
الحمد لله ربِّ العالمين حمدًا كثيرًا طيِّبًا مباركًا فيه وأشهد أن لا إله إلا الله وحده لا شريك له وأشهد أن محمداً عبده ورسوله
أما بعد
يا عباد الله
Әй Аллаһның коллары! Коръәндә сүрә бар һәм ул иң кыскасы да. Ләкин бу сүрә зур, бөек һәм мөһим мәгънәне, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) безнең Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бөек яхшы хәбәрен үз эченә ала һәм бу шулай ук безнең өчен, мөселманнар өчен дә. Ошбу сүрәдә мөселманнар өчен бөек яхшы хәбәр.
Имам Мөслимнең (Аллаһ аңа рәхимле булсын) нәрсә тапшырганын тыңлагыз. Ул бу хәдисне Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәләреннән берсе — Әнәс ибн Мәлик тапшыра, ул әйтә:
بيْنَا رَسولُ اللهِ صَلَّى اللَّهُ عليه وسلَّمَ ذَاتَ يَومٍ بيْنَ أظْهُرِنَا إذْ أغْفَى إغْفَاءَةً ثُمَّ رَفَعَ رَأْسَهُ مُتَبَسِّمًا
«Бервакыт Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) безнең арада иде һәм кыска гына вакытка йоклап китте (ягъни аны кыска вакытка йокы басты), аннан елмаеп башын күтәрде.
Кешеләр әйттеләр:
ما أضْحَكَكَ يا رَسولَ اللهِ؟
“Әй Аллаһның Илчесе, ни сәбәпле көләсең (елмаясың)?”
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
أُنْزِلَتْ عَلَيَّ آنِفًا سُورَةٌ
“Миңа күптән түгел генә бер сүрә иңдерелде”.
فَقَرَأَ — шуннан укыды (Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын)):
بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَٰنِ الرَّحِيمِ
إِنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ * فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ * إِنَّ شَانِئَكَ هُوَ الْأَبْتَرُ
“Мәрхәмәтлек Иясе һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән
Без сиңа Кәүсәр бирдек. Раббыңа намаз укы һәм корбан чал! Сиңа нәфрәт итүчең — үзе нәселсез»
(Коръән, «Кәүсәр» сүрәсе, 108:1-3).
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шуны укыды һәм сорады:
أتَدْرُونَ ما الكَوْثَرُ؟
“Сез әл-Кәүсәрнең нәрсә икәнен беләсезме?”
Алар әйттеләр:
اللَّهُ ورَسولُهُ أعْلَمُ
“Аллаһ һәм Аның Илчесе (Әл-Кәүсәрнең нәрсә икәнен) белүчерәк”
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) аларга болай диде:
فإنَّه نَهْرٌ وعَدَنِيهِ رَبِّي عزَّ وجلَّ، عليه خَيْرٌ كَثِيرٌ، هو حَوْضٌ تَرِدُ عليه أُمَّتي يَومَ القِيَامَةِ، آنِيَتُهُ عَدَدُ النُّجُومِ
“Хаклыкта, бу миңа Раббым Аллаһ вәгъдә иткән елга. Анда күп нигъмәтләр бар. Бу Кыямәт көнендә минем өммәтем киләчәк Сулык. Ул Сулыкның савытлары йолдызлар саны кадәр булыр”.
Аннан Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:
فيُخْتَلَجُ العَبْدُ منهمْ، فأقُولُ: رَبِّ، إنَّه مِن أُمَّتي
“Ул Сулыктан куылачак (бәндәләрнең берсе, шул кешеләр арасыннан) кеше булыр, мин: «Я Раббым! Бу кеше минем өммәтемнән», — дип әйтермен”.
فيَقولُ — (Аллаһы Тәгалә) җавап итеп:
ما تَدْرِي ما أحْدَثَتْ بَعْدَكَ
«Алар (ягъни синең өммәтеңнән кайбер кешеләр) синнән соң нәрсә уйлап чыгарганнарын (яки нәрсә эшләгәннәрен) син белмисең».
Бу хәдисне Мөслим (400) тапшырган.
