Рамазан ае алдыннан

Share
В преддверии Рамадана

Әй Аллаһның коллары! Сезнең белән безгә Аллаһы Тәгалә тузган иманыбызны яңартырга мөмкинлек биргән вакыт якынлаша! Ошбу өммәт өчен бөек ай җитәргә бик аз вакыт калып бара. Бу – Аллаһы Тәгалә олылыган ай, бу – Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) олылаган ай. Рамазан аенда туры юлны күрсәтүче һәм аңлатучы, ачык билге, хаклык һәм ялганны аеручы буларак Коръән иңдерелгән.

Аллаһы Тәгалә бу бөек айда ураза тотарга әмер бирде һәм бурыч итеп куйды. Ул бу айда «әл-кыям» – төнге намазларда басып торуны билгеләде. Бу ай зур дәрәҗәләргә, бик күп әҗер-савапларга бай. Бу әҗер-саваплардан мәхрүм ителгән кеше уңышсызлыкка дучар була, югалту кичерә. Ә бу әҗер-савапларга лаек булган кеше бәхеткә ирешүчеләрдән булачак.

Әй Аллаһның коллары! Рамазан аен, бу кадерле кунакны, тиешенчә каршы алырга кирәк, чөнки бу ай – сабырлык һәм Коръән ае! Иманлы кеше бу кунакны гөнаһлар кылып яки буш эшләр белән шөгыльләнеп, ниндидер файдасыз күңел ачулар белән; яисә бу айның төннәрен максатсыз уяулыкта үткәреп: фильмнар, сериаллар карап, ниндидер уеннар уйнап; яки аның көннәрен, киресенчә, ялкаулыкта һәм йокыда үткәрү нияте белән көне буе йоклап һәм ялкауланып каршы алырга тиеш түгел.

Әй Аллаһның коллары! Узган Рамазаннан бирле бер елга якын вакыт узды. Бер ел! Бу вакыт эчендә без нәрсәләр ала алдык? Аллаһның рәхмәтенә өмет итә алырлык ахыйрәтебез өчен хәерле гамәлләр кәсеп иттекме? Хаклыкта һәр көн безне үлемгә якынайта. Без аннан ничек кенә качарга һәм котылырга тырышсак та, һәр көн безне бу минутка, бу мизгелгә якынайта. Аллаһы Тәгалә әйткән бит:

كُلُّ نَفْسٍ ذَائِقَةُ الْمَوْتِ

«Һәр җан һичшиксез үлемне татыячак».

Коръән, «әли Гыймран» сүрәсе, 3:185

قُلْ إِنَّ الْمَوْتَ الَّذِي تَفِرُّونَ مِنْهُ فَإِنَّهُ مُلَاقِيكُمْ

«Әйт: «Дөреслектә сез качып котылырга теләгән үлем, сезне һичшиксез каршы алачак».

Коръән, «Җомга» сүрәсе, 62:8

Шулай итеп, узган Рамазан аеннан соң без үлемгә тулы бер елга якынлаштык. Тулы бер елга! Кабердә ятучы кешеләр бу елның, Аллаһ разый булган ниндидер бер гамәл кылу өчен, бер көнен булса да алырга хыялланганнар. Ә без?! Ә без бу елны буш сүзләр белән һәм кирәксез эшләрдә, ваемсызлыкта һәм салкын карауда; үзара низагларда һәм әйткәләшүләрдә, дөньяви байлыклар туплауда үткәрдек. Шул ук вакытта сез үлемнең безнең тирәдәге кешеләрнең башта берсен, аннан икенчесен тартып алуын күрдегез. Әмма без бу сүзләргә игътибар итмәдек, әйтерсең лә бу безнең өчен Аллаһтан кисәтү түгел. Аллаһыдан куркыгыз һәм тиздән безгә барырга туры киләчәк мәңгелек тормышка әзерләнегез.

Әй Аллаһның коллары! Рамазан ае мөселманнар айны күргәч башлана. Айны шәригать нигезендә күрү – ул Рамазан аеның башы, календарьлар буенча исәпләү түгел. Әгәр кешеләр Айны болытлар яки башка сәбәпләр аркасында күрә алмасалар, Шәгъбән аен 30 көнгә кадәр тулыландырырга, ягъни бу шикле көнне Шәгъбәнның 30 нчы көне дип санарга кирәк. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шулай эшләргә кушкан:

صُومُوا لِرُؤْيَتِهِ وَأَفْطِرُوا لِرُؤْيَتِهِ، فَإِنْ غُبِّيَ عَلَيْكُمْ فَأَكْمِلُوا عِدَّةَ شَعْبَانَ ثَلاَثِينَ

«Уразаны Айны күрү нигезендә башлагыз һәм Айны күрү нигезендә тәмамлагыз. Әгәр дә Айны күрмәсәгез, Шәгъбән көннәренең санын утызга җиткерегез».

