Һиҗри буенча ел ахырындагы бидгатьләр

Share

Әй Аллаһның коллары! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үз өстенә йөкләнгән миссияне башкарганчы, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ышанып йөкләгәнне үтәгәнче һәм бу хәбәрне тулысынча тапшырганчы, сезнең белән безне туры, якты һәм киң, шушы бары тик югалган кеше генә адаша алырлык юлда калдырганчы, вафат булмады. Һәм дә Аллаһ ошбу Пәйгамбәребез аркылы ошбу динне тәмам кылды һәм аны камил кылып тулы итте. Һәм дә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтә:

الْيَوْمَ أَكْمَلْتُ لَكُمْ دِينَكُمْ وَأَتْمَمْتُ عَلَيْكُمْ نِعْمَتِي وَرَضِيتُ لَكُمُ الْإِسْلَامَ دِينًا

«Бүген Мин сезнең динегезне тәмам иттем, сезгә Үземнең рәхмәтемне тулыландырдым һәм сезнең өчен дин буларак ислам белән канәгать калдым».

Коръән, Аш Яулыгы сүрәсе, 5:3

«Ислам белән» — Мөхәммәднең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) менә шушы Исламы белән. Шуңа күрә, Әй Аллаһның коллары, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) диненә һәртөрле өстәлмә, әгәр Аллаһның Илчесе дә һәм сәхабәләр дә нидер эшләмәгән булса, диндәге бу өстәлмә Аллаһ тарафыннан кире кагыла, кабул ителми. Бу — яңалык, бу — дин кануннарына каршы чыгу (бидгать), һәм бу, әй Аллаһның коллары, Аллаһы Тәгаләне ачуландыра торган олы гөнаһ. Имам Мәлик (Аллаһ аны ярлыкасын) болай ди:

من ابتدع في الدين بدعة فقد زعم أن محمَّداً صلى الله عليه وسلم خان الرسالة

«Әгәр кем дә булса бу дингә ниндидер яңалык (бидгать) кертә икән, ул Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) пәйгамбәрлеккә карата хыянәт иткән (һәм Аллаһның мөрәҗәгатьнамәсен тулысынча тапшырмаган) дип раслый».

Чөнки Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтте:

الْيَوْمَ أَكْمَلْتُ لَكُمْ دِينَكُمْ

«Бүген Мин сезгә динегезне ахырына кадәр җиткердем (тулыландырдым)».

Шуның өчен белеп торыгыз: һәрбер дини гамәл, әгәр аны Аллаһның Илчесе һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәләре эшләмәгән булса, ул — яңалык, ул — бидгать, ул — тыелган һәм ул — Аллаһ ачуланган зур гөнаһ. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай ди:

أَمْ لَهُمْ شُرَكَاءُ شَرَعُوا لَهُم مِّنَ الدِّينِ مَا لَمْ يَأْذَن بِهِ اللَّهُ

«Аларның диннәрендә Аллаһ рөхсәт итмәгән нәрсәләрне билгеләүче иптәшләре бармыни?».

Коръән, «Киңәш» сүрәсе, 42:21

Ике «Сахих» та да (әл-Бохари һәм Мөслимдә) Гаишәдән хәдис тапшырыла. Безнең һәрберебез моны белергә һәм әйтергә, кешеләргә аңлатырга тиеш:

مَنْ أحْدَثَ في أمْرِنَا هَذَا مَا لَيْسَ مِنْهُ فَهُوَ رَدٌّ

«Кем бу динебезгә анда булмаган нәрсәне кертсә, бу кире кагыла (ягъни Аллаһ (Ул пакь һәм югары) тарафыннан кабул ителми)».

Бу хәдисне әл-Бохари (2697) һәм Мөслим (1718) тапшыра.

Тыңлагыз әле!

Мөслимдә Җәбирдән (Аллаһ аннан разый булсын) хәдис тапшырыла, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) анда болай ди:

وكلَّ بدعةٍ ضلالةٌ

«Һәр яңалык — ул адашу (ягъни искәрмәләрсез)».

Бу хәдисне Мөслим тапшыра (867)

Ән-Нәсәидән тыш калган биш имам хәдисне әл-Ирбад ибн Сәриядән тапшыралар, ул Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) гомеренең азагында аның соңгы, хушлашу вәгазьләрендә әйткән сүзләрен ишеткәне турында әйтә (тыңлагыз!):

فإنَّه مَن يَعِشْ منكم فسيَرَى اختِلافًا كثيرًا

«Чыннан да, сезнең кайсыгыз (озак) яшәсә, күп үзгәрешләр (каршылыклар) күрәчәк».

