
1 нче өлеш
Әй Аллаһның коллары, Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) куркыгыз һәм белегез: сез Җәһәннәм утына түзә алмаячаксыз. Шуны белегез: иң яхшы юл — ул Мөхәммәднең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) юлы, ә гамәлләрнең иң начары— диндәге яңалык. Һәртөрле диндәге яңалык — ул бидгать, ә һәрбер бидгать — Җәһәннәм утына илтүче адашу.
Әй Аллаһның коллары, бүген без сезнең белән Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Китабының олугъ сүрәләренең берсен карап чыгарбыз. Умм Һәшим исемле сәхабә болай әйтә:
ما أَخَذْتُ {ق وَالْقُرْآنِ الْمَجِيدِ} إلَّا مِن في رَسولِ اللهِ صَلَّى اللَّهُ عليه وسلَّمَ، يَقْرَؤُهَا كُلَّ يَومِ جُمُعَةٍ علَى المِنْبَرِ إذَا خَطَبَ النَّاسَ
«Мин “Каф” сүрәсен Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) авызыннан өйрәндем. Ул аны һәр җомга саен, мөнбәр өстендә хөтбә сөйләгәндә укыды». Хөтбә «Каф» сүрәсе рәвешендә була (Мөслим китерә (873)).
Әй Аллаһның коллары, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу сүрәне гарәп алфавитының бер хәрефе булган «ق» (каф) сүзеннән башлый. Коръәннең күп кенә сүрәләре аерым хәрефләрдән башлана: «ألم» (Әлиф, Ләм, Мим), «طه» (Та, Ха), «ق» (Каф). Ни өчен? Бу — Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) чакыру. Коръән сез сөйләшә торган егерме сигез хәрефтән тора. Ләкин, әгәр барыгыз бергә җыелсагыз (җеннәр, кешеләр), Коръәнгә яки Коръәннән бер сүрәгә охшаган нәрсә булдыра алырсызмы? Беркайчан да булмаячак, чөнки бу — бар кылучы Раббыбыз әйткән сүзләр: Раббыбызга охшашлык булмаган кебек, Аның сөйләвенә дә охшашлык була алмый.
ق وَالْقُرْآنِ الْمَجِيدِ
«Каф. Данлы Коръән белән ант итәм».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:1
«الْمَجِيدِ» – данлыклы, бөек, затлы. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аны шулай атый. Коръән — алдагы барлык язмалар өстеннән күзәтүче һәм хөкемдар. Ул бөек һәм шул ук вакытта олылаучы да. Коръән аңа нык тотынып торучы кешеләрне олылый һәм һәркем Коръәннән Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бүләк иткән кадәрлене ала.
بَلْ عَجِبُوا أَن جَاءَهُم مُّنذِرٌ مِّنْهُمْ
«Ләкин алар үзләре арасыннан өндәүче килүенә гаҗәпләнделәр».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:2
Кәферләр Мөхәммәднең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) пәйгамбәр итеп җибәрелүенә гаҗәпләнәләр, гәрчә ул алар арасыннан булса да, аның пәйгамбәрлек миссиясен кире кагалар һәм ышанмыйлар. Бу аларның беренче гаҗәпләнүләре.
Һәм икенчесе:
أَإِذَا مِتْنَا وَكُنَّا تُرَابًا ذَلِكَ رَجْعٌ بَعِيدٌ
«Без үлгәч туфракка әверелербезме икәнни? Бу әйбер икеле һәм ерак».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:3
Ягъни алар әл-бәгасне (үлеп терелүне) кире кагалар һәм аларның тәннәре череп, таркалып, туфракка әверелеп, аннары яңадан терелеп, җыелуларына гаҗәпләнәләр. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аларны бу сүзләр белән кире кага:
قَدْ عَلِمْنَا مَا تَنقُصُ الْأَرْضُ مِنْهُمْ وَعِندَنَا كِتَابٌ حَفِيظٌ
«Без җирнең алардан тартып алуын беләбез һәм безнең саклаучы Китабыбыз бар».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:4
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аңлата: үлгән кешеләрнең гәүдәләреннән җир тартып алган һәрнәрсә, гәүдәләр таралганда, беркая да югалмаячак һәм сакланачак, болар барысы да торгызылачак.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:
وَعِندَنَا كِتَابٌ حَفِيظٌ
«Безнең саклаучы Китабыбыз бар».
