Архивы Кыскача иң мөһиме - Ислам

Һәркем өчен кирәкле сораулар. Кем синең Раббың?
Бу китапның кереш сүзендә автор (Аллаһ аны ярлыкасын) Аллаһы Тәгаләне мактаудан башлый:

الحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ العَالَمِينَ «Галәмнәрнең Раббысы Аллаһка барча мактауларыбыз». Аннары Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын), аның гаиләсенә, барлык сәхабәләргә бәрәкәт сорый.

Автор Аллаһның иң бөек рәхмәтләреннән колы өчен Ислам һәм Сөннәт рәхмәте булуын әйтә, чөнки кешеләр үз диннәрен белүгә гаять мохтаҗ. Аллаһы Тәгалә Үзенең колларын бары тик үзенә генә гыйбадәт кылсыннар өчен, һичкемне аңа тиңдәш итмәсеннәр өчен яраткан. Аллаһ аларга Үзенең рәсүлләрен җибәргән, аларга китаплар иңдергән, Үзенең пәйгамбәрен Мөхәммәдне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) туры юл الهُدًى (әл-һүдә) һәм хаклык дине دِينُ الحَق (динүл-хәккъ), икенче төрле әйткәндә, гыйлем һәм изге гамәл белән җибәргән. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) өммәткә аңлатмыйча һәм күрсәтмичә калдырган, Аллаһка якынайта торган бер генә гамәл дә юк. Шулай ук Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) үзенең өммәтен ниндидер гамәлдән кисәтмичә калдырган, Аллаһтан ерагайтучы бер генә гамәл дә юк.

Һәм дә илчелек хәбәре رِسَالَةٌ (рисәлә) тулысынча җиткерелгәнче, үзенә йөкләнгәнне үтәгәнче, өммәткә карата ихласлык күрсәткәнче, караңгылык пәрдәсен كَشَفَ الغُمَّةَ (кәшәфә-л-гуммә) салдырганчы Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу дөньядан китмәде, вафат булмады (монда сүз төрле адашулар турында бара). Һәм ул үзен кызганмады, дҗиһадны Аллаһ юлында чын тырышлык белән алып барды.

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтә:

الْيَوْمَ أَكْمَلْتُ لَكُمْ دِينَكُمْ وَأَتْمَمْتُ عَلَيْكُمْ نِعْمَتِي وَرَضِيتُ لَكُمُ الْإِسْلَامَ دِينًا

«Бүген мин сезнең динегезне тулыландырып җиткердем һәм сезгә рәхмәтемне камилләштердем, һәм дә сезнең өчен Ислам дине белән канәгать булдым».

Коръән, «Аш яулыгы» сүрәсе, 5:3.

Коръәндә иңдерелгән соңгы аятьләрнең берсе нәрсәгә күрсәтә? Ул бу дин тулы, камил икәнлегенә ишарә ясый һәм Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Аның рәхмәте бу диннең иңдерелүе белән тулыландырылганын әйтә. Бу Ислам дине ниндидер өстәмәләргә мохтаҗ түгел, шуның аркасында һәртөрле яңалык, дингә кертелгән һәрнәрсә бу диннән булмаячак.

Шуңа күрә ابْنُ مَاجِشُون Ибн Мәдҗишүннән шундый сүзләр тапшырыла: «Мин Мәликнең мондый сүзләр әйткәнен ишеттем:

مَنْ ابْتَدَعَ فِى الإِسْلَامِ بِدْعَةً يَرَاهَا حَسَنَةً, فَقَدْ زَعَمَ أَنَّ مُحَمَّدًا ﷺ خَانَ الرِّسَالَةَ

«Бу дингә ниндидер яңалык кертүче һәм бу яңалыкны яхшы дип санаучы, ул Мөхәммәд үзенә йөкләнгән илче вазыйфасына карата хыянәт кылган (ягъни барысын да җиткермәгән) дип әйтә. Чөнки Аллаһ әйтә:

الْيَوْمَ أَكْمَلْتُ لَكُمْ دِينَكُمْ

«Бүген мин сезнең динегезне тулыландырып җиткердем…»

فَمَا لَمْ يَكُنْ يَوْمَإِذٍ دِينًا, فَلَا يَكُونُ اليَوْمَ دِينًا

«Ул көнне дин булмаган нәрсә бүген дә дин була алмый».

Имам әш-Шәтыйбинең «әл-Игтисам» ында 1/25 кар.

Бу китап кечкенә балалар өчен сорау һәм җаваплардан тора. Автор аны «Кечкенәләр өчен сораулар һәм җаваплар» дип атаган

أَسْئِلَةٌ وَأَجْوِبَةٌ لِلصِّغَارِ (әсьиләтүн үә әдҗьүибәтүн лис-сыйгар), әмма шул ук вакытта

وَلَا يَسْتَغْنِي عَنْهَا الكِبَارُ (үә лә йәстәгънии гәнһәә әл-кибәар) «(бу шундый сораулар һәм җаваплар), өлкәннәр дә алардан читтә кала алмый». Асылда, бу зур булмаган әсәр, анда автор һәр сорауга һәм җавапка өстәмә аңлатма да бирә. Шулай менә шундый китап дөнья күрә. Без бүген беренче сорауны тикшерәчәкбез.

Беренче сорау: مَنْ رَبُّكَ «Кем синең Раббың?»

Сорауга җавап: رَبِّيَ اللهُ «Минем Раббым — Аллаһ».

Кешене кабергә салгач, ул өч әйбер турында соралачак (аңа өч сорау биреләчәк). Бу сорауларның беренчесе — бөек сорау һәм моңа Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) түбәндәге сүзләре дәлил булып тора:

فَيَأْتِيهِ مَلَكَانِ, فَيُجْلِسَانِهِ فَيَقُولَانِ لَهُ : مَنْ رَبُّكَ ؟ فَيَقُولُ : رَبِّيَ اللهُ

«Аның янына ике фәрештә килеп, аны утыртып: «Кем синең Раббың?» — дип сорарлар һәм ул: «Раббым — Аллаһ», — дип җавап бирер».

Хәдисне имам Әхмәт (18534) тапшыра. Хәдиснең дөреслеген шәех әл-Әлбәни «Сахих әл-Дҗәмиг» (1676) китабында раслый.

Бу мәсьәлә гаять әһәмиятле булганга күрә, үзенең Раббысын белү — колның бурычы. Колларын Үзе белән таныштыру өчен, алар Аны белсеннәр өчен, Аллаһы Тәгалә җеннәрне һәм кешеләрне яратты, аларга илчеләрләр җибәрде һәм китаплар иңдерде. Аллаһы Тәгаләне танып белү مَعْرِفَةُ اللهِ (мәгрифәту-Ллаһ) — ул хикмәтле мәгънәләрдән, Аллаһы Тәгалә халык кылган хикмәтле максатлардан гыйбарәт.

Кемдер, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кешеләрне үзенә гыйбәдәт кылсыннар өчен яраткан, дияр. Хак сүзләр, әмма Аллаһы Тәгалә тагын бер нәрсәгә ишарә итә, шуңа күрә, гомумән алганда, Аллаһ бер-берсеннән килеп чыккан һәм үзара бәйләнештә булган өч хикмәтле мәгънә, өч хикмәтле максат белән кешеләрне бар кылган.

