Гарәфә көне дәрәҗәләре

Share

الحمدلله رب العالمين

أشهد أن لا إله إلا الله وحده لا شريك له وأشهد أن محمداً عبده ورسوله

أَمَّا بَعْدُ

عبادَ الله

Әй Аллаһның коллары, Аллаһтан куркыгыз һәм ошбу көннең — Гарәфә көненең кадерен белегез! Аллаһның (Ул пакь һәм югары), сезгә бу көнгә кадәр гомер биргәне өчен, шөкер итегез. Чөнки Гарәфә көнен данлауны, хөрмәт итүне һәм лаеклы бәяләүне хәзер хаҗда булганнар гына түгел, ә барлык кешеләр дә эшләргә тиеш. Шуңа күрә безгә сезнең белән, быел Мәккәдә Гарәфәдә була алмаган кешеләр өчен, аларга бу көнне ураза (сыямь) кебек бөек гыйбадәт кылу билгеләнгән. Бу Гарәфә көнендәге ураза бик мөһим Сөннәт буларак билгеләнгән. Бу сөннәтне кулдан ычкындырмагыз! Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Гарәфә көне уразасы турында сорадылар:

يُكَفِّرُ السَّنَةَ الْمَاضِيَةَ وَالْبَاقِيَةَ

«(Гарәфә көнендә ураза тоту) үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының кәффарәте булып тора».

Мөслим (1162)

Аллаһ бөек! Гөнаһларыбызның берсенә булса да кәффарәт булуына без ни дәрәҗәдә мохтаҗ. Ә сиңа монда ике ел: үткән һәм киләчәк еллар эчендәге гөнаһларның кәффарәте тәкъдим ителә, әгәр син ихлас Аллаһка гына гыйбадәт кылучы (мүәххид) булсаң, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотсаң. Бу көнне мөселманнарның Аллаһка гыйбадәт кылу урынына ниндидер хурлыклы һәм шелтәле гамәлләр белән мәшгуль булуларын күрү йөрәкне нык әрнетә: музыка һәм җырлар тыңлыйлар, яисә телевизордагы яки ниндидер сайтлардагы пычракны карау белән мәшгуль булалар. Ә кайбер кешеләр гөнаһ кылмасалар да, алар бу көнне гыйбадәт кылудан читкә китәләр, гадәттә тыелмаган (хәрамга кермәгән) эшләрне башкаралар. Ләкин хәзер бу әйберләргә игътибарны юнәлтү вакыты түгел! Карасаң, кайбер кеше ниндидер экскурсияләрдә йөри яки бер караганда рөхсәт ителгән әйберләр белән мәшгуль була, ләкин Сүбехәнәллаһ! Аллаһ исеме илә ант итеп әйтәм, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) биргән мөмкинчелекне бер караганда рөхсәт кылынган нәрсәләргә алмаштырып, ул кеше нинди зур югалту кичерә.

Шуңа күрә мин иң элек үземне, ә аннан сезне, безләрне, быел Мәккәгә хаҗ кылырга бара алмаган кешеләрне, Гарәфә көнендә күбрәк Аллаһы Тәгаләнең Китабын укырга, Аллаһны (Ул пакь һәм югары) зекер итәргә, гафу сорап һәм тәүбә кылып күбрәк дога кылырга чакырам. Һәм кемнең мөмкинчелеге бар, ул көнне чын ихластан Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ризалыгы өчен ураза тотып (сыямь) үткәрсен.

Шулай ук шуны да искәртәм, Аллаһның коллары: гомумән, Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне — ул елның иң бөек һәм иң яхшы көннәре. Бу чор — Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гыйбадәт кылу, Аңа чын йөрәктән омтылу өчен билгеләнгән вакыт. Аңа дога кылып сорау, Аны зекер итү, Аңа шөкерана кылу, Аны данлау һәм олугълау өчен. Шуңа күрә бу көннәрдә сезне Аллаһка (Ул пакь һәм югары) якынайтучы гамәлләр кылу белән башка вакыттан да күбрәк мәшгуль булыгыз: ураза тотумы, намаз укумы, сәдәка бирүме, яки Аллаһ ризалыгы өчен кылынган башка изге гамәлләрме. Чөнки бу вакыт Галәмнәрнең Раббысы Аллаһка омтылу чоры. Әгәр дә син хәзер ашыкмасаң, кайчан ашыгырга җыенасың?! Әгәр дә шуның өчен билгеләнгән бу вакытта һәм чорда тәүбә итмәсәң, алайса кайчан?!

Шулай ук, әй Аллаһның коллары! Бу көннәрдә күп кешеләр оныткан Сөннәт: тәһлил (ләә иләһә иллә Аллаһ), тәкбир (Аллаһу Әкбәр) һәм тәхмид (ӘлхәмдүлиЛләһ) кебек зикерләрне әйтү. Аллаһы Тәгалә Коръәндә бу хакта болай ди:

وَاذْكُرُوا اللَّهَ فِي أَيَّامٍ مَّعْدُودَاتٍ

«Билгеле көннәрдә Аллаһны искә алыгыз».

Коръән,»Сыер» сүрәсе, 2:203

Ибн Габбәс (Аллаһ аннан разый булсын): «Билгеле көннәр – ул Зөлхиҗҗә аеның ун көне», — дигән.

Һәм дә әл-Бохари үзенең «Сахих» ында Әбү Һурәйра (Аллаһ аннан разый булсын) һәм Габдуллаһ ибнү Гомәр бу Зөлхиҗҗә аеның ун көнлегендә базарларга чыгып, анда тәкбирләр әйткәннәр дип хәбәр ителә. Һәм кешеләр дә, аларның үрнәгенә ияреп, шулай ук тәкбир әйтә башлаганнар:

اللهُ أكبرُ اللهُ أكبرُ، لا إلهَ إلَّا الله، واللهُ أكبر اللهُ أكبر، ولله الحَمد

«Аллаһу Әкбәр, Аллаһу Әкбәр, Лә иләһә илләЛлаһ, Аллаһу Әкбәр, Аллаһу Әкбәр үә лиЛләһил хәмд!»

Без Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) бу ун мөбарәк көнне иң яхшы итеп файдаланырга рөхсәт итүен, безне чын күңелдән тәүбә итүгә (тәүбәтүн-нәсух توبة النصوح) юнәлтсен дип сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә безне тотып алып, иң хәерле ысул белән изгелек юлына бастырсын иде. Аллаһы Тәгалә шушы гыйбадәт аралыкларын Аңа табышлы һәм отышлы кылсын иде. Ул безгә Аны зекер кылырга, Аңа шөкер итәргә һәм иң күркәм юл белән табынырга ярдәм итсен иде.