Ягъни безнең бер генә гамәлебез дә югалып калмый: барысы да сакланган, барысы да исәпкә алынган, барысы да теркәлгән.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтә:
قَدْ عَلِمْنَا مَا تَنقُصُ الْأَرْضُ مِنْهُمْ
«Без җирнең алардан тартып алуын беләбез».
Бу тәннең тулысынча юкка чыкмаячагын һәм тузанга әверелмәячәген күрсәтә, монда төрле очраклар була. Пәйгамбәрләрнең гәүдәләренә килгәндә исә, аларны җир ашамый. Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:
إنَّ اللهَ حرَّم على الأرضِ أن تأكلَ أجسادَ الأنبياءِ
«Хаклыкта Аллаһ җиргә пәйгамбәрләрнең мәетләрен ашауны тыйды».
Әбү Дауд (1531), Ибн Мәдҗәһ (1085), ән-Нәсәи (1678), Әхмәд (16162) һәм Ибн Хиббән (910) китерә.
Шуңа күрә алар кабердә тере вакытларындагы кебек. Башкаларга килгәндә, аларның гәүдәләре югала, чери һәм тарала. Ләкин күпмедер вакыттан соң, ничек кенә булмасын, барыбер нәтиҗәдә ниндидер бер череми торган әйбер калачак — Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хәдисендә «гадҗб әз-зәнәб — عَجْب الذَّنَبِ», умыртка сөяге астындагы бик кечкенә кисәкчек — койрык сөяге. Бу — черемәячәк һәм таралмаячак ядрә сыман, аннары, кабереннән кубарылгач, кешенең тәне яңадан торгызылачак.
بَلْ كَذَّبُوا بِالْحَقِّ لَمَّا جَاءَهُمْ فَهُمْ فِي أَمْرٍ مَّرِيجٍ
«Ләкин аларга килгән хакыйкатьне ялган дип санадылар һәм аптырашта калдылар».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:5
Аларга хакыйкать килде, ләкин кәферләр иман китермәделәр, шул сәбәпле Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аларны аптырашта калырлык итте. Монда һәркемгә кисәтү: хакыйкатьне ишетсәң, шунда ук кабул ит. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйткән, Пәйгамбәре әйткән хакыйкатьне ишетәсең икән, болай дип әйт:
سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا
«Без ишеттек һәм буйсындык».
Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:285
Әгәр син бер мәртәбә хакыйкатьтә шикләнсәң, икенче мәртәбә шикләнүләр күбрәк булыр, ышану авыррак булыр, һәм син аптырашта калачаксың. Шуңа күрә: «Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әмер бирде», — дип әйтсәң, кешеләрнең хәле гаҗәп, алар: «Бу мәҗбүриме, әллә юкмы? Бәлки теләк буенча гынадыр?», — дип шикләнәләр. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әмер иткән икән — эшлә! Әгәр дә син Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) боерыкларына буйсынмасаң, киләсе тапкырларында авырая гына барачак.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:
فَهُمْ فِي أَمْرٍ مَّرِيجٍ
«Алар (динсезләр), хакыйкатьне кире кагучылар, аптырашта калалар».
Ягъни алар буталчыкта (буталчык хәлдә). Алар үзара икегә аерылганнар: берсе — бер нәрсә, икенчесе икенче нәрсә сөйли. Хакыйкатькә ышанмаучыларга карагыз: берсе үлгәннән соң бернәрсә дә юк ди, икенчесе реинкарнация — җанның икенче җанга күчүе турында сөйли. Алар аптырашта калалар.
Шуннан хакны ялган диючеләргә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай ди:
لَمْ يَنظُرُوا إِلَى السَّمَاءِ فَوْقَهُمْ كَيْفَ بَنَيْنَاهَا وَزَيَّنَّاهَا وَمَا لَهَا مِن فُرُوجٍ
«Алар үзләре өстендәге күккә карамадылармыни? Без аны төзедек һәм бизәдек, анда [бернинди] ярыклар да юк!».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:6
Күк йөзе — ул камил корылма, бина. Сез аны өсләрегездә үз күзләрегез белән күрмәдегезмени? Ул сезгә хак алла буларак юктан бар кылучы Раббыгызга, аның берлегенә күрсәтмимени? Сез бу күкләрнең матурлыгын күрмәдегезмени? Йолдызларның, кояшның, айның бизәкләрен күрмәдегезмени? Бу бөек һәм тиңдәшсез корылмада бернинди кимчелек, ярыклар һәм бушлыклар юклыгына игътибар итмәдегезме әллә?
