
Әй Аллаһның коллары! Мөэминнәр, мөселманнар әгәр алар хак юлдан, Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) юлыннан, Аллаһның Рәсүле (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәләренең юлыннан читкә тайпылсалар, ул вакытта алар үзләренең нәфес-теләкләренә әсирлеккә эләгәчәкләр, шул нәфесләре алар белән идарә итә һәм теләгән җиренә кудыра башлый. Менә күрәсең, бу кеше инде туры юлда түгел, ул инде ялгыш юлда булып чыга. Ә бу кеше сукырларча кем артыннан бара соң? Андый кеше көчле һәм өстенлекле дип үзе санаган кешегә сукырларча иярә. Кемдә ул көч һәм өстенлек күрә, шуның артыннан бара, ә хакыйкатьтә булучы артыннан түгел. Мөселманнарның бүгенге хәленә карагыз. Чынбарлык бүген андый түгелмени?
Кайбер мөселманнар бүген сукырларча «көчле» Көнбатышка охшарга тырышалар. Сүзләргә яки гамәлләргә кагылышлы барлык лаексыз әйберләрдә аларга сукырларча иярергә омтылалар. Фәннәр буенча, ниндидер әйберләр уйлап табуларда, җитештерүдә, нидер ясау өлкәләрендә, ягъни чынлыкта да файдалы булган нәрсәләрдә охшарга тырышмыйлар. Юк, аларның әхлакый сыйфатларына, ничек ашауларына, ничек эчүләренә, телләренә, гореф-гадәтләренә, яшәү рәвешләренә охшарга тырышалар.
Шул рәвешле, кайберәүләр менә шулай сукыр рәвештә охшарга тырышкан әйберләрнең берсе — ул «Яңа елны бәйрәм итү» дип аталган бер бәла. Менә шушы шелтәле, җирәнгеч әйбер мөселманнар арасында таралды, күп мөселманнар моның белән мавыгып китте. Моңа зур игътибар бирәләр, тырыша-тырыша әзерләнәләр. Алар бу вакытны, Яңа ел вакытын, каникул итеп билгелиләр, ял вакыты, бәйрәм итү вакыты итеп куялар.
Ни өчен мондый хәл күзәтелә? Әлбәттә, бу — барыннан да элек Раббысы, дине турындагы аз гыйлеме сәбәпле, кешенең зәгыйфләнгән дине (иманы). Йөрәктәге иманның зәгыйфь булуы адашканнарны сукырларча иярергә, теге кешеләрнең юлыннан барырга, җирдәге тормышны (дөньяны) яратырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә, алар материализмга нигезләнгән менә шушы ялтыравыклы материаль цивилизациягә, Көнбатышның ялган цивилизациясенә карыйлар, аның белән сокланалар, хыялларга биреләләр, аның ялтыравы белән сихерләнәләр. Тагын ни өчен? Әлбәттә, куәтле пропаганда һәм менә бу ялгыш фикерләргә этәрә торган идеологик басым кебек факторны да кире кагарга кирәкми.
Менә бу Яңа ел датасы якынлашканда, кайбер мөселманнарның моңа әзерләнә башлауларын күрәбез, әйтерсең бу аларның диннәреннән, диннәренең кайсыдыр нигезләреннән. Кайберәүләр хәтта Яңа елны бәйрәм итүне үзләренең мөселман бәйрәмнәреннән, исламга кагылышлы тарихи вакыйгалардан да мөһимрәк дип саный. Карагыз, үзләренең ел санауларын да күпләр һиҗри буенча түгел, шушы исәпләү нигезендә төзи башладылар.
Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәләре билгеләгән һиҗри ел санавыннан файдаланмыйлар. Әгәр дә мөселманнар һиҗри буенча ел санауны дәвам итсәләр, бу, әлбәттә, аларның үткәндәге данлы тарихлары, күркәм булган, каһарманлык, батырлык белән тулы тарихлары белән бәйләнешенең сәбәбе булыр иде.
