
Әй Аллаһның коллары! Безне Аллаһка (Ул пакь һәм югары) якынайтучы бөек һәм мөһим гамәлләрдән, ул да булса — Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хайван чалу (зәбх). Бу эшнең никадәр әһәмиятле икәнен аңлар өчен, мин сездән: «Тән гамәлләренең кайсысы иң бөеге?» дип сорармын. Бу намаз (саләт). Әнә шулай Аллаһ (Ул пакь һәм югары) корбан чалуны намаз белән бергә зекер итә һәм әйтә:
فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ
«Раббың хакына намаз укы һәм (корбан хайваны) чал».
Коръән «Кәүсәр» сүрәсе, 108:2.
Чалу төрле була: гакыйка чалу, Хаҗда чалу, һәди чалу.
Ләкин чалу төрләреннән иң мөһиме нинди? Бу, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) рөхсәте белән, безгә кылырга кирәк булачак гамәл — әл-удхия. Бу Гыйд әл-Адхә (Корбан бәйрәме) көннәрендә чалыначак корбан хайваны.
Моның өчен әҗер-савап зур, ышаныгыз!
Әҗер-савапның зур булуын безгә нәрсә исбатлый? Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) гел корбан чала торган булган. Әнәс (Аллаһ аннан разый булсын) әйткәнчә, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мөгезле ак төстәге ике сарык тәкәсе чалган.
«Корбан чалу мәҗбүри гамәлме, әллә юкмы?», — дип сорый күпләр. СүбхәнаЛлаһ! Әй Аллаһның колы, әҗер-савабы бөек, шушы әмер бөек, Пәйгамбәребез дә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) ошбу гамәлне кылган.
Әгәр дә син вәҗибме, әллә вәҗиб түгелме дип сорасаң, мин сиңа әйтермен, әйе, галимнәр арасында бу хакта фикер каршылыклары бар. Кайберәүләр вәҗиб (мәҗбүри) диләр. Кайберәүләр эшләве бик хәерле дип әйтәләр.
Димәк, бу каршылыкның үзе, Аллаһның колы, сиңа бу гыйбадәтнең никадәр мөһим икәнен аңларга этәрмиме? Ә галимнәрнең бер төркеме (һәм бу, Аллаһның рөхсәте белән (Ул пакь һәм югары), бик көчле фикер) вәҗиб дип саный. Әгәр дә кеше корбан хайванны чалмый икән, бу аның өчен гөнаһ була. Чөнки хәдистә күрсәтелгәнчә, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтә:
مَن كان له سَعَةٌ ولم يُضَحِّ ، فلا يَقْرَبَنَّ مُصَلَّانا
«Кемнең дә булса корбан хайваны суярга мөмкинлеге була торып, ул моны эшләмәсә, безнең намазханәләргә (мәчетләргә) якын килмәсен».
Хәдисне Әхмәт (8273), Ибн Мәҗәһ (2123) һәм Әлбәни (6490) тапшырган.
Корбан (удхия, корбан хайваны) буларак нәрсә чалына?
Бары тик терлекләр (бәхимәт әл-әнгәм). Ә терлекләргә нәрсә керә? Терлекләргә дөя, сыер (үгез), вак мөгезле терлек (кәҗә һәм сарык) керә. Сыерларга шулай ук буйволларны да кертергә мөмкин, кайбер илләрдә алар бар. Калганнары корбан буларак чалынмый. Әтәчләрне дә, тавыкларны да, куяннарны да, башка хайваннарны да чалырга ярамый. Шушы дүрт төр генә, чөнки Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай ди:
وَيَذْكُرُوا اسْمَ اللَّهِ فِي أَيَّامٍ مَّعْلُومَاتٍ عَلَى مَا رَزَقَهُم مِّن بَهِيمَةِ الْأَنْعَامِ
«Аллаһның хайваннардан биргән нәрсәләре өстендә, билгеле булган көннәрдә, Аллаһны зекер итсеннәр».
Коръән, «Хаҗ» сүрәсе, 22:28.
Ә без чалган бу хайваннарның яше нинди булырга тиеш?
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) билгеләгәнчә, дөя, сыер һәм кәҗә өчен бу «сәни» дип аталган яшь булырга тиеш; сарык өчен бу «джәзәгә» дип аталган яшь.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
لا تَذْبَحُوا إلَّا مُسِنَّةً، إلَّا أنْ يَعْسُرَ علَيْكُم، فَتَذْبَحُوا جَذَعَةً مِنَ الضَّأْنِ.
«Мүсиннә (сәни) яшендәгене генә чалыгыз. Сәнине табуы авыр булса гына, ул чакта джәзәгә яшендәге сарыкны (бәрәнне) чалырга ярый».
