Тәкъва караш — тәкъва йөрәкнең нигезе

Share

Әй мөэминнәр, әй Аллаһның коллары, дөреслектә, караш — йөрәккә илтүче иң мөһим ишек, иң киң, иң иркен юл. Шуңа күрә үзеңнең карашыңны саклау — ул үзеңнең йөрәгеңне саклау дигән сүз. Һәм, киресенчә, үзеңнең карашыңны, күзләреңне чикләрдә тота алмау — йөрәгеңне югалту дигән сүз, чөнки караш — ул шәйтан укларының берсе. Әгәр дә кеше күз карашының тезгенен очкындырса, әгәр дә ул үз карашына, үз күзләренә гөнаһлы һәм тыелган нәрсәләргә карарга рөхсәт бирсә, димәк, ул үз йөрәген харап итәчәк, димәк, ул үз йөрәгенә төзәтеп булмаслык, коточкыч зарар китерәчәк. Гомумән, бозыклыкның һәм гөнаһның башы — ул караш. Башта караш була, аннан соң фикерләр туа, фикерләр урынына теләк килә, теләк тәвәккәллек белән алышына, ә тәвәккәллек кешенең соңыннан пычраклыкка һәм гөнаһка эләгүе белән тәмамлана.

Кешенең йөрәген күз карашын саклау кебек башка бернәрсә дә шулай сакламый, бернәрсә дә шулай тәрбияләми, яхшыртмый, Аллаһның колын төзәтми. Үз карашларын саклаучы кешеләр бик чиста булалар. Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына мөрәҗәгать итеп, Коръәндә Пәйгамбәребезгә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Аллаһның мөэмин колларына шундый сүзләр әйтергә куша:

قُل لِّلْمُؤْمِنِينَ يَغُضُّوا مِنْ أَبْصَارِهِمْ وَيَحْفَظُوا فُرُوجَهُمْ ذَلِكَ أَزْكَى لَهُمْ إِنَّ اللَّهَ خَبِيرٌ بِمَا يَصْنَعُونَ

«Мөэминнәргә әйт, күзләрен түбән төшерсеннәр һәм җенес әгъзаларын сакласыннар, бу алар өчен чистарак. Хаклыкта, Аллаһ аларның кылган эшләрен белә.

وَقُل لِّلْمُؤْمِنَاتِ يَغْضُضْنَ مِنْ أَبْصَارِهِنَّ وَيَحْفَظْنَ فُرُوجَهُنَّ

Һәм мөэминәләргә әйт: күзләрен түбән төшерсеннәр һәм җенес әгъзаларын сакласыннар».

Коръән, «Нур» сүрәсе, 24:30-31

Гүбәдә ибн әс-Самиттан (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткән мондый сүзләре тапшырыла:

اضمَنوا لي ستًّا من أنفسِكم أضمن لَكمُ الجنَّةَ: اصدُقوا إذا حدَّثتم، وأَوفوا إذا وعدتُم، وأدُّوا إذا اؤتمِنتُم، واحفَظوا فروجَكم، وغضُّوا أبصارَكم، وَكفُّوا أيديَكم

«Миңа сездән алты әйбергә вәгъдә кирәк һәм мин сезгә Җәннәт булачагына сүз бирәм, сезгә Җәннәт вәгъдә итәм: сөйләшкәндә дөресен сөйләгез, вәгъдәгезне үтәгез, аманәтне саклагыз, сезгә ышаныч белдергәндә ышанычны аклагыз, җенес әгъзаларыгызны саклагыз, күзләрегезне түбән төшерегез, аларны тыелган нәрсәдән читкә юнәлтегез, гөнаһлы гамәлләр кылудан кулларыгызны тотып торыгыз».

Хәдис «әс-Сахихә» (1470) дә тапшырыла

Бервакыт Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәләргә мөрәҗәгать итеп болай әйткән:

إياكم والجلوسَ بالطرقاتِ

«Юллар кырыйларында утырудан сак булыгыз».

Сахих Әбү Дауд (4815) та китерелә

Ягъни юл буенда, анда кешеләр йөргәндә. Кешеләр әйттеләр: «Әй Аллаһның Илчесе, без ансыз булдыра алмыйбыз, чөнки без анда ниндидер мөһим сөйләшүләр өчен җыелабыз».