Ни өчен? Моның сәбәбе, әй Аллаһның коллары, мөселманнарның бүген үз диннәрен белмәүләрендә, дини гыйлемнәрдә бик зур бушлык булуында. Шуңа күрә бүген кешеләр кайда рөхсәт ителгән нәрсәләр (хәләл), кайда тыелганнар (хәрам), чынлыкта да нәрсә диннән, ә кайсысы читтән кертелгән икәнен аермыйлар. Әй мөселманнар, уйланыгыз, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Үзенең рәхмәте белән безне туры юлга (сирату ль-мүстәкыйм) күндерде. Нәрсә ул сирату ль-мүстәкыйм?
صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ
«Син ярдәм иткән кешеләрнең юлы»
Коръән, «Ачучы» сүрәсе, 1:7
Бу — Аллаһның (Ул пакь һәм югары) иң яхшы, сайлап алынган, иң саф колларының юлы, бу — пәйгамбәрләр, иң гаделләр, шаһидләр (шүһәдә) һәм тәкъвалар юлы. Бу — ислам шәригате, бу дин безне шул туры юлга күндерү, ялгыш юлдан, көферлек юлыннан читкә алып китү өчен килде. Бу шәригать, бу дин артыннан иярәләр (мәтбүг), ул аның артыннан иярсеннәр өчен җибәрелде, ә, киресенчә, шәригать кемнеңдер артыннан барсын өчен түгел (тәбигә). Шәригатькә иярәләр, шәригать үзе иярми. Бу барлык элеккеге диннәрне гамәлдән чыгара (ул нәсихә), ә аны нәрсәдер гамәлдән чыгара алмый (ул мансуха түгел). Аллаһы Тәгалә дә бу хакта болай әйтә:
ثُمَّ جَعَلْنَاكَ عَلَى شَرِيعَةٍ مِّنَ الْأَمْرِ فَاتَّبِعْهَا وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَ الَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ
«Аннары без сине [әй Мөхәммәд] [бу] дини канунга куйдык. Моңа [бу шәригать хөкемнәренә] ияр, җәһилләрнең нәфес һаваларына иярмә».
Коръән, «Тез чүгүчеләр» сүрәсе, 45:18
Гаҗәп хәл: намаз укучы мөселман Раббысына дога кыла, һәр рәкәгатьтә «әл-Фатиха» сүрәсен укый, ә «әл-Фатиха» сүрәсе — ул бит дога, син анда сорыйсың һәм Коръәндәге беренче дога —
اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ
«Безне туры юлдан алып бар»
Коръән, «Ачучы» сүрәсе, 1:6
Һәм менә мөселман басып тора, шул вакытта болай ди:
اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ
«Безне туры юлдан алып бар» —
Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), сәхабәләрнең юлыннан, бу юлда мине ныгыт. Һәм кинәт без шул ук мөселманның адашкан кешеләр белән бергә аларның бәйрәмнәрендә, чыганагы мөшриклек, мәҗүсилек булган ниндидер йолаларында катнашуын күрәбез. Аның бу гамәлләре, беренчедән, ул укыган «әл-Фатиха» сүрәсе аятенә каршы килә. Икенчедән, аның сүзләре белән гамәлләре арасында ачыктан-ачык каршылык бар. Я, нәрсә бу? Икейөзлелек түгелме? Бу кешенең акылында, аның фикерләвендә ниндидер бозыклык бар түгелме?! Ничек син намаз укыйсың, ураза тотасың, ә менә бу вакыт, Яңа ел җиткәч, адашканнар белән бергә шатланасыңмы, күңел ачасыңмы?! Нәрсәгә шатланасың, ни сәбәпле күңел ачасың? Мәҗүсилеккә, ширеккәме? Пәйгамбәрләр дине белән, Гайсә, Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) дине белән бернинди уртаклыгы булмаган нәрсәгәме?! Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткән:
إنَّ شَرَّ النَّاسِ ذُو الوَجْهَيْنِ، الذي يَأْتي هَؤُلَاءِ بوَجْهٍ، وهَؤُلَاءِ بوَجْهٍ
«Кешеләрнең иң начарлары — икейөзлеләр: берсе янына бер йөз белән, икенчесе янына икенче йөз белән килүчеләр».
Хәдисне әл-Бохари (7179) һәм Мөслим (2526) тапшыра.
