Мәүлид. Сөннәткә иярү

Share

«Лә иләһә иллә Ллаһ», «Мүхәммәдур РасүлүЛлаһ» — кешене Ислам диненә кертә торган сүзләр, мөэминнең гомере буе үзе белән булырга тиешле сүзләр, мөэминнең бу дөньядан киткәндәге сүзләре. Бу сүзләр Тәүхид формуласы дип атала. Нәрсә ул Тәүхид? Тәүхид — гарәп сүзе, ул «нәрсәне дә булса бердәнбер итү, кемнедер нәрсәдәдер берүзен генә калдыру» дигәнне аңлата. «Лә иләһә иллә Аллаһ» сүзләре бездән Аллаһка гыйбадәт кылуда Тәүхидне, ягъни Аллаһы Тәгаләне без гыйбадәт кыла торган бердәнбер Зат итүне һәм барлык ялган иләһләргә гыйбадәт кылудан ваз кичүне таләп итә.

«Мүхәммәдүр РасүлүЛлаһ» дигән сүзләр бездән Тәүхидкә иярүне, ягъни Мөхәммәдне ﷺ без тайпылмыйча ияргән бердәнбер кеше итүне, аның юлын үзебез өчен бердәнбер юл итеп сайлауны таләп итә, чөнки Мөхәммәд ﷺ юлыннан тыш Аллаһка бүтән юл юк. Аллаһы Тәгалә бездән Аңа гына чын күңелдән гыйбадәт кылуыбызны тели һәм безнең Аңа бары тик Үзенең Рәсүле аша, Аның теләге буенча, Аллаһ кушканча гына, гыйбадәт кылуыбызны тели.

Моннан берничә ел элек шундый бер хәл була: Мәдинәгә ерак илләрдән бер кеше килә һәм гаҗәпләнеп йөри башлый. Мәдинә галимнәренең берсенә килеп: «Мин гаҗәпләнәм, бу бит Пәйгамбәребезнең ﷺ шәһәре, ә хәзер Рабигүл-әүүәл ае — һәр җирдә Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен билгеләп үтә торган ай, ә монда, Пәйгамбәребезнең ﷺ шәһәрендә, мин Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен (мәүлид ан-нәбәүи) бәйрәм итүнең ниндидер билгеләрен күрмим. Бөтен дөньяда кешеләр төнлә йокламыйлар, ниндидер касыйдәләр, одалар, шигырьләр сөйлиләр, барабаннар сугалар һ.б., ә монда, Пәйгамбәребезнең ﷺ шәһәрендә, боларның берсе дә сизелми. Бу ни эш инде?». Галим аңа: «Теләсәң, моның сәбәбен сиңа әйтермен һәм аның турында белгәч, гаҗәпләнүдән туктарсың», — дип җавап бирә. «Хәбәр итегез», — ди теге кеше. «Ә сәбәбе шунда ки, бу шәһәрдә яшәүчеләр Пәйгамбәребезне ﷺ яраталар һәм шуңа күрә алар Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен билгеләп үтмиләр, чөнки Пәйгамбәребезне ﷺ ярату барабан сугудан, биюдән, ниндидер шигырьләр сөйләүдән яки елга бер тапкыр аның туган көнен билгеләп үтүдән гыйбарәт түгел. Аллаһ Илчесенә ﷺ мәхәббәт аңа иярүдән гыйбарәт. Син «Мүхәммәдүр РәсүлүЛлаһ» дисең, шулай булгач Мөхәммәдкә ﷺ ияр Аллаһка юлыңда», — дип әйтә аңа галим. Шуннан соң бу галим: «Мин әйткәннәрнең дөреслегенә дәлилләр телисеңме?» — дип сорый. «Әйе, телим», — дип җавап бирә кеше. Галим әйтә: «Әйт әле, кемнең Пәйгамбәребезгә ﷺ мәхәббәте иң көчлече, иң ихласлы һәм иң дөресе иде? Мөхәммәд ﷺ сәхабәләрендә һәм аларның тарафдарларында түгелмени? Әллә аларның Пәйгамбәребезгә ﷺ булган мәхәббәте чын, хак, дөрес булмаганмы? Әйт әле: алардан соңгы буыннар Пәйгамбәребезне ﷺ күбрәк ярата аламы?». Теге кеше: «Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел», – дип җавап бирә. Пәйгамбәребезне ﷺ сәхабәләрдән ныграк беркем дә ярата алмый. Аннары галим болай дип дәвам итә: «Алайса, кара инде: Аллаһ Илчесенең сәхабәләреннән берсе булса да, аның иярченнәреннән берсе булса да, шушы өммәтнең өч гүзәл буын вәкилләреннән берсе булса да Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен бәйрәм иткәнме? Юк! Беркайчан да бәйрәм итмәгән! Бу инде һиҗри елның дүртенче гасырында, бу өммәтнең барлык лаеклы буыннары киткәч барлыкка килә. Әгәр бу гамәлдә хәерлелек булса, Аллаһы Тәгалә бу иң яхшы буыннарны хәерле гамәлдән мәхрүм итәр идемени? Аллаһы Тәгалә бу яхшылыкны алардан яшереп, аны алардан соң килүче буынга тапшыра аламы? Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел! Киресенчә, бу — явызлык, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә бу явызлыктан сәхабәләрне һәм аларның иярченнәрен, аларның берсе дә Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен беркайчан да билгеләп үтмәсен өчен, саклап калды. Ә аннан соңгы буыннарның күпчелеге бу бәлагә эләгә. Һәртөрле хәерлелеккә ашыгучылар һәм бу яхшылыкка лаек булучылар — Пәйгамбәребезнең ﷺ сәхабәләре. Алар — бу өммәтнең башы, алар — игелек кешеләре (أهل الخير), шуңа күрә Аллаһның Илчесе ﷺ болай диде:

