
Әй Аллаһның коллары! Шуны белегез: иң яхшы сүз — ул Аллаһ сүзе, иң яхшы юл — ул Мөхәммәднең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) юлы, иң начар гамәл — диндәге яңалык. Һәм дә һәр диндәге яңалык — ул каршылык, һәм дә һәр каршылык (бидгать) утка алып бара.
Әй Аллаһның коллары! Әгәр мин сездән Коръәндәге иң яхшы сүрә нинди дип сорасам, сезнең күбегез, мөгаен, бу Коръәнне ачучы «әл-Фатиха» сүрәсе, ә Коръәндәге иң яхшы аять – «әл-Күрси» аяте дип әйтер.
Имам әл-Бохари Әбү Сәгыйд ибн әл-Мүгәллә дигән сәхабәдән (Аллаһ аннан разый булсын) хәдис китерә. Ул болай дип сөйли:
كُنْتُ أُصَلِّي فِي الْمَسْجِدِ، فَدَعَانِي رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، فَلَمْ أُجِبْهُ، فَقُلْتُ:
«Мин намаз укый идем, шул вакытны мине Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) чакырды, ләкин мин аңа җавап бирмәдем (чөнки намаз белән мәшгуль идем). Аннары мин аңа болай дидем:
يَا رَسُولَ اللَّهِ إِنِّي كُنْتُ أُصَلِّي
«Йә Аллаһның Илчесе, мин намазда идем».
Ә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай диде:
أَلَمْ يَقُلِ اللَّهُ: اسْتَجِيبُوا لِلَّهِ وَلِلرَّسُولِ إِذَا دَعَاكُمْ؟
«Ә Аллаһы Тәгалә: “Аллаһка Һәм Аның Илчесенә ул сезне чакырганда җавап бирегез”, — дип әйтмимени?».
Аннан ул миңа болай әйтте:
لأُعَلِّمَنَّكَ سُورَةً هِيَ أَعْظَمُ السُّوَرِ فِي الْقُرْآنِ قَبْلَ أَنْ تَخْرُجَ مِنَ الْمَسْجِدِ
«Бу мәчеттән чыкканчы мин сиңа Коръәндәге иң бөек сүрәне өйрәтермен».
ثُمَّ أَخَذَ بِيَدِي، فَلَمَّا أَرَادَ أَنْ يَخْرُجَ قُلْتُ لَهُ أَلَمْ تَقُلْ:
Шуннан соң ул мине кулымнан тотты һәм мәчеттән чыкканда ук мин аңа:
لأُعَلِّمَنَّكَ سُورَةً هِيَ أَعْظَمُ سُورَةٍ فِي الْقُرْآنِ
«Әй Аллаһның Илчесе, син бит мине Коръәннең иң бөек сүрәсенә өйрәтәм, дидең», — дип әйттем.
Шуннан соң ул (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
(الحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ العَالَمِينَ)، هِيَ السَّبْعُ المَثَانِي، وَالقُرْآنُ العَظِيمُ الَّذِي أُوتِيتُهُ
«”Бөтен мактау галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһка” — бу кабатлана торган җиде аять (һәр рәкәгатьтә ул аятьләр укыла) һәм миңа бүләк ителгән бөек Коръән».
Әл-Бохари, 4474.
Шулай итеп, «әл-Фатиха» сүрәсе – Коръәндә һәм, гомумән, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) тарафыннан иңдерелгән барлык китаплардагы иң яхшы сүрә. Коръәннән һәм Сөннәттән күп дәлилләр бу сүрәнең югары дәрәҗәле булуын күрсәтә. Ошбу сүрәнең урынын аңларга мөмкинлек бирә торган ике күрсәтмә генә китерербез.
1. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйтә:
قالَ اللَّهُ تَعالَى
Аллаһы Тәгалә болай әйтте:
قَسَمْتُ الصَّلاَةَ بَيْنِي وَبَيْنَ عَبْدِي نِصْفَيْنِ فَنِصْفُهَا لِي وَنِصْفُهَا لِعَبْدِي وَلِعَبْدِي مَا سَأَلَ
«Мин намазны /әс-саләһ/ Үзем белән колым арасында ике өлешкә бүлдем һәм колыма [бу сүрәне укыганда] ул сораган нәрсә булыр».
فإذا قالَ العَبْدُ: {الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ العالَمِينَ}، قالَ اللَّهُ تَعالَى: حَمِدَنِي عَبْدِي
Кол: «Барча мактаулар галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһка», — дигәч, Аллаһы Тәгалә: «Колым мине мактады», — ди.