Хәдисне Мөслим тапшыра (1963).
Нәрсә турында әйтелгән?
Джәзәгә сарыкның яше — алты ай. Димәк, бәрән алты айдан ким булмаска тиеш.
Кәҗәгә килгәндә, аның «сәни»енең яше – ай календаре буенча бер яше тулгач.
Сыерга килгәндә, ай календаре буенча ике яшь.
Дөягә килгәндә, ай календаре буенча биш яшь.
Әй Аллаһның коллары, белегез, корбан чалу өчен бирелгән әҗер-савап сезнең корбанга чалыначак хайваныгызның никадәр камил булуыннан тора. Бу төсләргә һәм башка әйберләргә бәйле.
Галимнәр фикеренчә, иң яхшы төс – ак төс, яисә бу сарыкта ак төс күбрәк булса. Башка төс булса, ярамый дигән сүз түгел, ләкин ак төстә булса яки ак төс өстенлек итсә яхшырак. Чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) ак төстәге, яки ак төсе күбрәк булган ике сарык тәкәсен суйган.
Бу хайван симез, матур булса яхшырак. Ән-Нәвәви галимнәрнең бердәм фикере (идҗмәгә) буенча хайванның симез, таза булуы яхшы дип әйтә.
Кайчан суярга? Чалу кайчан башлана?
Чалу бәйрәм намазынан соң башлана, аннан иртәрәк түгел.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:
ومن ذبح قبل الصلاة فهي شاة لحم
«Кем намазга кадәр суйган булса, бу ит кенә була».
Хәдисне Мөслим (1961) һәм әл-Бохари (5556) тапшыра.
Димәк, бу сарык ит өчен генә була һәм ул корбан булып саналмый.
Кайчан чалырга? Нинди көннәрдә? Чалу вакыты — бәйрәмнең беренче көне, ягъни унынчы Зөлхиҗҗә, һәм аннан соң өч көн, алар «тәшрик көннәре» дип атала. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:
وكلُّ أيامِ التشريقِ ذبحٌ
«Чалу — тәшрикнең барлык көннәрендә».
Хәдисне әс-Суютый (6313) тапшыра.
Димәк, дүрт көн — бәйрәм көне һәм аннан соң тагын өч көн. Ләкин сәхәбәләр арасыннан, бәйрәм көне һәм бәйрәмнән соң ике көн дип фәтва биргән галимнәр бар. Ибн Гәббәс, Әнәс һәм башка кайбер сәхәбәләрдә шундый фикер булган.
Синең корбанга чала торган хайванның, корбаның кабул ителмәслек кимчелекләргә ия булмаска тиеш. Бу нинди кимчелекләр?
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әл-Бәраэ хәдисендә аларны тасвирлаган. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) дүрт кимчелекне атый. Әгәр алар хайваныгызда булса, корбан дөрес булмый. Андыйны корбан (удхия) итеп чалырга ярамый.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
أربع لا تجوز في الأضاحي: العوراء البين عورها، والعرجاء البين ظلعها، والمريضة البين مرضها، والكبيرة التي لا تُنقي
«Корбан хайванында рөхсәт ителмәгән дүрт кимчелек:
1. Күзләренә зыян килгән сарык, зарары ачык булганда (ягъни, әгәр зарар ачык булмаса, ул чакта ярый, ачык булса, ул чакта ярамый. Бигрәк тә бу ике күзе дә сукырайган хайван булса);
2. Авыру хайван, аның авыруы ачык булса;
3. Аксак сарык, аның аксавы ачык күренсә (ягъни ул бераз аксак кына түгел, ә сәламәт сарыклар белән барганда алардан артта кала);
4. Хайван арыган, зәгыйфь, аның инде сөяк мие калмаган (ягъни, шуның кадәр карт, шуның кадәр зәгыйфь хайван, аның инде сөяк мие аз калган)».
Хәдисне әт-Тирмизи (1497), ән-Нәсәи 4371), Әхмәт (18675) тапшыра.
Менә бу дүрт кимчелек һәм хайванда бу дүрт кимчелектән дә начаррак кимчелек булса, корбан дөрес булмый.
Ничек итеп чалырга?
Беренчедән, шәригать буенча чалу вакытында муендагы ике тамыр да ике яктан киселергә тиеш, үңәчне кисәргә һәм сулыш юлларын кисәргә кирәк.
Аннары, чалу вакытында «бисмиЛләһ» сүзләрен әйтү мәҗбүри булып тора. Хайванны кыйбла ягына яткыру хәерле. Бу дүрт мәзһәбнең дә фикере һәм бу Габдуллаһ ибн Гомәрдән (Аллаһ аларның икесеннән дә разый булсын) тапшырылган.