وَالْأَرْضَ مَدَدْنَاهَا وَأَلْقَيْنَا فِيهَا رَوَاسِيَ وَأَنبَتْنَا فِيهَا مِن كُلِّ زَوْجٍ بَهِيجٍ
«Ә җирне без түшәдек, анда нык торучы таулар урнаштырдык, һәм анда (җирдә) төрле-төрле гүзәл нәрсәләр үстердек».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:7
Әйләнә-тирәгездәге җиргә күз салыгыз. Үзегез яшәгән җиргә игътибар бирәсезме? Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аны сезнең алда җәеп куйды, ятак кебек түшәде, хәтта читен дә күрмисез. Һәр ятакның чите бар, ә Җирнең чите юк. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) сез тормышыгыз өчен боларны эшләде. Карагыз, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) җир өстендә зур-зур таулар куйды, алар җирне сезнең белән бергә селкенмичә тотып торалар. Карагыз әле, ничек итеп ул җирдән төрле-төрле искиткеч үсемлекләр, чәчәкләр, сезгә файда өчен исләр чыгарган. Алар сокландыра һәм сездә соклану уята.
Шуннан соң Аллаһ (Ул пакь һәм югары) әйтә:
تَبْصِرَةً وَذِكْرَى لِكُلِّ عَبْدٍ مُّنِيبٍ
«Бу — йөрәге белән Аллаһка кайткан һәр кол өчен аңлатма һәм искә төшерү».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:8
Монда боларның барысын да ишетү — синең йөрәгеңә аңлатма. Бу галәмәтләрне күрсәң, синең йөрәгең уяна һәм ачыла. Бу — синең йөрәгең өчен аңлатма, әгәр гамьсезлеккә бирелеп, онытып җибәргәнсең икән, бу — искә төшерү. Син белмәгәндә — бу сиңа аңлатма, белгәндә — искә төшерү.
وَنَزَّلْنَا مِنَ السَّمَاءِ مَاءً مُّبَارَكًا فَأَنبَتْنَا بِهِ جَنَّاتٍ وَحَبَّ الْحَصِيدِ
«Һәм без күктән мөбарәк су иңдердек, аның ярдәмендә бакчалар һәм игеннәр үстердек».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:9
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) күктән мөбарәк су иңдерү рәхмәте хакында сөйли. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу суны үсемлекләргә һәм агачларга су сибәр өчен, коеларга су тутырыр өчен, суны эчәр өчен һәм хайваннарыбызга су бирер өчен иңдерде. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу су белән җирдән җимеш бакчалары һәм игеннәр чыгарды, аларны сез ашыйсыз һәм урасыз.
وَالنَّخْلَ بَاسِقَاتٍ لَّهَا طَلْعٌ نَّضِيدٌ
«Хөрмә агачы да биек, җимешләре дә бер-берсенә асылынып тора».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:10
رِّزْقًا لِّلْعِبَادِ وَأَحْيَيْنَا بِهِ بَلْدَةً مَّيْتًا كَذَلِكَ الْخُرُوجُ
«Бу — коллар өчен ризык [кебек]. Шул су ярдәмендә без үле җирне терелттек. Мәетләрне [кабердән] кубару да шулай булыр!».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:11
Менә бу җиргә карагыз: Аллаһ (Ул пакь һәм югары) көчле яңгырлар яудыра, һәм бу — кешеләрнең туклануына сәбәп; үлгән җир кинәт терелә һәм яшел япма белән каплана. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу җирне дә, сезне дә терелтеп, җирдән тере килеш чыгарыр. Аннары Аллаһ (Ул пакь һәм югары) элгәре буыннарның язмышын искә төшерә:
كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ وَأَصْحَابُ الرَّسِّ وَثَمُودُ
«Алардан элек Нух халкы, кое кешеләре һәм сәмуд халкы пәйгамбәрләрне ялганчыга санады».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:12
Җир йөзендә яшәүчеләргә Аллаһның беренче Илчесе — Нух (аңа сәлам булсын). Аны халкы кире какты һәм ялганчы дип тапты.