Бу — Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) «әл-Кәүсәр» сүрәсе турында сөйләгән искиткеч хәдисе. Алда әйтелгәнчә, бу кыска сүрә, ләкин ул үз эченә олы нигъмәт һәм бөек яңалыкны ала. Нәрсә әйтелгәнен карагыз. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтә:
إِنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ
«Без сиңа әл-Кәүсәрне (ягъни мул булганны) бирдек».
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Аллаһы Тәгаләдән мул булган, олы нигъмәт алган. Әл-Кәүсәр — ул Аллаһның (Ул пакь һәм югары) Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) гыйлемнәрдән һәм туры юлдан биргән барлык нигъмәтләре: Коръән — әл-Кәүсәр, Сөннәт — әл-Кәүсәр, Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гыйбадәт кылу — әл-Кәүсәр, шуның өчен биреләчәк әҗер-саваплар — әл-Кәүсәр, барлык хәерлелек — әл-Кәүсәр. Ә болар барысының таҗы — Җәннәттәге әл-Кәүсәр исемле елга, ул улаклардан агып төшәр. Андагы су балдан да татлырак һәм сөттән дә аграк, ә исе мускустан да хуш ислерәк, бу Сулык янындагы савытлар күктәге йолдызлар кадәр күп һәм матурлыклары буенча алар күк йолдызлары кебек. Бу Сулыктан бер йотым су эчкән кеше бүтән беркайчан да сусамас.
Аннары Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:
فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ
«Һәм Раббыңа намаз укы һәм корбан чал».
Карагыз: «Раббыңа намаз укы һәм корбан чал». Әл-Кәүсәрне алу өчен, син ихласлы булырга тиешсең (күңелең ихлас булырга тиеш), синдә Тәүхид булырга тиеш һәм синең барлык гамәлләрең дә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын: намаз да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хакына, корбан чалу да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хакына, дога кылу да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хакына, тәвәккәл кылу да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хакына, курку да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хакына, мәхәббәт тә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хакына, барлык гыйбәдәтдәр дә бары тик Аллаһка (Ул пакь һәм югары) гына. Ихласлык! Шул чакта син бу нигъмәткә ия буласың һәм Сулыктан эчү хакы алачаксың. Аллаһы Тәгалә монда ике төрле гыйбадәтне искә ала: намаз һәм корбан чалу. Ни өчен? Чөнки намаз, без әйткәнчә, гәүдә гыйбадәтенең иң мөһим төре, төрәк, ә корбан хайванын чалу — Аллаһка (Ул пакь һәм югары) мал-мөлкәт гыйбадәте төре. Ошбу эшләрне фәкать Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә эшлә! Карагыз: бу сүрәдә әл-Кәүсәрне алуның шартлары аталып уза. Кайчан син әл-Кәүсәрне алачаксың һәм ике дөнья бәхетенә ирешәчәксең? Әгәр Аллаһка (Ул пакь һәм югары) шөкер итсәң һәм синдә ихласлык булса.
فَصَلِّ لِرَبِّكَ
«Раббыңа гына намаз укы (Аның ризалыгы өчен генә)».
Эчкерсезлек (Ихласлык), Бер Аллаһка гына табыну (Тәүхид) — бу шартлар үтәлгәндә әл-Кәүсәр алачаксың. Аллаһы Тәгалә кушканнарны: намаз, корбан чалу һәм башка мәҗбүри боерыкларны (вәҗепләрне) үтәсәң һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Cөннәтенә иярсәң.
Сез: «Бу сүрәдә Сөннәткә иярмәсәң әл-Кәүсәрне алмаячаксың дигән күрсәтмә кайда?» дип әйтерсез. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ахырда нәрсә әйтә?
إِنَّ شَانِئَكَ هُوَ الْأَبْتَرُ
«Сине нәфрәт итүчең — үзе нәселсез».
Бу аның киләчәге юк, аның нәселе киселгән, аңа хәерлелек тә, аның турында якты хәтер дә, яхшы киләчәге дә булмаячак дигәнне аңлата. Әй Мөхәммәд, сине күрә алмаучы вә синең юлыңны күрә алмаучы, синең Сөннәтеңне күрә алмаучы вә синең Сөннәтеңә ябышкан кешеләрне күрә алмаучы кешеләр белән нәрсә булыр?