وإذا قالَ: {الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ}، قالَ اللَّهُ تَعالَى: أثْنَى عَلَيَّ عَبْدِي
Ә инде [кол]: «Рәхимле, Шәфкатьле», — дигәч, Аллаһы Тәгалә: «Колым Минем хакта яхшы сүз әйтте», — ди.
وإذا قالَ: {مالِكِ يَومِ الدِّينِ}، قالَ: مَجَّدَنِي عَبْدِي
Ә инде [кол]: «Кыямәт көне Патшасына!». Аллаһы Тәгалә: «Мине колым данлады», — ди.
فإذا قالَ: {إيَّاكَ نَعْبُدُ وإيَّاكَ نَسْتَعِينُ} قالَ: هذا بَيْنِي وبيْنَ عَبْدِي، ولِعَبْدِي ما سَأَلَ
Ә инде [кол]: «Сиңа гына гыйбәдәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз», — дисә, Аллаһы Тәгалә: «Бу Минем белән колым арасында һәм Минем колыма ул сораган нәрсә булыр», — ди.
فإذا قالَ: {اهْدِنا الصِّراطَ المُسْتَقِيمَ صِراطَ الَّذينَ أنْعَمْتَ عليهم غيرِ المَغْضُوبِ عليهم ولا الضَّالِّينَ} قالَ: هذا لِعَبْدِي ولِعَبْدِي ما سَأَلَ
Аллаһы Тәгалә: «Безне туры юлга – үзең игелек кылган кешеләрнең юлыннан алып бар», — дигәч, Аллаһы Тәгалә: «Бу Минем колым өчен, һәм Минем колыма ул сораган нәрсә булыр», — ди.
Мөслим, 395.
«Әл-Фатиха» сүрәсенең бер исеме — ул намаз /әс-саләһ/, чөнки ул һәр намазда укыла.
Әй кардәшләр! Әй мөэминнәр! Әй мөселманнар! Бу без укыган һәр намазның рәкәгатьләрендә була. Шуңа күрә безнең йөрәкләребез намазда булырга тиеш һәм бу гыйбәдәт вакытында кеше кем алдында басып торганын аңларга тиеш. Кайсыбыз да булса «әл-Фатиха» сүрәсен укыса, ул безнең ни дәрәҗәдә зәгыйфь, Аллаһы Тәгаләнең бихисап мәхлукларының берсе генә булуыбызны аңларга тиеш. Күктә, Җирдә, диңгездә, коры җирдә күпме җан иясе бар? Без бу исәпсез-хисапсыз мәхлуклар арасында нибары бер кисәкчек кенә. Һәм син, шундый зәгыйфь зат, болай дисең: {الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ العالَمِينَ}. Сиңа (зәгыйфь затка, көчсез мәхлукка) галәмнәрнең Раббысы, күкләрнең һәм Җирнең кодрәтле Хакиме /Дҗәббәру әс-сәмәүәти үәл-әрд/ : «Мине колым мактады», — ди. Син: {الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ}, — дисәң, ул: «Колым минем хакта яхшы сүзләр әйтте», — ди. Әй Аллаһның коллары, шуңа күрә намазда «әл-Фатиха» сүрәсен укыганда, әйдәгез, бу мәгънәләрне аңлап, аларны йөрәгебез аша үткәрик.
2. Әй Аллаһның коллары, намаз бу диннең терәге /гәмүдү әд-диин/ булган «әл-Фатиха» сүрәсеннән башка була алмый. Бу — шушы сүрәнең бөеклеген күрсәтүче икенче дәлил.
Хәдистә Гүбәд ибн әс-Сәмиттән (Аллаһ аннан разый булсын) Аллаһның Илчесенең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мондый сүзләре китерелә:
لَا صَلَاةَ لِمَن لَمْ يَقْرَأْ بفَاتِحَةِ الكِتَابِ
«Китапны ачучы «әл-Фатиха» сүрәсен укымаган кешенең намазы юк».
Әл-Бохари, 756 һәм Мөслим, 394 тапшыра.
Әгәр дә бу сүрә шулкадәр югары дәрәҗәгә, шундый өстенлеккә ия булмаса, ул ошбу диннең баганасы булып торган намаз баганасы булмас иде.