خَيْرُ الناس قَرْني، ثمَّ الذين يَلُونهم، ثمَّ الذين يَلُونهم

«Кешеләрнең иң хәерлеләре — минем буын, аннан алар артыннан килүчеләр, аннан алар артыннан килүчеләр».

Бохари һәм Мөслим тапшыра.

Бу айда мәүлидне билгеләп үтүче күп кешеләр: «Без бит бернинди начарлык та теләмибез, без бит Пәйгамбәребезне ﷺ искә алырга, аңа үз хөрмәтебезне күрсәтергә, аны зекер итүне күтәрергә телибез — менә безнең теләгәннәребез», — диләр. Без аларга: «Пәйгамбәребезгә ﷺ хөрмәт күрсәтергә кирәк, әмма Ислам өммәте моны елына бер генә тапкыр түгел, ә гомер буена эшли», — дип җавап бирербез. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ мөрәҗәгать итеп болай ди:

وَرَفَعْنَا لَكَ ذِكْرَكَ

«Без синең зекереңне күтәрдек».

Аш-Шәрх сүрәсе, 94:4

Мөхәммәд ﷺ исемен искә алып мәчетләрдән биш тапкыр азаннар әйтелә, тәшәһһүдләрдә Ислам өммәте Мөхәммәднең ﷺ пәйгамбәрлеген раслый һәм аның өчен дога кыла (Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, аның өчен сорый). Көн саен мөселман кешесе Шәһәдәт әйтә, Аллаһның безнең гыйбадәт кылу хокукында Бердәнбер булуын раслый һәм шуннан соң Мөхәммәднең ﷺ Аллаһның Илчесе булуына шәһәдәт китерә. Һәр көн бу өммәт Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләрен укый, аның Сөннәтен, тормыш юлын (сирасын), Пәйгамбәребезнең ﷺ абруен, сыйфатларын, әхлагын, кылган гамәлләрен өйрәнә. Мөселманның бөтен тормышы Пәйгамбәребез ﷺ белән бергә бара. Менә болар Пәйгамбәребезне ﷺ олылау һәм хөрмәт итү була да, синең елына бер тапкыр искә төшереп, ниндидер бәйрәм оештыруың түгел. Пәйгамбәребезне ﷺ ярату аңа иярүдә чагыла, аны елына бер генә тапкыр түгел, ә көн саен искә алу. Безнең тормышыбыз менә шуннан гыйбарәт.

Аллаһы Тәгалә үзенең Китабында болай ди:

قُلْ إِن كُنتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ

«Әйт (әй Мөхәммәд): “Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, шул чакта Аллаһ та сезне яратыр”».