■ Кешеләрне барлыкка китерүнең беренче максаты: алар үзләренең Раббысын белсеннәр өчен. Моңа Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләре дәлил булып тора:

اللَّهُ الَّذِي خَلَقَ سَبْعَ سَمَاوَاتٍ وَمِنَ الْأَرْضِ مِثْلَهُنَّ يَتَنَزَّلُ الْأَمْرُ بَيْنَهُنَّ لِتَعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ وَأَنَّ اللَّهَ قَدْ أَحَاطَ بِكُلِّ شَيْءٍ عِلْمًا

«Аллаһ — җиде күкне һәм шулкадәр үк җирләрне яратучы. Алар арасында әмер иңә, сез Аллаһның кодрәт иясе икәнен һәм Аллаһның һәрнәрсәне гыйлем белән колачлаган икәнлеген белсен өчен».

Коръән, «Талак» сүрәсе, 65:12.

Аллаһы Тәгалә әйткәнчә, Ул күкләрне һәм җирне Аллаһы Тәгаләнең Кодрәтле икәнен, Аллаһы Тәгаләнең һәр нәрсәне гыйлем белән чолгап алганын без белсен өчен яраткан. Бу — кешеләрне яратуның беренче хикмәтле максаты.

■ Кешеләрне барлыкка китерүнең икенче хикмәтле максаты — الابْتِلَاءُ (әл-ибтиләэ) сынау, الاخْتِبَارُ (әл-ихтибар) тикшереп карау. «Әл-Мүлк» сүрәсеннән аят моңа дәлил булып тора:

الَّذِي خَلَقَ الْمَوْتَ وَالْحَيَاةَ لِيَبْلُوَكُمْ أَيُّكُمْ أَحْسَنُ عَمَلًا

«Сезне сынап карау өчен һәм кем кылган гамәлләре буенча кайсыгыз яхшырак икәнлеген күрер өчен, Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды».

Коръән, «Патшалык» сүрәсе, 67:2.

Бу нинди яхшы гамәлләр العَمَلُ الحَسَنُ (әл-әгмәлү әл-хәсән)? Яхшы гамәл ике шартка туры килә: ул ихлас күңелдән Аллаһка багышланырга خَالِصًا للهِ (халисан ли-Лләһ) һәм дөрес булырга, Аллаһның Рәсүле (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә туры килергә тиеш

صَوَابًا عَلَى سُنَّةِ رَسُولِ الله (сауабән галә сүннәти расүли-Лләһ). Шулай итеп, бу барлыкка китерүнең икенче максаты иде.

■ Кешеләрне һәм җеннәрне яратуның өченче максаты — бер Аллаһка гына тиңдәшләр бирмичә гыйбадәт кылу. «Әз-Зәрият» сүрәсеннән аят моңа дәлил булып тора:

وَمَا خَلَقْتُ الْجِنَّ وَالْإِنسَ إِلَّا لِيَعْبُدُونِ

«Мин җеннәрне һәм кешеләрне алар Миңа гыйбәдәт кылсыннар өчен генә бар кылдым».

Коръән, «Таратучы» сүрәсе, 51:56.

«Миңа гыйбәдәт кылсыннар өчен» لِيَعْبُدُونِ (ли-ягбүдүүн) сүзләре لِيُوَحِّدُونِي  (ли-йүәххидүүнии) дигәнне аңлата, ягъни Аллаһның Тәүхиден тормышка ашырсыннар, Аңа гына гыйбәдәт кылсыннар һәм Аны белсеннәр өчен.

Димәк, «Кешеләрне һәм җеннәрне алар Миңа гыйбәдәт кылсыннар өчен яраттым» нәрсәне белдерә соң? Бу Тәүхидне тормышка ашырсыннар, Аллаһның берүзенә генә табынсыннар, Аллаһны белсеннәр дигәнне аңлата. Чөнки әгәр кол Аллаһны белсә, ул Аңа һичнәрсәне тиңдәш итмичә, Аңа гына гыйбәдәт кылачак. Бу бик мөһим сүзләр.

Ни өчен ширек барлыкка килә һәм кешеләр Аллаһтан башка берәүгә яки Аллаһ белән беррәттән кемгәдер гыйбәдәт кылалар? Моның сәбәбе Раббыларын тиешенчә белмәүдә. Әгәр кол Аллаһны белсә, ул Аңа гына гыйбадәт кыла һәм һичнәрсәне тиңдәш итми. Әгәр Аллаһ хакларын белмәсә, ул вакытта ширек кыла, Аллаһка гыйбәдәттә тиңдәш кыла, көферлек күрсәтә. Шуңа күрә кешенең Аллаһы Тәгалә турында гыйлеме күбрәк булган саен, Аллаһны күбрәк белгән саен, аның Аллаһка гыйбәдәте, Аллаһны бөекләве һәм Аннан куркуы, Аңа өмете һәм Аның әмерләрен тиешенчә үтәве арта бара.

Илчеләрнең الرُّسُلُ (әр-русүл) Аллаһка гыйбәдәтләре барлык кешеләрнекеннән дә камилрәк булган һәм барысыннан да күбрәк Аллаһтан курыкканнар. Ни өчен рәсүлләр башкаларга караганда Аллаһтан күбрәк курыкканнар һәм аларның гыйбадәт кылулары иң камил булган? Аларның Аллаһ хакында гыйлемнәре күп булганга күрә. Шуңа күрә Аллаһ болай әйтә:

إِنَّمَا يَخْشَى اللَّهَ مِنْ عِبَادِهِ الْعُلَمَاءُ

«Хаклыкта, Аллаһның колларыннан, гыйлем ияләре генә куркалар».

Коръән, «Бар кылучы» сүрәсе, 35:28.

Ягъни Аллаһны күбрәк белгән саен, Аннан күбрәк куркалар һәм Аңа яхшырак гыйбәдәт кылалар. Ә Аллаһны барыннан да бигрәк расүлләр الرُّسُلُ (әр-русүл) беләләр, алардан соң — гыйлем ияләре العُلَمَاءُ (әл-гүләмә). Шуңа күрә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дип әйтә:

إِنِّي لَأَرْجُو أَنْ أَكُونَ أَخْشَاكُمْ لِلَّهِ ، وَأَعْلَمَكُمْ بِمَا أَتَّقِي

«Мин сезнең арагызда Аллаһтан иң куркучы һәм нәрсәдән сакланырга кирәклеген күбрәк белүче дип ышанам».

Хәдисне имам әл-Бохари (20) һәм Мөслим (1110) тапшырганнар. Шәех әл-Әлбәни хәдисне дөрес дип атаган. «Сахих әл-Җәмиг әс-сәгыйр» (1533) не карагыз.

Аллаһны белүнең мөһимлеген күрсәтүче нәрсәләрдән Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мүгәз бнү Җәбәлне Йәмәнгә җибәрүе һәм мондый сүзләр әйтүе тора:

إِنَّكَ تَقْدَمُ عَلَى قَوْمٍ مِنْ أَهْلِ الكِتَابِ

«Хаклыкта син китап әһелләре халкы янына киләчәксең. Шуңа күрә беренче син аларны чакырачак нәрсә булып

أَنْ يُوَحِّدُواْ اللهَ تَعَالَى

торсын. Алар Аллаһның Тәүхиде буенча яшәсеннәр (ягъни бары тик Аллаһка гына гыйбадәт кылсыннар) өчен.

