Җәннәт хәзинәләренең хәзинәсе

Share

Әй Аллаһның мөэмин коллары! Бүген без бөек һәм мөбарәк, югары һәм зур бәягә ия сүз турында сөйләшәчәкбез. Бу сүз өчен Аллаһы Тәгаләдән бөек әҗерләр билгеләнгән. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтендә шушы сүзнең мәгънәсен аңлатучы күп кенә ышанычлы хәдисләр бар. Ошбу сүз нинди мөһим урын алып тора һәм анда нинди бәрәкәт бар? Аның эчендә нинди хәерлелек яшеренгән һәм шул сүз кешегә күпме күркәм җимеш һәм файда китерә? Хәдисләрдә дә бу сүзне күп һәм еш әйтергә боерык бирелә.

Ул нинди сүз?

Әй Аллаһның коллары, бу:

لا حَوْلَ وَلا قُوَّةَ إِلا باللَّهِ

«Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» («Нәрсәнедер үзгәртергә көч һәм куәт юк, бары тик Аллаһның ярдәме белән генә») сүзләре.

Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хәдисләренең берсендә, Аллаһның иң яраткан дүрт сүзенә لا حَوْلَ وَلا قُوَّةَ إِلا باللَّهِ (Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ) сүзе өстәлә.

Аллаһ өчен иң яраткан дүрт сүз нинди?

Бу: لا إلهَ إلَّا اللهُ «Ләә иләһә илләЛлаһ», سُبْحانَ اللهِ «СүбехәнәЛлаһ», الْحَمْدُ لِلّٰهِ «ӘлхәмдүлиЛләһ», һәм اللّٰهُ أَكْبَرُ «Аллаһу Әкбәр» сүзләре.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткән:

‏مَا عَلَى الْأَرْضِ رَجُلٌ يَقُولُ لَا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ وَاللَّهُ أَكْبَرُ وَسُبْحَانَ اللَّهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللَّهِ إِلَّا كُفِّرَتْ عَنْهُ ذُنُوبه وَإِنْ كَانَتْ أكْثَر مِن‏ ‏زَبَدِ البَحْرِ. ‏ رواه أحمد في المسند والحاكم في المستدرك‏

««Ләә иләһә илләЛлаһ», «Аллаһу Әкбәр», «СүбехәнәЛлаһ», «ӘлхәмдүлиЛләһ», «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» дип әйтеп, диңгездәге күбекләрдән күбрәк булса да, үзенең барлык гөнаһларын йолып алмаучы җирдә бер кеше дә юк».

Хәдисне әт-Тирмизи (3460), ән-Нәсәи (124), Әхмәт (6479) тапшыра.

لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللَّهِ (Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ) сүзләре Аллаһ Үзенең Китабында الْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ («әл-бәкыйәтү әс-салихәт») дип атаган нәрсәгә карый. Аллаһы Тәгалә әйтә:

وَالْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ خَيْرٌ عِندَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ أَمَلًا

«Алар бүләге буенча иң яхшысы һәм өмет буенча иң яхшысы»

Коръән, «Әл-Кәһф» сүрәсе, 18:46

Әл-бәкыйәтү әс-салихәт — мәңге сакланып калачак, юкка чыкмый торган игелекле гамәлләр. «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» сүзләре «әл-бәкыйәтү әс-салихәт» кә карый, алар өчен иң яхшы әҗерләр булыр һәм бу кешегә иң нык өмет бирә торган, мәңге сакланып калган игелекле гамәлләр. Шул хакта күп кенә сахәбәләр һәм аларның иярченнәре хәбәр итә.

Госман ибн Гәффәннән (Аллаһ аннан разый булсын): «Әл-бәкыйәтү әс-салихәт, бу нинди мәңге сакланып калачак хәерле гамәлләр?» — дип сораганнар. Ул:

لَا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَسُبْحَانَ اللَّهِ وَاللَّهُ أَكْبَرُ وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللَّهِ

«Ләә иләһә илләЛлаһ, үә ӘлхәмдүлиЛләһ, үә СүбехәнәЛлаһ, үә-Ллаһу Әкбәр, үә ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ», — дип җавап бирә.

Ләә иләһә илләЛлаһ — ягъни, Аллаһка гына гыйбадәт кылу һәм Аның белән бергә башка беркемгә дә гыйбадәт кылмау.

ӘлхәмдүлиЛләһ — Аллаһны Аның камиллеге һәм рәхмәтләре өчен мактау.

СүбехәнәЛлаһ — Аллаһка карата барлык кимчелекләрне һәм җитешсезлекләрне инкяр итү.

Аллаһу Әкбәр — Аллаһны бөекләү.

Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ — тулысынча Аның берүзенә генә таяну.