Шуңа Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:

فَإذَا أبَيْتُمْ إلاَّ المَجْلِسَ، فَأَعْطُوا الطَّريقَ حَقَّهُ

«Әгәр дә сезгә юл кырыенда утырырга туры килә икән, ул чагында юлга аның хакын бирегез».

Кешеләр болай дип әйттеләр: «Ә юлның хакы нәрсәдән гыйбарәт соң, әй Аллаһның Илчесе?»

Ул болай әйтә:

غَضُّ البَصَرِ

«Күзеңне түбән төшерүдән».

Ягъни, әгәр кемдер: хатын-кызлар, карарга, күзне төшерергә ярамаган кешеләр үтсә.

وَكَفُّ الأَذَى، وَرَدُّ السَّلامِ، وَالأمْرُ بِالمَعْرُوفِ، والنَّهيُ عن المُنْكَرِ

«Кешеләргә ниндидер зыян салудан баш тартырга, үтеп баручыларның сәләмнәренә җавап бирергә, аларны яхшылыкка өндәргә һәм начарлыктан тотып калырга».

Хәдисне әл-Бохари (6229), Мөслим (2121) тапшыра

Әй Аллаһның коллары, безгә тыелган нәрсәләргә карамау өчен үз карашларыбызны тыярга кирәклеге турында сөйләүче хәдисләр бик күп.

Һәм дә, әй Аллаһның коллары, бу васыять безнең көннәрдә аеруча актуаль була бара. Бүген, һәр җирдә шулкадәр күп явызлык, һәр җирдә шулкадәр күп бозыклыклар булганда, кешегә төрле яктан, бигрәк тә заманча чаралар аша: телевизион спутник каналлары, бөтендөнья пәрәвезе — Интернет челтәре, кесәләрдә булган приборлар, акыллы телефоннар, башка гаджетлар ягыннан вәсвәсәләр килгәндә — болар барысы да нәрсәгә сәбәп була? Кешенең тыелганга еш каравына әлбәттә. Әледән-әле кешеләргә бик күп гөнаһлы рәсемнәр, гөнаһлы сурәтләр ташлыйлар. Әгәр кеше үз күзенә ирек биреп, аларга карый башласа, алар аның йөрәген бозачаклар һәм харап итәчәкләр. Шуңа күрә, әй мөэминнәр, әй Аллаһның коллары, без сезнең белән еш кына бер-берегезгә күзләрегезне түбән төшерергә һәм шуның аркасында кешенең нинди яхшы, игелекле һәм бөек җимешләр алуын бер-беребезгә даими искә төшереп торырга мохтаҗбыз.

Мәшһүр галим имам Ибнүл-Каййим (Аллаһ аны ярлыкасын) бу хакта сөйләп үзенең бер китабында күп файда китерә. Анда ул нинди файдалы җимешләр булуын, үз күзеңне тыелган нәрсәдән читкә юнәлтүнең нинди файдалары барлыгын санап уза. Әйдәгез, без сезнең белән бу файдалы әйберләрнең кайберләрен тирәнрәк карыйк һәм мин сезгә ун нәрсә турында сөйләрмен.

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) ризалыгы өчен тыелган нәрсәләрдән күзләрегезне читкә юнәлтсәгез, ун файда алырсыз.

Иң беренче һәм иң мөһим файда — күзеңне тыелган нәрсәдән читкә борсаң, шуның белән Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынасың. Ә Аллаһның (Ул пакь һәм югары) боерыкларына буйсыну — бу дөньяда һәм мәңгелек дөньяда синең бәхетеңнең нигезе. Аллаһның (Ул пакь һәм югары) әмерләрен үтәүдән һәм Аллаһ (Ул пакь һәм югары) тыйган эшләрдән тыелудан да файдалырак нәрсә юктыр. Әгәр берәү бу дөньяда һәм мәңгелек дөньяда бәхеткә ирешсә, ул бары тик Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әмерләренә буйсыну аркасында гына булырга мөмкин. Әгәр берәү бу дөньяда һәм мәңгелек дөньяда бәхетсез икән, бу бары тик Аллаһның (Ул пакь һәм югары) боерыкларына буйсынмау сәбәпле генә. Димәк, бу беренче файда булды.

