
إِنَّ الْحَمْد للهِ، نَحْمَدُهُ وَنَسْتَعِينُهُ وَنَسْتَغْفِرُهُ، وَنَعُوذُ بِاللهِ مِنْ شُرُورِ أَنْفُسِنَا وَمِنْ سَيِّئَاتِ أَعْمَالِنَا، مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلا مُضِلَّ لَهُ،
وَمْنْ يَضْلُلُ فَلَا هَادِيَ لَهُ، وَأَشْهَدُ أَنْ لا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَحْدُهُ لا شَرِيكَ لَهُ، وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدَاً عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ
ثم أَمَّا بَعْدُ
عباد الله
Әй Аллаһның коллары, мин иң әүвәл үземә һәм аннан сезгә дә әмер итәмен Аллаһтан куркыгыз (тәкуаЛлаһ). Соңра белегез, Аллаһы Тәгалә сезгә биргән вакытны, билгеләнеп куелган сулышларыгызны сарыф итүнең иң хәерле юлы – Аллаһның динен өйрәнү, Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен өйрәнү, аны тыңлау, аңлау, истә калдыру, шуннан аны үтәү, аннан тапшыру юлы белән аны кайгырту.
Имам әт-Тирмизи Ибн Мәсгүдтән (Аллаһ аннан һәм аның әтисеннән разый булсын) Аллаһның илчесеннән ﷺ мондый сүзләр тапшыра:
« نَضَّرَ الله امْرَأً سَمِعَ مَقَالَتِي فَوَعَاهَا وَحَفِظَهَا وَبَلَّغَهَا، فَرُبَّ حَامِلِ فِقْهٍ إِلَى مَنْ هُوَ أَفْقَهُ مِنْهُ، ثَلاَثٌ لاَ يُغِلُّ عَلَيْهِنَّ قَلْبُ
مُسْلِمٍ: إِخْلاَصُ العَمَلِ لله، وَمُنَاصَحَةُ أَئِمَّةِ الْمُسْلِمِينَ، وَلُزُومُ جَمَاعَتِهِمْ، فَإِنَّ الدَّعْوَةَ تُحِيطُ مِنْ وَرَائِهِمْ »
«Минем сүзләремне ишеткән, аларны аңлаган, истә калдырган һәм соңыннан аларны тапшырган кешенең йөзен Аллаһ нурландырсын. Бәлки, гыйлем бирүче аны үзеннән дә гыйлемлерәк кешегә тапшырыр. Өч сыйфат, әгәр алар бар икән, мөэминнең йөрәгендә ачу калдырмыйлар [нәфрәт, алдау, бозыклык, хыянәт, көнчелек]: бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә гамәл кылу, мөселманнарның хакимнәренә карата эчкерсез мөнәсәбәт һәм мөселманнарның бердәм җәмгыятенә тугрылык, чөнки, хаклыкта, аларны чакыру артларыннан чолгап ала».
Әт-Тирмизи, 2658. Шәех әл-Әльбәни хәдисне дөрес диде. «Сәхих әль-Джәмиг» та, 2309 ны кар.
Пәйгамбәребез ﷺ бу сүзләрне саубуллашу хаҗы вакытында, Мәсҗидүл Хайфта Минада булганда әйткән. Бу хәдисне күп кенә имамнар китерә һәм ул егерме сәхабә тарафыннан тапшырыла. Кайбер галимнәр бу хәдис мүтәүәтир хәдисләр рәтенә керә дип әйтәләр.
Бу хәдиснең беренче җөмләсе Аллаһның илчесенең ﷺ хәдисләрен өйрәнәчәк, аларның мәгънәләрен аңлаячак, истә калдырачак, яттан өйрәнәчәк, аннан үзе ишеткәнчә һәм исендә калдырганча кешеләргә тапшырачак кеше өчен бөек дога белән башлана. Бу сыйфатларга ия булучы Аллаһы Тәгаләнең догаларын аеруча кабул иткән кешесенең мөбарәк догасына эләгә. Син, һиҗри елның 15 гасырында яшәп, бу догага лаек була аласың. Шуңа күрә бел, истә тот һәм бу хәдисне үтә. Әллә Аллаһы Тәгалә синең йөзеңне балкытуын теләмисеңме?! Әллә синең Пәйгамбәребез ﷺ догасы ирешкән кешеләр арасыннан буласың килмиме?!
