Җомга көнне үз-үзеңне тотуның күркәм әдәпләре

Share
Җомга көнне үз-үзеңне тотуның күркәм әдәпләре

Әй Аллаһның коллары, әй мөэминнәр! Бүгенге җомгага кадәр яшәвебез — Аллаһ Тәгаләнең безгә карата олугъ рәхмәте. Аллаһ (Ул пакь һәм югары) безгә тагын бер җомга көнен Аңа гыйбадәттә уздырырга рөхсәт итте. Бу — олугъ көн, бу — бәйрәм көне, Аллаһы Тәгаләнең бу өммәткә биргән көннәренең иң күркәме. Бу — кояш чыга торган көннәрнең иң хәерлесе. Үткән хөтбәдә без сезнең белән бу көннең үзенчәлекләре, бүтән көннәрдә булмаган сыйфатлары турында сөйләшкән идек. Шуңа күрә безнең һәрберебез бу көннең кадерен белергә, дәрәҗәсе нинди югары булуын аңларга, үзенчәлекләрен һәм абруйларын һәрвакыт истә тотарга һәм бу көнне Аллаһ тарафыннан билгеләнгән мәҗбүри һәм өстәмә гыйбадәт кылу төрләрен ихсән белән тырышып башкарырга тиеш.

Аллаһы Тәгалә бу көнне безгә бөек, иманыбызны камилләштерүче, йөрәгебезне төзәтүче, күңелләребезне пакьләүче гамәлләр кылу мөмкинлеге бирде. Иң мөһиме, җомга көнне бу гамәлләрнең башында менә шушы җомга намазы, гомуми, уртак намаз һәм Аллаһы Тәгалә бу намаз алдында куйган ике вәгазь (хөтбә) тора. Бу ике вәгазь — Аллаһның (Ул пакь һәм югары) безгә биргән бүләге, чөнки бу вәгазьләрнең максаты — кешегә аның дине (иман) нигезләрен, дине нигезләнгән таянычларны, исламның гүзәл кагыйдәләрен искә төшерү. Хөтбәның максаты да, әй Аллаһның коллары, ни өчен бу Аллаһның безгә биргән бүләге булып тора? Йөрәккә уңай йогынты ясау, җанга кагылу, кешегә атна буе иман, тәкъвалык көче бирү, аны йокыдан уяту, гамьсезлектән коткару, аны ныгыту, иманын арттыру — менә хөтбәнең максаты. Шуңа күрә, Әй Аллаһның коллары, сөннәт кешеләре (әһле с-Сүннә) хөтбә вакытында нәрсә турында сөйләшәләр? Алар иман һәм аның нигезе «лә иләһә иллә Ллаһ» булган җитмештән артык тармагы турында сөйлиләр. Бу турыда бер-берсенә ни өчен искә төшерәләр? Иманны ныгыту, Аллаһ (Ул пакь һәм югары) белән бәйләнешне ныгыту һәм Ислам әмерләренә тагын да ныграк ябышу өчен. Сөннәткә каршы чыгып, хөтбәләрен һәртөрле кирәксез, файдасыз, чит темаларга багышлаган, шуның аркасында кешеләрнең акылын тараткан, шуның аркасында кешеләрне Аллаһы Тәгалә оештырган асылдан читләштергән кешеләрдән аермалы буларак. Шулай син хөтбәнең политинформациягә, яки ниндидер демагогиягә, яки ниндидер мыгырдауга, яки ниндидер сәяси анализга, яки аятьләр дә, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хәдисләре дә искә алынмаган ниндидер файдасыз тарихлар хикәяләүгә әверелүен күрәсең. Мондый хөтбә кешенең иманына берничек тә йогынты ясамый — ул буш керә һәм буш чыгып китә.