Карагыз, Аллаһ (Ул пакь һәм югары), безне адашканнарга, Аның туры юлыннан читкә тайпылганнарга иярмәгез дип Коръәндә кисәтте. Ни өчен? Аларның башларына төшәчәк әйбер безгә килмәсен өчен. Аллаһы Тәгалә болай дип әйткән:
وَلَا تَرْكَنُوا إِلَى الَّذِينَ ظَلَمُوا فَتَمَسَّكُمُ النَّارُ وَمَا لَكُم مِّن دُونِ اللَّهِ مِنْ أَوْلِيَاءَ ثُمَّ لَا تُنصَرُونَ
«Яман кешеләр ягына авышмагыз, югыйсә сезгә [Җәһәннәм] уты кагылыр һәм сезгә Аллаһтан башка яклаучы булмаc, ярдәм дә күрсәтелмәс».
Коръән, «Худ» Сүрәсе, 11:113
Әй мөселманнар, Яңа ел якынлашканда, без кешеләрнең әзерләнә башлауларын күрәбез: бүләкләр, ашамлыклар, эчемлекләр сатып алалар. Хәләлме, хәраммы — гадәттә алар моңа карамыйлар. Кием-салым, үз балалары өчен уенчыклар сатып алалар. Без кибет ишекләре янында кешеләрнең җыелганнарын күрәбез. Барысы да көтә, барысы да әзерләнә, барысы да Яңа ел алды мәшәкатьләрнә чумган. Әгәр дә бу төн башланса, шул вакыт, кемдер урамда, кемдер үз өендә бәйрәм итә башлый, күңел ача, уяу тора, йокысын калдыра, шәраб эчә, бии, җырлый, төрле пычрак эшләр белән шөгыльләнә. Менә бу әйберләр үзләре үк теләсә кайсы вакытта да хәрам. Әгәр дә адашканнарга охшау (тәкълид) буларак эшләнә икән, бу тагын да җирәнгечрәк була.
Әй Аллаһның коллары, үзләрен мөселман дип атаучы күп кешеләрнең бу төнне мәҗлесләрдә, бер-берсен котлауларда үткәрүләрен күрәбез. Без йортларны төрле электр утлары белән бизәүләрен, котлаулар белән ниндидер рәсемнәр элүләрен, телевизор карауларын күрәбез яки шуның ише башка күренешләргә шәһит булабыз. Ә телевизор, әлбәттә, аларга бу төнне менә шушы күңел ачуларда үткәрергә ярдәм итә. Ләкин, кара әле, саф күңелнең шундый әйберләрне кабул итмәвен аңламас өчен нинди томан эчендә булырга тиешсең син, әй мөселман?! Ә бу төндә күпме төрле бәла-казалар, төрле фаҗигаләр була. Исерек кешеләр бер-берсе белән сугышканда, кан койганда, кешеләрнең намусына кул сузганда, милеккә зыян салган вакытта күпме зыян килә?!
Әй мөселманнар, әй иман китерүчеләр! Менә шушы пакь шәригать, бераллалык шәригате менә бу нәрсәне катгый тыйды. Барлык мәзһәбләрдән Ислам галимнәре, бөтен мәзһәбләр дә бертавыштан хәрам дип фәтва бирәләр! Яңа елны билгеләп үтү — хәрам. Ә ни өчен? Чөнки бу — кәферләргә һәм адашканнарга охшау (التشبه بالكفار). Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткән:
مَنْ تَشَبَّهَ بِقَوْمٍ فَهُوَ مِنْهُمْ
«Кем ниндидер халыкка охшаса, ул шулар арасыннан».
Хәдисне Әбү Дауд (4031) һәм Ибн Әби Шәйбә «әл-Мүсаннәф» тә (6/471) тапшыралар, шәех әл-Альбани аны яхшы-дөрес дип атаган.