نَضَّرَ اللَّهُ امْرَأً سَمِعَ مَقَالَتِي
«Аллаһ кешенең йөзен балкытса иде» — бу Аллаһы Тәгалә бу кешенең йөзен яктылык белән нурландырачак, аңа тышкы яктан да, эчке яктан да матурлык һәм гүзәллек бирәчәк дигәнне аңлата. Әгәр кеше Сөннәтне өйрәнә, истә калдыра, аңлый, аннан нәтиҗәләр чыгара, тапшыра, аның буенча гамәл кыла икән, бу кеше эчендә иң бөек тынычлык һәм шатлык булачак, алар аның йөзендә балкыш, ләззәт һәм мәһабәтлек рәвешендә чагылачак. Аллаһы Тәгалә әйтте:
وَلَقَّاهُمْ نَضْرَةً وَسُرُورًا
«Һәм Аллаһ аларга йөзләрендәге яктылыкны һәм күңелләрендәге шатлыкны татуны бирде». (Коръән «Кеше» сүрәсе: 11 аять).
Әгәр кеше бу догага лаек булырга теләсә, ул Пәйгамбәребез ﷺ Сөннәтен турында кайгыртырга тиеш.
نَضَّرَ الله امْرَأً سَمِعَ مَقَالَتِي فَوَعَاهَا وَحَفِظَهَا وَبَلَّغَهَا
Минем сүзләремне ишеткән, аларны аңлаган, истә калдырган һәм соңыннан аларны тапшырган кешенең йөзен Аллаһ нурландырсын.
Галимнәребез Сөннәт турында кайгыртуны ничек аңлата?
Бу кайгырту дүрт этаптан тора диләр:
1. Ишетү.
Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләрен өйрәнер өчен вакыт бүлеп куярга үзеңне мәҗбүр ит. Моның өчен син гыйлем җыеннарында булырга тиеш, ә андый җыеннарга йөрергә мөмкинлегең булмаса, дәресләр тыңлый аласың. Гыйлем эзләүче мөселманга көннәрен Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәтеннән бернәрсә дә алмыйча үткәрү килешми.
2. Аңлау.
Хәдисне ишеткәч, аның мәгънәсен аңларга тырыш, йөрәгеңдә Пәйгамбәребезнең ﷺ сүзләре күрсәткән бөек мәгънәләрне аңлау булсын.
3. Истә калдыру.
Хәдисне ятла һәм өйрәнгәннәрен онытмас өчен, аны даими кабатла, югыйсә бу гыйлем китәчәк.
4. Җиткерү.
Бу турыда кешеләргә җиткерү. Һич кенә дә: «Хәдисләр бик күп, мин аларны ятлый алмыйм», — дип әйтмә. Сине бу бәхеттән читкә алып китү, күңелеңә өметсезлек чәчәргә теләгән шәйтанның гамәле икәнен бел. Синнән Аллаһы Тәгалә риза булган гамәлләр таләп ителә, димәк, син хәлеңнән килгәнне эшләргә тиешсең. Бер хәдис булсын, ике яки аннан да күбрәк булсын, мөмкин булганча, әмма синең тарафтан Аллаһ юлында көч кую кирәк. Син ялкаулыктан арынып бу гамәлеңне кылган вакытта хәерлелектә буласың һәм бу дога астына эләгәсең.
Бу хәдиснең икенче җөмләсе мөһим файданы күрсәтә:
رُبَّ حَامِلِ فِقْهٍ إِلَى مَنْ هُوَ أَفْقَهُ مِنْهُ
«Бәлки, гыйлем бирүче аны үзеннән дә гыйлемлерәк кешегә тапшырыр».
Башка хәдистә болай дип әйтелә:
فرُبَّ حاملِ فقهٍ ليسَ بفَقيهٍ ورُبَّ حاملِ فقهٍ إلى من هوَ أفقَهُ منهُ
«Бәлкем, гыйлем тапшыручы (ул үзе) гыйлемле түгелдер, ә гыйлем алучы аннан гыйлемлеләктер».
Аллаһ кешеләргә төрле аңлау дәрәҗәсе бирә. Бер хәдистән кемдер ике-өч нәтиҗә, икенчесе ике йөз нәтиҗә чыгара ала. Шуңа күрә әҗер-савап алу һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ догасы ике кешегә кагыла:
• ятлаган һәм аңларга тырышкан, ләкин аңлап бетермәгән яки бөтенләй аңламаган, аннан аңлау дәрәҗәсе югарырак кешегә тапшыручыга. Ул үзенең тырышлыгы, ятлавы һәм тапшырганы өчен әҗер-савап ала;
• ятлаган, аңлаган, аннан файдалы гыйлем алган, өммәткә аңлаткан кешегә. Ул тагын да зуррак әҗер-савап ала.