Әй Аллаһның коллары, «әл-Фатиха» сүрәсенең исемнәре күп икәнен беләсезме? Аларның берсе «Үмм әл-Куръән» «Коръәннең анасы (нигезе)», чөнки бу сүрә Коръәндә булган барлык мәгънәләрне үз эченә ала. «Әл-Фатиха» сүрәсе бөтен динне үз эченә ала, ә Коръән бу сүрә өчен аңлатма булып тора. «Әл-Фатиха» сүрәсендә, гомумән, Коръәндә әйтелгәннәрнең барысы да җыелган, анда бу диннең нигезләре һәм асылы тупланган: ихлас гыйбәдәт кылу бары тик Аллаһка гына, Аллаһның Рәсүленә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) иярү.
«Әл-Фатиха» сүрәсе ни өчен Коръәндә иң яхшы сүрә икәнлеге турында уйланганыгыз бармы? Үзендә булган мәгънәләр аркасында әлбәттә. Ибн әл-Каййим (Аллаһ аны ярлыкасын) болай әйтә:
«Бөтен Коръән мәгънәләре буенча «әл-Фатиха» сүрәсенә, «әл-Фатиха» сүрәсе үзе {إيَّاكَ نَعْبُدُ وإيَّاكَ نَسْتَعِينُ} «Бары тик Сиңа гына гыйбәдәт кылабыз һәм бары Синнән генә ярдәм сорыйбыз» сүзләренә кайтып кала.
Бөтен Коръән шул сүзләргә кайтып кала, шуңа күрә Ибн әл-Каййим «Мәдаридҗ әс-саликин» китабының өч томын менә шушы сүзләрне аңлатуга багышлаган.
Әй Аллаһның коллары, бу сүрәдә безнең өчен бик күп файдалы нәтиҗәләр һәм сабаклар бар. Галимнәр 100 дән артык үгет-нәсыйхәт санап чыкканнар, әмма без сезнең белән кайберләрен генә телгә алырбыз.
БЕРЕНЧЕСЕ. Әгәр син «әл-Фатиха» сүрәсе турында уйласаң, анда Бераллалыкның (Тәүхиднең) өч төре күрсәтелгәнен күрерсең. Моның нәрсә икәнен белмисез дип әйтмәгез, чөнки әгәр сез Тәүхиднең нәрсә икәнен белмисез икән, сез мөселман түгел, чөнки Тәүхид булган очракта гына мөселман булып була. «Мөселман» һәм «Бер Аллаһка гына гыйбәдәт кылучы» сүзләре — синонимнар. Әгәр синдә Тәүхиднең өч төре бар икән, син Тәүхидне тормышка ашыручы кеше булачаксың:
- Син шуны танырга тиешсең: Аллаһы Тәгалә – бердәнбер Раббы, Хәким, юктан бар Кылучы, барча галәмнәрнең һәм бар нәрсәнең Хуҗасы.
- Аллаһ бердәнбер иләһ, Аңа бөтен төр гыйбәдәтләрне багышлыйлар, Аңа гыйбәдәт кылалар һәм Аны иләһи сыйфатлар белән сыйфатлыйлар.
- Аллаһ – Коръәндә һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтендә әйтелгән бердәнбер иләһи исемнәр һәм сыйфатлар иясе.
Тәүхиднең бу өч төренең барысы да синдә булырга тиеш, әгәр алар юк икән, син «Бер Аллаһка гына гыйбәдәт кылучы» түгел.
«Әл-Фатиха» сүрәсендә Тәүхиднең шушы өч төренә дә күрсәтмә бар. Әгәр син: {الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ العالَمِينَ} «Барча мактаулар галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка», — дисәң, ягъни безнең бөтен гыйбәдәт кылуыбыз Аллаһыны данлау һәм олылау белән бара, димәк, Аллаһ гыйбәдәтләр багышланган бердәнбер иләһ. {رَبِّ العالَمِينَ} «Галәмнәрнең Раббысы», — дисәң, син Аллаһны галәмнәрнең Хуҗасы булган бердәнбер Раббы дип саныйсың. {الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ} дип әйткәндә, син Аллаһның күркәм Исемнәре һәм бөек (югары) сыйфатлары бар икәнлеген раслыйсың. Шулай итеп, бу сүрә Тәүхиднең барлык өч төренә дә күрсәтә.
Әй Аллаһның коллары, «Әл-Фатиха» сүрәсе турында уйланыгыз. Бу бик мөһим! Без сезнең белән нәрсә турында гына уйласак та, нинди генә буш әйберләргә без үзебезнең фикерләү сәләтләребезне сарыф итмибез, тик сүз дин турында барганда, ни өчендер «миңа кыен» дибез. Кеше бик нечкә, катлаулы нәрсәләрне аңлый, ләкин сүз дин турында барганда, Тәүхиднең өч төре турында барганда, ул моны катлаулы дип әйтә. Монда бернинди кыенлык юк! Бу синең динең!