Мәрхәмәтле Раббыбыз безгә болай ди:
وَلَا تَتَّبِعُوا أَهْوَاءَ قَوْمٍ قَدْ ضَلُّوا مِن قَبْلُ وَأَضَلُّوا كَثِيرًا وَضَلُّوا عَن سَوَاءِ السَّبِيلِ
«Адашкан, күпләрне ялгыш юлга этәрүче, туры юлдан язган кешеләрнең нәфесләренә иярмәгез»
Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:77
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
لَتَتَّبِعُنَّ سَنَنَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ شِبْرًا بِشِبْرٍ وَذِرَاعًا بِذِرَاعٍ حَتَّى لَوْ دَخَلُوا فِي جُحْرِ ضَبٍّ لاَتَّبَعْتُمُوهُمْ
«Сез, карыш арты карыш, терсәк арты терсәк, үзегезгә кадәр булганнар юлыннан барачаксыз. Алар хәтта варан оясына керсәләр дә, сез алар артыннан иярәчәксез».
Сәхабәләр гаҗәпләнделәр һәм сорадылар:
آلْيَهُودَ وَالنَّصَارَى؟
«Яһүдиләр һәм христианнар [турында сүз барамы]?».
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйтә:
فَمَنْ؟
«Ә тагын кем турында булсын?»
Хәдисне әл-Бохари (3456) һәм Мөслим (2669) тапшыра.
Шуңа күрә мөселманнар бу шелтәле әйберләрдән ерагаерга тиешләр, берничек тә Яңа елны билгеләп үтәргә тиеш түгелләр. Бу көнне, ел санавы буенча, яңа ел көнен гадәти көн дип санарга кирәк. Бу көн — Аллаһы Тәгалә көннәренең берсе генә. «Бу көнне мәчетләрдә җыелырга, бергә өстәмә намаз укырга кирәк», — дип әйтүчеләр кебек тә түгел. Юк, берни дә эшләргә кирәкми. Бу, башка көннәр кебек үк, Аллаһ көннәренең гадәти бер көне. Ялгышлык башка ялгышлык белән дәваланмый, әй Аллаһның коллары. Яңалык башка яңалык белән дәваланмый. Һәм, әй Аллаһның коллары, балаларыгызны, гаиләгезне, күршеләрегезне бу әйбердән ерагаерга чакырырга кирәк. Кешеләргә моның никадәр җирәнгеч икәнен күрсәтергә, ярамаганлыгын, әхлак, дин һәм безнең тормышыбызга никадәр зарар китергәнен аңлатырга кирәк.
Әй мөселманнар, бер яхшы гарәп сүзе бар, ул иммәгә (إِمَّعٌ) дип әйтелә. Нәрсә соң ул иммәгә? Бу җайлашучан, ягъни үз ихтыяры булмаган кеше, әгәр кешеләр начар әйбер эшләсә, ул да начар әйбер эшли, әгәр кешеләр яхшылык эшләсә, ул да яхшылык кыла. Аның рухи ныклыгы юк, ул туры юлда түгел, ул һәрвакыт бозылучылар белән бергә бозыла, кем дә булса җирәнсә, ул да алар белән бергә җирәнә. Шуңа да элгәрләребездән мондый кисәтү тапшырыла:
لَا تَكُونُوا إِمَّعَةً، تَقُولُونَ: إِنْ أَحْسَنَ النَّاسُ أَحْسَنَّا، وَإِنْ ظَلَمُوا ظَلَمْنَا، وَلَكِنْ وَطِّنُوا أَنْفُسَكُمْ، إِنْ أَحْسَنَ النَّاسُ أَنْ تُحْسِنُوا، وَإِنْ أَسَاءُوا فَلَا تَظْلِمُوا
«Әгәр кешеләр яхшылык эшләсәләр, без дә яхшылык эшлиячәкбез. Кешеләр пычраклык эшләсә, без дә пычраклык кылачакбыз», — дип әйтүче җайлашучылар булмагыз. Әмма күңелегездә нык торыгыз: әгәр кешеләр яхшылык кылсалар, алар белән бергә яхшылык эшләгез, ә инде алар яманлык кылсалар, сез пычраклык эшләмәгез (гөнаһ кылмагыз)».