Бу — бәхетнең нигезе һәм бу — әл-бәкыйәтү әс-салихәт, ягъни, мәңге сакланып калачак, юкка чыкмаячак хәерле гамәлләр.

Аннары, әй Аллаһның коллары, «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» сүзенең өстенлекләреннән, бу сүз — Җәннәт хәзинәлекләренең хәзинәсе, Җәннәт хәзинәләреннән хәзинә.

Әбү Муса әл-Әшгари (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бервакыт болай дип әйткәнен хәбәр итә:

أَلَا أَدُلُّكَ عَلَى كَنْزٍ مِنْ كُنُوزِ الْجَنَّةِ؟ لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللَّهِ. مُتَّفَقٌ عَلَيْهِ.

«Мин сиңа Җәннәт хәзинәләренең хәзинәсе булган сүзне әйтимме?! Бу «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» сүзләре»

әл-Бохари (7384) һәм Мөслим (2704)

Хәзинә нәрсә ул?

Ул синең милекне, өлешләп һәм бөртекләп җыюың түгел, ә берьюлы һәм тулысынча алуың.

Ошбу сүзнең тагын бер өстенлеге — бу сүз Җәннәт ишекләренең берсе. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә сине хөрмәт иткән һәм Үзенең рәхмәте белән сине үз тормышыңда еш кына «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» дигән сүзне әйтүеңә юнәлткән икән, Аллаһка шөкер ит. Аллаһ сине шулай Җәннәт ишекләренең берсенә юнәлдерә.

Кайс ибн Сәгд ибн Гүбәдә, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сахәбәләреннән берсе Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аңа: «Минем сиңа Җәннәт ишекләренең берсен күрсәтүемне телисеңме?». Мин әйттем: «Әлбәттә!». Һәм ул: «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» диде.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) безне бу сүзне еш әйтергә этәрде:

أكثروا من قول لا حول ولا قوة إلا بالله، فإنها كنز من كنوز الجنة» أخرجه أحمد في مسنده.

«Бу «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» сүзләрен күбрәк кабатлагыз, чөнки алар Җәннәт хәзинәләреннән хәзинә».

Шәех әль-Әлбәни «Сахих ат-Тәргыйб» та (1580)

Бу сүзнең тагын бер өстенлеге шунда ки, әгәр кеше бу сүзне еш әйтсә, Аллаһы Тәгалә аны хак сөйләүче дип саный. СүбехәнәЛлаһ! Менә бу сезнең башыгыздагы таҗ! Бу сезнең башыгызда таҗ! Бу шундый хөрмәт һәм дәрәҗә, сине «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» дигән сүзләрне еш әйтүгә юнәлдергән Аллаһы Тәгалә Үзе синең турында хак сөйләүче әйтә.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:

إذا قالَ العبدُ لا إلهَ إلَّا اللَّهُ ولا حولَ ولا قوَّةَ إلَّا باللَّهِ قالَ اللهُ صدقَ عبدي لا إلهَ إلَّا أنا ولا حولَ ولا قوَّةَ إلَّا بِي.

«Әгәр кеше «Ләә иләһә илләЛлаһ» (Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк) һәм «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» (нәрсәнедер үзгәртергә көч һәм куәт юк, бары тик Аллаһның ярдәме белән генә) дигән сүзләрне әйтсә, Аллаһ әйтер: «Минем колым хаклы, Миннән башка хак иләһ юк һәм Минем ярдәмемнән башка берәр нәрсәне үзгәртү мөмкинлеге, көч юк».

Ибн Мәдҗәһ (3794), Әбү Яглә (6154)

Ибн әл-Каййим (Аллаһы Тәгалә аны ярлыкасын) әйтте: «Әгәр Аллаһ кемнедер хак сөйләүче дип атаса, ул кеше Кыямәт көнендә ялганчылар белән бергә җыелмас. Бу кешенең Кыямәт көнендә хак сөйләүче кешеләр белән булачагына зур өмет бар».

Бу бөек сүзнең тагын бер дәрәҗәсе — ул Аллаһы Тәгаләнең Тәхете астындагы сүз. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:

ألَا أدُلُّكَ على كلِمَةٍ مِنْ تحتِ العرشِ، مِنْ كنزِ الجنةِ؟ تقولُ: لا حولَ ولَا قوةَ إلَّا باللهِ ، فيقولُ اللهُ: أسلَمَ عبدي واسْتَسْلَمَ.

«Мин сиңа Тәхет (Гәрш) астындагы һәм Җәннәт хәзинәләренең берсе булган сүзне әйтимме? «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» дип әйт. (Аннан) Аллаһы Тәгалә (Ул пакь һәм югары) әйтер: «Колым Миңа итагать итте һәм буйсынды».

