
Әй Аллаһның коллары! Әй мөселманнар! Барлык хәерлелек һәм бәхет Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) иярүдә, ә барлык явызлык һәм бәхетсезлек — аңа буйсынмау һәм Сөннәтенә каршы килү аркасында. Сөннәткә каршы килү һәм аннан җирәнү кешенең һәлакәтенә һәм ике дөньяда да: монда һәм үлемнән соң бәхетсезлеккә китерә.
Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) иярүдән баш тартуның кайбер тискәре һәм коточкыч нәтиҗәләрен карап китик.
Беренче тискәре нәтиҗә: әгәр кеше Сөннәттән баш тартса һәм Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) иярергә теләмәсә, аның йөрәге туры юлдан читкә тайпыла, чалшая һәм бозыла.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә болай ди:
فَلَمَّا زَاغُوا أَزَاغَ اللَّهُ قُلُوبَهُمْ
«Ә алар тайпылгач, Аллаһ аларның йөрәкләрен тайпылдырды».
Коръән, «Рәтләр» сүрәсе, 61:5
Әбү Бәкер әс-Сыйддыйк бу аять уңаеннан болай диде: «Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кылган гамәлләрдән мин бернәрсә дә калдырмаячакмын һәм һичшиксез шулай эшләячәкмен. Чөнки мин аның әмерләреннән берәрсен калдырсам, читкә тайпылырмын дип куркам». Ул читкә тайпылудан курыккан.
Икенче тискәре нәтиҗә: Сөннәткә иярүдән баш тарту җәмгыятьнең таркалуына һәм мөселманнар арасында низаг чыгуына китерә.
Гыйрбад ибнү Сәрия (Аллаһ аннан разый булсын) хәдисендә болай дип әйтелә: «Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үзенең соңгы хөтбәләренең берсендә болай дип әйтте:
مَن يعِشْ منْكم بعدي فسيَرى اختِلافًا كثيرًا فعليكُم بسنَّتي وسنَّةِ الخلفاءِ الرَّاشدينَ
«Миннән соң кем озак яши, күп каршылыклар күрәчәк. Минем Сөннәтемә һәм туры юл белән алып барылган хәлифәләр сөннәтенә тотыныгыз»».
Әбү Дауд (4607) һәм Әхмәд (17185)
Сөннәтне саклауда безнең бердәмлегебез, әй Аллаһның коллары!
Өченче тискәре нәтиҗә: Сөннәткә иярүдән баш тарту кешеләрне күпаллалыкка (ширеккә) һәм имансызлыкка (көферлеккә) алып бара.
Ширек белән көферлек — ул коточкыч әйберләр, Сөннәттән баш тарту өчен үлемнән соң мәңгелек Җәһәннәм көтә.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Коръәндә болай ди:
قُلْ أَطِيعُوا اللَّهَ وَالرَّسُولَ فَإِن تَوَلَّوْا فَإِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْكَافِرِينَ
«Әйт: «Аллаһка һәм Рәсүлгә итагать итегез», әгәр алар баш тартсалар, Аллаһ кәферләрне яратмый».
Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:32
Әһле-Сүннә үәл-дҗәмәганең күренекле имамы Әхмәд ибнү Хәнбәл болай ди: «Мин мүсхәфтә (Коръәндә) утыз өч урын таптым, анда Аллаһның Илчесенә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) буйсынырга боерыла». Аннары шушы аятьне укый:
فَلْيَحْذَرِ الَّذِينَ يُخَالِفُونَ عَنْ أَمْرِهِ أَن تُصِيبَهُمْ فِتْنَةٌ أَوْ يُصِيبَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
«Пәйгамбәрнең әмерләренә каршы килүчеләр фетнә яки авыртулы газап килүдән саклансыннар».