Нишләргә?

فعليكم بسُنَّتي وسُنَّةِ الخُلَفاءِ الرَّاشِدينَ المَهْدِيِّينَ، عَضُّوا عليها بالنَّواجِذِ، وإيَّاكم ومُحدَثاتِ الأُمورِ؛ فإنَّ كُلَّ بِدعةٍ ضَلالةٌ

«Сез минем Сөннәтемә һәм туры юл белән алып барылган гадел хәлифәләр сөннәтенә иярергә тиешсез. Моны тамыр тешләрегез белән тотыгыз да диндәге ниндидер яңалыклардан сакланыгыз, чөнки һәр яңалык — ул сафсата».

Бу хәдисне Әдү Дауд (4607), әт-Тирмизи (2676), Ибн Мәдҗәх (44) һәм Әхмәд (17144) тапшыра, шәех әл-Альбани аны дөрес дип атаган.

Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәсе Габдуллаһ ибн Мәсгүд (Аллаһ аннан разый булсын) нәрсә әйткәнен карагыз (бу кагыйдә!):

اتبعوا ولا تبتدعوا، فقد كُفِيتم

«Иярегез һәм уйлап чыгармагыз, чөнки (диндә нәрсәдер уйлап табу кирәклегеннән) сез котылгансыз».

Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәсе Габдуллаһ ибн Гомәр (Аллаһ аннан һәм аның атасыннан разый булсын) болай әйткән (бу сүзләрне тыңлагыз. Алар никадәр мөһим!):

كلُ بدعةٍ ضلالةٍ، وإن رآها الناسُ حسنةً

«Һәр яңалык — адашу, хәтта кешеләр моны (яңалыкны) яхшы дип күрсәләр дә».

Барлык галимнәр дә бер фикердә, моңа Коръән һәм Сөннәт күрсәтә: әгәр гөнаһ яңалык (бидъгә) белән бәйле икән, бу кешеләрнең ниндидер теләкләре (шәһәвәт) белән бәйле булган гөнаһларга караганда начаррак. Бидгатьләрнең гөнаһы начаррак, куркынычрак һәм хәтәррәк. Әй Аллаһның коллары, диндә барысы да шулай: Коръән һәм Сөннәт күрсәткәннән башка, һәртөрле дини гамәлләр тыелган.

Дөньяви мәсьәләләргә килгәндә, монда иреклек. Монда барысы да рөхсәт ителә. Коръәндә һәм Сөннәттә тыелган (хәрам) икәнлеге күрсәтелгәннәрдән тыш, нигездә монда барысы да рөхсәт ителә: кондиционер рөхсәт ителә, машиналар рөхсәт ителә, самолетлар рөхсәт ителә, компьютерлар рөхсәт ителә һ.б. Болар барысы да рөхсәт (мүбәх), чөнки дөньяви мәсьәләләрдә, хәрамлыгына күрсәтелгәннәрдән тыш, барысы да рөхсәт ителә.

Ә гыйбадәтләрдә юк. Гыйбадәт кылуда, шәригатьтә булганлыгына дәлил барларыннан тыш, барысы да тыелган.

Мөселманнар арасында күпме яңалык (бидгатьләр) таралды! Ә ни өчен яңалыклар шулкадәр соң? Кайбер мәчетләргә килсәң, яңалыкларны (бидгатьләрне) гына һәм аз Сөннәт кенә күрәсең. Ни өчен яңалыклар шулкадәр киң таралган соң?

Моның сәбәбе, әй Аллаһның коллары, наданлык (дҗәһл). Кешеләр үз диннәрен белмиләр, шуңа күрә алар бер-берсенә карыйлар, берсе артыннан икенчесе кабатлый, бер-берсенә охшарга тырышалар. Кеше ниндидер җәмгыятьтә үсә һәм анда балачактан ук бидгатьләр күрә, шуңа күрә ул монда проблема күрми, бу гадәти күренеш дип уйлый.

Яңалыкларның таралуының тагын бер сәбәбе — истихсан, кешегә моның яхшы, начар түгел, файдалы булып күренүе, «Әйдәгез моны дингә кертик» фикере. Һәм дингә шундый күпме гыйбадәтләр кертелгән, чөнки кешеләргә ошаган, чөнки алар шулай уйлаганнар, моның яхшы икәнен күргәннәр һәм бидгатькә эләккәннәр!