فَإِذَا عَرَفُواْ ذَلِكَ

Әгәр алар моны белсәләр,

فَأَخْبِرْهُمْ أَنَّ اللهَ قَدْ فَرَضَ عَلَيْهِمْ خَمْسَ صَلَوَاتٍ فِي يَوْمِهِمْ وَلَيْلَتِهِمْ

ул вакытта, Аллаһның аларга тәүлегенә (көненә һәм төненә) биш намазны йөкләгәнен хәбәр ит».

Хәдисне әл-Бохари (7372) һәм Мөслим (19) тапшыра.

Игътибар итегез, монда Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мүгәзгә: «Син китап әһелләре халкы янына киләчәксең», — ди, ягъни ул аны Йәмәнгә билгеле бер гыйлемнәре булган, китаплы халыкка җибәргән, ниндидер гади генә кешеләргә түгел. «Син чакырган беренче нәрсә — Аллаһның Тәүхиде булыр», ягъни алар бары тик Аллаһка гына гыйбадәт кылырга тиешләр. «Әгәр алар моны белсәләр…», игътибар итегез, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мүгәзгә аларны Аллаһның Тәүхиденә, бары тик Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакырырга кушкан, حَتَّى يَعْرِفُواْ اللهَ (хәттә йәгрифуЛлаһә) алар Аллаһны таныганчы һәм һичнәрсәне тиңдәш кылмыйча, Аңа гына гыйбадәт кыла башлаганчы.

Шуңа күрә мөселман кешесе Аллаһны танып, Аның иң матур исемнәре, иң югары сыйфатлары, Аның боерыклары һәм тыюлары, Аның кагыйдәләре (хөкемнәре) белән танышып, Аллаһның нәрсә яратканын, Аллаһның нәрсәгә нәфрәтләнгәнен белергә тиеш — болар барысы да «Аллаһны танып белү» مَعْرِفَةُ اللهِ (мәгрифәтү-Ллаһ).дигән төшенчәгә керә. Аллаһы Тәгаләне белгән кеше Аңа тиешле рәвештә гыйбәдәт кыла, ширекне һәм көферлекне кертмичә, Тәүхидне тормышка ашыра. Һәм өченче максатны үтә: сынауларны тиешенчә уза, ихлас күңелдән, Аллаһы Тәгалә хакына һәм Сөннәткә туры килүче гамәлләр кыла.

Бу өч максат менә шулай бәйләнгән: беренчесе — Аллаһны (Ул пакь һәм югары), без Аны белсен өчен, танып белү. Әгәр Аллаһны белсәң, моннан икенче максат килеп туа — Аңа тиешенчә гыйбадәт кылу, һәм өченчесе — Аллаһ (Ул пакь һәм югары) риза булган иң яхшы гамәлләр кылуда сынау узу. Бу — бары тик Аңа гына багышланган һәм Пәйгамбәребезенең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтенә туры килгән гамәлләр.

Кемдер кабердә биреләчәк: مَنْ رَبُّكَ «Кем синең Раббың?» соравын, бу — гомумән җиңел сорау дип әйтергә мөмкин. Сорау да гади һәм җавап та гади: «Раббым — Аллаһ». Ә моңа дөрес җавап шушы: кол, әгәр бу дөньяда ныклык күрсәтмәгән булса, анда, кабердә ныклык күрсәтә алмаячак һәм дөрес җавап бирә алмаячак. Әгәр бу дөньяда ул тотрыклы булмаган икән, кабердә сораштырганда да тотрыклы булмаячак һәм Раббысының Аллаһ икәнлеген аңлаган, белгән хәлдә дөрес җавап бирә алмаячак.

Әгәр кеше ничек ике фәрештә مُنْكَرٌ Мүнкәр һәм نَكِيرٌ Нәкир (дөрес хәдис күрсәтүенчә, әлеге фәрештәләрнең исемнәре مُنْكَرٌ Мүнкәр һәм نَكِيرٌ Нәкир) сорау алачагын һәм башка мөһим, бөек әйберләр, кабердә булачак вакыйгалар турында тирәнрәк уйланса, аларга төптәнрәк караса, шул вакытта ул Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) аны ныклы сүз белән тотрыкландыруын сорауга никадәр зур ихтыяҗы булуын белер, аңлар.

Күз алдыңа китер, кабердә син ятасың, шул фәрештәләр килер һәм күп кенә куркыныч һәм бөек хәлләр булыр. Шуңа күрә кешенең йөрәгендә бөтен нәрсә: аның бу дөньяда Аллаһка гыйбәдәт кылуы һәм кабердә нык торыр өчен, шундый коточкыч хәлдә бу җавапны бирер өчен, Аллаһ аның Раббысы икәнен белүе дә нык булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләдән ныклы сүз белән ныгытуын сорарга кирәклеген аңлау һәм төшенү шуннан килеп чыга بِالقَوْلِ الثَّابِتِ (бил-каулис-сәәбит).

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кабердә җавап биргәндә икеләнеп торган кешенең хәлен дә искә ала. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:

فَيَأْتِيهِ مَلَكَانِ, فَيُجْلِسَانِهِ

«Янына ике фәрештә килеп, аны утыртачаклар».

فَيَقُولَانِ لَهُ : مَنْ رَبُّكَ؟

Алар аннан: «Кем синең Раббың?», — дип сорарлар.

هاه هاه ! لا أدري …

«Һәә-һәә, мин белмим», — дип җавап бирер.

Хәдисне имам Әхмәт (18534) тапшыра. Шәех әл-Әлбәни «Сахих әл-Дҗәмиг» (1676) китабында хәдиснең дөреслеген раслый.

Монда Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шикләнүчеләр турында хәбәр итә һәм кабердә бу сорауга җавап бирү өчен ярдәм күрсәтелмәячәге турында әйтә. Ә кемгә ярдәм күрсәтеләчәк? Бу дөньяда нык булган, Раббысы кем икәнен белгән һәм Аллаһка гыйбәдәт кылган кеше. Ә бу дөньяда икеләнеп торган кеше анда да Аллаһы Тәгаләдән ярдәм تَوْفِيقٌ (тәүфыйк) ала алмаячак. Аллаһы Тәгалә аны ныклык бирмәячәк һәм ул гади булып күренгән сорауга җавап бирә алмаячак.

Монда Шәех ابْنُ عُثَيْمِين ибн Гүсәйминнең (Аллаһ аны ярлыкасын) бик яхшы сүзләре китерелә: «Бу «Һәә-һәә» сүзләре турында уйлан. Ни өчен кеше шулай әйтә? Гүяки ул белгән нәрсәсен исенә төшерергә тырыша. Әйтерсең лә ул белгән нәрсәсен оныткан, хәтереннән киткән һәм ул исенә төшерергә тели. Җавапны беләсең дип уйласаң да, хәтереңә төшерә алмасаң, кайгы да, хәсрәт тә, үкенү дә көчлерәк булыр. Ягъни кешегә җавапны белгән кебек тоела, ләкин аның белән җавап арасында киртә бар һәм ул җавап бирә алмый: «Һәә-һәә», — ди. Аннары ул: «Кешеләрнең нәрсәдер сөйләгәннәрен ишеттем дә, үзем дә шулай ук сөйләдем. (СүбехәнаЛлаһ! Ул да бу дөньяда шул сүзләрне сөйләгән, ләкин тел белән генә әйткән. Бу сүзләр йөрәктә дә, гамәлләрдә дә булмаган (куштырнакларда Шәех ибн Гүсәймин сүзләре, ә куштырнаклар эчендә җәяләргә алынганнары Шәех әбү Яхъя сүзләре) һәм ул анда: «Раббым – Аллаһ» дип тә, «динем – Ислам» дип тә, «Пәйгамбәрем — Мөхәммәд» дип тә әйтә алмый, чөнки дөньяда яшәгәндә ул шикләнүче һәм икеләнүче иде».