Коръән, «Нур» сүрәсе, 24:63
Һәм Әхмәд ибнү Хәнбәл болай дигән: «Фетнәнең нәрсә икәнен беләсезме? Фетнә — ул күпаллалык (ширек). Кеше йөрәгенә ниндидер кыеклык кереп утыра, аның йөрәге тайпыла һәм ул һәлак була».
Дүртенче тискәре нәтиҗә: Сөннәткә буйсынмау кешене физик газапларга, физик яктан зыянга китерә.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын): «Уң кулың белән аша», — дип әйткән кешене исегезгә төшерегез, ә ул тәкәббер булганга һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә буйсынырга теләмәгәнгә:
«لا أَسْتَطِيعُ»
«Мин булдыра алмыйм», — дип әйткән.
Шуннан Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:
«لا استطعَت»
«Булдыра алмассың да».
Мөслим (2021) һәм Ибн Хиббән (6513)
Аның кулына паралич суга һәм ул уң кулын авызына якын китерә алмый башлый.
Әбү Хүмәйд әс-Сәгыйди (Аллаһ аннан разый булсын) болай дип сөйләгән: «Без Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) белән бергә Тәбүккә сәфәр кылдык. Без Тәбүккә килеп җиткәч, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйтте: «Бүген төнлә көчле җил булыр, берегез дә торып басмасын, дөяләрне бәйләп куегыз». Без дөяләрне бәйләп куйдык. Чыннан да, төнлә көчле җил күтәрелде.
Ләкин бер кеше Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тыңламаган һәм урыныннан торып баскан. Шуннан соң җил аны Тай тавына кадәр алып киткән». Тай таулары бу урыннан берничә йөз километрга кадәр ераклыкта урнашканнар. Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тыңламау менә нәрсәгә китерә. Ул урыныннан тора һәм җил аны бик еракка алып китә.
Әбү Хүрәйрә (Аллаһ аннан разый булсын) хәдис тапшыра: Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) күнәкләрнең (ябык савытларның) авызыннан эчүне тыйган. Әййүб (Аллаһ аны ярлыкасын) хәбәр иткәнчә, бер кеше Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу хәдисенә буйсынмаган һәм күнәк авызыннан эчә башлагач, аннан елан чыккан.
Имам Әт-Тәбәрани (Аллаһ аны ярлыкасын) хәбәр иткәнчә, Әбү Яхья Зәкәрия ибнү Яхья әс-Сәдҗи бервакыт алар Басра урамнары буйлап хәдисләр сөйләүче бер кешенең өенә барырга чыкканнар (ягъни, гыйлем эзләүчеләрдән берничә кеше булган, алар Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хәдисләрен туплап йөргәннәр). Алар бик тиз баралар һәм араларында оятсыз мәзәкләр сөйләүче бер кеше була. Ул, фәрештәләрнең гыйлем эзләүчеләр алдында канатларын төшерүләрен белеп: «Аякларыгызны күтәрегез, югыйсә хәзер фәрештәләрнең канатларына басасыз да, аларның канатларын сындырасыз», — дигән. Ул моны мыскыллап әйтә, һәм хәбәрдә әйтелгәнчә, шуннан соң ул урыныннан кузгала алмый, аяклары эштән чыга һәм ул ава.
Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтен мәсхәрә итүчеләр сак булсыннар! Кеше Сөннәт буенча сакал җибәргәндә яки Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтен тормышка ашырганда күпме мыскыл итүчеләр була?!
Әбү Габдулла Мөхәммәд ибнү Исмәгыйль әт-Тәйми түбәндәге очракны сөйли: «Бидгать тарафдарларының (дини кануннарга каршы затларның) берсе булган. Һәм аның алдында Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хәдисен хәбәр итәләр:
وإذَا اسْتَيْقَظَ أحَدُكُمْ مِن نَوْمِهِ فَلْيَغْسِلْ يَدَهُ قَبْلَ أنْ يُدْخِلَهَا في وَضُوئِهِ؛ فإنَّ أحَدَكُمْ لا يَدْرِي أيْنَ بَاتَتْ يَدُهُ
«Сезнең берәрегез төнге йокыдан уянса, кулларын сулы савытка төшермәсен, ә башта аларны өч тапкыр юсын. Ул бит төнлә кулының кайда булуын белми».