ИКЕНЧЕДӘН, «әл-Фатиха» сүрәсе Аллаһы Тәгаләнең бердәнбер гыйбәдәт кылырга лаеклы Зат икәнлеген, ул Үзе генә бар нәрсәнең Хуҗасы һәм Хакиме икәнлеген күрсәтә һәм Аның Хаким һәм Патша икәнлеген күрсәтә. Шулай итеп, ул Аның илаһилеген, патшалыгын һәм хакимлеген күрсәтә.
Ә хәзер күңелегездән Коръәннең соңгы сүрәсенә — «ән-Нәс» сүрәсенә күчегез:
قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ ✿ مَلِكِ النَّاسِ ✿ إِلَهِ النَّاسِ
«Кешеләрнең Раббысына, кешеләрнең Патшасына, кешеләрнең Алласына сыенам…».
Коръән, «Кешеләр» сүрәсе, 114:1-3
Бу өч нәрсә: Аның хакимлеге, Аның патшалыгы һәм Аның илаһилеге тагын бер тапкыр ассызыклана. Гаҗәп түгелме соң бу? Коръәннең башы һәм ахыры: «әл-Фатиха» сүрәсе белән «ән-Нәс» сүрәсе, бер-берсе белән туры килә.
Әй Аллаһның коллары, бу «әл-Фатиха» сүрәсе. Ниндидер гамәл кылсаң, Аллаһы Тәгалә сиңа әҗерен бирер һәм Кыямәт көнендә үлчәүдә бу гамәл ярдәм итәр, басыр дисең. Исеңдә тот! Син кылган гамәлләрнең барысын да Аллаһ синнән кабул итәчәк, әгәр син ике шарт үтәсәң генә, югыйсә юк.
Беренче шарт: синең гамәлләрең Аллаһ ризалыгы өчен генә кылынырга тиеш. Бу ихласлык /ихлясъ/ дип атала.
Икенче шарт: син кылган гамәлләр Коръәндә һәм Сөннәттә Аллаһы Тәгалә Үзенең Пәйгамбәре (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аркылы билгеләгәнчә булырга тиеш.
Әгәр бу ике шарт юк икән, ул кабул ителми: бәлки син бу гамәлне ихлас күңелдән эшлисеңдер, ләкин моңа Аллаһ Коръәндә яки Сөннәттә күрсәтмәгән, яисә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) моңа өйрәтмәгән; яки, бәлкем, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) моңа өйрәткән булган, ләкин син моны ихлас күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә кеше күрсен дип эшлисеңдер. «Әл-Фатиха» сүрәсе безгә бу ике шартны Коръәннең башында ук күрсәтә.
{إيَّاكَ نَعْبُدُ} «Бары тик Сиңа гына гыйбәдәт кылабыз», ягъни безнең барлык изге эшләребез кем өчендер яки нәрсә өчендер түгел, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә.
{اهْدِنا الصِّراطَ المُسْتَقِيمَ} «Безне Туры юлдан алып бар», ягъни Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) юлы белән, безнең барлык гамәлләребез Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) алып килгәннәргә туры килергә тиеш дигән сүз.
Әй Аллаһның колы, белеп тор: синең йөрәгеңдә өч йөрткеч бар, алардан башка синең йөрәгең үле була һәм бернинди гыйбәдәт кылу мөмкин түгел. Гыйбәдәтнең үзендә өч әйбер (йөрткеч) һичшиксез булырга тиеш:
Беренчесе — Аллаһка мәхәббәт, чөнки ул сине Аллаһка барырга, аңа омтылырга мәҗбүр итә.
Икенчесе — Аллаһның (Ул пакь һәм бөек) әҗер-савабына өмет. Бу сине дәртләндерә һәм алга алып бара.
Өченчесе — Аллаһтан һәм Аның җәзасыннан курку. Бу сине кысаларда булырга һәм Туры юл чикләреннән чыкмаска мәҗбүр итә.
Бу өч әйбер дә «әл-Фатиха» сүрәсендә бар: {الْحَمْدُ لِلَّهِ} «Барча мактаулар Аллаһка» — ул Аллаһка мәхәббәт, чөнки гарәп телендә «الْحَمْد» /әл-хәмд/ — мактау гына түгел, ә мәхәббәт белән мактау. Кемнедер мактаганда һәм яратмаганда, бу «мәдх» дип атала, ә менә тулы мәхәббәт аркылы мактаганда — бу «әл-хәмд». Шулай итеп, {الْحَمْدُ لِلَّهِ} – мәхәббәткә күрсәтмә ул.
{الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ} — өметкә күрсәтмә, Аллаһ — «Рәхимле, рәхимлелеге белән бөтен тереклекне Колачлаучы». Ул безгә көндезен дә, төнен дә бу дөньяда, ә мөэминнәргә мәңгелек дөньяда үзенең рәхим-шәфкатен күрсәтүче. Бу безне өметләндерә.
{مَالِكِ يَومِ الدِّينِ} «Кыямәт көне Хакиме». Без барыбыз да, безне юктан бар Кылучы каршына шәрә, тулысынча ялангач (хәзер бездә булган киемнән берни дә булмаячак), яланаяк басып торачак көннең Хакиме. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйтте:
يُحْشَرُ النَّاسُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ عُرَاةً غُرْلًا بُهْمًا
«Кешеләр Кыямәт көнендә ялангач, сөннәткә утыртылмаган хәлдә һәм /бүһмән/ җыелачак».
Һәм кешеләр:
وَمَا بُهْمًا؟
«Нәрсә соң ул /бүһмән/?», — дип сорадылар.
Ул:
لَيْسَ مَعَهُمْ شَيْءٌ
«Бу аларның бернәрсәсе дә булмаячак дигәнне аңлата», — дип җавап бирә.
әл-Бохари 514, Әхмәд 16042
Синең үзең белән бернәрсә дә булмаячак: син биредә сатып алган милек тә, күчемсез милек тә, ниндидер дәрәҗәле урын да, вазыйфа да, багланышлар да. Син берүзең генә һичнәрсәсез Аллаһ (Ул пакь һәм югары) каршында басып торачаксың. {مَالِكِ يَومِ الدِّينِ} дип әйтсәң, син шуларны искә төшерәсең һәм бу сүзләр сине Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) куркырга мәҗбүр итә.
Кеше, һичшиксез, үзенең теләсә кайсы гыйбәдәтендә бу өч нәрсәне — мәхәббәт, өмет һәм куркуны, берләштерергә тиеш. Элгәреләр болай әйтәләр, Аллаһка (Ул пакь һәм югары) бары тик өмет нигезендә генә гыйбәдәт кылучы — адашкан /мүрдҗии/, ул, ни генә эшләсә дә, Аллаһ — Рәхимле, шуңа күрә барысы да әйбәт булачак дип уйлый. Галимнәр әйтүенчә, Аллаһка курку нигезендә генә гыйбәдәт кылучы — /харидҗи/, ә мәхәббәт нигезендә генә гыйбәдәт кылучы — динсез /зиндыйк/.
«Әл-Фатиха» сүрәсе бу өч әйберне үз эченә туплый. Карагыз, бу нинди матур! Гыйбәдәт кылу шушы өч нәрсәне үз эченә алырга тиеш. Ә хәзер уйлап карагыз, сез бу сүрәне укый башлыйсыз һәм {الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ العالَمِينَ} дисез. Йөрәгегез Аллаһка (Ул пакь һәм югары) мәхәббәт белән тула. {الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ} «Рәхимле, Шәфкатьле» — йөрәк Аллаһның (Ул пакь һәм югары) әҗер-савабына өмет белән тула. {مَالِكِ يَومِ الدِّينِ} «Кыямәт көненең, Хисап көненең Хакиме /йәүм әд-дин/». Сине Аллаһтан курку биләп ала. Син бу өч әйберне йөрәгеңә җыйгач, соңыннан инде: {إيَّاكَ نَعْبُدُ} «Синең Үзеңә генә гыйбадәт кылабыз», — дисең, чөнки синдә мәхәббәт, өмет һәм курку булса гына гыйбәдәт кылу мөмкин, әй Аллаһның колы!