«әл-Акыйда әл-Уәситыя» 2/117 шәрхен кар.

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу сорауга җавап биргәндә Ислам динендә, дөньяда тотрыклы булган кешене ныгытыр, аңа ярдәм итәр. Аллаһы Тәгалә бу хакта «Ибраһим» сүрәсендә болай ди:

يُثَبِّتُ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا بِالْقَوْلِ الثَّابِتِ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ وَيُضِلُّ اللَّهُ الظَّالِمِينَ

«Аллаһ иман китергәннәрне дөньяда һәм мәңгелек тормышта (ягъни кабердә) ныклы сүз белән ныгытыр һәм залимнәрне ялгыш юлда калдырыр».

Коръән, «Ибраһим» сүрәсе, 14:27

Шуңа охшаш хәл — Җәһәннәм сырты өстеннән Җәннәткә юнәлгән Сыйрат күпере аша үтү. Беркем дә кырыйда кала алмаячак, барысы да Сыйрат аша үтәргә тиеш булачак. Аның аша үтү кешеләрнең Сыйратта, ягъни Аллаһы Тәгалә билгеләгән юлда, дин юлында никадәр нык һәм сынмас булуларына карап булыр. Әгәр дә бу дөньяда кеше нык булса, туры шул юлдан барса, андагы Сыйрат аша да җиңел чыгачак. Ягъни бу дөньяда дин юлында кешенең күрсәткән ныклыгы, Мәңгелек тормышта булачак Сыйратны узганда аның тизлегендә чагылачак. Әгәр дә кеше Туры юлда, Ислам юлында, الصِّرَاط المُسْتَقِيم «әс-сыйрат әл-мүстәкыйм» дә нык торган булса, ул Кыямәт көнендәге Сыйратны узачак. Ә бу дөньяда Исламда нык булмаган кеше, Җәһәннәм сыртына салыначак Сыйратны уза алмаячак.

Кайберәүләр шикләнеп: «تَوْحِيدُ الأُلُوهِيَّةِ Тәүхид әл-үлүһия турында сөйләүнең нигә кирәге бар?» диләр. Нәрсә соң ул تَوْحِيدُ الأُلُوهِيَّةِ Тәүхид әл-үлүһия? Тәүхид өч төргә бүленә: تَوْحِيدُ الرُبُوبِيَّةِ Тәүхид әр-рубүбийә, الأُلُوهِيَّة әл-үлүһия, һәм الأُسْمَاء وَالصِّفَات әл-әсмә үәс-сыйфәт.

Беренчесе — تَوْحِيدُ الرُبُوبِيَّةِ Тәүхид әр-рубүбийә, Аллаһның хакимлеге белән бәйләнгән бериләһлек, Аллаһ — бердәнбер Раббы, барлыкка китерүче икәнлеге.

Икенчесе — تَوْحِيدُ الأُلُوهِيَّة Тәүхид әл-үлүһия, Аллаһ бердәнбер гыйбадәт кылырга лаеклы Зат икәнлеге.

Һәм өченчесе — تَوْحِيدُ الأُسْمَاءِ وَالصِّفَاتِ Тәүхид әл-әсмә үәс-сыйфәт, Аллаһка (Ул пакь һәм бөек) гына хас булган илаһи исемнәр һәм сыйфатлар белән бәйләнгән бериләһлек.

Менә шулай итеп, кайберәүләр تَوْحِيدُ الأُلُوهِيَّةِ Тәүхид әл-үлүһия турында сөйләүгә ихтыяҗ юк, تَوْحِيدُ الرُبُوبِيَّةِ Тәүхид әр-рубүбийә, ягъни Аллаһ — Бердәнбер Раббыбыз икәнлеге турында гына сөйләү дә җитә диләр. Ә нигә تَوْحِيدُ الأُلُوهِيَّةِ Тәүхид әл-үлүһия, ягъни Аллаһка гына гыйбадәт кылу Тәүхиде турында сөйләп торырга? Алар нәрсәгә таянып шулай уйлый? Кабердә: «Кем синең Раббың?», — дип сораячаклар. Димәк, Аллаһы Тәгаләнең хакимлеген өйрәнергә кирәк: Аллаһ — Ул бердәнбер Раббы, Барлыкка Китерүче, Боеручы, Идарәче, Ризыкландыручы. Аллаһы Тәгалә генә гыйбадәт кылырга лаеклы дип әйтүнең нигә кирәге бар? Кабердә бу хакта сорамыйлар бит, «Раббың кем?» дип сорыйлар. Һәм «Кем مَعْبُودٌ Мәгбүүдең, ягъни кемгә гыйбадәт кылдың?» дип тә сорамыйлар. Кайбер кешеләр шулай ди, чөнки алар аңламый.

Моңа нинди җавап булыр? Эш шунда ки «Раббы» الرَّبُّ (әр-Рабб) һәм «Иләһ» الإِلَىٰهُ (әл-Иләһ) (иләһ, ягъни гыйбадәт кылына торган зат مَعْبُودٌ (мәгбүүд)) сүзләре, әгәр алар бергә, бер контекстта килсәләр, төрле мәгънәгә ия булалар, әгәр дә аерым искә алынсалар, әлеге сүзләрнең һәрберсе үз мәгънәсендә була. Мәсәлән, اللهُ رَبِّي وَإِلَىٰهِي «Аллаһ Раббии үә Иләһии» дигән сүзләр, «Ул — минем Раббым, Ул мине яратты, ризыкландырды, һәрнәрсә белән идарә итә. Һәм дә إِلَىٰهٌ минем Иләһем, مَعْبُودٌ минем Мәгбүүдем — мин гыйбадәт кыла торган Зат» дигәнне белдерә. Әгәр бу сүзләр бер контекстта булса, ул чакта аларның мәгънәләре төрле була: رَبٌّ «Рабб» сүзе галәмнәрне бар кылу, идарә итү, ризыкландыруны күрсәтә, ә إِلَىٰهٌ «Иләһ» сүзе гыйбадәтне аңлата, Ул مَعْبُودٌ Мәгбүүд — гыйбадәт кылына торган Зат икәнлеген белдерә.

Ә менә бу сүзләр аерым-аерым кулланылса, димәк, аларның һәркайсы икенчесенең мәгънәсен күрсәтә, ике мәгънәне дә үз эченә ала. Ягъни الرَّبُّ «Әр-Рабб» — ул الخَالِقُ Әл-Халикъ, المُدَبِّرُ Әл-Мүдаббир, ягъни Бар Кылучы, Идарә Итүче. الإِلَىٰهُ «Әл-Иләһ» — бу مَأْلُوهٌ Мәэлүһ, مَعْبُودٌ Мәгбүүд, ягъни гыйбадәт кылына торган Зат. Әгәр رَبٌّ «Рабб» إِلَىٰهٌ «Иләһ» сүзеннән аерым кулланылган булса, яисә إِلَىٰهٌ «Иләһ» сүзе رَبٌّ «Рабб» сүзеннән аерым килгән булса, ул чакта аларның мәгънәләре бертөрле була, алар үз эченә икесенең дә мәгънәсен алалар.