Әхмәт (2/520), ән-Нәсәи “Әл-Күбра” да (6/7) һәм әл-Хәким “Әл-Мүстәдракь” тә (1/71), әл-Әлбәни “Сахих әл-Дҗәмиг” тә (2614)

Әй Аллаһның коллары! Карагыз, Аллаһ Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тарафыннан күпме хәдисләр китерелгән, алар безгә бу сүзләрнең бөеклеген һәм хөрмәтле урынын аңлаталар. Әллә мөселманга көндез дә, төнлә дә «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» сүзләрен ешрак әйтү килешмәсме?!

Ләкин һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: Коръәндә һәм Сөннәттә китерелгән зикерләр яки Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) безгә килеп ирешкән догалар, кеше үзенең нәрсә әйткәнен аңлаган очракта файда китерә. Шуңа әгәр Аллаһы Тәгалә сиңа «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» дигән сүзләрне еш әйтергә рөхсәт итсә, аларны аңсыз хәлдә генә әйтмә.

Син нәрсә әйткәнеңне, сүзләрнең мәгънәсен, алар нәрсәгә күрсәтәләр һәм нәрсә ассызыклыйлар икәнлеген белергә тиеш. Менә шул вакытта, кеше моны аңлы рәвештә эшләгәндә, зикер һәм доганың чын файдасы була.

«Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» нең мәгънәсе нинди соң?

Әгәр кеше «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә әйтә:

أسلَمَ عبدي واسْتَسْلَمَ

«Колым буйсынды һәм бирелде». Бу «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» дигән бөек сүзләрне аңлау. Димәк, бу Ислам һәм истисләм сүзе.

Ислам — ул Аллаһка буйсыну һәм үзеңне тулысынча Раббысына тапшыру. Ошбу сүз синең барлык эшләреңне Раббыңа тапшыруыңны белдерә. Ул бар нәрсәне белүче Патшага, Хак Патшага тулысынча тәвәккәл кылу. Бу сүз язмышка ышануны, барысы да алдан билгеләнеп, бары тик Аллаһ тарафыннан гына хәл ителә икәнлеген аңлата. Гамәлләрнең барчасы Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кулындадыр. Барча мәхлуклар да тулысынча Аллаһы Тәгалә идарәсендә һәм Аның хөкемнәре, Ул язган язмыш кысаларында. Аллаһ теләгән нәрсә һичшиксез булыр, ә Аллаһ теләмәгән нәрсә беркайчан да булмас. Нәрсәнедер үзгәртергә көч һәм куәт юк, бары тик Аллаһның ярдәме белән генә.

Шулай итеп, «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» сүзләре, бу ярдәм сорап Аллаһка мөрәҗәгать итү сүзе. Ул — Аллаһка сыгыну вә Аңа тәвәккәл кылу сүзе. Бу сүз синең зәгыйфлегеңне һәм Аллаһка тулаем мохтаҗ булуыңны тану сүзе.

Кеше Аллаһ ярдәменнән башка гомеренең бер мизгелен дә үткәрә, Аның ярдәменнән башка бер сулыш та ала алмаганын таный. Аллаһы Тәгаләдән, Аның яклавыннан һәм ярдәменнән башка бернинди гамәлеңне дә кыла алмыйсың.

Әгәр: «Ләә хәүлә иллә биЛләһ», — дисәң, син: «Хәүл юк, мәгәр Аллаһ белән генә», — дисең. Хәүл — бер халәтне икенче халәткә күчерү мөмкинлеге, бер хәлдән икенче хәлгә күчү сәләте. Син үз халәтеңне үзгәртә алмыйсың, аны берсеннән икенчесенә күчерә алмыйсың, бары тик Аллаһ ярдәме белән генә. Кеше кәфер хәленнән чыгып, Ислам һәм иман хәленә керә алмый. Кеше ширек (Аллаһтан башка берәүгә гыйбадәт) хәленнән чыгып, тәүхид (Аллаһның берүзенә генә гыйбадәт) хәленә килә алмый. Кеше фәкыйрьлектән муллыкка, зәгыйфьлектән куәтлеккә, зыяннан, югалтудан, җитешсезлектән үсешкә, арттыру хәленә чыга алмый, бары тик Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ярдәме белән генә.

Ягъни әгәр Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сиңа көч-куәт һәм мөмкинлекләр бирмәсә, ни генә уйласаң да, бер гамәлеңне ә башкара алмыйсың, бер максатыңа да ирешә алмыйсың. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә әйтә:

إِنَّ هَٰذِهِۦ تَذۡكِرَةٞۖ فَمَن شَآءَ ٱتَّخَذَ إِلَىٰ رَبِّهِۦ سَبِيلٗا (29) وَمَا تَشَآءُونَ إِلَّآ أَن يَشَآءَ ٱللَّهُۚ سورة الإنسان

«Хаклыкта ошбу китап (Коръән), ул үгет-нәсихәт, вә теләгән кеше Раббысына илтүче юлга басыр. Әгәр Аллаһ теләмәсә, сез һич тә теләмәссез».