Икенче файда, әй Аллаһның коллары, күзеңне читкә борсаң, кешене һәлак итәргә сәләтле агулы уклар йөрәгеңә тәэсир итә алмаячак.

Өченче файда, әй Аллаһның коллары, әгәр күзеңне тыелганнан читкә юнәлтсәң, ул синең йөрәгеңә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) белән аралашудан әйтеп бетергесез татлы тойгы бирәчәк, йөрәгеңне Аллаһка (Ул пакь һәм югары) юнәлтәчәк. Киресенчә, әгәр күзеңне тыймыйча, кая туры килсә, шунда төшерсәң, бу синең йөрәгеңне ярачак, бөтен игътибарыңны, йөрәгеңнең Аллаһка (Ул пакь һәм югары) омтылышын таратачак. Йөрәк Аллаһка (Ул пакь һәм югары) юнәлмәгән булачак. Һәм бу сине Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) читләштерәчәк, йөрәгеңне ерагайтачак. Шуңа күрә йөрәк өчен тыелган нәрсәгә караудан да зарарлырак нәрсә юк, чөнки шуның аркасында нәрсә була дип уйлыйсыз? Раббыңнан читләшү, ерагаю килеп чыгачак. Сиңа Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) читләшкән булуың кирәкме?!

Дүртенче файда, әй Аллаһның колы, әгәр күзеңне тыелган нәрсәдән читкә юнәлтсәң, бу синең йөрәгеңне ныгытыр һәм шатлык китерер. Менә нәрсәдә көч һәм шатлык. Әгәр син кая туры килсә шунда карасаң, шуның нәтиҗәсендә хәлсезлек һәм сагыш булачак.

Бишенче файда, әй Аллаһның коллары, хәрам нәрсәгә карамаган кешенең күңеленә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) нурын сала, ә хәрам нәрсәгә караган кешенең күңеле караңгыланып китә. Шуңа күрә, хөтбә башында укыган аятьтән соң, Коръәндә Аллаһның (Ул пакь һәм югары) мондый аяте килүе очраклы түгел:

قُل لِّلْمُؤْمِنِينَ يَغُضُّوا مِنْ أَبْصَارِهِمْ

«Мөэминнәргә әйт, күзләрен түбән төшерсеннәр».

Коръән, «Нур» сүрәсе, 24:30

Бу аятьтән соң Аллаһы Тәгалә әйтә:

اللَّهُ نُورُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ مَثَلُ نُورِهِ كَمِشْكَاةٍ فِيهَا مِصْبَاحٌ

«Аллаһы — күкләрнең һәм җирнең нуры һәм Аның яктысы шәмдәл куышына охшаган».

Коръән, «Нур» сүрәсе, 24:35

Ягъни Аллаһның (Ул пакь һәм югары) боерыкларына буйсынган кешенең шундый йөрәккә ирешү юлларының берсе — тыелган нәрсәдән күзне читкә юнәлтү, аның йөрәгендә Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) нур пәйда була. Әгәр синең күңелең Аллаһ (Ул пакь һәм югары) нуры белән яктыртылса, ул вакытта синең йөрәгеңә яхшылык һәм хәерлелек омтыла башлый. Изгелек, яхшылык төркемнәре синең йөрәгеңә киләчәк. Күзеңне түбән төшерсәң һәм йөрәгеңдә нур урнашса, нәрсә була? Бөтен яхшы һәм хәерле нәрсәләр төркем-төркем, кабиләләр белән синең йөрәгеңә килә башлый.

Ә киресенчә, әгәр синең йөрәгең караңгылыкка чумса, нәрсә була? Бу очракта, киресенчә, бөтен начарлык, барча явызлык синең йөрәгеңә киләчәк. Төрле ялгышлыклар, диндәге яңалыклар (бидгатьләр), бозык теләкләргә омтылу, туры юлдан тайпылу, бәхет бирүче нәрсәләрдән җирәнү. Монда, киресенчә, кешене бәхетсез итә торган әйберләргә омтылу булачак. Йөрәгендә караңгылык күзәтелсә, кеше белән менә шундый нәрсәләр була.