«Асхабу Расс» — кое кешеләре, кое тирәсендә яшәгән халык. Аларга Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) пәйгамбәр килә, алар аны ялганчы диләр, үтерәләр һәм шушы коега ташлыйлар.
Салих пәйгамбәр килгәч, сәмуд халкы аны да ялганчы дип атый.
وَعَادٌ وَفِرْعَوْنُ وَإِخْوَانُ لُوطٍ. وَأَصْحَابُ الْأَيْكَةِ وَقَوْمُ تُبَّعٍ
«(Худ килгән) Гад кавеме дә, (Муса белән Харун килгән) Фиргавен дә, (Лут килгән) Лутның кардәшләре дә. Агачлыкта яшәүчеләр дә, Түббәг халкы да».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:13-14
Әйкә халкы — Тәбуктан төньяктарак урнашкан Мәдьян җирлекләренең агачлыкларында яшәүче, Шүгәйб пәйгамбәр килгән халык. Алар кешеләрне үлчәгәндә алдый иделәр. Шүгәйб аларны кисәтте, ләкин алар аны ялганчыга санадылар.
Түббәг халкы – Түббәг исемле Йәмән патшасының халкы да үз пәйгамбәрләрен ялганчы дип санады.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтә:
كُلٌّ كَذَّبَ الرُّسُلَ فَحَقَّ وَعِيدِ
«Алар барысы да илчеләрне ялганчы дип таптылар һәм Минем янавым чынга ашты».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:14
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аларның барлык пәйгамбәрләрне дә ялганчы дип санаулары турында сөйли, ләкин сез: «Алар бит үзләренең пәйгамбәрләрен генә ялганчыга чыгардылар», — дип әйтерсездер. Әмма пәйгамбәрләрнең берсенә булса да ышанмаучы һәммәсенә дә ышанмаган була, чөнки барлык пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр бер үк сүзләр белән килделәр.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтә:
«Һәм (илчеләрне кире каккан бу кешеләр өстеннән) Минем янавым чынга ашты».
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай дип әйтә:
أَفَعَيِينَا بِالْخَلْقِ الْأَوَّلِ بَلْ هُمْ فِي لَبْسٍ مِّنْ خَلْقٍ جَدِيدٍ
«Без боларны беренче тапкыр бар кылып көчсезләндекме әллә? Әмма алар барыбер кубарылуда (терелтүдә) шикләнәләр».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:15
Югарыда телгә алынган бу бөек мәхлукларны бар итүдән Без арыдыкмыни? Бу безнең хәлебездән килмәдеме әллә? Безгә бу беренче мәхлукны бар кылу авыр булдымы? СүбехәнЛлаһ! Әгәр син акыллы кеше булсаң, уйлап кара: беренче тапкыр бар кылучы Затка икенче мәртәбә бар кылу җиңелрәк түгелмени?! Нигә син үлеп терелүгә ышанмыйсың?
Ә алга таба Аллаһ (Ул пакь һәм югары) кешенең нәрсә торуын һәм аның белән нәрсә булачагын тасвирлауга күчә. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтә:
وَلَقَدْ خَلَقْنَا الْإِنسَانَ وَنَعْلَمُ مَا تُوَسْوِسُ بِهِ نَفْسُهُ
«Без кешене бар кылдык һәм Без нәфесе аңа нәрсә вәсәвсә кылганын беләбез».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:16
Әгәр дә бу сүзләрне тере йөрәк ишетсә, ул тетрәнеп китә, чөнки бу куркыныч сүзләр. Кеше Аллаһ (Ул пакь һәм югары) каршында ачык, аңарда Раббысыннан һичнәрсә яшеренмәгән: вәсвәсәләрләр, төрле фикерләр кешеләрдән яшеренгән, ә Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) юк. Барлык уй-фикерләр, шик-шөбһәләр, ниятләр, хәрәкәтләр, хыялланулар, пышылдашулар — болар барысы да ачык һәм Аллаһның (Ул пакь һәм югары) күз алдында.
