НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ: мөселманнарга бәйрәм итәргә ярыймы? 1 өлеш

Share
НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ: мөселманнарга бәйрәм итәргә ярыймы? 1 өлеш

Әй Аллаһның коллары, Аллаһы Тәгаләнең бәйрәмнәре – бу чын шатлыктыр.

Моны гаиләләрегезгә, балаларыгызга аңлатыгыз.

✦ Син шул вакытта чын шатлык, чын җан тынычлыгы, мөбарәк күңел тынычлыгы кичерә аласың, әгәр син, үзең мохтаҗ булган һәм дә синең белән, балаң белән, якыннарың белән бүген, иртәгә, яшәү дәвамында, үлемнән соң нәрсә булачагы бәйле булган Раббың Үзе синнән канәгать булуын белсәң. Менә бу чын шатлык!

Әгәр дә син Аллаһ тарафыннан билгеләнгән һәм хәерле булган бәйрәмнәрне билгеләп үтсәң, син аның илтифатын аласың, син аңа бу шатлык аша, бу бәйрәм аша якынлашасың. Менә бу чын бәйрәм!

📜 Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәдинәгә килгәч, анда яшәүчеләрнең (әнсарларның) уеннар уйнап үткәрелә торган ике бәйрәм көне булган (Нәүрүз һәм Мәхраҗән). Ул алардан: «Бу нинди көннәр?» — дип сорый. Алар: «Җәһилият вакытында без бу көннәрдә (бәйрәм итеп) уйный һәм күңел ача идек», — дип җавап бирәләр. Моңа Пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтә: «Хаклыкта, Аллаһ аларны сезнең өчен алардан яхшырак ике (бәйрәм көне): Корбан гаете [Гыйд уль-Адха] һәм Ураза гаете [Гыйд Уль-Фитр] белән алмаштырды».

Хәдисне Әбү Дауд (1134) тапшыра. Шәех әл-Әльбәни: «Ышанычлы хәдис /сахих/» дип әйткән. Бу хәдисне тапшыру чылбыры Мөслим шартлары буенча ышанычлы, шул ук сүзләрне әл-Хәким дә әйткән, әз-Зәхәби аның белән килешкән. «Сәхих Әби Дәуд» тә (4/297) кар.

Әлхәмдуллах (Аллаһка мактау)! Корбан бәйрәме һәм Рамазаннан соң Ураза бәйрәме. Аллаһ безгә алмаштырды, әй Аллаһның коллары, Аллаһы Тәгаләнең безгә биргәне – шул җитә.

▬▬▬▬▬▬▬

Нәрсә ул гает❓

Кайберәүләр бәйрәм дип тәрҗемә итәләр. Ләкин бу һичшиксез бәйрәм дигән сүз түгел.

Гает — ул ниндидер бер датаны аерып, ниндидер даимилек белән билгеләп үтү (атнага бер тапкыр, елга бер тапкыр һ.б.).

☑️ Шәригатьтә кабаттан, даими рәвештә билгеләп үтелә торган ниндидер датаны билгеләү урнаштырылмаган. Шәригатебездә ниндидер дата аерып алып, аны даими билгеләп үтү дигән нәрсә юк. Бу яңалыкка (бидгатькә) керә!

Аллаһ (Ул пакь һәм югары) бала туса, аның өчен гакыйканы гына билгеләп куйган. Гакыйка урнаштырылган, шуның белән шул. Моннан тыш бернәрсә дә билгеләнмәгән. Аның тууы уңаеннан ниндидер бәйрәмнәр үткәрү юк. Туды – билгеләп үттеләр, гакыйка рәвешендә бәйрәм иттеләр, шуннан тыш башка бернәрсә дә юк.

➜ Әгәр кешеләр ниндидер датаны алып, аны даими рәвештә билгеләп үтсәләр: һәр атна яки һәр ай, яки һәр ел ул чакта, димәк, алар бу датаны ислам бәйрәмнәренә тиңләштергәннәр яки охшатканнар. Ә бу хәрам, бу кабул ителми, чөнки Исламда өч кенә гает бар: Гыйд уль-Адха (Корбан бәйрәме), Гыйд Уль-Фитр (Ураза бәйрәме) һәм Җомга.

🗣 Кемдер «бу гыйбадәт кылу мәсьәләсенә түгел, ә кешеләрнең гадәти гамәлләренә кагыла» дип әйтер.

✅ Без юк дип әйтәчәкбез: әгәр дә берәр нәрсә дата буларак алынган, һәр тапкыр тантаналы рәвештә билгеләп үтелә икән, бу инде бозу, моны кешеләр үзләренә гает итеп алганнар булып чыга, ә гаетләр бездә өчәү генә.

📜 Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Мәдинәгә килгәч, әнсарларның үткәрә торган ике бәйрәм көне булганын күрә. Ул алардан: «Бу нинди көннәр?» — дип сорый. Алар: «Мәхраҗән һәм Нәүрүз», — дип җавап бирәләр. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) әйтә: «Хаклыкта, Аллаһ аларны сезнең өчен алардан яхшырак ике: Корбан гаете [Гыйд уль-Адха] һәм Ураза гаете [Гыйд Уль-Фитр] белән алмаштырды».

➜ Алар да бу бездәге гадәт кенә, диннән түгел, менә шулай итеп мәхраҗанны ниндидер күңел ачу итеп кенә билгеләп үтәбез һ. б. дип әйтә алырлар иде. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) тыйды һәм әйтте: «Аллаһ сезгә ике яхшырак көн белән алмаштырды: Гыйд уль-Адха һәм Гыйд Уль-Фитр».

━━━━➳༻•༺➳━━━

⚠️ ② өлеше бу сылтама буенча