Әй Аллаһның колы, «әл-Фатиха» сүрәсен караганда, хәзер бер генә җөмлә турында уйла: {إيَّاكَ نَعْبُدُ} «Синең Үзеңә генә гыйбадәт кылабыз». Моның нәрсә икәнен беләсеңме? Аллаһы Тәгалә безне ни өчен яраткан? Ул безне бары тик Аңа гына гыйбәдәт кылу өчен яратты. Бу — гыйбәдәт кылу хокукында Аллаһы Тәгаләнең бердәнберлеге /Тәүхид әл-Үлүһийә/. Безнең барча гыйбәдәтләребез фәкать Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гына. {إيَّاكَ نَعْبُدُ} «Синең Үзеңә генә гыйбадәт кылабыз» дигән сүзләр өчен күкләр күтәрелгән, җир җәелгән. Бу сүзләр хакына Кыямәт көне, һәлакәт һәм Хисап көне тетрәве булачак. Шушы сүзләр өчен Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безне җыяр, Үлчәү куелыр, Сыйрат күпере салыныр. Бу сүзләр хакына кемгәдер уң кулына (Аллаһы Тәгалә безне шулар арасыннан кылсын), кемгәдер сул кулына һәм арттан (Аллаһы Тәгалә безне моннан сакласын) төргәкләр таратылачак.
Димәк, {إيَّاكَ نَعْبُدُ} «Синең Үзеңә генә (йә Аллаһ) гыйбадәт кылабыз». Беркемнән дә котылу һәм ярдәм сорамыйбыз, бары тик Синнән генә; дога кылып ялваруларыбыз белән Сиңа гына мөрәҗәгать итәбез; корбан чалуыбыз Синең ризалыгың өчен генә; тәвәккәлләүләребез Сиңа гына; өметебезне Синең белән генә баглыйбыз; куркуыбыз бары Синнән генә.
Коръән дә башыннан ахырына кадәр шуны әйтә: {إيَّاكَ نَعْبُدُ} «Синең Үзеңә генә (йә Аллаһ) гыйбадәт кылабыз». Әмма шул ук вакытта үзләрен мөселманнар рәтенә кертүче һәм Аллаһтан башка берәрсенә гыйбәдәт кылучы һәм ширек кылучы кешеләр дә бар. Алар каберләргә йөриләр һәм үлгәннәрдән дога кылып нидер сорыйлар, (бәрәкәт алам дип) туфракларына ышкылалар, ниндидер амулетларга, талисманнарга, ниндидер хорафатларга ышаналар, кайсыдыр шәехләргә, изгеләргә гыйбәдәт кылалар, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сакласын.
Һәр мөселман язмышка ышанырга тиеш. Ләкин бу нәрсә дигән сүз соң? Кеше язмышка ышанучы булып санала, әгәр:
- ул Аллаһы Тәгаләгә таяна, чөнки һәрнәрсәнең Аннан гына торганын белә: Ул нәрсәнедер хәл итсә, шул була, ул нәрсәнедер теләмәсә, бу әйбер беркайчан да булмаячак — Аның карары котылгысыз, Аның карарын беркем дә үзгәртә алмый, шуңа күрә без бары тик Аңа гына таянабыз;
- һәрнәрсәнең Аллаһтан гына торганын белеп, кеше үзенә бәйлене эшләргә тиеш: берәрсе туры юлдан киткән икән, бу — Аллаһы Тәгаләнең юл күрсәтүе сәбәпле, ә берәрсе адашкан икән, бу — Аллаһы Тәгалә юл күрсәтмәгәнгә күрә. Син моңа ышанырга, әмма шул ук вакытта үзеңнән торганның барысын да эшләргә тиешсең. Аллаһка якынаер өчен барысын да эшлә. Барлык изге гамәлләрне кыл. Хәлеңнән килгәннең барысын да эшлә. Димәк, син үзеңнән торганны эшләргә һәм шул ук вакытта Аллаһка таянырга тиешсең — бу язмышка ышану була.
Һәм дә «Әл-Фатиха» сүрәсе безгә моны {إيَّاكَ نَعْبُدُ} «Синең Үзеңә генә (йә Аллаһ) гыйбадәт кылабыз» дигән сүзләрдә күрсәтә. Ләкин шул ук вакытта {وإيَّاكَ نَسْتَعِينُ} «Синнән генә ярдәм сорыйбыз» – Синең ярдәмеңә өметләнәбез. Аллаһка гыйбәдәт кылганда үзеңә өмет итмә. Әгәр Ул сине ярдәмсез калдырса, син бернинди яхшылык эшли алмассың, һәлак булачаксың һәм харап булачаксың!
Шуңа күрә Ибн әл-Каййим (Аллаһ аны ярлыкасын) болай ди:
«Кешеләр бу мәсьәләдә дүрт төркемгә бүленә:
Беренче төркем — Аллаһка гына гыйбәдәт кылучылар, намазларын вакытында укып: «Йә Аллаһ, миңа ярдәм ит», — дип, Аның ярдәменә таянучылар. «Намазга ашыгыгыз /хәййә галәс-саләһ/» дигән сүзләрне ишеткәч, алар: «Аллаһы Тәгаләдән башка көч-куәт юк /лә хәүлә үә лә куүәтә иллә биЛләһ/», — диләр. Әгәр Аллаһ ярдәм итмәсә, алар берни дә эшли алмаячак. Гыйбәдәтне дә һәм шулай ук ярдәмгә өметне дә.