وَنَحْنُ أَقْرَبُ إِلَيْهِ مِنْ حَبْلِ الْوَرِيدِ
«Без аңа (кешегә) муен тамырына караганда да якынрак».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:16
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) күкләрдән өстен, Ул бу дөньядан читтә, аңардан өстә, абсолют югарылыкта, әмма Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Үзенең белеме, Үзенең күрүе һәм Үзенең күзәтеп торуы белән һәрберебезгә якын, Аның фәрештәләре безгә якын: «Муен тамырына караганда да якынрак», — дип әйтелгән. Муен тамыры — ул муендагы эре кан тамырлары.
إِذْ يَتَلَقَّى الْمُتَلَقِّيَانِ عَنِ الْيَمِينِ وَعَنِ الشِّمَالِ قَعِيدٌ
«Һәм менә уңда һәм сулда утырып ике кабул итүче (фәрештә) кабул итә».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:17
Уң яктагы фәрештә изге гамәлләребезне һәм сул яктагы фәрештә яман гамәлләребезне язып бара. Алар һәммәсен дә Китапта саклыйлар, бернәрсәне дә онытмыйлар, синең хакка яки сиңа каршы шаһитлык бирергә әзерләнәләр. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) «уң як һәм сул як җилкәдә» димәгән, «уңда һәм сулда» һәм «муен тамырына караганда да якынрак» дигән —
җилкәдә түгел, кайберәүләр уйлаганча.
وَجَاءَتْ سَكْرَةُ الْمَوْتِ بِالْحَقِّ ذَلِكَ مَا كُنتَ مِنْهُ تَحِيدُ
«Һәм менә үлем газабы килде. Хаклыкта, бу син качып йөргән нәрсә!»
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:17
Бүләкләре, газаплары, җәзасы белән үлем килде. Үлемнән беркая да качып булмый. Безнең беребез дә аннан кача алмый һәм үлемнең газаплары бар. Пәйгамбәр (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу газаптан котыла алмады, ул бу үлем газапларын тоеп болай дип әйтте:
لا إلَهَ إلَّا اللَّهُ، إنَّ لِلْمَوْتِ سَكَرَاتٍ
«Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Чыннан да, үлемнең газабы бар».
әл-Бохари (4449) китерә
Әгәр ул шушы газапны сизгән икән, син бигрәк тә сизәчәксең. Һәм син үлемнән кача алмассың. Ул килгәч, аны синнән бернәрсә дә ераклаштырмаячак: ялваруың да, табибың да, даруларың да.
وَ قَدْ أَتَوْا بِطَبيبٍ كَيْ يُعالِجَني
وَلَمْ أَرَ الطِّبَّ هذا اليومَ يَنْفَعُني
Һәм яныма табиб китерделәр, ул мине дәвалар бәлки,
Әмма бүгенге көндә миңа табиблар ярдәм итәрмени?!
«Ләйсә әл-Гариб» касыйдәсе
وَنُفِخَ فِي الصُّورِ ذَلِكَ يَوْمُ الْوَعِيدِ
«Һәм Сурга өрәчәкләр. Бу — янау Көне!».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:20
Менә шул вакытта Исрафилнең (аңа сәлам булсын) янавы чынга ашыр — ул бөек Сурга бөек сулыш белән өрер. Бөтен гәүдәләр каберләрдән чыгачак.
وَجَاءَتْ كُلُّ نَفْسٍ مَّعَهَا سَائِقٌ وَشَهِيدٌ
«Һәм һәр җан куучы һәм шаһит белән бергә киләчәк».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:21
СүбехәнЛлаһ! Һәрбер җан Хөкем урынына барыр һәм аны бу Хөкем урынына куучы (фәрештә) һәм шаһит куар. Синең белән Хөкемгә барачак шаһитлар кемнәр соң алар? Бу — синең кылган гамәлләреңне язып барган фәрештәләр, кулларың, аякларың, авызың — һәммәсе синең хакка яки сиңа каршы шаһит булыр.