Ә инде аның йөрәгендә нур булса, бу әйберләр шушы нур аркасында таралачак. Әгәр кешенең йөрәгендә нур кими икән, әй Аллаһның коллары, ул чагында кеше сукыр булып китә. Ул сукыр һәм ошбу караңгылыкта адашып йөри, бернәрсә дә күрми.

Алга таба, әй Аллаһның коллары, алтынчы файда — кеше үзенең карашын сакласа, Аллаһы Тәгаләнең аңа чын зирәклек һәм хикмәт (фирасә садыйк) бирүенә бер сәбәп була. Бу нәрсә соң? Синең хакыйкатьне, дөреслекне ялганнан, гадел кешене ялганчы кешедән аера белү сәләтең барлыкка килә. Бу фирасә дип атала. Шүджәг әл-Кирмәни исемле бер тәкъва кеше яшәгән һәм ул мондый сүзләр әйтеп калдырган: «Кем дә булса Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә ияреп, тыштан үзен пакьләсә, эчтән үзен пакьләсә, күзләрен түбән төшереп, хәрам нәрсәләрдән арындырып, үз җанын ялгыш юлдан тыйса, хәләл ризыклардан авыз итсә, аның зирәклеге хатасыз була». Ягъни аның зирәклеге (фирасә) хатасыз була. Менә бу кеше, Шүджәг Әл-Кирмани, шундый зирәк кеше булган диләр. Чөнки, әй Аллаһның коллары, Аллаһы Тәгалә кылган гамәлләре өчен колны аның гамәлләре кебек бүләкли. Бу — “җәза гамәлгә карап бирелә” кагыйдәсе (әл-дҗәзә-ү мин дҗинсиль-гамәл). Әгәр кеше Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хакына нәрсәнедер калдырса, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хакына нәрсәдәндер баш тартса, Аллаһ аңа һәрвакыт шуннан яхшыракны бирер. Бу — Аллаһы Тәгаләнең кагыйдәсе. Әгәр син күзләреңне йөгәнлисең, аларны тыелганга төшермисең, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) хакына аларны тыеп торасың икән, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сине иреккә җибәрә, синең эчке күзләреңә, йөрәгеңә киңлек бирә. Шуңа күрә сиңа гыйлемгә, Аллаһны (Ул пакь һәм югары) танып белүгә, иманга киң ишек ачыла, йөрәгеңдә зирәклек (фирасә) барлыкка килә. Нәрсә аркасында? Йөрәктә барлыкка килгән күрү сәләте нәтиҗәсендә.

Ә кем киресенчә эшли, аның белән киресе була. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Лут пәйгамбәрнең ватандашлары, ир белән ир йоклау гөнаһы белән шөгыльләнүчеләр турында сөйләгәндә, болай ди:

لَعَمْرُكَ إِنَّهُمْ لَفِي سَكْرَتِهِمْ يَعْمَهُونَ

«Синең тормышың белән ант итәм, алар сукырларча исереклектә адашып йөрделәр».

Коръән, «Һиҗр» сүрәсе, 15:72

Карагыз, Аллаһы Тәгалә аларны ничек сурәтли? Аларның сукыр булуларын, ягъни эчке күрүләре, йөрәк күрүе булмавын, үзләренең исерек булуларын, ягъни акылларының бозылуын, йөрәкләренең исерек булуын әйтә.

Җиденче файда, әй Аллаһның коллары, күз карашын тыю йөрәгеңә кыюлык, куәт һәм көч бирәчәк. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) мөэминнәрне нәрсә белән куәтли? Кешедә көчле дәлил була, Аллаһы Тәгалә аңа дәлил көче бирә һәм аның йөрәген батыр итә. Мөэмин — ул Аллаһка итагать итүче, батыр кеше. Шуңа күрә шәйтан аңардан курка һәм шуңа, әгәр кеше үзенең гөнаһлы теләкләренә каршы тора икән, шәйтан, хәтта аның күләгәсеннән дә куркып, аннан кача, дип әйтелә. Аллаһ бөек!