Икенче төркем — Аллаһка гыйбәдәт кылучылар, әмма шул ук вакытта аңа өмет багламаучылар. Алар җиңүгә һәм уңышка ирешмәячәк.
Өченче төркем — Аллаһка өмет баглаучылар, ләкин аңа гыйбәдәт кылмаучылар. Алар аңа ниндидер тыелган әйберләрдә өметләрен баглыйлар: «Йә Аллаһ, ярдәм ит» дигән сүзләр белән спиртлы эчемлекләр саталар, риба (процент) белән шөгыльләнәләр һәм шул ук вакытта Аллаһның ярдәменә өметләнәләр.
Дүртенче төркем — Аллаһка гына гыйбәдәт кылмаучылар һәм Аллаһка тәвәккәл кылмаучылар. Һәм дә бу иң начар төркем.
{اهْدِنا الصِّراطَ المُسْتَقِيمَ} «Безне туры юлга күндер». Ничә туры юл /әс-сыраат әл-мүстәкыйм/ бар? Ике? Өчме? Бишме? Унмы? Юк! Бер генә, чөнки хакыйкать бер генә. Шуңа күрә «сыраат» сүзенең күплек саны юк, чөнки ул бер генә. Бу нинди бердәнбер дөрес юл соң?
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:
تَفْتَرِقُ أُمَّتِي عَلَى ثَلَاثٍ وَسَبْعِينَ مِلَّةً كُلُّهُمْ فِي النَّارِ إِلَّا مِلَّةً وَاحِدَةً
«Минем өммәтем җитмеш өч төркемгә бүленәчәк — берсеннән кала барысы да ут эчендә».
Сәхабәләр: «Кемнәр ул, әй Аллаһның Илчесе?», — дип сораганнар.
Ул болай әйткән:
مَا أَنَا عَلَيْهِ وَأَصْحَابِيْ
«Бу мин һәм минем сәхабәләрем (юлында) булучылар».
әт-Тирмизи 2641, әт-Табәрани 14646 һәм әл-Хәким 444
Туры юл /сыраат әл-мүстәкыйм/ — ул Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), аның сәхабәләренең һәм аларның тарафдарларының, Туры юл имамнарының юлы. Беренчел Ислам юлы, ошбу төркемнәр һәм ошбу бүленеш барлыкка килгәнче — сәхабәләр Исламы, бу туры юл /сыраат әл-мүстәкыйм/. Аллаһы Тәгалә безне шул юлдан алып барсын иде.
Аннары «әл-Фатиха» сүрәсе безгә кешеләрнең өч төркемнән торуын хәбәр итә:
1) {صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ} «Үзең яхшылык кылганнарның юлыннан». Ягъни болар — Аллаһы Тәгаләдән рәхмәт /нигмәт/ алучылар.
2) {الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ} «Аллаһның ачуы астындагылар».
3) {الضَّالُّون} «адашканнар».
Аллаһы Тәгалә безне беренче төркемнән кылсын һәм калган ике төркемнән ясамасын иде.
Без сезнең белән барырга теләгән һәм Аллаһыдан сораган {صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِم} «Аллаһ яхшылык кылганнар» кемнәр алар? Болар — дөрес гыйлемгә /әл-һүдә/ ия булучылар һәм бу гыйлемнәрен гамәлләренә /әл-гамәл әс-салих/ күчерүчеләр. Дөрес динне, бигрәк тә аның гакыйдәсен белгән һәм гыйлемгә таянып эш итүчеләр.
Икенче төркем: {الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ} «которые под гневом Его (Аллаха)» — Аллаһы Тәгалә аларга гыйлем биргән, әмма алар алган гыйлемнәре буенча гамәл кылмыйлар, ә үзләре теләгәнчә эшлиләр. Аллаһ яһүдләргә Тәүрат йөкләнгәнлеге хакында болай әйтә:
مَثَلُ الَّذِينَ حُمِّلُوا التَّوْرَاةَ ثُمَّ لَمْ يَحْمِلُوهَا
«Тәүрат йөкләнгән кешеләрнең мисалы (аларга Тәүрат турында гыйлем бирелде), ләкин алар аны күтәрә алмадылар».