Әйе, без, мөселманнар, бөтен җәмгыять өчен дә, мөселман булмаганнар өчен дә үрнәк булырга, дөреслелек, тәртиплелек, ышанычлылык үрнәге булырга тиешбез, безнең кулларыбыздан, телебездән бернинди дә зыян чыгарга тиеш түгел. Без кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә тиешбез, әйе, ләкин хезмәттәшлек нәрсәдә чагылырга тиеш? Яхшылыкта. Әйләнә-тирәдәгеләргә, мөселманмы, мөселман түгелме, Аллаһы Тәгаләгә яраклы эшләрдә ярдәм итәргә кирәк. Без яктылык чәчәргә, ышанычлылык, хәерлелек таратырга тиешбез. Ләкин гөнаһлы кешеләр артыннан барырга тиеш түгелбез, моңа безнең хакыбыз юк. Без җайлашучылар (иммәгә) булырга тиеш түгел.
Әй мөселманнар, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) безгә динебезнең бер мөһим принцибын күрсәтте. Күп кешеләр бу принципны белми. Бу нинди принцип? Ул үзенең өммәте башкалардан аерылып торсын өчен бөтен көчен куеп тырышкан. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:
«Яһүдиләргә охшамагыз. Алар үзләренең ишегалларын чистартмыйлар. Сез ишегалларыгызны чистартыгыз. Яһүдиләргә охшамагыз, сакалларыгызны буягыз. Алар сакалларын буямыйлар, ә сез буягыз. Тик карага гына буямагыз» (моны ишеткәч Мәдинәдәге яһүдиләр: «Бу кеше безгә һәрнәрсәдә каршы килергә тели. Безгә каршы килми торган, бернәрсә дә калдырмады», — дип әйтәләр хәтта.
Әй Аллаһның коллары, йомгак ясап шуны әйтәсе килә: бу бәйрәм тыелган, бу бәйрәм — адашканнарның бәйрәме. Шуңа күрә мөселманнар шул бәйрәмнәрдә булырга, катнашырга тиеш түгел. Бу бәйрәмнәрдә катнашу тыела (хәрам). Аллаһ Коръәндә мөэминнәр турында болай ди:
وَالَّذِينَ لَا يَشْهَدُونَ الزُّورَ
«[Диндарлар — алар] ялган вакытында катнашмаучылар».
Коръән, «Аеручы» сүрәсе, 25:72
Әд-Дәххак, Мүдҗәһид, элгәреләр арасыннан башка тәфсирчеләр (мүфәссирләр) «ялган вакытында катнашмаучылар» дигән сүзләр — бу «аларның бәйрәмнәрендә, динсезләр һәм адашканнар бәйрәмнәрендә катнашмыйлар» мәгънәсендә диделәр.
Сез бердәм фикер (идҗмәг) нәрсә икәнен беләсез, ягъни мөселманнарның бу бәйрәмнәрдә катнашырга хакы юклыгы буенча ошбу җәмгыятьнең (өммәтнең) барлык галимнәре дә бер фикердә. Алай гына да түгел, бу бәйрәмнәр белән котларга да хаклары юк диләр. Бу — барлык мөселманнарның, бу өммәтнең барлык галимнәренең, дүрт мәзһәбнең дә бердәм фикере (идҗмәг). Хәнәфиләр, шәфигыйлар, мәликиләр, хәнбәлиләр — һәммәсе бертавыштан: «Ярамый (хәрам)!», — диләр. Хәнәфиләр бу мәсьәләдә тагын да кырысрак. Бу бәйрәм белән котласалар, асылда нәрсә белән котлыйлар булып чыга? Мөшриклек (ширек) белән, имансызлык, көферлек белән котлыйлар. Һәм алар әйтүенчә, шулай кемнедер көферлек белән котлау — үзе көферлек. Без кешеләрне мөшриклек һәм гөнаһ белән котламаска тиешбез. Әгәр без ул кешеләргә ихлас күңелле булсак, аларны бу нәрсәдән тыярга тиешбез.
Шуңа күрә, әй кардәшләр, динебез белән горурланыйк. Аллаһы Тәгалә безгә бу динне бүләк итте. Бу — Ислам дине, Аныкы, Раббыбызның дине. Без бу бәйрәмнәрдә катнашырга тиеш түгел, кешеләрне шул нәрсәдән, Ислам диненең барлык галимнәре бердәм булган бу әйбердән, аны бәйрәм итү һәм аның белән котлау — барысы да тыелган гамәлләр дип кисәтергә тиешбез.
Яңа комментлар