
Аллаһның илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән: «Саран кеше – аның янында мине искә алсалар, минем өчен Аллаһтан салават (әс-саләт) сорамаучы».
Шулай ук болай әйткән: «Җомга көнне минем өчен күбрәк салават сорагыз. Бер тапкыр минем өчен салават сораса, Аллаһ аны ун тапкыр мактар».
Телеңне хәрәкәтләндерү һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) өчен әс-саләт сорау җиңел, шул ук вакытта моның зур әҗер бирелә. Әгәр дә берәрсе мондый гади гамәлне башкарырга саранланса, үзен шундый арзан һәм шундый зур әҗердән мәхрүм итсә, ул чыннан да комсыз һәм чын мәгънәсендә саран.
اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى رسولِ الله
Аллаһүммә салли галә расүлиЛләһ
Әй Раббым Аллаһ, Аллаһның расүленә әс-саләт бир (ягъни хәерле сүз белән аны олы фәрештәләр арасында искә ал)
Шәех Әбү Яхья
Яңа комментлар