لَّقَدْ كُنتَ فِي غَفْلَةٍ مِّنْ هَذَا فَكَشَفْنَا عَنكَ غِطَاءَكَ فَبَصَرُكَ الْيَوْمَ حَدِيدٌ
«Син боларны санга сукмадың һәм гамьсез идең. Бүген без синең япмаңны салдырдык һәм бүген синең карашың үткен».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:22
Син җирдә яшәдең, мәңгелек тормышны оныттың, чөнки бу дөнья тормышы кешене йокы кебек исертә. Ә мәңгелек тормыш (ахирәт тормышы) — йокыдан уяну. Син бу гамьсезлектә яшәдең, киләчәк турында да, Хөкем ителәчәгең турында да уйламадың. Син шушы гамьсезлек япмасы астында идең, күрмәдең. Менә Аллаһ (Ул пакь һәм югары) синең бу япмаңны һәм калфагыңны салдыра һәм синең күзләрең үткенләнә, тирә-юнеңдәге бөтен нәрсәне күрәсең, бу коточкыч нәрсәләрне. Гамьсез идең, хәзер Үлчәүне, төргәкләрне, кешеләрне, газапларны, хисапларны күрәсең.
وَقَالَ قَرِينُهُ هَذَا مَا لَدَيَّ عَتِيدٌ
«Һәм шунда аның юлдашы (фәрештә): «енә монысы миндә әзер», — дияр».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:23
Кем ул юлдаш? Бу синең кылган гамәлләреңне төргәкләргә язып барган ике фәрештә, анда бер генә нәрсә дә төшеп калмаган. Кешеләр моның ничек мөмкин булуына гаҗәпләнә. Әгәр дә сез үз флешкаларыгызга гигабайтлы мәгълүмат яздыра аласыз икән, фәрештә өчен бөтен кечкенә һәм зур нәрсәне язып куярга кирәк. Фәрештә, миндә бөтен нәрсә язылган дияр һәм ул шаһитлык бирергә әзер булыр. Шул чагында Раббыбыздан беркем дә кире кага алмаган әмер килер һәм болар дип әйтелер:
أَلْقِيَا فِي جَهَنَّمَ كُلَّ كَفَّارٍ عَنِيدٍ
«Һәрбер үзсүзле динсезне җәһәннәм утына ташлагыз…».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:24
مَّنَّاعٍ لِّلْخَيْرِ مُعْتَدٍ مُّرِيبٍ
«яхшылык эшләүдән баш тартучыны, һөҗүм итүчене һәм шикләр чәчүчене».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:25
الَّذِي جَعَلَ مَعَ اللَّهِ إِلَهًا آخَرَ فَأَلْقِيَاهُ فِي الْعَذَابِ الشَّدِيدِ
«Аллаһ белән беррәттән үзенә башка алла ясаучыны. Алайса, коточкыч җәзага ташлагыз аны!».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:26
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Җәһәннәмгә ташланачак кешеләр турында әйтә: Аллаһка (Ул пакь һәм югары), рәсүлләргә, китапларга, Китапка, үлеп терелүгә ышанмаучылар; Аллаһка (Ул пакь һәм югары) Аның рәхмәтләре өчен шөкер итмәгәннәр; кире булып, Аллаһның (Ул пакь һәм югары) әмерләрен һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әмерләрен инкяр итүчеләр; яхшылык эшләүдән баш тартучылар; зәкәт, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) билгеләгән сәдака түләүдән баш тарткан кешеләр; төрле адашулар таратып, кешеләргә Исламны кабул итәргә комачалаучылар, үзенең хакимияте, милке белән кешеләргә дингә керергә киртә куючылар; кешеләрнең гомеренә, милкенә, намусына хаксыз һөҗүм итү («مُعْتَدٍ» мүгтәдин); Аллаһ (Ул пакь һәм югары) белән беррәттән башка алла алып, Аллаһтан башка кемгәдер гыйбадәт кылучы («الَّذِي جَعَلَ مَعَ اللَّهِ إِلَهًا آخَرَ»).