Хәдисне Әл-Бохари (1909), Мөслим (1081) тапшыра.

Әй Аллаһның коллары! Беркемгә дә уразаны Рамазанга кадәр бер-ике көн алдан башларга рөхсәт ителми. Рөхсәт ителә шул очракта гына: әгәр үзенең гадәти уразасын үтәгән вакытта, уразасы 30 нчы яки 29 нчы Шәгъбәнгә туры килсә, ягъни Рамазанга кадәр бер яки ике көн кала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән:

لاَ يَتَقَدَّمَنَّ أَحَدُكُم رَمَضَانَ بِصَوْمِ يَوْمٍ أَوْ يَوْمَيْنِ، إِلاَّ أنْ يَكُونَ رَجُلٌ كَانَ يَصُومُ صَومَهُ، فَليَصُمْ ذَلِكَ اليَوْمَ

«Әгәр кеше гадәти уразасын тотучы булмаса, Рамазан ае алдыннан бер-ике көн кала ураза тотмасын. Ул үзенең гадәти уразасын тотсын».

Хәдисне Әл-Бохари (1914), Мөслим (1082) тапшыра.

Моннан тыш, әй Аллаһның коллары, Ай болытлар һ.б. ниндидер сәбәпләр аркасында күренмәсә, Шәгъбәнмы яки Рамазан ае килгәнме икәнен кешеләр белмәсә, «шик көне» дип аталган көн була. Шушы көндә беркемгә дә ураза тотарга ярамый: гадәти ураза тотучы булса да (мәсәлән, гадәттә дүшәмбе көннәрендә ул ураза тота һәм бу юлы уразасы «шик көне» нә туры килә), тотучы булмаса да. Беркемгә дә рөхсәт ителми, бу – хәрам. Гәммәр (Аллаһ аннан разый булсын) хәдисендә әйтелгәнчә:

مَنْ صَامَ اليَوْمَ الَّذِي يُشَكُّ فِيهِ، فَقَدْ عَصَى أَبَا القَاسِمِ ﷺ

«Кем шик көнендә ураза тотса, ул Әбүл-Касыймга буйсынмады».

Хәдисне Әбү Дәүд (2334), әт-Тирмизи (686) тапшырган.

Әбүл-Касыйм – ул Аллаһның Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм).

Әй Аллаһның коллары! Без Рамазанга кадәр бик аз вакыт калганын әйттек, ләкин безнең һәрберебез аңа җитәчәкме? Без белмибез. Аллаһ җитәргә рөхсәт итсә иде! Безнең беребез дә Рамазанга кадәр яшәсә дә, аның ахырына кадәр барып җитәрме-юкмы икәнен белми. Шулай ук беребез дә белми, әгәр дә ул Рамазан аеның ахырына кадәр җитсә, Аллаһ аңа тагын бер Рамазан бүләк итәрме?!

Шулай булган очракта, әй Аллаһның коллары, хәзер без Аллаһ яраткан гамәлләрне Ул теләгән юллар белән кылырга, гөнаһларыбызны калдырырга һәм Рамазан аеннан соң аларга кире әйләнеп кайтмаска дип максатчан ният кылырга тиешбез. Уразагызны ничек тә булса боза, аңа ниндидер зыян китерә алган һәрнәрсәдән саклагыз.

Әй Аллаһның коллары, ошбу айда файдасыз, кирәкмәгән сүзләр сөйләүләрне һәм күп сөйләшүне калдырыгыз! Чөнки бу нәрсәләр – йөрәкләрнең һәлакатенә, үлеменә илтүче бер сәбәп. Киресенчә, бу айда үзегезне Аллаһның китабын уку, зикер, дога (Аллаһка ялвару белән), истигфар (Аллаһка гафу үтенү) белән йөкләгез. Бу бит мөмкинчелек! Ул көндә мәчетләрдә булыгыз, Аллаһ ризалыгы өчен сәдәка бирегез, чөнки Аллаһның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кешеләрнең иң юмарты иде, әмма Рамазан аенда ул һәрвакыттагыдан да юмартрак булды.

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үрнәгенә иярик. Ул (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең сәхәбәләрен Рамазан ае килү белән сөендергән һәм бу айның көннәрен һәм төннәрен кулланырга өндәгән. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән:

إِذَا دَخَلَ رَمَضَانُ فُتِّحَتْ أَبْوَابُ الرَّحْمَةِ، وَغُلِّقَتْ أَبْوَابُ جَهَنَّمَ، وَسُلْسِلَتِ الشَّيَاطِينُ

«Рамазан ае килгәч рәхмәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм уты ишекләре ябыла, шәйтаннарны чылбырларга богаулыйлар, Җәннәт ишекләре ачыла».