Әй Аллаһның коллары, җомга (дҗүмүгә) көненең үз нормалары, үз кагыйдәләре (әдәпләре) бар, безгә аларны үтәргә кирәк. Беренче әйтергә кирәк булганы: җомга көнендә иртә белән иртәнге намазда имамга беренче рәкәгатьтә «Сәҗдә» сүрәсен, икенче рәкәгатьтә «Әл Инсан» сүрәсен уку хәерле, бу — Аллаһ илчесенең Сөннәте. Ни өчен нәкъ менә бу ике сүрә? «Бәлки, бу сүрәләрдә кешенең барлыкка китерелүенең башлангычы, аннан соңгы нәтиҗәсе һәм үлеп терелү, кабердән кубарылу һәм Аллаһ каршында хисап тоту искә алынгангадыр», — диләр галимнәр.

Икенчесе, бу бик мөһим, җомга намазына иртәрәк килү. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бик күп хәдисләрдә безне җомга намазына иртә барырга этәрә. Кем дә кем фәҗердән соңгы беренче сәгатьтә дҗүмүгә көненә килә икән, ул, әйтерсең лә, Аллаһка корбанга бер дөя китергән. Ә икенче сәгатьтә килгән кеше, әйтерсең лә, Аллаһга корбан итеп сыер китергән. Өченче сәгатьтә килүче сарыкны корбанга китергән кебек була. Кем дүртенче сәгатьтә килсә, тавыкны корбан иткән кебек була. Ә бишенче сәгатьтә килүче, йомырка корбан иткән кебек булачак. Шулай итеп, кешенең бу көннең бәрәкәтеннән нәрсә алуы, аның Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) кушканны ни дәрәҗәдә эшләргә тырышуына бәйле. Ләкин, кызганычка каршы, күпме кеше бу җомга намазына иртәрәк бару Сөннәтен санга сукмый. Кайчакта имамның мәчеткә кергәнен күрәсең, яки имам керергә санаулы минутлар гына кала, ә кеше әле өеннән чыгып кына бара, үзенең эш урыныннан китә генә башлый. Ә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бу турыда әйтте, ошбу хәдисне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз һәм җомга намазына барган саен аны искә төшерегез. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай әйткән:

عن أبي هريرة رضي الله عنه قال: قال النبي صلى الله عليه وسلم : «إذا كان يوم الجمعة وقَفَتِ الملائكةُ على باب المسجد يَكْتُبون الأوّلَ فالأوّلَ، ومَثَلُ المُهَجِّر كمثل الذي يُهْدي بَدَنةً، ثم كالذي يُهْدي بقرة، ثم كَبْشا، ثم دَجاجة، ثم بَيضة، فإذا خرج الإمام طَوَوُا صُحُفَهم، ويسْتَمعون الذِّكرَ

«Җомга җитсә, фәрештәләр мәчет ишекләре өстенә утыралар һәм кешеләрнең мәчеткә нинди тәртиптә килүләрен язып баралар. Иртә намазга бара торган кеше дөяне корбан иткән кешегә тиң. Аннары, аннан соңгысы сыерны корбан итүчегә тиң. Аннан соңгысы сарыкны корбан итүчегә тиң. Аннан соңгысы тавыкны корбанга китергән кешегә тиң. Ә аннан соңгысы йомырка корбан иткән кешегә тиң. Һәм дә имам чыгып минбәргә утыргач, фәрештәләр төргәкләрен төреп, хөтбә тыңларга утыралар».

Әл-Бохари, Мөслим тапшыра.

Безнең тәкъва элгәрләребезнең (сәләфләрнең) гадәте җомга намазына, фәҗердән соң яки хәтта фәҗергә кадәр иртә бару иде. Исламның беренче гасырларында таң алдыннан юллар фәҗердән соң да кешеләр белән тулы булган диләр. Алар барысы да җомга мәчетенә агылган, әйтерсең бу бәйрәм көне. Ләкин, кызганычка каршы, тора-бара бу юкка чыга. Һәм бу вакыт син мәчеткә иртә килдең икән, әлбәттә, бу вакытны болырдауга яки вакыйгалар турында фикер алышуга багышлама. Бу вакытны син Аллаһны зекер итү, Аллаһка гыйбадәт кылу, Коръән уку белән тутырырга тиешсең. Һәм Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) өстәмә намазлар укырга кушты. Кызганычка каршы, бу Сөннәтне бик аз кеше үти. Имам чыгар алдыннан өстәмә намазлар уку хәерле, тәкъва элгәреләребез моны эшләгән. Ибн Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) имам чыкканчы унике рәкәгать кылган, ягъни шулкадәр укып өлгергән дип килә. Ибн Гәббәс сигез рәкәгатькә кадәр дип тапшырыла. Башка сәхәбәләрдән дә китерелә. Әле кайчан гына мәчеткә иртәнге намазга баручылар, ә мәчеттән җомга намазы тәмамлангач кына кайтучылар бар иде.