Әгәр дә ул берәр гыйбадәтен Аллаһка (Ул пакь һәм югары) багышламаса — ширек кылган була. Ләкин монда сүз потка табынучылар турында гына бара дип уйламагыз. Юк, галимнәр (гүләмә) әйтүенчә, күпаллалык (ширек) төшенчәсе монда киңрәк — Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) башка берәүгә табынучылар, ләкин гыйбадәт кылуның башка төре да була: әгәр син нәрсәгәдер бәйләнсәң һәм моны үзеңә алла итеп алсаң; әгәр син акчага бәйләнсәң, алар турында уйлыйсың һәм алар сине Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) читкә алып китә; син үз бизнесыңа бәйләнгәндә һәм ул сине Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) читкә юнәлтеп, Аллаһка (Ул пакь һәм югары) буйсынуыңны оныттырганда; нәфесеңне үз аллаң итеп алганда яки күрсәтмә диндарлык күрсәткәндә (рия), мәсәлән, сәдәка бирәсең һәм кешеләрнең синең нинди юмарт икәнеңне күрүләрен һәм белүләрен телисең. Бу да ширек. Һәм болар барысы да «Аллаһ белән беррәттән үзенә башка алла ясаучыны. Алайса, коточкыч җәзага ташлагыз аны!» дигән сүзләрне үз эченә ала.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу җәзаны «الشَّدِيدِ» «шәдид» көчле, куркыныч, бөек дип тасвирлый. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бу сыйфатларга яки аларның кайберләренә ия булучыларны Җәһәннәмгә керәчәкләр дип куркыта.
Шуннан соң Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтә:
قَالَ قَرِينُهُ رَبَّنَا مَا أَطْغَيْتُهُ وَلَكِن كَانَ فِي ضَلَالٍ بَعِيدٍ
«Юлдашы: «Йә Раббыбыз! Мин аны юлдан яздырмадым. Ул үзе бик тирән ялгышуда иде», дип әйтер».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:27
Нинди юлдаш турында сүз бара? Әгәр беренче телгә алынган юлдаш фәрештә булса, монда сүз башка юлдаш — шәйтан (карин) турында бара. Безнең һәрберебезнең юлдаш шәйтаны (карин) бар, ул кешене юлдан яздырырга тырыша. Һәм бу шайтан юлдашы: «Йә Раббым! Мин аны юлдан яздырмадым. Ул үзе ачыктан-ачык ялгышта иде». Кеше анда үзенә нинди дә булса акланулар табарга, кемгәдер гаепне аударырга, шәйтанга сылтарга теләр, ә ул гаепле түгел. Әмма шәйтан аңардан алдарак: «Йә Раббым! Мин аны юлдан яздырмадым, ул үзе адашырга теләгән иде. Ул үзе, шәйтан чакыруына җавап бирде һәм җавап бирергә әзер иде».
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай әйтер:
قَالَ لَا تَخْتَصِمُوا لَدَيَّ وَقَدْ قَدَّمْتُ إِلَيْكُم بِالْوَعِيدِ. مَا يُبَدَّلُ الْقَوْلُ لَدَيَّ وَمَا أَنَا بِظَلَّامٍ لِّلْعَبِيدِ
«Ул әйтер: «Минем алда бәхәсләшмәгез. Мин сезгә моңарчы ук Үземнең кисәтүемне янау рәвешендә җибәргән идем. Сүзем һич үзгәрми һәм мин үз колларымны җәберләмим»».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:28-29
Шайтан белән кеше Аллаһ (Ул пакь һәм югары) каршында бәхәсләшә башлагач, ул аларны: «Бәхәсләшмәгез», — дип әйтеп тыяр, чөнки ул вакытта аларга бернәрсә дә ярдәм итмәячәк, чөнки барысы да язылган, кем нәрсә эшләгәнлеге теркәлгән. Беркем дә рәнҗетелмәс, беркемгә дә гаделсезлек кылынмас, чөнки сез Аның хөкемендә Гадел Хөкемче каршында торасыз.
يَوْمَ نَقُولُ لِجَهَنَّمَ هَلِ امْتَلَأْتِ وَتَقُولُ هَلْ مِن مَّزِيدٍ
«Ул көнне Без Җәһәннәмгә: «Тулдыңмы син?», — дип әйтербез. Ә ул: «Ә тагын өстәмә бармы?», — дип әйтер».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:30
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) Җәһәннәмне тутырачакмын дип вәгъдә кылды. Һәм аңа кешеләрне ташлаячаклар, ә ул: «ә тагын өстәмә бармы?», — дип сорар. Һәм дә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Бохари һәм Мөслим имамнарының икесендә дә китерелгән хәдистә болай ди:
هَلْ مِنْ مَزِيدٍ؟ يَأْتِيَهَا رَبُّهَا تَبَارَكَ وَتَعَالَى فَيَضَعُ قَدَمَهُ عَلَيْهَا فَتَنْزَوِي وَتَقُولُ: قَطْ، قَطْ
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аңа: «Тулдыңмы син?», — дип әйтер. Ә ул: «Ә тагын өстәмә бармы?», — дип әйтер. Шул чагында Раббыбыз (Ул пакь һәм югары) Үзенең аягын аның (Җәһәннәм) өстенә салыр һәм аның бер өлеше икенче өлешенә керер. Шуннан соң ул: «Миңа җитә», — дияр».