رَبٌّ «Рабб» сүзенең إِلَىٰهٌ «Иләһ» (гыйбадәт кылына торган Зат, مَعْبُودٌ Мәгбүүд) мәгънәсендә килүенә дәлил булып Аллаһның (Ул пакь һәм югары) «Йосыф» сүрәсендәге бу сүзләре тора:

يَا صَاحِبَيِ السِّجْنِ أَأَرْبَابٌ مُّتَفَرِّقُونَ خَيْرٌ أَمِ اللَّهُ الْوَاحِدُ الْقَهَّارُ

«Әй, зиндандагы ике иптәшем! Күпсанлы, төрле «әрбәәб» аллалар яхшыракмы, әллә бар нәрсәне Җиңүче, бар нәрсәне Буйсындыручы Аллаһмы?».

Коръән, «Йосыф» сүрәсе, 12:39

Монда «әрбәәб» сүзе барлыкка китерүчеләрне аңлатмый, ә табына торган аллаларны күздә тота. Ягъни Йосыф, төрмәдәге иптәшләренә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «төрле иләһләргә табыну яхшыракмы, әллә бар нәрсәне Җиңүче, бар нәрсәне Буйсындыручы Аллаһкамы? Монда رَبٌّ «Рабб» сүзенең إِلَىٰهٌ «Иләһ» мәгънәсендә булуына дәлил, чөнки ул аларга гыйбадәт кылу турында сөйли.

«Тәүбә» сүрәсендә дә болай диелә:

اتَّخَذُوا أَحْبَارَهُمْ وَرُهْبَانَهُمْ أَرْبَابًا مِّن دُونِ الله

«Алар үзләренең руханиларын һәм монахларын үзләренә Аллаһтан башка раббылар итеп итеп алганнар».

Коръән, «Тәүбә» сүрәсе, 9:31

«Раббылар» сүзе монда нинди мәгънәдә кулланыла? Алар бит үзләрен руханилар һәм монахлар юктан бар кылган дип уйламаганнар. Юк, әлбәттә. Гыйбадәт кылу объектлары, аллалар мәгънәсендә. Һәм бу раслауның дәлиле булып элек насара (христиан) булган һәм ул вакытта гына Ислам динен кабул иткән عَدِيُّ بْنُ حَاتِمٍ Гәди бнү Хәтим хәдисе тора. Ул Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу сүзләрне укыганын ишеткән:

اتَّخَذُوا أَحْبَارَهُمْ وَرُهْبَانَهُمْ أَرْبَابًا مِّن دُونِ الله

«Алар руханиларны һәм монахларны Аллаһтан башка раббылары итеп итеп алганнар».

Һәм ул: «Без бит аларга табынмыйбыз», — дип әйтә. Ягъни ул «раббылар» сүзе астында «табыну объектлары» күздә тотылганын аңлаган. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:

«Алар хәләлне хәрам дип, яки киресенчә, хәрамны хәләл дип игълан итмиләрме һәм сез дә алар артыннан иярәсез түгелме? Бу аларга табыну була да инде».

Бу хәдисне әт-Тирмизи (3095), Әл-Бәйһәкый (10/116), әт-Тәбәрани «әл-Кәбир» дә (17/92) һ. б. имамнар китерә. Бу хәдиснең дөреслеген әт-Тирмизи, Әбү Мүзәффар әс-Сәмгәни, Ибн Тәймия, әл-Әлүси, әл-Әлбәни, Гәбдүл-Кадыйр Әл-арнаут һ. б. имамнар раслый. карагыз: «Тәхридҗ әхәдис әл-Кәшшәф» (2/66), «Тәфсир әс-Сәмгәни» (2/303), «Мәдҗмүгүл-фәтәүә» (7/67), «Рух әл-мәгәни» (5/365), «Гүмдәтү-ттәфсир» (2/160), «әс-Силсилә әс-сахихә» (3293), «тахридж фәтх әл-Мәҗит» (464), «Тәхридҗ әхәдис мүндәкадә фи Китәб әт-тәүхид» (91-94).

Ягъни сахәбәләр سَلَفٌ (сәләф), «раббылар» сүзе астында (ягъни аяттә أَرْبَابًا (әрбәәбән) сүзе астында) إِلَىٰهٌ «Иләһ» (آلِهَةٌ «Әәлиһә») «табыну объекты» күздә тотылганын аңлаганнар.

Тагын бер дәлил.

وَلَا يَأْمُرَكُمْ أَن تَتَّخِذُوا الْمَلَائِكَةَ وَالنَّبِيِّينَ أَرْبَابًا

«Һәм Ул сезгә фәрештәләрне һәм пәйгамбәрләрне раббылар итеп алырга кушмады».

Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:80

Ягъни гыйбадәт кылу объектлары مَعْبُودٌ (мәгбүүд) итеп.

Аллаһы Тәгалә — ул الرَّبُّ Раббы һәм الرَّب Раббы — الله Аллаһ. Шуңа күрә кабердә синнән: «Кем синең Раббың مَنْ رَبُّك (мән Раббүк)?» — дип сораганда, «Сине бар кылучы кем?» дигән мәгънәдә түгел, ә «Син үзеңнең Раббың дип танып, гыйбадәт кылган Зат кем?» мәгънәсендә, ягъни إِلَهكَ الَّذِي تَعْبُدُهُ «Кем ул син гыйбадәт кыла торган алла?».

Бу «Кем синең Раббың?» дигән беренче сорауга җавап.

Сообщение Һәркем өчен кирәкле сораулар. Кем синең Раббың? появились сначала на Ислам .

Пәйгамбәребезгә ﷺ салават
Аллаһның илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән: «Саран кеше – аның янында мине искә алсалар, минем өчен Аллаһтан салават (әс-саләт) сорамаучы».

Шулай ук болай әйткән: «Җомга көнне минем өчен күбрәк салават сорагыз. Бер тапкыр минем өчен салават сораса, Аллаһ аны ун тапкыр мактар».

Телеңне хәрәкәтләндерү һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) өчен әс-саләт сорау җиңел, шул ук вакытта моның зур әҗер бирелә. Әгәр дә берәрсе мондый гади гамәлне башкарырга саранланса, үзен шундый арзан һәм шундый зур әҗердән мәхрүм итсә, ул чыннан да комсыз һәм чын мәгънәсендә саран.

اللَّهُمَّ ‌صَلِّ ‌عَلَى رسولِ الله

Аллаһүммә салли галә расүлиЛләһ

Әй Раббым Аллаһ, Аллаһның расүленә әс-саләт бир (ягъни хәерле сүз белән аны олы фәрештәләр арасында искә ал)

Шәех Әбү Яхья

Сообщение Пәйгамбәребезгә ﷺ салават появились сначала на Ислам .

Бүген (өченче апрельдән дүртенче апрельгә каршы төндә) бу изге айның 25 нче төне
🌌 Кадер кичәсе кайчан була? Ул, һичшиксез, Рамазан аеның соңгы ун төненең берсендә була дип әйтә алабыз. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хатыны, Гәйшә анабыз, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) мондый сүзләрен җиткерде:

تَحَرَّوْا لَيْلَةَ الْقَدْرِ فِى الْعَشْرِ الْأَوَاخِرِ مِنْ رَمَضَانَ

«Рамазан аеның соңгы ун төнендә Кадер кичәсен эзләгез».

📚 Хәдисне әл-Бохари (2020), Мөслим  (1169) тапшыра.