Ислам безне чакырган өченче нәрсә — ул җомга көнне гөсел коену. Дөресрәк фикер: җомга көнне госел коену — вәҗиб гамәл, чөнки Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:

إِذَا أَرَادَ أَحَدُكُمْ أَنْ يَأْتِيَ الْجُمُعَةَ فَلْيَغْتَسِلْ

مَنْ جَاءَ مِنْكُمُ الْجُمُعَةَ، فَلْيَغْتَسِلْ

«Сезнең берәрегез җомга намазына барса, госел коенсын».

Әл-Бохари, Мөслим тапшыра.

Бу — Аллаһның (Ул пакь һәм югары) безгә йөкләгән әмере. Җомга көнендә мөһим тагын бер әйбер — тәмле исле хушбуйлар сөртү, авызыңнан килүче начар ис белән мәчеткә бармас өчен аны чистарту (сивәк кылу). Үзеңдә булган иң матур киемнәрне кию. Кызганычка каршы, күп кешеләр моңа салкын карый. Ниндидер тантанага яки мәҗлескә барганда — әйе, алар иң яхшы киемнәрен кияләр, хушбуйлар сөртәләр. Ә җомгага барганда исә, моңа җиңел карыйлар. Ә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) нәрсә дип әйткән, тыңлагыз бу хәдисне:

منِ اغتسلَ يومَ الجمعَةِ، واستاكَ، ومَسَّ مِنْ طيبٍ إِنْ كان عندَهُ، ولبِسَ مِنْ أحسَنِ ثيابِهِ، ثُمَّ خَرَجَ حتَّى يأتِيَ المسجِدَ، ولم يتخَطَّ رقابَ الناسِ، ثُمَّ ركعَ ما شاءَ اللهُ أنْ يركعَ، ثُمَّ أنصَتَ إذا خرَجَ الإمامُ، فلَمْ يتَكَلَّمْ حتَّى يفرَغَ مِنْ صلاتِهِ، كانتْ كفارةً لِما بينَها وبينَ الجمعَةِ الأخْرَى

«Кем дә кем җомга көнне госел коенса, сивәк кылса (авызын чистартса), хушбуйлары булып, аларны сөртсә, үзендәге иң яхшы киемен киеп, өеннә чыгып мәчеткә килсә, кеше башлары аша атлап йөрмәсә, аннан соң, имам чыкканчы, теләгән кадәр рәкәгать (өстәмә намаз) укыса, аннан дәшми генә утырса, бу аңа узган җомга белән әлеге җомга арасында кылынган барлык гөнаһлардан пакьлану чарасы булыр».

Сахих әл-Җәмиг.

Аллаһтан (Ул пакь һәм югары) нинди олугъ бүләк! Һәм дә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай ди:

الغُسْل يوم الجمعة واجِب على كل مُحْتَلِمٍ، وأن يَسْتَنَّ، وأن يَمَسَّ طِيبًا إن وجَد

«Җомга көнендә госел коену — һәр балигъ булган кешедә бурыч, һәм сивәк (авызны чистарту) бурыч, һәм дә мөмкинлеге булса, хушбуйлар сөртү дә».

Әл-Бохари, Мөслим тапшыра.