Коръән, «Җомга» сүрәсе, 62:5
Гыйлемнәре бар иде, ә гамәлләрендә алар аны күтәрә алмадылар, шуңа күрә алар Аллаһның ачуы астында. Хакыйкатьне белә торып, аның буенча гамәл кылмаучылар булудан Аллаһ сакласын.
Өченче төркем: {الضَّالُّون} «адашучылар» — Аллаһка гыйбәдәт кылырга теләүчеләр, ләкин гыйлемнәре булмаганнар, динне белмичә һәм өйрәнмичә, наданлык нигезендә Аллаһка гыйбәдәт кылучылар.
Әй Аллаһның коллары, әй кардәшләр, үземнән дә, сездән дә үтенеп сорыйм, шушы дин гыйлемен алучылардан булыгыз. Ялкауланмагыз! Иң мөһиме шул! Бу сезнең яратылуыгызның максаты, Аллаһның динен белегез һәм белгәннәрегезне үтәгез. Шәйтан сезнең игътибарыгызны бу эштән читкә юнәлтмәсен. Һәм һич тә белемсез, ниндидер гореф-гадәтләр һәм традицияләр нигезендә, яки үзең теләгәнчә, яисә үзең дөрес дип санаганча, Аллаһка гыйбәдәт кылучылардан булмагыз. Коръәндә һәм Сөннәттә булмаган нәрсәләрне эшләүче күпме кеше гыйлемсез гыйбәдәт кыла! Өйрәнгән һәм белгән, ләкин үзенең тәкәбберлеге яки нәфесе, теләкләре аркасында Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әмер иткәнне үтәмәүчел кешеләр арасыннан булмагыз.
Әй Аллаһның коллары, беләсезме «әл-Фатиха» сүрәсе безне Аллаһка ялварып ничек дога кылырга кирәклеген өйрәтә. Чөнки бу сүрә үзе дога булып тора бит. Күпләр аны Аллаһы Тәгаләгә иң хәерле дога кылу икәнен уйлап та карамыйча укыйлар. Бу сүрә безне Аллаһы Тәгаләдән берәр нәрсә сораганчы, башта Аны мактарга һәм Аның исемнәрен әйтергә кирәклегенә өйрәтә. Бу — Аллаһга якынлашу һәм догага җавап алу өчен иң яхшы чараларның берсе. Аны олугла, Аның исемнәрен данла:
الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ ✿ مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ
«Рәхимле, Шәфкатьле, Кыямәт көненең Хакименә!».
Коръән, «әл-Фатиха» сүрәсе, 1:3-4
Аннары гына сора! Син аңа гыйбәдәт кылуыңны һәм аның ярдәменнән башка булдыра алмавыңны таны:
إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ
«Сиңа гына гыйбәдәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз».
Коръән, «әл-Фатиха» сүрәсе, 1:5
Аннары сора:
اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ ✿ صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ
«Безне туры юлдан, Үзең яхшылык кылган кешеләр юлы белән алып бар».
Коръән, «Әл-Фатиха» сүрәсе, 1:6-7
Аллаһы Тәгалә безне җавап алу өчен Аллаһка мөрәҗәгать итү әдәпләренә өйрәтә. Әгәр мөэмин кеше Аллаһка шундый дога белән мөрәҗәгать итсә: башта Аллаһны мактаса һәм олугъласа, үзенең зәгыйфьлеген һәм Аллаһка мохтаҗлыгын таныса, аннары сораса, Аллаһ бу доганы кире какмас һәм кабул итәр.
Һәм, ниһаять, әй Аллаһның коллары, ишетегез моны! «Әл-Фатиха» сүрәсендә Без Аллаһтан сорарга тиеш булган иң мөһим нәрсә — ул милек, акча, югары дәрәҗә, гомумән бу дөнья түгел — ул туры юл /сыраат әл-мүстәкыйм/. Әгәр Аллаһ сине бу туры юлдан – Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) һәм аның сәхабәләре юлы белән алып барса, син бу дөньяда да, мәңгелек дөньяда да уңышка ирешәчәксең һәм бәхетле булачаксың. Шуңа күрә Коръәндәге беренче дога ул түбәндәге: {اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ}
«Безне туры юлдан алып бар». Аллаһы Тәгалә безне барыбызны да Тәүхид һәм Сөннәт юлыннан алып барсын һәм шуның белән яшәргә һәм дә шуның белән үләргә рөхсәт итсен иде.
Икенче өлеше бу сылтама буенча
Яңа комментлар