«Әл-Фатиха» сүрәсе белән бәйле хаталар. 2 өлеш

Share

Әй Аллаһның коллары, «әл-Фатиха» сүрәсе — ул Коръәндәге иң бөек сүрә. Бу хакта беренче буыннарның мәшһүр имамы Ибн Дҗәрир әт-Табари әйткән һәм исламның барлык галимнәре дә бу сүрәнең җиде аятьтән торуы буенча бер фикердә. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Коръәндә бу сүрәне «җиде тапкыр кабатлана торган» аять (сәбгүл-мәсәгәни) дип атаган, чөнки һәр рәкәгатьтә без моны кабатлыйбыз.

Әй Аллаһның коллары, «әмин» сүзе «әл-Фатиха» сүрәсенең аяте түгел. Бик күп кешеләр аны «әл-Фатиха» га карый дип уйлый, шуңа күрә балаларын бу сүрәне укырга өйрәткәндә, ахырында «әмин» дип әйтергә өйрәтәләр. Әмма «әмин» сүзе аерым үтенеч догасы булып тора һәм «йә Аллаһ, җавап бир» (Аллаһүммә истәдҗиб) дигәнне аңлата. Кеше иң хәерле догасы булган «әл-Фатиха» сүрәсен укый һәм шуннан соң «әмин» ди, бу «йә Аллаһ, җавап бир» (Аллаһүммә истадҗиб) дигәнне аңлата. Аннары балалар гомер буе «әмин» не «әл-Фатиха» сүрәсенә карый дип уйлыйлар, гәрчә ул аңа карамаса да.

Күп кешеләр «әмин» сүзен әйткәндә ялгыша. Әйтелешнең ике төре бар:

1) әәәмииин — озынайтып;

2) әмин — кыскача.

Ике төрен дә кулланырга ярый, әмма кайбер кешеләр «әммиин» диләр – бу дөрес түгел, чөнки ул сүз бөтенләй башка мәгънәгә ия.

Әй Аллаһның коллары, тагын бер ялгышлык! Күп кешеләр «әл-Фатиха» сүрәсен укыганда, бу сүрәнең мәгънәсен боза торган хаталар җибәрәләр. Кайберәүләр дөрес түгел итеп болай укый:

1) «иһдинә сырааталь-мүстәкыийм, сырааталь-ләзиинә әнгәмтҮ (дөресе “әнгәмтӘ”) галәйһим», бу «Безне туры юлдан, мин (дөресе Син) игелек кылган кешеләрнең юлыннан алып бар» дигәнне аңлата;

2) «йә» хәрефен икеләтмичә уку бик киң таралган хата: «иякә нәгбүдү үә иякә нәстәгыйн». Ул «Кояшка без табынабыз һәм Кояштан ярдәм сорыйбыз» дип әйтә булып чыга. Шуңа күрә уртада булган «йә» не икеләтергә кирәк: «иййкә нәгбүдү үә иййкә нәстәгыйн», ягъни «Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз».

Мин барлык мөселманнарны гыйлемгә чакырам, чөнки һәр мөселман һәм мөселман хатын-кыз гыйлем алырга тиеш, ә һәрберебезнең бурычы булган гыйлемнәрдән, аерым алганда:

  • беренчедән, «әл-Фатиха» сүрәсен дөрес укырга өйрәнергә кирәк, чөнки безгә бу сүрәне көнгә ким дигәндә 17 тапкыр укырга туры килә, шуңа без аны дөрес укырга тиешбез. Бу сүрә — намазның баганасы, ә намаз — ул диннең баганасы;
  • икенчедән, укыганнарыбызның мәгънәсен өйрәнү мөһим, чөнки Коръән без аны укысыннар өчен генә, мәгънәләрен аңламасыннар өчен иңдерелмәгән. Аллаһы Тәгалә әйтә:

كِتَابٌ أَنزَلْنَاهُ إِلَيْكَ مُبَارَكٌ لِّيَدَّبَّرُوا آيَاتِهِ

«Без сиңа иңдергән Китап мөбарәк, алар Аның аятьләре хакында уйлансыннар өчен иңдердек».

Коръән, «Сад» сүрәсе, 38:29

Нәрсә укыганыңны да аңламасаң, син ничек уйларнырсың?! Шуңа күрә, әй Аллаһның коллары, Коръәннең мәгънәсен, бигрәк тә «әл-Фатиха» сүрәсенең мәгънәсен өйрәнегез, моның өчен ниндидер адашкан төркемнәрнең, кабергә табынучыларның яки мүгтәзилиләрнең тәфсирләрен түгел, ә ышанычлы Коръән тәфсирләрен кулланыгыз. Ә ибн Кәсир тәфсире кебек әһлү сүннә үәл-дҗәмәгә тәфсирен һәм рус теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы, иң гади һәм кыскартылган тәфсирләрдән — шәех Габдеррахмән әс-Сәгдинең (Аллаһы Тәгалә аны ярлыкасын) тәфсирен. Мин үземә дә, сезгә дә аны өйрәнергә киңәш итәм.

Әй Аллаһның коллары, без Аллаһтан сорыйбыз, Аңардан башка хак иләһ юк, Ул безнең барыбызны да төзәтсен һәм бөтен эшләребезне тәртипкә китерсен иде. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безгә Аның берүзенә генә гыйбадәт кылып яшәргә һәм шул юлда вафат булырга рөхсәт итсен, соңгы сүзләребез «Лә иләһә илләЛлаһ, Мүхәммәдүн РәсүлүЛлаһ» (Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк һәм Мөхәммәд — Аның Илчесе дип шаһитлык бирәм) дигән сүзләр булсын иде. Аллаһы Тәгалә безгә Исламда яшәргә һәм иманда вафат булырга рөхсәт итсен иде. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга үз диннәре гыйлемен бирсен һәм тормышка ашырырга ярдәм итсен иде, чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын):

مَنْ يُرِدِ اللَّهُ بِهِ خَيْراً يُفَقِّهْهُ في الدِّينِ

«Кемгә Аллаһ яхшылык тели, шуңа динне аңлау бирә».

әл-Бохари (71) и Мөслим (1037)

Әгәр бу өммәтнең дине хакында аңлавы булмаса, уйланырга кирәк, бәлки, Аллаһы Тәгалә безгә яхшылык теләми торган дәрәҗәгә җиткәнбездер? Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сакласын безне!