Өйрәнгәннәрне аңларга омтылу – бу чын дәрәҗә.
Дога:
نَضَّرَ الله امْرَأً
«Аллаһы кешенең йөзен нурландырсын» — я бу Пәйгамбәребезнең ﷺ кеше өчен ялваруы, я ул безгә Аллаһның шундый кешенең йөзен нурландырачагын хәбәр итә. Әгәр бу дога булса, Аллаһ аңа җавап бирәчәк. Һәм барлык киләчәк буыннар тәҗрибәсе дә шуны күрсәтә: Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезнең ﷺ бу догасына җавап биргән. Ничек кенә булмаса да, ике төрле аңлау да бер үк мәгънәгә кайтып кала. Шуңа күрә Сүфьян Ибн Гүяйнә: «Пәйгамбәребезнең ﷺ бу үтенече аңа кагылмас һәм аның йөзендә нур булмас хәдис тапшыруны өйрәнүче бер генә кеше дә юк» дип әйткән.
Бу ләззәткә, йөздәге балкышка, югары дәрәҗәгә кешеләр җирдәге тормышта ук ия булалар. Аллаһы Тәгалә, йөзләренә яктылык биреп, Сөннәткә ябышучы кешеләрне югары күтәрә. Кыямәт көнендә, мәңгелек тормышта да алар, Аллаһы Тәгалә рөхсәте белән, олугъ дәрәҗәгә ирешәчәкләр. Һәм кеше Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәтен никадәр күбрәк күтәрсә, шул юлда хезмәт куйса, аның дәрәҗәсе дә шулкадәр югарырак булачак. Алар сөннәтне саклыйлар, Аллаһ аларны саклый. Пәйгамбәребез ﷺ аны саклаган Әбү Катәдәгә болай ди:
حَفِظَكَ اللَّهُ كما حَفِظْتَ نَبِيَّهُ
«Аллаһ сине дә син Аның пәйгамбәрен саклаган кебек сакласын».
Сәхих Мөслим, 232
Сөннәт (әһле-Сөннәт) кешеләренең йөзләрендәге яктылык, матурлык – билгеле нәрсә. Яңалык (әһле-бидгать) кешеләренең йөзләрендә каралык һәм курку була. Һәм алар никадәр олырак булсалар, шулкадәр тирәнрәк үз яңалыкларына чумалар, Сөннәткә каршылылыклары арта гына бара, йөзләре дә торган саен күбрәк карала.
Без караган хәдистә хәдисләрне төгәл ятлауга этәргеч бар һәм Пәйгамбәребез ﷺ хәдис ятлауны фикһ (аңлау) дип атаган. Кайбер кешеләр: «Ул хәдисләрне белә, ләкин аның фикһы (аңлавы) юк», — диләр. Әмма Пәйгамбәребез ﷺ хәдисне фикһ (аңлау һәм гыйлем) дип атаган. Имам Уакиг ибн әл-Дҗәррах әйтүенчә: «Ә хәдисләр бөтен фикһны үз эченә алмыймы?!»
әль-Хатыб “Насыха әхль әль-хәдис” 18 дә һәм “әль-Факыйх уаль-мутәфәккыйх” 787 дә.
Моннан тыш, бу хәдистән нәтиҗә ясарга кирәк. Сөннәтне өйрәнүче һәм хәдисне тапшыручы, гадәттә, хәдиснең мәгънәсен белә һәм аңлауга ия була. Шуңа күрә хәдистә әйтелә:
فرُبَّ حاملِ فقهٍ ليسَ بفَقيهٍ
«Бәлкем, гыйлем бирүче гыйлемле булмастыр».
«رُبَّ / Бәлкем» кисәкчәсе гарәп телендә аз ихтималлыкны күрсәтә, ягъни хәдисләрне өйрәнүче кешенең фикһка (аңлауга) ия булмавы бик шикле. Хәдис белгечләренең нигезе — аларның тапшырганнарын аңлаулары, шуңа күрә хәдисләрне укыганда, без хәдиснең үзендә ниндидер сүзләрнең тәфсире барлыгын күрәбез. Бу тәфсир кемнән? Хәдис тапшыручылардан, чөнки алар аны мәгънәләрен аңлап тапшыралар. Хәтта шундый кагыйдә дә бар: хәдис тапшыручы тапшырганының мәгънәсен яхшырак белә.
Бу хәдис Сөннәтне аңларга омтылмаган өйрәтүчеләр һәм аны аңларга омтылган гыйлем бирүчеләр арасындагы зур аерманы күрсәтә.
Яңа комментлар