Алга таба, әй Аллаһның коллары, унсигезенче сүрәне — «Әл-Кәһф» (Тау куышы) сүрәсен уку Сөннәт булып тора. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) безне «Тау куышы» сүрәсен укырга өндәде. Аны җомгага каршы төндә һәм җомга көне дәвамында укырга мөмкин. Ә моның өчен бүләк турында Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) хәдистә әйткән:

‏أن من قرأها يوم الجمعة أضاء له من النور ما بين الجمعتين

«Җомга көнне «Әл-Кәһф» сүрәсен укучыга, ул аның өчен киләсе җомгага кадәр вакытны яктыртачак яктылык булып торачак».

Әл-Хәким 2/399, әл-Бәйһәкый 3/249.

Аллаһ бөектән бөек! Бу яктылык булачак!

Алга таба, әй Аллаһның коллары, җомга көнендә тагын бер бик мөһим кагыйдә — дәшмичә генә хөтбәне тыңлау. Хөтбә укылганда сөйләшергә ярамый һәм хөтбәның юкка чыкмавы өчен, синең буш килеш чыкмавың өчен тырышырга кирәк. Ягъни аны тыңла, аңларга һәм файда алырга тырыш. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) болай дигән:

إذا قلتَ لصاحبك: أَنْصِتْ يوم الجمعة والإمام يَخْطُبُ، فقد لَغَوْتَ

«Әгәр җомга көнне имам хөтбә укыганда янәшәңдәге кешегә: “Сөйләшмә”, — дисәң, син инде буш сүз сөйләдең».

Әл-Бохари, Мөслим тапшыра.

Шулай ук, әй Аллаһның коллары, кешеләрне кеше аркылы атлап йөрүдән кисәтергә кирәк. Кайберәүләр җомгага соң гына киләләр дә, беренче рәтләргә чыга башлыйлар, кешеләр аркылы атлап, аларга уңайсызлыклар һәм авырлыклар тудыралар. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) бервакыт кешеләрнең башлары аша атлап чыгучы кешене күрә һәм болай ди:

اجْلِسْ فَقَدْ آذَيْتَ وأنَيْتَ قالهُ لِلَّذِي تَخَطَّى يَوْمَ الجُمُعَةِ

«Утыр, син кешеләргә уңайсызлыклар тудырдың, авырлык китереп чыгардың».

Сахих әл-Дҗәмиг әс-сагыйр 155, Сахих Әби Дауд 1027.

Гадәттә мондый әйберләрне кем эшли? Җомгага соңга калып килүчеләр.

Ә инде җомга бетү белән, җәмәгать намазыннан соң, әй Аллаһның колы, җомга намазыннан соң бөркетелгән Сөннәтне кылудан үзеңне мәхрүм итмә. Әгәр син аны мәчеттә укыйсың икән, ул чакта ул дүрт рәкәгать булсын. Әгәр сөннәт намазын өйдә укысаң, ул чагында — ике рәкәгать, яки дүрт рәкәгать итеп тә укый аласың.

Һәм шулай ук, Әй Аллаһның коллары, без хәзер намаз укыйбыз һәм намаздан соң таралышабыз. Әйдәгез, җомгадан соң тәкъва элгәреләребез (сәләфләр) үзләрен ничек тотканнарын искә төшерик.

Ибн Рәдҗәб әйтүенчә, алар җомгадан соң киткән чакта… Менә хәзер сез дә җомгадан соң таралачаксыз, һәм дә һәркем Аллаһы Тәгалә әмере белән үз ихтыярына, тырышлыгына тәңгәл әҗер алачак. Алар (сәләфләр), җомгадан соң таралышканда, Кыямәт көнен искә төшергәннәр. Хөкем итү тәмамланганнан соң кешеләр хөкем урыныннан таралачаклар. Кемдер Җәннәткә китәчәк, ә кемдер мәңгелеккә утка барачак. Аллаһ сакласын! Ибн Рәдҗәб болай ди:

«Чөнки Кыямәт көне җомга көнне башланачак. Ул көн уртасына да җитмәс, Җәннәт әһелләре инде Җәннәттә ял итәрләр. Ә Җәһәннәм кешеләре төшке аш вакытын Җәһәннәмдә үткәрерләр». Бу сүзләрне Пәйгамбәребезнең сәхабәсе Ибн Мәсгүд әйтте. Бу сүзләрне әйтте һәм Коръәннән Аллаһның ошбу сүзләрен укыды:

أَصْحَابُ الْجَنَّةِ يَوْمَئِذٍ خَيْرٌ مُّسْتَقَرًّا وَأَحْسَنُ مَقِيلًا

«Җәннәт әһелләренең ул көнне яхшырак яшәү урыны һәм төшке аш вакыты өчен күркәмрәк урын булачак».