Имам әд-Дәрими гаҗәеп һәм гыйбрәтле вакыйга китерә. Габдуллаһ ибн Мәсгүд (Аллаһ аннан разый булсын), Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәсе, Пәйгамбәребезгә иң якын кешеләрдән була. Ул һиҗри буенча 32 елда, ягъни Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) вафатыннан соң 21 ел үткәч үлә. Шулай менә Габдуллаһ ибн Мәсгүд Күфә мәчетенә керә һәм кешеләрнең түгәрәктә утырганын күрә, һәр түгәрәк янында кеше басып тора һәм болай әйтә:

كَبِّرُوا مِائَةً هَلِّلُوا مِائَةً سَبِّحُوا مِائَةً

««Аллаһу Әкбәр» (Аллаһ бөектән бөек) дип йөз тапкыр әйтегез, «лә иләһә иллә Ллаһ» (Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк) дип йөз тапкыр әйтегез, «СүбехәнәЛлаһ» дип йөз тапкыр әйтегез».

Һәм бу кешеләр «Аллаһу Әкбәр», «лә иләһә иллә Ллаһ» дип әйтеп утыралар, кулларында ташлар бар һәм алар шушы ташлар ярдәмендә саныйлар. Боларның барысын күреп, Габдуллаһ ибн Мәсгүд:

مَا هَذَا الَّذِي أَرَاكُمْ تَصْنَعُونَ

«Мин сезнең нәрсә эшләгәнегезне күрәм?», — дип сорый.

Алар болай әйтәләр:

يَا أَبَا عَبْدِ الرَّحْمَنِ حصًا نَعُدُّ بِهِ التَّكْبِيرَ وَالتَّهْلِيلَ وَالتَّسْبِيحَ

«Әй Әбү Габдүр-Рахмән (бу ибн Мәсгүднең күньясе), без ташлар ярдәмендә саныйбыз гына һәм: «лә иләһә иллә Ллаһ», «Аллаһу Әкбәр» дибез, тәсбихне саныйбыз».

Ул аларга болай ди:

فَعُدُّوا سَيِّئَاتِكُمْ ، فَأَنَا ضَامِنٌ أَنْ لَا يَضِيعَ مِنْ حَسَنَاتِكُمْ شَيْءٌ

«Гөнаһларыгызны санагыз. Сезнең изге эшләрегезгә килгәндә, мин сезгә ышанычлык бирәм: аларның берсе дә (Аллаһы Тәгалә хозурында) юкка чыкмаячак».

Аннары ул бу бөек сүзләрне әйтә:

وَيْحَكُمْ يَا أُمَّةَ مُحَمَّدٍ ، مَا أَسْرَعَ هَلَكَتَكُمْ هَؤُلَاءِ صَحَابَةُ نَبِيِّكُمْ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ مُتَوَافِرُونَ ، وَهَذِهِ ثِيَابُهُ لَمْ تَبْلَ ، وَآنِيَتُهُ لَمْ تُكْسَرْ، وَالَّذِي نَفْسِي بِيَدِهِ، إِنَّكُمْ لَعَلَى مِلَّةٍ هِيَ أَهْدَى مِنْ مِلَّةِ مُحَمَّدٍ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ أوْ مُفْتَتِحُو بَابِ ضَلَالَةٍ

«Кайгы сиңа, әй Мөхәммәд җәмәгате (өммәте)! Сезнең һәлакәтегез тиз килер. Пәйгамбәрегезнең сәхабәләре әле исән һәм алар күп; Пәйгамбәрегезнең киемнәре әле череп бетмәгән, савыт-сабалары ватылмаган. Җаным кулында булган Зат белән ант итәм, я сез Мөхәммәднең диненнән яхшырак (һәм дөресрәк) яңа дин алып килдегез, я адашуга ишек ачтыгыз».

Икенең берсе, өченчесе юк. Икенчесе икәнлеге аңлашыла.

Ягъни синең яхшы булсын дигән теләгең генә, яхшы ниятең генә җитми. Синең гамәлең Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә туры килергә тиеш.