Һәм киресенчә, үз теләкләренә, гөнаһлы дәртенә ияргән кеше белән нәрсә була? Ул нәфрәткә эләгә, түбәнчелеккә төшә. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аны бу тыңламаучанлыгы өчен җәзалый: аның җаны зәгыйфьләнә, түбәнчелеккә төшә, кимсетелә, көчсезләнә.

Сигезенчесе, әй Аллаһның колы, күзеңне читкә борсаң, сиңа тагын бер файда булыр. Эш шунда ки, син, күзеңне читкә юнәлтсәң, шәйтанның йөрәгенә керү юлын ябачаксың, аның алдында бу ишекне бикләп куячаксың, чөнки ул йөрәгеңә нигездә нәрсә аша керә? Нигездә, күз карашы аша йөрәккә керә, өстәвенә, һава буш бинага үтеп керүгә караганда да тизрәк үтеп керә. Шәйтан нәрсә эшли? Кеше тыелган нәрсәгә (хәрамга) карый, ә шәйтан аның хыялында ул күргән кыяфәтне сурәтли башлый. Һәм дә ясап кына калмый, ә аны тагын да бизи, төрле рәсемнәргә әйләндерә башлый, аннары бу сурәтне йөрәгеңә сеңдерә, ә аннан инде бу сурәтне синең йөрәгеңдә потка әйләндерә. Һәм бу пот синең йөрәгеңдә урнаша, йөрәк шул пот алдында басынкы халәттә басып тора яки аның тирәсендә йөри. Моның белән генә шәйтан тынычланмый, ул әле вәгъдә дә бирә, йөрәккә төрле хыяллар, уйланмалар чәчә башлый. Нишли соң ул? Ул синең йөрәгең астында дәрт уты кабыза, аннары гөнаһлы утыннар, төрле гөнаһлы уйлар ташлый башлый. Әгәр дә караш булмаса, ул боларның барысына да ничек ирешер иде икән? Шул тыелган караш аркасында йөрәк соңыннан утка эләгә. Ул ялкын белән әйләндереп алына һәм йөрәк, мичкә кыздырырга асып куелган бәрән кебек, ялкынланып яна.

Менә ни өчен, белмим, сезнең бу турыда уйлаганыгыз бармы, әллә юкмы, үзенең шәһвәтенә ияреп, зина кылу белән шөгыльләнүче, тыелган карашларга һәм тыелган кыяфәтләргә күнеккән кешеләр өчен, барзахта, теге дөньяда, ягъни бу үлем белән Кыямәт көне арасындагы тормышта, алар өчен анда нинди җәза булачак?

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу хакта хәбәр иткән, ул бу кешеләрнең ничек газаплануларын күргән. Алар мичтә, анда ут яна, анда аларның җаннары, алар газапланалар һәм бу мичтән чыгарга тырышалар, ә барып чыкмый. Кыямәт көне җиткәнче һәм терелтелгәнче, аларның гәүдәләре яңадан кубарылганчы шулай дәвам итәчәк.

Тугызынчы файда, әй Аллаһның колы, әгәр син күзеңне тыелганнан читкә борсаң, урамдамы, гаджеттамы, телефондамы, компьютердамы, теләсә кайда, әгәр карашыңны тыелганнан читкә борсаң, бу нәрсәгә китерәчәк? Бу синең йөрәгеңә үзен файдалы уйларга багышларга, йөрәгең өчен файдалы нәрсәләр турында уйланырга мөмкинлек бирәчәк. Бу файдалы фикерләр белән мәшгуль булу өчен йөрәкне азат итә. Ә киресенчә, әгәр кеше үз күзенә ирек бирә икән, бу очракта нәрсә була? Бу киртәгә әйләнә һәм инде йөрәкнең файдалы шөгыльләре какшый башлый, алар һәлак була, югала. Йөрәк кимчелеккә бирелә, нәфес артыннан иярә башлый, Аллаһы Тәгаләне искә алуда гамьсезләнә. Менә шулай, бу бик мөһим мәсьәлә. Бу тыелган карашларың аркасында синең йөрәгең файдалы эш белән мәшгуль була алмый инде. Шуңа күрә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтә:

وَلَا تُطِعْ مَنْ أَغْفَلْنَا قَلْبَهُ عَن ذِكْرِنَا وَاتَّبَعَ هَوَاهُ وَكَانَ أَمْرُهُ فُرُطًا

«Без йөрәген Безнең зикеребезгә ваемсыз иткән кешеләргә буйсынма һәм ул үзенең нәфесенә иярде. Аның эшләре дә бозылды һәм һәлак тә булды».