әл-Бохари (162) һәм Мөслим (237)
Һәм бу бидгатьче, шушы хәдисне ишеткәч, мыскыллап: «Мин кулымның төнлә кайда икәнен беләм. Минем кулым минем белән бергә ятакта иде», — дип әйтә. Әт-Тәйми: «Бу кеше иртә белән шундый хәлдә уянган ки, кулын беләгеннән үк арт санына тыгып куйган», — ди.
Карагыз, кешенең Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтен санга сукмавы нәрсәгә китерә.
Әл-Кадый Әбү Тайиб болай дип сөйли: «Бервакыт без «әл-Мансур» мәчетендә булган идек һәм Хорасаннан бер яшь егет килде. Ул бер дини сорау бирде һәм аңа җавап бирделәр. Шунда ул: «Мин дәлил телим», — дип әйтте. Аңа: «Хәдис Әбү Хүрәйрәдән (Аллаһ аннан разый булсын)», — диделәр. Ләкин сукырларча үз мәзһәбен тоткан егет: «Минем мәзһәбемдә алай түгел, димәк, бу дөрес түгел. Ә Әбү Хүрәйрә хәдисләре кабул ителми», — дип әйтте.
Бу сүзләрен әйтеп кенә бетерде, мәчет түбәсеннән бик зур елан егылып төште, бөтен кешеләр сикереп тордылар. Бу егет йөгерә башлады, елан да аның артыннан йөгерде. Кешеләр аңа: «Тәүбә ит! Тәүбә ит!», — дип кычкырдылар, ул: «Тәүбә итәм, тәүбә итәм!», — диде. Елан бөтенләй булмаган кебек юкка да чыкты.
Котбуддин әл-Юнини түбәндәге очракны хәбәр итә: «Бусрадан Әбү Сәләмә исемле бер кеше бар иде. Үзенең буйсынмаучанлыгы һәм оятсызлыгы белән билгеле булган кеше. Һәм бервакыт аның алдында сивак (авызны чистарту өчен тамыр) һәм аның яхшы яклары турында телгә алдылар. Теге кеше: «Аллаһ белән ант итәм, мин сивакны барыт тик үземнең арт саным өчен генә кулланачакмын», — дип әйтте. Шуннан соң тотты да, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтен мыскыл итеп, сивакны арт санына тыгып чыгарды. Һәм шунда ук ул үзенең корсагында да, арткы юлында да бик каты авырту тойды. Һәм бу түзә алмаслык авырту тугыз ай дәвам итә. Ә тугыз айдан соң ул ниндидер бер җан иясен төшерә (тудыра). Аның шул җиреннән дүрт аяклы күсе сыман бер җан иясе килеп чыга.
Аның башы балык башы кебек, ә арткы өлеше куянның арткы өлеше кебек иде. Ул бу хайванны тапкач, хайван өч тапкыр кычкыра. Шуннан соң әлеге кешенең кызы торып, бу җан иясенең башын ярып үтерде. Ә бу кеше шуннан соң тагын ике көн яши һәм өченче көндә үлә. Һәм ул: «Бу җан иясе мине үтерде. Ул минем бөтен эчәкләремне ярды», — дип әйтә».
Котбуддин әл-Юнини әйтүенчә, бу җан иясен шул җирләрдә яшәүчеләрдән һәм шул шәһәрнең хатыйбларыннан торган бер төркем кеше күргәнлеге турында әйткән. Алар арасында әлеге җан иясен тере килеш күрүчеләр дә, аны инде үлгән килеш күрүчеләр була.
Физик пландагы мондый нәтиҗәләргә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә буйсынмау китерә.