«Әли Гыймран» сүрәсе, 3:31

Әгәр кеше Аллаһны яратам дип әйтә икән, ул һәрнәрсәдә Аллаһның Илчесе ﷺ артыннан иярергә тиеш, һәм дә шул чакта Аллаһ та аны яратыр. Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен билгеләп үтүче бу кешеләр шәригатьне күпме бозалар. Ә иң куркынычы – Пәйгамбәребезне ﷺ артык зурлау, бу эштә чикләрне узу, аны Аллаһы Тәгалә билгеләгән дәрәҗәдән югарырак күтәрү, аны иләһ дәрәҗәсенә җиткерү, аңа хакимлек итү сыйфатларын бирү. Алар Шәригатьтә ярамаган эшләрне эшлиләр: барабан сугалар, бииләр һәм моны Аллаһ йортларында ук эшлиләр. Безнең һәрберебезнең бурычы — Аллаһ Илчесен ﷺ ярату. Бу мәхәббәт йөрәктән чыккан һәм сәхабәләрдә булган мәхәббәтне чагылдырган, дөрес булырга тиеш, ә бу — Аллаһның Илчесенә ﷺ тайпылышсыз иярү. Бу дөрес мәхәббәт дингә ниндидер яңалыклар кертми һәм үз теләкләре белән нәфесләренә иярү булмый һәм бу күпләрдәге кебек үз әтиләренә, үз мәзһәбенә, үз партиясенә яки үз галименә карата сукыр фанатизм түгел. Аларга: «Аллаһның Илчесе ﷺ әйтте», — дисәң, алар: «Юк, минем партиямдә алай түгел, минем мәзһәбемдә башкача, шәехем алай димәде, аталарымнан андыйны күрмәдем», — диләр. Һәм дә үзләренең аталары, фиркалары, мәзһәбләре һәм төркемнәре сүзләрен Аллаһ Илчесенең ﷺ сүзләреннән өстен куялар.

Әй Аллаһның коллары, бөтен яхшылык Мөхәммәдкә ﷺ иярүдә, һәм дә бөтен явызлык аның Сөннәтенә каршы килүдә. Аның Сөннәтенә ныклап ябышырга, үлемеңә кадәр шушында нык торырга кирәк — менә бу котылу, ошбу дөньядагы һәм мәңгелек дөньядагы бәхет вә бөеклек.

Монда безнең өчен үрнәк — әс-сәләфү әс-салих (тәкъва элгәрләребез). Алар Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәтенә нык ябыштылар, өстәвенә, мәҗбүри булмаган әйберләрдә, кемдер шелтәләсә дә, кемдер мыскыл итсә дә, кемдер көлсә дә, моны ташламадылар. Аллаһы Тәгалә рөхсәте белән кайбер мисаллар китерик.

Гомәр ибн әл-Хаттаб сүзләреннән Аллаһның Илчесенең ﷺ мондый сүзләрен хәбәр итәләр:

إنَّ الله يَنْهَاكُمْ أَن تَحْلِفُوا بِآبَائِكم

«Хаклыкта, Бөек Аллаһы Тәгалә сезгә ата-бабаларыгыз белән ант итүне тыя». Гомәр болай дигән:

فَوَالله ما حَلَفْتُ بِهَا منذ سَمِعْت رَسُولَ الله يَنْهَى عَنْهَا، ذَاكراً وَلا آثِراً

«Һәм Аллаһ белән ант итәм, Аллаһ Илчесенең ﷺ моны тыйганын ишеткәннән бирле, мин бүтән беркайчан да андый антларны үзем бирмәдем һәм аларны бирүчеләрнең сүзләрен дә тапшырмадым».

Мөслим тапшыра.

Әбү Рафигның болай дигәнен тапшыралар: «Мин Әбү Һүрәйрәнең, Аллаһ аннан разый булсын, {إِذَا السَّمَاءُ انْشَقَّتْ} «Күк ярылганда» (84:21) сүрәсе укылганда сәҗдә (тиләвәт сәҗдәсен) кылганын күрдем. Аннары мин аңардан: «Әбү Һүрәйрә, бу сүрә укылганда син сәҗдә кыласыңмы?», — дип сорадым. Һәм ул әйтте: «Әйе, чөнки мин сөйгәнемнең (Мөхәммәднең ﷺ) бу сүрәне укыганда сәҗдә кылганын күрдем.

فلا أزالُ أسْجُدُ فيها حتَّى ألْقاهُ

мин дә бу сүрә укылганда, сәҗдәне, аның белән очрашканчыга кадәр, калдырмаячакмын».