Хәдисне Әл-Бохари (1800), Мөслим (1079) тапшыра.

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең сәхәбәләрен мондый сүзләр белән үгетләгән:

أَتَاكُمْ رَمَضَانُ شَهْرٌ مُبَارَكٌ فَرَضَ اللَّهُ عَزَّ وَجَلَّ عَلَيْكُمْ صِيَامَهُ تُفْتَحُ فِيهِ أَبْوَابُ السَّمَاءِ وَتُغْلَقُ فِيهِ أَبْوَابُ الْجَحِيمِ وَتُغَلُّ فِيهِ مَرَدَةُ الشَّيَاطِينِ لِلَّهِ فِيهِ لَيْلَةٌ خَيْرٌ مِنْ أَلْفِ شَهْرٍ مَنْ حُرِمَ خَيْرَهَا فَقَدْ حُرِمَ

«Сезгә мөбарәк ай булган – Рамазан ае килде! Аллаһ аны ураза тотып үткәрергә боерды. Бу айда күк ишекләре ачыла һәм Җәһәннәм утының ишекләре ябыла, һәм дә бу айда буйсынмаучан шәйтаннарга богаулар кидертелә. Ошбу айда мең айдан да хәерлерәк бер төн бар. Кем дә кем аның байлыгыннан мәхрүм ителсә, ул – мәхрүм ителгән кеше булыр».

Хәдисне Әхмәт (2/230), ан-Насаи (4/129), әл-Бәйхәки «Шүәб әл-Имән» дә (3600) тапшыра.

Ибн Рәҗәб (Аллаһ аны ярлыкасын) әйтте:

«Бу хәдис мөселманнарның Рамазан ае башлану белән бер-берсен котлый һәм сөендерә алуларына дәлил булып тора».

Һәрхәлдә дә, җәннәт ишекләре ачылганын һәм җәһәннәм ишекләре ябылганлыгын, Аллаһ шәйтаннарны чылбыр белән бәйләгәнен белә торып, мөэмин ничек шатланмасын ди?!

Акылы бар кеше моңа шатлана.

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) шулай ук әйткән:

إِذَا كَانَ أَوَّلُ لَيْلَةٍ مِنْ شَهْرِ رَمَضَانَ صُفِّدَتِ الشَّيَاطِينُ، وَمَرَدَةُ الجِنِّ، وَغُلِّقَتْ أَبْوَابُ النَّارِ، فَلَمْ يُفْتَحْ مِنْهَا بَابٌ، وَفُتِّحَتْ أَبْوَابُ الجَنَّةِ، فَلَمْ يُغْلَقْ مِنْهَا بَابٌ، وَيُنَادِي مُنَادٍ: يَا بَاغِيَ الخَيْرِ أَقْبِلْ، وَيَا بَاغِيَ الشَّرِّ أَقْصِرْ، وَلِلَّهِ عُتَقَاءُ مِنَ النَّارِ، وَذَلكَ كُلُّ لَيْلَةٍ

«Рамазанның беренче төне җиткәч, шәйтаннар һәм буйсынмаучан җеннәр богауланалар, ут ишекләре ябыла һәм аларның берсе дә ачылмый. Һәм киресенчә, Җәннәтнең барлык ишекләре дә ачыла һәм аларның берсе дә ябылмый. Һәм дә сөрән салучы әйтер: «Әй яхшы гамәлләр кылырга теләүчеләр алга омтылыгыз! Әй начар гамәлләр кылырга теләүчеләр ниятләрегезне кире кагыгыз!» Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең Җәһәннәм утыннан азат ителүчеләре бар».

Хәдисне әт-Тирмизи, (682), ән-Нәсәи, (4/126); Ибн Мәҗәһ, (1642); Ибн Хүзәймә, (1776); Ибн Хиббән, (3435) тапшыра. (ышанычлы)

Әлхәмдүли-Лләһ! Төрмәдә утырган һәм амнистия турында ишеткән кешенең шатлыгы нинди булыр?! Бу ай дәвамында Җәһәннәм утыннан азат итүче Аллаһ – Бөек. Бу һәр төндә! Ничек соң ашыкмаска? Бу мөмкинлектән ничек файдаланмаска?

Һәм хәдистә әйтелә:

من صَام رمضان إيِمَانًا واحْتِسَابًا، غُفِر له ما تَقدَّم من ذَنْبِه

«Рамазан аенда иман белән (беренче шарт) һәм Аллаһның әҗеренә өмет баглап (икенче шарт) ураза тотучының моңарчы булган һәр гөнаһы кичерелер». Хәдисне әл-Бохари (37, 38, 1901); Мөслим (759 һәм 760) китерәләр.