Коръән, «әл-Инсан» сүрәсе 76:29-30

Аллаһы Тәгалә әйтә:

مَّا يَفْتَحِ اللَّهُ لِلنَّاسِ مِن رَّحْمَةٍ فَلَا مُمْسِكَ لَهَا ۖ وَمَا يُمْسِكْ فَلَا مُرْسِلَ لَهُ مِن بَعْدِهِ ۚ سورة فاطر

«Аллаһ Үзенең колларына биргән нигъмәтләрен һичкем тыя алмас. Ә Аллаһ тыеп калган нәрсәне беркем дә иңдерә алмас».

Коръән, «Фәтыйр» сүрәсе 35:2

Димәк, бу Аллаһка ярдәм сорап мөрәҗәгать итү сүзе. Шуңа күрә, әгәр дә синдә ниндидер катлаулы хәл булса, яки ниндидер эш ниятләсәң, һәм гомумән, теләсә кайсы эшеңдә, «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» сүзләре ярдәмендә Аллаһка ярдәм сорап мөрәҗәгать ит.

Күп кешеләр «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» сүзләре бәхетсезлек вакытында әйтелә дип уйлап ялгышалар. Бәла-каза булганда: «Иннә лилЛләһи үә иннә иләйһи раҗигуун» (Хаклыкта без Аллаһныкы һәм Аңа кайтачакбыз) дигән сүзләр әйтелә.

«Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» сүзләре — Аллаһка ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, Аның терәгенә омтылу һәм Аңа тәвәккәл кылу сүзләре. Шуңа күрә барлык эшләреңдә, һәм бигрәк тә, әгәр дә син ниндидер эшнең бик катлаулы булуын тоясың икән, «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» дип әйт.

Шуңа күрә Пәйгамбәребез (Аллаһ аны фатихаласын һәм сәламләсен) мүәззинне ишеткәч, безгә болай әйтергә кушкан: «Хәййә гәлә с-саләһ! (Намазга ашыгыгыз!) Хәййә гәләл фәләх! (Бәхеткә ашыгыгыз!)», без: «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» (Нәрсәнедер үзгәртергә көч һәм куәт юк, бары тик Аллаһның ярдәме белән генә) дибез. Димәк, Аллаһ миңа ярдәм итсә генә мин бу намазны үти алачакмын, бу мүәззиннең чакыруына җавап бирә алачакмын, үземнең Раббым алдына намазга баса алачакмын. Әгәр дә Ул миңа моның өчен көч һәм мөмкинлек бирсә.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) дини яки дөньяви ихтыяҗлар белән өйдән чыгып киткәндә мондый сүзләрне әйтергә өйрәткән:

بِسْم اللَّهِ توكَّلْتُ عَلَى اللَّهِ، وَلا حوْلَ وَلا قُوةَ إلاَّ بِاللَّهِ

«Би-сми-Лләһ! Тәүәккәлтү гәлә Ллаһ, үә ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ! (Аллаһ исеме белән (чыгам)! Аллаһка тәвәккәл кылдым, вә нәрсәнедер үзгәртергә көч һәм куәт юк, бары тик Аллаһның ярдәме белән генә)». Әгәр дә кеше бу сүзләрне өйдән чыкканда әйтә икән, ул чакта аңа болай әйтелер:

هُديتَ وَكُفِيت ووُقِيتَ

«Син юнәлдерәчәксең һәм начарлыктан котылачаксың, һәм дә якланачаксың!».

Хәдисне Әбу Дәүд (5095), әт-Тирмизи (3426) и ән-Нәсәи “әс-Сүнән әл-Күбра” да (9917) тапшыра

Бу Аллаһка ярдәм сорап мөрәҗәгать итү сүзләре.

Кайвакыт кайбер кешеләр «Ләә хәүлә үә ләә куүүәтә иллә биЛләһ» сүзләрен ваемсыз әйтәләр, сүзләрен әйтеп бетермиләр, һәм бу сүзләр аңа файда китермиләр. Шуңа, әй мөэминнәр, хәдисләрдә әйтелгән бу бөек вәгъдәләрне алыр өчен шушы сүзләрне көндез дә, төнлә дә ешрак әйтик.

Аллаһы Тәгалә безгә Аны күбрәк искә алырга, Аңа рәхмәтле булырга һәм Аңа иң күркәм юл белән гыйбадәт кылырга ярдәм итсә иде!