Мөслим (2848)
Әй Аллаһның коллары, сез бу үлем һәм Кыямәт көне тасвирламасын ишеттегез. Шуннан соң Раббыбыз безгә җан газабы кичергән нәрсәләрне тасвирлый. Моны ишеткәч, моңарчы кичергән коточкыч хәсрәтең моңсулык һәм шуннан соң әйтелгәннәргә зарыгу белән алмашына. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) болай дип әйтә:
وَأُزْلِفَتِ الْجَنَّةُ لِلْمُتَّقِينَ غَيْرَ بَعِيدٍ
«Аллаһтан куркучыларга Җәннәт якынайтылыр һәм ул ерак булмас».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:31
Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргә Җәннәт якынлашыр, алар Җәннәтне күреп шатланырлар, тиздән Җәннәткә керәчәкләренә ләззәтләнерләр.
هَذَا مَا تُوعَدُونَ لِكُلِّ أَوَّابٍ حَفِيظٍ
«Бу — Аллаһка кайткан һәм хәтерләүче һәркем өчен вәгъдә ителгән әйбер…»
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:32
Гөнаһтан соң тәүбә итеп Аллаһка (Ул пакь һәм югары) кайтасың. Онытканнан соң, зекер белән Аллаһка (Ул пакь һәм югары) кайтасың.
«حَفِيظٍ» (хәфиизъ) — Аллаһның (Ул пакь һәм югары) кагыйдәләрен саклаучы, аларны үтәүче, гөнаһларын истә тотучы, тәүбә итүче.
مَّنْ خَشِيَ الرَّحْمَنَ بِالْغَيْبِ وَجَاءَ بِقَلْبٍ مُّنِيبٍ
«Рәхимле Шәфкатьледән (Аллаһтан) яшерен курыккан һәм ялваручы йөрәк белән (Аллаһка) кайткан».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:33
«Яшерен» – кешеләр аны күрмәгәндә, ул Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) ешеләргә күрсәтмичә курыккан. Бу мөэминәрнең сыйфаты.
Вә мөэминнәргә әйтелер, вә Аллаһның (Ул пакь һәм югары) әмере килер:
ادْخُلُوهَا بِسَلَامٍ ذَلِكَ يَوْمُ الْخُلُودِ
«Анда (Җәннәткә) тынычлык белән керегез. Бу — мәңгелек Көне!»
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:34
«Тынычлык белән» — ягъни куркынычсызлыкта: моннан соң сездән бернинди курку, бернинди бәла-казалар юк, Сез Аллаһның (Ул пакь һәм югары) җәзасыннан иминсез. Һәм бу ләззәт кайчандыр бетәр дип борчылмагыз.
لَهُم مَّا يَشَاءُونَ فِيهَا وَلَدَيْنَا مَزِيدٌ
«Аларга анда теләгәннәренең барысы да булачак. Бездә өстәмә дә бар» (Аллаһның Йөзенә карарга рөхсәт итәчәкбез)».
Коръән, «Каф» сүрәсе, 50:34-35
Аллаһ (Ул пакь һәм югары): «Сорагыз», — дип әйтер. Һәм кешегә барлык ләззәтләрдән теләгән бөтен нәрсәсе анда бүләк ителәчәк. Әгәр кешегә сораган нәрсәсе бирелгәч, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) аңа Үзеннән өстәмә бирер. Һәм бу өстәмә — аннан өстене булмаган ләззәт: Аллаһның (Ул пакь һәм югары) йөзен күрү, бу дөньяда син Аны күрмичә гыйбадәт кылган Бөек Раббыңны күрү мөмкинлеге.
Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безгә Үзенең рәхим-шәфкатен бирсә иде!
Яңа комментлар