Ибн Гомәр, Аллаһ аннан һәм аның атасыннан разый булсын, әйтте: «Бервакыт, Пәйгамбәребез ﷺ белән бергә намаз укыганда, ниндидер бер кеше шундый сүзләр әйтте:

اللهُ أكبرُ كبيرًا والحمدُ للهِ كثيرًا وسبحانَ اللهِ بكرةً وأصيلًا

«Аллаһу әкбәру кәбиран, уәл-хәмдүли-Лләһи кясиран, уә субхәнә-Ллаһи бүкрәтан үә әсыйлә». Пәйгамбәребез ﷺ: «Бу сүзләрне кем әйтте?» — дип сорый. Һәм шул кеше: «Мин, әй Аллаһның Илчесе», — дип җавап бирә. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ: «Бу сүзләр өчен күк капкасы ачылганына мин гаҗәпләндем», — дип әйтә. Ибн Гомәр болай ди: «Пәйгамбәребезнең ﷺ бу хакта сөйләвен ишеткәннән бирле мин бу сүзләрне ташламыйм».

Менә бу — гомер ахырына кадәр ныклы иярү.

Әбү Сәгыйд әл-Худри җомга көнне мәчеткә керә һәм ул вакыт Мәрүән (Мәдинәнең шул вакыттагы хакиме) минбәрдә җомга хөтбәсен укый торган була. Әбү Сәгыйд әл-Худри торып баса һәм ике рәкәгать мәчетне сәламләү намазын укый башлый, сакчылар аны утырту өчен янына йөгереп киләләр, Әбү Сәгыйд әл-Худри игътибар итми һәм алга таба ике рәкәгать сәламләү намазын укуын дәвам итә. Шуннан соң кешеләр Әбү Сәгыйд әл-Худри янына киләләр дә: «Аллаһ сине ярлыкасын, алар сиңа һөҗүм итә яздылар», — диләр. Әбү Сәгыйд әл-Худри: «Пәйгамбәребез ﷺ заманындагы шул вакыйгадан соң мин бу ике рәкәгать сәламләү намазын калдырмаячакмын», — дип әйтә. Шуннан ул сөйли башлый: «Пәйгамбәребез ﷺ хөтбә укыганда, бер кеше кереп утырды. Пәйгамбәребез ﷺ аңа: «Тор да ике рәкәгать мәчет намазын укы», — диде. Һәм Әбү Сәгыйд әл-Худри: «Мин моны гомеремнең ахырына кадәр калдырмаячакмын, гәрчә бу кемгәдер ошамаса да», — дип әйтә.

Хәсән әл-Басри болай дип сөйли: «Бервакыт Мәкәл бин Ясар (Пәйгамбәребезнең ﷺ сәхабәсе) төшке аш вакытында бер кисәк ризыкны җиргә төшереп җибәргән дә, аны күтәреп, чүпләреннән чистартып, ашый башлаган. Бу вакытта өстәл янында фарсылардан булган дәрәҗәле кешеләр (сәүдәгәрләр һ.б.) утыралар һәм алар бер-берсенә күз кысышып, үз телләрендә нәрсәдер сөйләшә башлыйлар. Кешеләр аңа: «Син аларның нәрсә сөйләгәннәрен беләсеңме?». Алар: «Бу кешегә ни булды? Аның алдында ризык тулы савытлар, ләкин шуларны ашыйсы урынга ул төшкән кисәкне күтәрә дә, аны чүптән чистарта башлый», — дип сөйлиләр. Ләкин Мәкәл бин Ясар болай дип әйтә: «Мин, менә бу фарсыларга ярарга тырышып, Пәйгамбәребездән ﷺ ишеткәннәремнән ваз кичмәячәкмен. Безгә ниндидер кисәк төшеп китсә, аны чүпләреннән чистартырга һәм ашарга боерылды».

Әй Аллаһның коллары, менә болар Сөннәткә ничек тотынырга кирәклекнең мисаллары! Бу мисаллар меңнәрчә, дистәләгән меңнәрчә һәм без кечкенә генә бер тамчысын искә алдык.

Һәм дә без Аллаһы Тәгаләдән, бөек Тәхетнең Раббысыннан, Аның иң югары сыйфатлары һәм иң күркәм исемнәре аша, барыбызны да Аллаһның Илчесенә ﷺ иярүгә юнәлтүен, бөтенебезне дә нәфесләрдән, үз теләкләребезгә буйсынудан һәм яңалыклардан саклавын сорыйбыз!