Ә шайтан, ул арымый, ул йокламый. Без сезнең белән йокыга мохтаҗ, ә ул йокламый. Ул һәм аның фиркасе безнең динебез — ул Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) иярү (мүттәбәг) дигән бөек принципны җимерү өчен һәрвакыт эшлиләр. Шайтан бу принципны җимерү өстендә хезмәт куя һәм алар хәйлә коралар. Шуңа күрә алар бик күп мөселманнар эләккән бу хәйләкәр әйберне уйлап чыгарганнар: алар аны яхшы бидгать (әл-бидгатү ль-хәсәнә) дип атаганнар. Шуңа күрә, бидгатькә эләккән кешеләрнең берәрсенә: «Эшләмә, бу бидгать», — дисәң, «Бу бит яхшы бидгать», — дип аклана. Яхшы бидгать, моны Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) һәм аның сәхабәләре эшләмәсәдәме?! Йә Аллаһ! Аллаһының Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) һәм аның сәхабәләре кылмаган гыйбадәттә нинди яхшылык булырга мөмкин?! Шуңа күрә ибн Гомәр сүзләрен дә исегезгә төшерегез:

كلُ بدعةٍ ضلالةٍ، وإن رآها الناسُ حسنةً

«Һәр яңалык — адашу, хәтта кешеләр моны (яңалыкны) яхшы дип күрсәләр дә».

Социаль челтәрләрдә бүгенге көндә таралган яңалыклардан (хәзер һиҗри ел ахырына якынлаша һәм тиздән һиҗри яңа ел башлана) болай диләр: «һиҗри ел беткәндә, бу елны яхшы тәмамлау өчен ниндидер аерым бер изге гамәлләр кылырга: хәзер күбрәк гафу үтенергә (истигьфар ясарга), сәдака бирергә, ураза тотарга кирәк. Чөнки ел ахырында елның гамәлләре белән язма ябылачак, шуңа күрә яхшы гамәлләр кылырга ашыгырга кирәк». Аллаһу Әкбәр! Бу ялгышу, әй Аллаһның коллары, ике яктан.

Беренчедән, сез шундук сорарсыз: ә моны Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) һәм аның сәхабәләре эшләгәнме? Юк. Әгәр моңарда хәерлелек булса, алар моны беренче булып эшләгән булырлар иде. Бу беренчедән.

Икенчедән, һиҗри буенча ел ахырында кешенең ел дәвамында кылган гамәлләре язылган төргәкләр ябыла дигәнне сез кайдан алдыгыз? Сез моны каян алдыгыз? Бу бары тик календарь датасы гына. Гомәр ибн әл-Хаттаб һиҗри буенча хисапны, бу елларны керткән. Бу уңайлылык өчен, шуннан артык түгел. Ел азагында гамәлләр язылган төргәкләрнең ябылып куюы юк. Әгәр андый хәл булса, ул, кайбер галимнәрнең әйтүләре буенча, ел гамәлләре язылган төргәкләрнең ябылуы Кадер кичәсендә (әл-кадр) була.

Тагын бер бидгать — яңа ел белән котлый башлыйлар: «Яңа ел белән, яңа бәхет белән!». Һиҗри буенча яңа ел һәм төрле теләкләр — сез боларны каян алдыгыз?

Әй иман китерүчеләр! Без бидгатьләрдән сакланырга һәм аларның бернинди дә куркынычы юк дип уйларга тиеш түгелбез, чөнки барысы да кечкенәдән башлана, ә аннары киң колач ала. Исегездә тотыгыз: бидгатьнең гөнаһы — олы гөнаһ, ул Аллаһы Тәгаләнең ризасызлыгына китерә һәм ачуын чыгара торган коточкыч гөнаһ. Шуны белегез: хәерле гамәлләрегезнең иң яхшысы — сезнең Сөннәттә үлүегез, Аллаһны (Ул пакь һәм югары) Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) һәм аның сәхабәләренең Сөннәтендә булган хәлдә каршы алуыгыз, һәртөрле бидгатьләрдән сакланган, азат булуыгыз.

Без Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһтан (Ул пакь һәм югары), Аңардан башка башка хак иләһ юк, ялварып дога кылучыларга җавап бирүче бөеклек Иясеннән сорыйбыз: Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безгә Аллаһның берүзенә генә гыйбадәткә (Тәүхидкә) һәм Сөннәткә нык тотынып яшәргә һәм шуның белән безгә үләргә рөхсәт итсә иде. Аның ризалыгын алган хәлдә Аны каршы алырга насыйп әйләсен иде. Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) безне ачыктан-ачык һәм яшерен булган бидгатьләрдән саклавын сорыйбыз.

أقول هذا القول وأستغفر الله لي ولكم