Димәк, ул соңгы ун төннең теләсә кайсысы булырга мөмкин, әмма так сандагы төннәрнең берсе булу ихтималы зуррак, ягъни: егерме беренче, егерме өченче, егерме бишенче, егерме җиденче һәм егерме тугызынчы төннәр. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын):

تَحَرَّوْا لَيْلَةَ القَدْرِ في الوِتْرِ مِنَ العَشْرِ الأوَاخِرِ مِن رَمَضَانَ

«Кадер кичәсен Рамазанның соңгы ун төненең так төннәрендә эзләгез».

📚 Хәдисне әл-Бохари (2017) тапшыра.

Так төннәрдән егерме бишенче, егерме җиденче һәм егерме тугызынчы төннәргә туры килү ихтималы югары, чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) шулай ук болай диде:

فمَن كانَ مُتَحَرِّيَهَا فَلْيَتَحَرَّهَا في السَّبْعِ الأوَاخِرِ.

«Кем аны эзли, соңгы җиде төндә эзләсен».

📚 Хәдисне әл-Бохари (2015), Мөслим (1165) тапшыра.

Шул ук өч төн арасыннан иң зур ихтималлык егерме җиденче төнгә туры килүдә. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) сәхабәләренең берсе Үбәй ибн Кәгб әйткән:

وَاللَّهِ إنِّي لأَعْلَمُهَا، وَأَكْثَرُ عِلْمِي هي اللَّيْلَةُ الَّتي أَمَرَنَا رَسولُ اللهِ صَلَّى اللَّهُ عليه وسلَّمَ بقِيَامِهَا هي لَيْلَةُ سَبْعٍ وَعِشْرِينَ.

«Аллаһ белән ант итәм, мин аның кайсы төндә икәнен беләм. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу төнне безгә намазда уздырырга кушты, ул — егерме җиденче төн».

📚 Хәдисне Мөслим (762) тапшыра.

Бу сүзләрдән нәтиҗә ясап була: елына бер тапкыр була торган Кадер кичәсе Рамазанның соңгы ун төненең берсенә туры килә һәм алар арасында күчеп йөри, әмма аның так саннарга туры килү ихтималы зуррак.

Ни өчен Аллаһы Тәгалә бу төннең төгәл вакытын бездән яшергән? Бу — Раббыбызның чиксез хикмәте һәм Аның мәрхәмәтенең безгә карата бер чагылышы. Рамазан аеның соңгы бәрәкәтле ун төнендә мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылсыннар, бу төннәрдә намазлар укысыннар, Аллаһны зекер кылсыннар, Аңа дога кылып мөрәҗәгать итсеннәр, Аңа якынлашсыннар һәм әҗер-саваплар эшләсенннәр дип Аллаһы Тәгалә аны бездән яшергән. Моннан тыш, бу төнне эзләүдә кем тырыш булыр, ә кем ваемсызлык һәм ялкаулык күрсәтер икәнлеген сынау һәм тикшерү бар.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразагызны һәм укыган намазларны кабул итсен.

«Ун төн. Бәхет ачкычы» тапшыруыннан

Сообщение Бүген (өченче апрельдән дүртенче апрельгә каршы төндә) бу изге айның 25 нче төне появились сначала на Ислам .

2024 / 1445 Рамазанының 24 нче төнендә искә төшерү
🌌 Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткәнен үзебезгә һәм кардәшләребезгә искә төшерәбез:

الْتَمِسُوهَا فِي الْعَشْرِ الْأَوَاخِرِ

«Аны (Кадер кичәсен) соңгы ун төндә эзләгез».

📚 Бу хәдисне әл-Бохари (2018) һәм Мөслим (1167) тапшыра.

Ул бу төннәрнең теләсә кайсысында булырга мөмкин. Так төнгә туры килү ихтималы зуррак, әмма шулай ук җөп сандагы төндә дә булырга мөмкин, чөнки Коръән Рамазанның егерме дүртенче төнендә иңдерелгән дип әйтелә. Ә билгеле булганча, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:

إِنَّا أَنزَلْنَاهُ فِي لَيْلَةِ الْقَدْرِ

«Без аны Кадер кичәсендә иңдердек».

📖 Коръән «Кадер кичәсе» сүрәсе, 97:1.

Димәк, Кадер кичәсе бүгенге кебек егерме дүртенче төндә дә булырга мөмкин. Ләкин «Соңгы ун төндә эзләгез» дип әйтелә.

Шул ук вакытта Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) башка хәдистә болай дигән:

في السبع الأواخر

«Соңгы җиде төндә эзләгез».

Димәк, ул ун төндә булырга мөмкин, әмма соңгы җиде төндә булу ихтималы югарырак. Җиде эчендә һичшиксез була дигән сүз түгел, әмма ихтималы зур. Ягъни ихтималлык арта, ә димәк, ихтималлык арткан саен, ин шәә Аллаһ, безнең омтылышыбыз да, тырышлыгыбыз да, дәртебез дә артырга тиеш, чөнки Рамазан азагына якынлаша, һәм дә гыйбадәт кылу өчен көннәр һәм төннәр азая бара.

Без Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) Аңа гыйбадәт кылырга һәм итагать итәргә ярдәм итүен, Аның ризалыгын һәм ярлыкавын сорыйбыз. Дҗәзәкүмү Ллаһу хайран.

الحمد لله رب العالمين

Сообщение 2024 / 1445 Рамазанының 24 нче төнендә искә төшерү появились сначала на Ислам .

НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ: мөселманнарга бәйрәм итәргә ярыймы? 2 өлеш
Зороастризм калдыклары – бүген күп кенә Ислам илләрендә киң таралган күренеш: элек фарсы дәүләте булган илләрдә, Әзербәйҗан яки Урта Азия, яисә Курдыстан, Төньяк Гыйрак районнары кебек җирләрдәге халыклар Нәүрүз дип аталган бәйрәмне бәйрәм итәләр.

Туры мәгънәсендә ул – яңа көн яки яңа ел дигәнне белдерә. Чынлыкта бу бәйрәм – зороастризм әһелләренең бәйрәме. Зороастризм әһелләре ике иләһкә: яктылык алласына һәм караңгылык алласына табынганнар. Яктылык алласы – яхшылык эшләүче һәм караңгылык алласы – явызлык кылучы. Шулай итеп алар ошбу бәйрәмне 21 мартта бәйрәм итәләр, ә бу язгы көн белән төн тигезлеге көне.

➥ Бу исә төннең көн белән чагыштырылуын аңлата, ягъни тәүлекнең якты вакыты һәм тәүлекнең караңгы вакыты бер-берсе белән чагыштырыла. Һәм дә бу көннән соң тәүлекнең көндезге өлеше, тәүлекнең якты өлеше арта, ягъни яктылык арта башлый. Шуңа алар моңа яктылык алласының җиңүе символы дип ышаналар.

Шуңа күрә 21 мартта зороастризм әһелләре, утка табынучылар, дуалистлар шушы үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

⚠️ Кызганычка каршы, бүген үзләрен мөселман дип атаган күпләр бу бәйрәмне авызларыннан төкерек чәчеп яклыйлар һәм бу Ислам бәйрәме дип әйтәләр, яки хәтта аны мөселман яңа елы дип тә атыйлар. Шулай кайвакыт “бу бәйрәм мәҗүсиләр бәйрәме һәм мөселманнарга аны бәйрәм итү рөхсәт ителми” дип әйтүчеләрне юкка чыгарырга әзер булалар.

