Аллаһның хәер-фатихасы булсын һәм алардан канәгать булсын! Әмин!
وصلى اللهم وسلم وبارك على محمد وعلى آله وأصحابه أجمعين
Икенче өлеше бу сылтама буенча
Яңа комментлар