Бишенче тискәре нәтиҗә: Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә буйсынмау кешенең хәерлелектән (хәйр) мәхрүм ителүенә китерә.
Аллаһ (Ул бөек һәм югары) болай дип кисәтә:
وَأَطِيعُوا اللَّهَ وَأَطِيعُوا الرَّسُولَ وَاحْذَرُوا
«Аллаһка буйсыныгыз, Рсәүлгә буйсыныгыз һәм сак булыгыз!»
Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:92
Гыймран ибн Хүсәйн болай дип әйткән: «Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сөртеп яндыруны тыйды. Һәм без барыбер сөртеп яндырдык, һәм бернинди бәхеткә (уңышка) ирешмәдек».
Әбү Дәүд болай дигән: «Чөнки Гыймран ибн Хүсәйн фәрештәләрнең сәламнәрен ишеткән. Ә шул сөртеп яндыруны эшли башлагач, фәрештәләрнең сәламнәрен ишетми башлый, бу хәерлелектән мәхрүм кала. Аннары, сөртеп яндырудан баш тарткач, ул яңадан фәрештәләрнең сәламен ишетә башлый».
Алтынчы тискәре нәтиҗә: Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тыңламау һәм аның Сөннәтенә иярүдән баш тарту гаиләңдә проблемаларга һәм явызлыкларга китерә.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кеше сәяхәттән кайтканда төнлә көтмәгәндә өенә кайтуны тыйган. Ике кеше, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу хәдисен ишеткәч, буйсынмаска карар кыла. Алар өйләренә көтмәгәндә төнлә кайталар һәм һәркайсының хатыны белән өйдә чит бер ирне очрату җәзасын алалар. Аллаһ сакласын!
Хәдисне ишеткәч, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хәдисенә махсус каршы килү кешене менә нәрсәгә китерә.
Күренекле галим Сәгыйд ибн әл-Мүсәййиб атасыннан мондый сүзләр тапшыра: «Атасының атасы Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) янына килгән һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аңа болай дигән:
«ما اسْمُكَ؟»
«Синең исемең ничек?»
Ул әйткән:
«حَزْنٌ»
«Минем исемем Хәзн (каты, кырыс, тупас)».
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аңа әйткән:
«أنْتَ سَهْلٌ»
«Юк, син җиңел (ягъни тупас, каты һәм кырыс түгел)».
Ул әйтә:
«لا أُغَيِّرُ اسْمًا سَمَّانِيهِ أبِي»
«Юк. Мин әтием кушкан исемемне үзгәртмәячәкмен».
Һәм Сәид ибн әл-Мусайиб әйтә:
«فَما زَالَتِ الحُزُونَةُ فِينَا بَعْدُ!»
«Һәм шул вакыттан бирле бу тупаслык, кырыслык һәм катылык безнең нәселдә кала».
әл-Бохари (6190)
Аллаһу Әкбар! Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тыңламау.
Җиденче тискәре нәтиҗә: Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тыңламау һәм аның Сөннәткә каршы килүе кешене һәлакәткә илтә һәм үлеменә китерә.
Бервакыт олы яшьтәге бер бәдәви авырып киткән. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аның хәлен белергә килгән һәм авыруларга гадәттә мондый сүзләр әйтә торган булган:
«لا بَأْسَ، طَهُورٌ إنْ شَاءَ اللَّهُ»
«Бернинди дә куркыныч (бәла) түгел, пакьләнү ин шәа Аллаһ!».
Һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бәдәвигә бу сүзләрне әйткән. Бәдәви, «Ин шәә Аллаһ» дип әйтәсе урынга, болай дип әйтә:
طَهُورٌ؟ كَلَّا، بَلْ هي حُمَّى تَفُورُ -أوْ تَثُورُ- علَى شَيخٍ كَبِيرٍ، تُزِيرُهُ القُبُورَ
«Нинди чистарыну? Бу миндә, карт кешедә кайнап торган бизгәк. Һәм ул бу картны кабергә куып кертәчәк».