Аллаһ бөектән-бөек!

Әгәр кеше зур гөнаһлар кылган булса, моннан тыш Аллаһка аерым тәүбә итәргә тиеш. Ошбу нигъмәт Аллаһтан иңдерелгән нигъмәттер!

﴾قُلۡ بِفَضۡلِ ٱللَّهِ وَبِرَحۡمَتِهِۦ فَبِذَ ٰ⁠لِكَ فَلۡیَفۡرَحُوا۟ هُوَ خَیۡرࣱ مِّمَّا یَجۡمَعُونَ﴿

«Әйт: «Юмартлык Аллаһтан вә рәхмәтлек тә Аллаһтан. Шулай булгач, шатлансыннар. Бу аларның җыйган мал-мөлкәтләреннән хәерлерәк».

Коръән, «Юныс» сүрәсе, 10:589

Әй Аллаһның коллары! Тәкъва ата-бабаларыбыз Рамазан ае якынлашу белән бер-берсен сөендергәннәр. Алар Рамазан аена 6 ай кала Аллаһтан шул айга кадәр яшәргә рөхсәт итүен сораганнар. Рамазан аеннан соң 6 ай дәвамында Аллаһтан аларның Рамазаннарын кабул итүен үтенгәннәр.

Яхья ибн әбү Кәсир тәкъва ата-бабаларыбызның махсус догасы булган ди. Алар Аллаһка шундый сүзләр белән мөрәҗәгать иткәннәр:


اللَّهُمَّ سَلِّمْنِي إلى رَمَضَان، وَسَلِّمْ لِي رَمَضَان، وَتَسَلَّمْهُ مِنِّي مُتَقَبَّلًا

«Аллаһүммә сәллимни илә Рамәдан, уә сәллим ли Рамәдан, уә тәсәллимһү минни мүтәкаббалә»

«Әй Аллаһ! Мине Рамазанга җиткер һәм аны дөрес итеп үткәрергә мөмкинлек бир, һәм дә аны миннән кабул ит».

Калдырмагыз, тәрәвих намазынан баш тартмагыз. Бу – Аллаһ биргән мөмкинлек! Тәрәвихка салкын карамагыз, чөнки бу сезнең алдыгызга җәеп салынган хәерлелек. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) түбәндәге сүзләрне әйтә торган булган:

الصَّلَاةُ خَيْرُ مَوْضُوعٍ، فَمَنْ شَاءَ اسْتَقَلَّ، وَمَنْ شَاءَ اسْتَكْثَرَ

«Бу намаз – алдыгызга җәеп салынган хәерлелек. Кем күбрәк ала алса, алсын».

Хәдисне Әхмәт, әт-Табарани тапшыралар. (ышанычлы)

Белегез, әй Аллаһның коллары, кешедә ураза тоту нияте иртәнге намазның вакыты кергәнче булырга тиеш. Әгәр кеше иртәнге намаз вакыты җиткәч ураза тотарга ниятләсә, инде таң аткан булса, аның уразасы бу көнне дөрес булмаячак. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу хакта әйткән:

من لم يجمع الصيام قبل الفجر، فلا صيام له

«Әгәр кеше иртәнге намаз кадәр ураза тотарга ниятләмәгән икән, аның уразасы юк».

Хәдисне Әбү Дауд, Ибнү Мәдҗәһ, әт-Тирмизи, ән-Насаи тапшыра. (ышанычлы)

Ләкин бу ниятне кайбер кешеләр кебек: «Мин бүген ураза тотарга ниятлим» дип тел белән әйтергә кирәк дигән сүз түгел. Юк! Ният йөрәктә. Тел белән әйтергә кирәкми.

Моннан тыш, сезнең һәрберегезнең тәрбияләнүчеләре бар – балалары, хатыннары, бу айны ничек үткәрүләре өчен сез җаваплы кешеләр. Шуңа күрә балигъ булмаган балаларыгыз булса, аларны, аларга зыян китермәслек итеп, ураза тотарга өйрәтегез. Әгәр дә сезнең балигълыкка ирешкән балаларыгыз булса, аларга ураза тотарга боерыгыз, чөнки Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Сөннәтендә шулай кушыла.

Аллаһ Тәгаләдән безгә Рамазанга чаклы яшәргә һәм бу айны иң яхшы итеп үткәрергә, һәм дә үзебезне Аллаһка иң хәерле яктан күрсәтергә мөмкинлек бирсен иде дип сорыйбыз!