هُوَ الْأَبْتَرُ
«Ул киселгән».
Мөшрикләр, кәферләр, монафыйклар, мөселманнар берәр начарлыкка дучар булганда, шатландылар. Алар, мөселманнарның көчсезлеген күреп, әгәр монлый хәл күзәтелсә, алар белән нәрсәдер булган, инде Ислам бетте, Ислам булмаячак, Исламның ахыры җитте, Тәүхид юкка чыкты, мөселманнар юкка чыкты дип өметләнгәннәр һәм уйлаганнар. Алар мөселманнар турында: «Бетте, кисеп ташландылар (әбтәр), туктатылдылар» дип әйткәннәр. Ә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) юк диде:
إِنَّ شَانِئَكَ هُوَ الْأَبْتَرُ
«Сине нәфрәт итүчең — үзе нәселсез».
Мөэминнәрне нәфрәт итүчеләр, Сөннәт әһелләрен нәфрәт итүчеләр, Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) нәфрәт итүчеләр һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) юлын нәфрәт итүчеләр, әйе, ислам һәм мөселманнарның ахыры, Сөннәт тарафдарларының ахыры килүен көтәләр. Ләкин бу булмаячак. Ошбу хәбәр минем өчен вә сезнең өчен Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) яхшы хәбәрдер. Моның ахыры булмаячак. Кыямәткә чаклы шушы юлга ябышкан кешеләр булыр һәм иман китерүчеләргә җиңү килер. Шулай ук киресенчә, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) юлына каршы чыгучылар һәм Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), аның Сөннәтенә тел тидерүчеләр киселер, аларның киләчәге һәм бәхетләре булмас.
Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) дошман итүчеләр белән, яки Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) соң килгән, аның Сөннәтенә чакыручы һәм ябышучы кешеләр белән Аллаһ (Ул пакь һәм югары) нәрсә эшләгәнен карагыз. Сөннәткә ябышкан кешеләргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан олугъ дәрәҗә, хөрмәт, яхшы исем вә әҗер-савап бардыр. Ә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенең вә Исламның дошманнары булган кешеләргә хурлык, начар исем, ошбу дөньяда һәм Ахирәттә кайгы.
Әнәснең (Аллаһ аннан разый булсын) сүзләрен карагыз. Ул мондый сүзләр тапшыра:
لقد تركت بالمدينة عجائز يكثرن أن يسألن الله أن يوردهن حوض محمد صلى الله عليه وسلم
«Мин Мәдинәдән чыгып киткәндә, Аллаһы Тәгаләдән аларга Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сулыгына якын килергә рөхсәт итүен күп итеп сораучы әбиләрне (олы яшьтәге хатыннарны) калдырдым.
Чөнки бу — бөек үтенеч (дога) булып тора һәм шул хатыннардагы гыйлемне күрсәтә. Алар үз гамәлләрендә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) юлына ябышканнар һәм Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сулыгыннан эчергә рөхсәт сораганнар. Бу мөһим һәм бик яхшы дога. Безгә дә сезнең белән Аллаһы Тәгаләдән Кыямәт көнендә Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сулыгыннан эчергә рөхсәт бирүен еш сорарга кирәк. Аннан эчкән кеше инде беркайчан да сусамас.
Кайберәүләр: «Ә Җәннәттәге елгалардан эчмиләрме? Чөнки Җәннәттә судан, сөттән һәм шәрабтан бозылмас елгалар бар», — диләр. Әйе, Җәннәттә кеше бу Җәннәт чишмәләреннән эчәчәк, ләкин сусауны басыр өчен, газапланганга түгел, аңа эчәргә кирәк булганда, ә ул рәхәтлек өчен эчәчәк.
Шуңа күрә без Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) бу дөньяда Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) юлына басарга рөхсәт итүен, Аллаһка карата ихлас булуыбызны һәм Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) иярченнәре булырга рөхсәт итүен сорыйбыз. Ике шарт булырга тиеш:
1) Аллаһы Тәгалә каршысында эчкерсезлек (ихласлык);
2) Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) иярү.
Без дә Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сулыкларыннан эчәргә рөхсәт бирүен сорыйбыз.
Яңа комментлар