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын):
«فَنَعَمْ إذًا»
«Яхшы ул чакта», — дип әйтә.
әл-Бохари (3616, 7470)
Һәм бу кеше икенче көннең киченә кадәр яши алмаган. Бу — Пәйгамбәребезнең Сөннәтенә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) каршы килүдән килеп чыккан бәхетсезлек.
Сигезенче тискәре нәтиҗә. Әй Аллаһның коллары! Кешенең Аллаһ ризалыгы өчен кылган яхшы гамәлләре Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтен буйсынмау аркасында юкка чыгарга (сызылып ташларга) мөмкин. Бу хакта аятьтә әйтелә.
Тугызынчы тискәре нәтиҗә. Кыямәт көнендә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сулыгы булыр. Сусаган кешеләр бу сулык янына су эчәргә килерләр, ләкин аларны, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) диненә һәм аның Сөннәтенә каршы килгәннәре өчен, сулыктан куып чыгарырлар.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди: «Мин сездән элек анда, үземнең сулык янында булырмын Кыямәт көнендә. Кешеләр берәм-берәм һәм төркемләп киләчәкләр. Мин аларны, үз дөяләрен таныган һәм аларны чит кешенекеннән аера белгән кеше кебек, исемнәре, тышкы кыяфәтләре, сыйфатлары буенча танырмын. Ләкин сулыктан куылачак кешеләр булачак. Шул чагында мин Аллаһка (Ул пакь һәм югары) кайтачакмын һәм әйтәчәкмен:
«يَا رَبِّ رَهْطِي، أَيْ رَبِّ أُمَّتِي»
«Йә Раббым, бу бит минем төркемем, бу бит минем өммәтем!».
Һәм аңа болай әйтеләчәк:
«يَا مُحَمد، إِنَّك لَا تَدْرِي مَا أَحْدَثُوا بعْدك إِنَّهُم كَانُوا يَمْشُونَ بعْدك الْقَهْقَرَى»
«Әй Мөхәммәд, Синнән соң алар синең динеңә нинди яңалыклар керткәннәрен белмисең. Синнән соң алар артка чигенүләрен дәвам иттеләр дә иттеләр».
әл-Бохари (6585, 7048)
Аллаһы Тәгалә безне моннан сакласын!
Унынчы тискәре нәтиҗә: Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтеннән баш тарту — кешенең газаплы җәза алуына һәм Тәмугка эләгүенә сәбәп.
Аллаһы Тәгалә әйтә:
وَمَن يُشَاقِقِ الرَّسُولَ مِن بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُ الْهُدَى وَيَتَّبِعْ غَيْرَ سَبِيلِ الْمُؤْمِنِينَ نُوَلِّهِ مَا تَوَلَّى وَنُصْلِهِ جَهَنَّمَ وَسَاءَتْ مَصِيرًا
«Аның өчен туры юл ачыкланганнан соң Рәсүлгә кем каршы килә һәм иман китерүчеләр юлына (сәхабәләрнең юлына) иярми, без аны үзе омтылган нәрсәгә юнәлтербез, һәм аны Җәһәннәм утында яндырырбыз, һәм бу урын нинди яман урын».
Коръән, «Хатыннар» сүрәсе, 4:115
Бу дөньяда Сөннәттән җирәнгән кешегә нәфрәт һәм кимсетү төшә. Ә мәңгелек дөньяда — газаплы җәза.
Бу — Аллаһның Рәсүле (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә каршы килүнең һәм аның артыннан барудан баш тартуның тискәре һәм коточкыч нәтиҗәләренең кайберләре генә.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безне моннан сакласын! Аллаһы Тәгалә Аның ачуына һәм ризасызлыгына китерерлек һәрнәрсәдән безне сакласын иде!
Яңа комментлар