Хайванны сул ягына яткыру хәерле. Ән-Нәвәви, хайванны сул ягына яткыру яхшырак дигән, галимнәрнең бу хактагы бертавыштан фикерен (идҗмәгә) җиткерә.
Нәрсә әйтелә? «БисмиЛләһ. Аллаһу Әкбәр» дип әйтелә! БисмиЛләһ әйтү мәҗбүри.
«Аллаһүммә минкә үә ләк» (Әй Аллаһ Синнән (Син моны бирдең) вә Синең өчен) дип өстәү хәерле.
Шулай ук бу сүзләрне дә өстәсәң яхшы:
«Аллаһүммә тәкаббәл минни үә миммә удхиян» (Әй Аллаһ, миннән һәм кем исеменнән чалыначак, шулардан да кабул ит).
Гайшәдән (Аллаһ аннан разый булсын) шулай тапшырыла.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:
«Берегез пычагын үткенләсен һәм хайванны газапламасын».
Ике нәрсәгә игътибар итегез!
1) Сезнең корбан хайваныгызда булган һәр кимчелек әҗер-савапны киметә. Шуңа күрә хайван никадәр яхшырак булса, әҗере дә шулкадәр күбрәк була.
2) Әл-удхия — гыйбадәт кылуның бер төре, ул тереләр өчен билгеләнгән. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үзеннән һәм үз гаиләсеннән чалган, сахәбәләр үзләреннән һәм үз гаиләләреннән чалганнәр. Димәк, ул, нигездә, үлеләр өчен билгеләнмәгән, үлеләр исеменнән сәдака бирү яхшы. Әгәр кеше үлгән кеше өчен нәрсәдер эшләргә тели икән, ул аның өчен сәдака бирә ала.
Сәдака белән Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хайван чалу арасында аерма бармы? Бу гыйбадәт кылуның башка төре.
Үлгәннәр өчен ике чалу бар.
Беренче чалу — кеше үзе һәм гаиләсе өчен чала. Ул махсус үлгәннәр исеменнән чалмый, ләкин аның нияте бар, бу әҗергә аның гаиләсенең тере әгъзалары да, үлгәннәре дә керә. Әҗергә үлгәннәрне дә кертә. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үзеннән һәм гаиләсеннән, Мөхәммәднең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) өммәте исеменнән чалган, тереләрне һәм үлеләрне үз эченә алган. Үзеңнән һәм гаиләңнән чалсаң, бу рөхсәт ителә, әмма анда үлгәннәр дә кергәнне истә тотасың.
Икенче төр — үлгәннәр исеменнән махсус чалу. Болай эшләргә ярый дип әйтүче галимнәр бар. Ләкин, Аллаһның коллары, бу Сөннәт түгел! Бу Пәйгәмбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтендә билгеләнмәгән. Кайбер кешеләр үлгән әнисе яки үлгән әтисе яки бүтән кеше өчен чалалар. Фәкиһләр моны эшләргә мөмкин, ләкин бу Сөннәт түгел дип әйтәләр. Моны эшләмәү яхшырак. Чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу эшне эшләмәгән.
Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), аның өчен шундый кадерле булган, яраткан абыйсы Хәмзә вафат була. Ул кайчан да булса аның исеменнән корбан чалганмы? Юк. Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) балалары ул исән чагында үлеп киткәннәр, ул исән чагында өч кияүле кызы үлгән. Ул аларның берсе өчен кайчан да булса корбанны чалганмы? Юк. Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) өч улы үзе исән чагында үлә, кайсысы өчен дә булса чаламы? Юк. Аның хатыны, аның иң яраткан хатыны — Хәдичә, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аның өчен чалганмы? Юк, чалмаган. Бу гамәлне кылдылар дип сахәбәләрдән, башкалардан да тапшырылмый. Исламда кешенең үзе, гаиләсе өчен чалуы һәм анда үлеләрнең дә керүе билгеләнгән.
Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) безнең гыйбадәтебезне кабул кылуын сорыйбыз. Бәйрәмгә санаулы көннәр калды, һәм Гәрәфә көне калды. Әй Аллаһның коллары, ошбу көндә ураза тотарга онытмагыз, чөнки моның әҗере бөек. Аллаһы Тәгаләдән безгә Тәүхидтә һәм Сөннәттә яшәргә һәм шуның белән үләргә рөхсәт итүен сорыйбыз. Һәм дә Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) гөнаһларыбызны гафу итүен сорыйбыз.
Яңа комментлар