❗️Кәферләрнең бәйрәмнәрендә катнашу тыела (хәрам).

✍🏼 Ибн әл-Кайим бу кече ширекнең бер төре дип әйтә, чөнки бу «икрар», ягъни шул кешеләрнең гамәлләрен хуплау төре була.

📽 Теманы җентекләбрәк тикшерү бу видеода: https://youtu.be/my3x0Auj7ak

⚠️ ① өлеше бу сылтама буенча

Сообщение НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ: мөселманнарга бәйрәм итәргә ярыймы? 2 өлеш появились сначала на Ислам .

НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ: мөселманнарга бәйрәм итәргә ярыймы? 1 өлеш
Әй Аллаһның коллары, Аллаһы Тәгаләнең бәйрәмнәре – бу чын шатлыктыр.

Моны гаиләләрегезгә, балаларыгызга аңлатыгыз.

✦ Син шул вакытта чын шатлык, чын җан тынычлыгы, мөбарәк күңел тынычлыгы кичерә аласың, әгәр син, үзең мохтаҗ булган һәм дә синең белән, балаң белән, якыннарың белән бүген, иртәгә, яшәү дәвамында, үлемнән соң нәрсә булачагы бәйле булган Раббың Үзе синнән канәгать булуын белсәң. Менә бу чын шатлык!

Әгәр дә син Аллаһ тарафыннан билгеләнгән һәм хәерле булган бәйрәмнәрне билгеләп үтсәң, син аның илтифатын аласың, син аңа бу шатлык аша, бу бәйрәм аша якынлашасың. Менә бу чын бәйрәм!

📜 Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәдинәгә килгәч, анда яшәүчеләрнең (әнсарларның) уеннар уйнап үткәрелә торган ике бәйрәм көне булган (Нәүрүз һәм Мәхраҗән). Ул алардан: «Бу нинди көннәр?» — дип сорый. Алар: «Җәһилият вакытында без бу көннәрдә (бәйрәм итеп) уйный һәм күңел ача идек», — дип җавап бирәләр. Моңа Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтә: «Хаклыкта, Аллаһ аларны сезнең өчен алардан яхшырак ике (бәйрәм көне): Корбан гаете [Гыйд уль-Адха] һәм Ураза гаете [Гыйд Уль-Фитр] белән алмаштырды».

Хәдисне Әбү Дауд (1134) тапшыра. Шәех әл-Әльбәни: «Ышанычлы хәдис /сахих/» дип әйткән. Бу хәдисне тапшыру чылбыры Мөслим шартлары буенча ышанычлы, шул ук сүзләрне әл-Хәким дә әйткән, әз-Зәхәби аның белән килешкән. «Сәхих Әби Дәуд» тә (4/297) кар.

Әлхәмдуллах (Аллаһка мактау)! Корбан бәйрәме һәм Рамазаннан соң Ураза бәйрәме. Аллаһ безгә алмаштырды, әй Аллаһның коллары, Аллаһы Тәгаләнең безгә биргәне – шул җитә.

Нәрсә ул гает❓

Кайберәүләр бәйрәм дип тәрҗемә итәләр. Ләкин бу һичшиксез бәйрәм дигән сүз түгел.

Гает — ул ниндидер бер датаны аерып, ниндидер даимилек белән билгеләп үтү (атнага бер тапкыр, елга бер тапкыр һ.б.).

☑️ Шәригатьтә кабаттан, даими рәвештә билгеләп үтелә торган ниндидер датаны билгеләү урнаштырылмаган. Шәригатебездә ниндидер дата аерып алып, аны даими билгеләп үтү дигән нәрсә юк. Бу яңалыкка (бидгатькә) керә!

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бала туса, аның өчен гакыйканы гына билгеләп куйган. Гакыйка урнаштырылган, шуның белән шул. Моннан тыш бернәрсә дә билгеләнмәгән. Аның тууы уңаеннан ниндидер бәйрәмнәр үткәрү юк. Туды – билгеләп үттеләр, гакыйка рәвешендә бәйрәм иттеләр, шуннан тыш башка бернәрсә дә юк.

➜ Әгәр кешеләр ниндидер датаны алып, аны даими рәвештә билгеләп үтсәләр: һәр атна яки һәр ай, яки һәр ел ул чакта, димәк, алар бу датаны ислам бәйрәмнәренә тиңләштергәннәр яки охшатканнар. Ә бу хәрам, бу кабул ителми, чөнки Исламда өч кенә гает бар: Гыйд уль-Адха (Корбан бәйрәме), Гыйд Уль-Фитр (Ураза бәйрәме) һәм Җомга.

🗣 Кемдер «бу гыйбадәт кылу мәсьәләсенә түгел, ә кешеләрнең гадәти гамәлләренә кагыла» дип әйтер.

✅ Без юк дип әйтәчәкбез: әгәр дә берәр нәрсә дата буларак алынган, һәр тапкыр тантаналы рәвештә билгеләп үтелә икән, бу инде бозу, моны кешеләр үзләренә гает итеп алганнар булып чыга, ә гаетләр бездә өчәү генә.

📜 Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәдинәгә килгәч, әнсарларның үткәрә торган ике бәйрәм көне булганын күрә. Ул алардан: «Бу нинди көннәр?» — дип сорый. Алар: «Мәхраҗән һәм Нәүрүз», — дип җавап бирәләр. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтә: «Хаклыкта, Аллаһ аларны сезнең өчен алардан яхшырак ике: Корбан гаете [Гыйд уль-Адха] һәм Ураза гаете [Гыйд Уль-Фитр] белән алмаштырды».

➜ Алар да бу бездәге гадәт кенә, диннән түгел, менә шулай итеп мәхраҗанны ниндидер күңел ачу итеп кенә билгеләп үтәбез һ. б. дип әйтә алырлар иде. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тыйды һәм әйтте: «Аллаһ сезгә ике яхшырак көн белән алмаштырды: Гыйд уль-Адха һәм Гыйд Уль-Фитр».

⚠️ ② өлеше бу сылтама буенча

Сообщение НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ: мөселманнарга бәйрәм итәргә ярыймы? 1 өлеш появились сначала на Ислам .

Ни өчен кадаритлар шундый исем алганнар?
Кадар – ул тәкъдир кылыну (язмыш). Кадаритлар – тәкъдирне тулысынча яки аның берәр этабын кире кагучылар.

◾Ни өчен соң аларны кадаритлар (кадария) дип атыйлар?

Беренче аңлатма: чөнки аларның ялгышлыклары тәкъдир (кадара) сораулары белән бәйле.

Икенче аңлатма: кадаритлар үзләре Әһле сүннә вәкилләренә: «Ни өчен сез безне кадария дип атыйсыз? Без бит кадарны кире кагабыз, ә сез аңа ышанасыз, ул сезнең ышануыгызда кадарны раслау. Сез ул кадаритлар, без түгел».