Коръән, «Аеручы» сүрәсе, 25:24.

Аллаһу Әкбәр!

Әй Аллаһның коллары, бу көнне безгә Аллаһы Тәгалә биргән кечкенә сәгатьне, кыска вакытны онытмагыз, шул вакыт эчендә Аллаһ безнең догаларыбызны аеруча кабул итә. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйткәнчә, бу (җомга) көнне шундый вакыт бар ки, әгәр дә мөселман колы шул вакытта дога кыла һәм Аллаһтан берәр нәрсә сорый икән, аның үтенече шул вакытка туры килә икән, Аллаһы Тәгалә аңа һичшиксез сораганын бирер. Һәм бу вакытның кечкенә булуын күрсәтте. Бу вакытның җомга көненең кайсы өлешендә булуы турында төрле фикерләр бар. Аллаһ яхшырак белә. Дөресрәге, бу икендедән соңгы вакыт, ягъни җомга көненең соңгы сәгатьләре.

Әй Аллаһның коллары, һәм ахырда үземә дә, сезгә дә Пәйгамбәребезебезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) безне нәрсәгә өндәгәнен искә төшерәм. Бу көнне Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) өчен күбрәк саләт сорарга кирәк:

اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى رَسُولِ اللَّهِ

«Аллаhүммә салли галә Расүли Лләh (Йә Аллаһ, Аллаһның Илчесенә саләт бир)».

«Саләт бир» нәрсәне аңлата? Пәйгамбәребезне (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) фәрештәләрнең олугъ җыелышында, олугъ фәрештәләр арасында мактап тәсбихләр әйт дигәнне белдерә. Аллаһның Илчесе (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтте:

إِنَّ مِنْ أَفْضَلِ أَيَّامِكُمْ يَوْمَ الْجُمُعَةِ، فِيهِ خُلِقَ آدَمُ، وَفِيهِ قُبِضَ، وَفِيهِ النَّفْخَةُ، وَفِيهِ الصَّعْقَةُ، فَأَكْثِرُوا عَلَيَّ مِنَ الصَّلَاةِ فِيهِ، فَإِنَّ صَلَاتَكُمْ مَعْرُوضَةٌ عَلَيَّ» قَالَ: قَالُوا: يَا رَسُولَ اللَّهِ، وَكَيْفَ تُعْرَضُ صَلَاتُنَا عَلَيْكَ وَقَدْ أَرِمْتَ — يَقُولُونَ: بَلِيتَ -؟ فَقَالَ: «إِنَّ اللَّهَ عَزَّ وَجَلَّ حَرَّمَ عَلَى الْأَرْضِ أَجْسَادَ الْأَنْبِيَاءِ

«Хаклыкта, сезнең иң хәерле көннәрегезнең берсе — җомга көне. Бу көнне Адәм яратылды һәм бу көнне Адәм вафат булды. Кыямәт көненең башлануын, дөнья бетүен хәбәр итүче Мөгезгә өрү бу көнне булыр. Бу көнне, дөнья беткәч, барча җан иясе һәлак булыр. Шуңа күрә бу көнне минем өчен күбрәк саләт әйтегез. Сезнең саләтегез миңа (Аллаһы Тәгалә тарафыннан) тапшырылыр. Һәм дә, хаклыкта, Аллаһ җиргә Пәйгамбәрләрнең мәетләрен ашауны тыйды».

Әбү Дауд, 1047. Дөрес хәдис.