Коръән, «Мәгарә» сүрәсе, 18:28

Һәм, ниһаять, унынчы файда, әй Аллаһның колы, белеп тор: йөрәк белән күз арасында бик киң хәбәр юлы бар. Димәк, берсенең халәте икенчесенең халәтенә күчә. Димәк, әгәр синең күз карашың тәртипсез икән, бу соңыннан йөрәккә тәэсир итә, күз карашыңның бозыклыгы йөрәккә күчә, ул да бозыкка әйләнә. Киресенчә, әгәр йөрәк бозык икән, бу соңыннан нәрсәгә тәэсир итә? Кеше тыелган нәрсәгә карый.

Тәкъвалык та шулай ук: әгәр кешенең карашы тәкъва икән, бу йөрәкнең тәкъвалыгына тәэсир итә. Ә йөрәкнең тәкъвалыгы күзнең тәкъвалыгына тәэсир итә. Менә шулай. Шуңа күрә тыелганга карама. Ни өчен? Чөнки бу бозык карашлар синең йөрәгеңне чүплеккә әйләндерәчәкләр, ул һәртөрле нәҗес булган чүп урынына әйләнәчәк. Нәҗесләр, чүп-чарлар, пычраклар — болар барысы да соңыннан синең йөрәгеңдә булачак. Ул йөрәктә Аллаһны (Ул пакь һәм югары) ярату, Аллаһка (Ул пакь һәм югары) омтылу, Аллаһка (Ул пакь һәм югары) мөрәҗәгать итү (инәбә), Аллаһка (Ул пакь һәм югары) якын булудан шатлану һич тә яши алмас. Бу әйберләр инде синең йөрәгеңдә яши алмаячак. Йөрәктә боларның киресе генә хөкем сөрер.

Менә болар, әй Аллаһның коллары, күзне тыелган нәрсәдән читкә бору китергән бөек, бәрәкәтле, файдалы җимешләрнең кайберләре. Шуңа күрә һәр диндар ир-ат, һәр диндар хатын-кыз бу бөек файдалар турында уйланырга, үз карашын сакларга, үз күзләрен сакларга, үз йөрәген саклап калырга, үз динен саклап калырга, үзен тыелган карашлар аркасында килеп чыккан бәла-казалардан, куркынычлардан коткарырга омтылырга тиеш. Бу бәла-казалар да, коточкыч хәлләр дә бик күп, аларның исәбе дә юк. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сакласын!

Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) куркыйк, үзебезнең күзләребезне саклыйк. Һәм белегез, әй мөэминнәр, кеше өчен иң көчле тоткарлаучы башлангыч, тотып калучы һәм үгетләүче сәбәп — аның Аллаһы Тәгаләнең, галәмнәрнең Раббысының, аңа карый һәм күреп тора икәнен даими белеп торуы.

أَلَمْ يَعْلَم بِأَنَّ اللَّهَ يَرَى

«Аллаһы Тәгаләнең үзен күргәнен белмимени ул».

Коръән, «Оешкан кан» сүрәсе, 96:14

Менә бу Аллаһның (Ул пакь һәм югары) сине күреп торганын аңлау, сине гөнаһлардан, Аллаһка буйсынмаудан тыяр өчен җитәрлек сәбәп. Әгәр дә кеше ниндидер көннәрдә бер кеше дә булмаган җиргә килеп эләгә һәм ул үзен бер кеше дә күрми дип уйлый икән, ул вакытта ул үзен Раббуль Галәмин, галәмнәрнең Раббысы, бөтен кешеләрнең Раббысы күреп тора икәнен белсен, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) оялсын һәм Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) курыксын.

Аллаһы Тәгаләдән йөрәкләребезне тәкъвалык белән тулыландыруын, күңелләребезне Аллаһтан ачык һәм яшерен курку белән тутыруын сорыйбыз.