Ибн Күтәйбә бу аларның шулай бутарга тырышулары, кешеләрне шул рәвешле уңайсыз хәлдә калдырырга теләүләре дип әйтә. Дөреслектә, хак мөэминнәр үзләренең гамәлләрен Аллаһка (Ул пакь һәм югары) тапшыралар, үзләренең гамәлләре Аллаһ (Ул пакь һәм югары) тарафыннан тәкъдир кылынган икәнлегенә, шул ук вакытта алар гамәлләренә мәҗбүр ителмәгәнлекләренә ышаналар. Ә кадаритлар «Аллаһ тәкъдир кылмый, без үзебез барысын да тәкъдир кылабыз» дип әйтеп, тәкъдирне үзләренә кайтарып калдыралар. Һәм дә берәр нәрсәгә дәгъва кылучы һәм берәр нәрсәне үзенә йөкләүче кеше, башка төрле ышанулары булган һәм үз-үзенә карата моны кире каккан кешегә караганда, бу исем белән аталырга лаеклырак. Әһле Сүннә үәл җәмәга тәкъдирне үзләренә кайтарып калдырмыйлар, аны Аллаһы Тәгаләгә тапшыралар, ә бу адашканнар аны үзләренә кайтаралар һәм шуңа күрә дә алар кадаритлар дип аталырга лаеклы. Имам Ән-Нәвәви шулай ук моны үзенең «Сәхих Мөслим»гә шәрхендә күрсәткән.

◾Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кадаритлар – мәҗүсиләр, бу өммәтнең утка табынучылары, дуалистлар дип әйткән.

Дуалистлар кемнәр алар? Бу ике башлангыч, ике алла барлыгына ышанучылар: яктылык алласы һәм караңгылык алласы, явызлык алласы һәм яхшылык алласы. Алар дөнья белән шул ике башлангыч идарә итә дип ышаналар: яктылык һәм караңгылык. Шуңа күрә алар нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр, чөнки бу 21 мартта, көннәр озыная башлагач, ягъни тәүлекнең якты өлеше арта, имеш бу явызлык өстеннән яктылыкның җиңүен символлаштыра.

◾Ни өчен кадаритлар бу җәмгыятьнең мәҗүсиләре дип аталганнар?

Беренчедән, алар Аллаһ белән беррәттән юктан бар кылучылар бар дип әйтәләр. Алар галәмдә Аллаһ ихтыярыннан тыш тагын ниндидер ихтыяр бар диләр, шуңа күрә юктан бар кылучы һәм идарә итүче бер генә түгел, ә алар күп дип белдерәләр. Мәҗүсиләр ике юктан бар кылучы бар дисәләр, кадаритлар алар тагын да күбрәк диләр.

Икенчедән, мәҗүсиләр: «Яхшылык Аллаһтан килә, ә начарлык Аллаһтан түгел», — дип әйтәләр. Кадаритлар да: «Әгәр кеше начар гамәлләр кыла икән, явызлыкны (шәрр) Аллаһ белән бәйләргә ярамый», – диләр һәм шунлыктан тәкъдирнең начарын кире кагалар.

☑️ Без начарлык, гамәлләр ягыннан караганда, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) түгел дибез: Аллаһның (Ул пакь һәм югары) барлык эшләгәннәре – тулысынча хәерлелек. Ләкин кылынган гамәлнең үзендә, юктан кылынган нәрсәләрнең үзләрендә кемгәдер ниндидер начарлык булырга мөмкин. Аллаһы Тәгаләнең шуны халык кылуы, шуны эшләве – бу, әлбәттә, хәерлелек һәм Аллаһның карары, нидер эшләве ягыннан начарлык Аңа берничек тә кагылмый. Әмма кылынганның үзендә, мәхлукъларның үзләрендә кемгәдер начарлык була алган нәрсә бар.

Мәсәлән, кеше авырып китә яки бизнесында зур югалту кичерә – бу аның өчен начарлык, ләкин болар барысы да Аллаһ (Ул пакь һәм югары) тарафыннан тәкъдир кылынган, һәм дә Аллаһның аның өчен карар чыгарган нәрсәсе – бу яхшылык, Аллаһы Тәгаләнең барлык карарлары хәерле һәм хикмәтле. Бу кешенең үзе өчен ниндидер начарлык бар, ләкин Аллаһның хөкеме үзе аның өчен хәерле.

Кадаритларда исә алай түгел, алар: «Ничек инде бу кешенең гамәлләре Аллаһ тарафыннан барлыкка китерелгән һәм начар гамәлләр дә Аллаһ тарафыннан барлыкка китерелгән булырга мөмкин?» диләр. Бу яктан да алар шулай ук мәҗүсиләргә охшаш.

📓Тәкъдиргә кагылышлы хәдисләрне бәян иткән иң тулы китапларның берсе – имам әл-Бәйхәкиның «Әл-Када уәл Кәдр» китабы.

📹 https://youtu.be/rZ6y1KWwNCg

Сообщение Ни өчен кадаритлар шундый исем алганнар? появились сначала на Ислам .

Бәйрәмнәр – диннең бер өлеше
Әй Аллаһның коллары, бәйрәмнәр, кешенең нинди диндә булуын күрсәтүче, диннең аерылгысыз бер өлеше икәнлеген исегезгә төшерәм. Шуңа да Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәдинәгә күчеп килгәч һәм кешеләрнең ике бәйрәм (Нәүрүз һәм Мәхраҗән) үткәрүләрен күргәч, ошбу көннәр турында сорады. Аңа бу көннәрдә без бәйрәм итәбез һәм шатланабыз дип әйттеләр. Моңа Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте: «Аллаһ сезгә бу көннәрне ике күркәм көн: Гыйд Уль-Фитр һәм Гыйд уль-Адха белән алмаштырды». [1]

⛔️ Шуңа күрә сезнең Раббыгыз Аллаһы Тәгалә билгеләгән бәйрәмнәрдән тыш башка бернинди бәйрәмнәрне дә үткәрергә ярамый. Ул бәйрәмнәр белән котлау, аларда катнашу, аларны бәйрәм итүдә ярдәм күрсәтү тыелган.

مَنْ تَشَبَّهَ بِقَوْمٍ فَهُوَ مِنْهُمْ

«Кем берәр халыкка охшаса, шул алардан булыр». [2]

1] Әнәс ибн Мәликнең (Аллаһ аннан разый булсын) шундый сүзләре билегеле: «Мөхәммәд пәйгамбәр (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәдинәгә килгәч, анда яшәүчеләрнең (әнсарларның) уеннар уйнап үткәрелә торган ике бәйрәм көне булган (Нәүрүз һәм Мәхраҗән). Ул алардан: «Бу нинди көннәр?» — дип сорый. Алар: «Җәһилият вакытында без бу көннәрдә уйный һәм күңел ача идек», — дип җавап бирәләр. Моңа Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтә: «Хаклыкта, Аллаһ аларны сезнең өчен алардан яхшырак ике (бәйрәм көне): Корбан гаете [Гыйд уль-Адха] һәм Ураза гаете [Гыйд Уль-Фитр] белән алмаштырды»».

Хәдисне Әбү Дауд (1134) тапшыра. Шәех әл-Әльбәни: «Ышанычлы хәдис /сахих/» дип әйткән. Бу хәдисне тапшыру чылбыры Мөслим шартлары буенча ышанычлы, шул ук сүзләрне әл-Хәким дә әйткән, әз-Зәхәби аның белән килешкән. «Сәхих Әби Дәуд» тә (4/297) кар.

2] Әбү Дәуд. Әс-Сүнән, 4031 нче хәдис. Шәех әл-Әльбәни «Иръуә-у-ль-гәлиль» дә хәдиснең дөреслеген раслаган (Т. 5. 109 нчы бит).

📹 https://youtu.be/RgvtkepYI-0

Сообщение Бәйрәмнәр – диннең бер өлеше появились сначала на Ислам .